Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Ничек тыңларга

Мөселман түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:

  1. Мөмкин булганча әдәп саклап тыңларга.

  2. Сөйләгән кешене бүлдермәскә.

  3. Сөйләгән кешенең йөзенә карарга һәм, гәрчә бу кызык булмаса да, сөйләшү темасына кызыксыну күрсәтергә. Үзеңне контрольдә тотарга тырышырга. Фәкать тикшерелә торган нәр­сәләр Исламга, аның принципларына каршы килгән очракларда гына әңгәмәгә чик куярга яки китәргә тырышырга кирәк.

  4. Сезнең фикер белән килешергә теләмәгән кеше белән фай­дасыз бәхәскә кермәскә тырышырга кирәк.

  1. Антлар

  1. Мөмкин' кадәр ант бирүдән качарга тырышырга кирәк.

  2. Мөселман фәкать Аллаһы һәм аның атрибутлары яки исемнәренең берсе белән генә ант итәргә тиеш. Тагын да нәрсә белән булса, мәсәлән, Пәйгамбәр (с. г с ), Кәгъбә, Коръән һ. б. ант итәргә ярамын.

  1. Ышанмый торып, Алла исеме белән ант итү зур гөнаһ

  2. санала Сөйләшкәндә «Аллаһы белән ант итәм» дип әйтмәскә тырышырга кирәк.

  3. Әгәр мөселман нәрсәдер эшләргә яки эшләмәскә ант ит­кән, әмма соңыннан бу антны үтәмәү яхшырак дип саный икән, ул чакта аңа вәгъдәсен үтәмәскә, аны дөрескә алыштырырга киңәш ителә.

  4. Антларны үтәү мөселманның бурычы будып тора. Шуңа күрә ул ант биргәнчегә кадәр үз вәгъдәсең үтәү өчен ысуллар һәм чараларның бармы-юкмы икәнлегенә ышанырга тиеш.

  5. «Әгәр син шуны-шуны эшләмәсәң, мин хатыным белән ае­рылышачакмын» дигән кебегрәк куркытулар куллану начар һәм мөселманга хас та түгел. Никах мондый беркатлы һәм ба­лаларча манераларда искә алынырга тиеш түгел.

  6. Кайбер очракларда, мәсәлән, эшлекле һәм финанс опера­цияләрендә ант бирмәскә тырышырга кирәк.

  7. Антның бозылуына юл куймаска тырышырга кирәк. Әгәр мөселман үз вәгъдәсендә тормый икән, ул, ун ярлының тамагын туйдырып яки ун кешенең һәрберсенә берәр кием биреп, гөнаһысын юарга тиеш. Әгәр финанс кыенлыклары аркасында бо­ларны эшли алмый икән инде, ул чакта өч көн рәттән ураза тотарга тиеш.

  8. Әгәр мөселман Ислам тыйган нәрсәнедер эшләргә ант иткән икән, әйтик, үзенеке булмаган нәрсәне алырга, мондый антны бозарга кирәк.

  9. Мөселман Ислам рөхсәт итмәгән бер нәрсә эшләргә вәгъ­дә итсә, аңа бу антын үтәмәскә һәм гөнаһысын юарга тәкъдим ителә.

15.9. Нәзер әйтү (вәгъдәләр белән теләкләрнең үтәлүе бәйләнеше)

  1. Аллаһының үзеңә карата шәфкатьле булуына ант итү, Аллаһы хакына ниндидер аерым бер эшләргә вәгъдә бирү ты­елмый, әмма киңәш тә ителми.

  2. Үзенә ниндидер бер эш-гамәл кылырга ант итү фәкать Аллаһы хакына гына бирелергә тиеш.

  3. Мөселман Аллаһы хакына биргән вәгъдәләрен үтәргә ти­еш, әгәр ул кемдер хакына бирелә икән, аны үтәүдән баш тар­тырга мөмкин.

  4. Кем дә булса Аллаһы хакына терлек суярга ант итә икән, әгәр баштагы ниятендә аннан азрак ит ашарга дигән шарты булмаса, беркемгә аннан ни дә булса ашарга ярамый.

  1. Көлү

  1. Көлү өчен сәбәпләр күп. Мәсәлән, без нинди дә булса кү­ңелгә ошаган нәрсә караганда, яхшы хәбәр яки фаяру ишеткән­дә көләбез.

  2. Башкалар көлгән өчен генә көләргә ярамый. Көлү өчен сәбәп булырга, тиеш.

  3. Көлүче артык нык тавыш чыгарып, ямьсез төстә көлмәскә тиеш.

  4. Киң итеп елмаю, гәрчә урт тешләре күренерлек булса да, көлүгә караганда яхшырак.

  5. Үз көлүеңнең тавышын һәрвакыт контрольдә тотарга, ар тык тавыш чыгармаска тырышырга кирәк.

  6. Мөселман кешеләрне көлдерү өчен генә көлдермәскә ти­еш, бу бигрәк тә алдау белән бәйле булганда.

  7. Беркем дә араларында кемне дә булса көлкегә калдырыр­га тырышучы кеше булганнар арасында булырга тиеш түгел.

  8. Башка кешеләрдән мыскыллап көләргә һич кенә дә яра­мый.

  1. Елау.

  1. Әгәр кеше елый икән, моны стихияле төстә (махсус тү­гел), сәбәбе булганга эшләргә тиеш.

  2. Кычкыру куркаклык билгесе түгел, чөнки хисләрне тыяр­га кирәкми. Әмма моны тотнаклы төстә, артык көчле тавышлар чыгармый эшләргә кирәк.