Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Максатлар

Исламда «үзәк» һәм «әһәмиятле» детальләр аларның Ислам максатлары белән ни дәрәҗәдә киң бәйләнештә булулары бе­лән билгеләнә. Алар арасында цивилизация һәм кешелек җәм­гыятен алга илтү, бәхеткә, һәм мораль, һом материаль чәчәк атуга булышу максатлары бар. Җентекләп өйрәнгәннән соң, ди­ни тәгълиматларның бер өлешен тәшкил итүче күрсәтмәләр һәм хәтта тыюлар да, кемдер уйлап чыгарган күрсәтмәләр булып түгел, ә максаты Аллаһыга буйсынуны һәм тугрылыкны сынау­дан тыш кешене һәм шәхси, һәм гаилә, һәм иҗтимагый дәрә­җәләрдә ышанычлы, хак һәм камил юлдан алып бару булган оешкан система булып кабул ителәләр. Ислам әдәбе детальләре кешегә битараф караучы мәгънәсез формальлекләр түгел. Кире­сенчә, алар җәмгыятьнең барлык әгъзаларына, алар тормышы­ның барлык дәверләрендә кагыла торган төрле төп функцияләр­гә кагылалар. Алар чын максаты — игътибарны төп һәм әһәмиятле нәрсәләргә юнәлтү, кешене ят һәм чит нәрсәләрдән азат итү. Алар чараларны максатлардан аералар, кешегә һом җәмгыятькә шәхес һәм коллектив ресурсларыннан нәтиҗәле фай­даланырга ярдәм итәләр. Ислам әдәбе күзлегеннән караганда аларның ничек булуын күрсәтү өчен, кешенең төп ихтыяҗларын һәм бурычларын санап китәргә кирәк:

  1. Кием-салымның төп бурычы — кешене уңайсыз климат шартларыннан саклау һәм аның тәненең кайбер өлешләрен каплау.

  2. Торак (йорт) —уңайсыз һава шартларыннан качу, кирәк­ле сыену һәм иминлек урыны.

  3. Пөхтәлек, чисталык кешене авырулардан саклый һәм аның кешелек табигатен гәүдәләндерә.

  4. Бизәнү әйберләре, косметика һ. б. хатын үз ире игътиба­рын җәлеп итү чаралары булып торалар.

  5. Сөйләшү хәбәр тапшыру чарасы буларак мөһим, ул ке­шеләр үзара аралашканда, мәсәлән, сатканда, сатын алганда һ. б. әһәмиятле функция башкара.

  6. Юмор киеренкелекне киметә һәм кешеләрне очрашу ва­кытында бер-берсенә якынайта, аларның күңелләрен йомшаг­рак итә.

  7. Бүләкләр яхшы ихтыярны чагылдыру чарасы булып то­ралар, кешеләр арасында үзара яхшы мөнәсәбәтләрне хуплау­ны белдерәләр.

  8. Башка кешеләрне төшке ашка, уртак мәҗлесләргә чакыру иҗтимагый элемтәләр урнаштыруга һәм аларны ныгытуга яр­дәм итә.

  9. Иҗтимагый элемтәләр үзләре үк бик кыйммәтле, чөнки алар кешеләрнең аерымлыгын бетерә яки киметә. Иҗтимагый гадәтләр кыйммәтле, чөнки алар иҗтимагый элемтәләрдә тот­рыклылык һәм гармония тудыралар.

  10. Каберләр үлгәннәргә карата хөрмәт билгесе генә түгел, алар исәннәрне мәетләрнең таркалуыннан да саклыйлар.

  11. Хайваннар кешеләргә карата аларны билгеле бер мак­сатларда файдалану, мәсәлән, азык белән тәэмин итү, эш, транспорт өчен генә яратылганнар. Алар кешеләрнең кәефен күрү, мәсәлән, аларны бер-берсе белән сугыштыру өчен яратыл­маган.

Көн кебек ачык: Ислам әдәбе чикләүләреннән тыш барлык бу байлыклар кыйммәтләрнең һәм өстенлекләрнең асыл мәгънә­сен җимерүче максат булып әвереләләр. Кием-салым, йорт, оч­рашулар шәхес һәм җәмгыять ресурсларын ярлыландыралар, чөнки кешеләр (бу нәрсәләрнең чын мәгънәсе турында онытып) башкалар алдында үзләренең өстенлекләрен һәм көчләрен күрсәтергә тырышын, акчаларын юкка сарыф итәләр. Аларның дөньясында әрәм-шәрәм итүгә сәләтлелек аларның шәхси һәм алар яшәгән җәмгыятьнең уңышы дәлиле булып хезмәт итә. Чынбарлыкны болай санга сукмауның чын кыйммәте, Аллаһы кануннары күзлегеннән караганда, бер куркынычтан икенчесе­нә омтылучы, даими акылсызлыкка ашкынучы һәр кешенең үз рухын югалтуы ул. Һәр кеше ялгызы гына калган үзенең ти­рән бушлыгын, бәхетсезлеген тоя. Ислам әдәбе кешенең мөм­кинлекләрен болай акылсыз әрәм-шәрәм итүдән саклану һәм кешене әлеге мөмкинлекләрне аларның тормышының чын мак­сатлары һәм чынбарлыгы нигезендә файдалануга омтылдыру өчен эшләнгән.

Мөселманның тормышта үз-үзен тотышы,— дини, мәдәни, иҗтимагый, икътисадын, физиологик яки хәтта медицина өлкә­сендәме ул, барыбер,— кагыйдәләре бик тә зур акыл белән эшләнгән. Шунлыктан сәламәт һәм тигез тормыш өчен кеше һәм җәмгыять бу кагыйдәләргә аңлы рәвештә килергә тиеш. Әмма ике нәрсәне — игелеклелекне һәм бергә катнашуны истә тотарга кирәк. Ислам сүзенең мәгънәләре арасында (буйсыну­дан кала) тынычлык дигән сүз дә бар: мөселман ул Аллаһы кануннарына буйсынган, Аллаһ белән һәм Ул иҗат иткән нәрсә­ләр белән татулык эзләүче кеше. Ул гына да түгел, Пәйгамбәр (с. г. с.) мөселманны башкаларга үзенең кулы һәм теле белән зыян китермәүче кеше дип билгеләгән.