Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

15.3 Шәхеснең мөһим сыйфатлары

Гомумән әйткәндә* күркәм сыйфатлардан да яхшырак нәрсә юк. Бохари хәдисендә әйтелгәнчә, кешеләрнең иң яхшылары — яхшы характерлылары, ә иң начарлары — начар характерлы- лару. Түбәндә холыкның таратылырга тиешле кайбер уңай үр­нәкләре күрсәтелде:

  1. Басынкы булу һәм мактанмау.

  2. Үзеңә алган вәгъдәне үтәү.

3. һәрвакыт дөресен сөйләү һәм шуның нигезендә эш итү.

  1. Башкаларга, мөселманнарга һәм мөселман түгелләргә карата шәфкатьле булу.

  2. Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу, гәрчә бу хакта үтенмәсәләр дә, изелгәннәргә булышу.

  3. Хакимиятең һәм абруең була торып та гафу итү.

  4. Башкаларның яхшы идеяләрен хуплау.

  5. Башкаларга карата дустанә мөнәсәбәттә булу.

  6. Башкаларга нәрсәдер аңлатканда чын йөрәктән чыккан

киңәшләр бирү.

  1. Үзеңә кагылмаган нәрсәләрне тикшерүдә катнашмау.

  2. Бик тә зарури түгел икән, бер нәрсә турында да үтен­мәскә тырышу.

  3. Очрашуларга вакытында килү.

  4. Үз ачуыңны тыя белү һәм дөрес булмаган реакцияләрдән

саклану.

  1. Исламны тотучыларга аеруча игътибарлы булу.

  2. һәрвакыт түземлелек күрсәтү.

  3. Бәхәсләшкән кешең белән дә исәнләшү.

  4. Гаиләңнең һәм туганнарыңның мул яшәвенең гаранты

булу.

  1. Тыйнак булу.

19. Аллаһы биргәннән риза һәм канәгать булу.

20 Вак-төяккә ис китмичә, төп игътибарны мөһим эшләргә туплау.

21. Явыз кешеләр белән аралашканда зирәк булу.

22. Башкалар белән бүләк алмашу.

23. Игелек эшләргә теләгән кешеләргә моны башкарып чы­гуда булышлык итү.

24. Бәхәсләшүчеләр арасында арадашчы булу.

25. Эшләрне башкару алдыннан аларны яхшылап уйлау.

26.Башкаларга карата яхшы күңелле булу.

27. Үзеңә әйткән яки үзең белгән серләрне саклау.

28. Мөселманнарның намусына кагыла торган эш-гамәл кыл­гансың икән, гафу үтенү.

29.Хәтта иң якын дустың булмаса да, әгәр ул сиңа әшәке­лек эшләгән икән, аны гафу итү.

30.Кемне булса да очратканда якты йөз күрсәтү.

31.Яхшы кешеләр белән аралашырга, начарлары белән ара­лашмаска тырышу.

32.Үзе юк кеше турында гайбәт саЙлиләр нкән, аны яклау.

33 Адашкан кешеләрне, аеруча сукырларны юл өйрәтея җи­бәрү.

  1. Аралашканда артык катлаулы да беркатлы да булмау.

  2. Юмарт булырга, әмма моны юри күрсәтеп эшләргә ты­рышмаска.

  3. Көчсезләргә карата йомшак һәм игелекле, ата-анаңа ка­рата шәфкатьле булырга, аларны яратырга.

  4. Начарлык эшләгән кешедән ачу алмаска, үзең турында ни дә белгән кешене битәрләмәскә.

15.4. Шәхеснең начар сыйфатлары

Кешеләр белән мөнәсәбәттә уңышка ирешү өчен холыкның начар сыйфатларыннан котылырга тырышырга кирәк. Мөсел­ман түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:

  1. Артык нервланмаска, катгый һәм усал булмаска, тиэ ка­бынып китмәскә.

  2. Башкалар белән начар мөнәсәбәтләрдә булмаска.

  3. Үзенә кагылмаган нәрсәләр турында сөйләнмәскә.

  4. Тәкәбберләнмәскә, бигрәк үзен зурга куеп та, андый бул­маган кешеләргә.

  5. Кемдер турында гайбәт сатмаска.

  6. Башкалар моны теләмәгәндә яки ишеттермәскә тырыш­канда, башкаларның сөйләшүләрен тыңлап тормаска.

  7. Икейөзле булмаска.

  8. Кемнең дә булса ата-бабасын хурламаска.

  9. Мөселман туганнарыңның уңышсызлыгына $өениәскә.

  10. Үлгән туганнарың яки югары постлардагы якьшнарыв

белән мактанмаска.

11. Кешеләрнең кимчелекләрен табарга тырышмаска.

  1. Ике арада ниндидер кыенлыклар килеп туган очраклар­дамөселман белән очрашудан баш тартмаска.

  2. Явыз ният белән яла ягарга тырышмаска.

  3. Гәрчә ул ошамаса да, мөселман турында ялган сөйлә­мәскә.

  4. Башкалардан шикләнмәскә.

  5. Бәйләнчек булмаска.

  6. Эзәрлекләмәскә.

  7. Бәяне күтәрмәскә.

  8. Башкалардан көнләшмәскә.

  9. Мөселманнарга нәфрәт белдермәскр.

  10. Кеше турында аның хакында әшәке сөйләмәскә.

  11. Башкалардан көлмәскә, мыскылламаска, мәсхәрә ит­мәскә.

  12. Намуссызлык күрсәтмәскә, алдамаска 1|әм буталышка кертмәскә.

  13. Үз-үзеңне алдамаска, ялгыш иллюзияләргә бирелмәскә.

  14. Саран булмаска.

  15. Куркак, үз куркаклыгыңны контрольдә тота алмас дәрә- жәдә булмаска, мөселман куркынычлардан котыла белергә тиеш.

  16. һәрвакыт мыгырданып, нәрсәдәндер ризасызлык күрсә­теп йөрмәскә.

  17. Үз-үзецне генә кайгыртучы үзенең матди хәлен генә бе­ренче урынга куючы эгоист булмаска, башкаларга игътибарлы булырга.

  18. Үзе барда кешене мактамаска.

  19. ; Гөнаһ эшләгән кешене рәнҗетерлек мөгамәләдә булмас­ка яки байлар, югары урындагы кешеләр алдында ялагайлан­маска.

  20. Кычкырып сөйләшмәскә.

  21. Дорфа һәм кискен булмаска.

  22. Үз-үзеңне мактамаска.

  23. Ялганлашмаска.

15.5. Ничек сөйләшергә һәм тыңларга

Сөйләм аралашуның мөһим бер өлкәсе булып тора, анда сөйләүченең шәхесе ачыла.

  1. Сөйләшүдә тотнаклылык иң гүзәл сыйфатлардан санала, мөселман шуңа омтылырга тиеш. Хәдистә әйтелгәнчә, һәркем яхшы итеп сөйләшә яки дәшми белергә тиеш.

  2. Мөселман фәкать сөйләшү өчен генә сөйләшмәскә, дәшми торуны кимчелек дип санамаска тиеш. Начар сөйләшү яки фай­дагызга сүз боткасы кимчелек булып санала. Мөселман яки матур итеп сөйләшә белергә яки дәшми торырга тиеш. Дәшми тору яхшы сыйфат булуга карамастан, ул ялыктырмаска һәм башка кешеләрнең ачуын китермәскә тиеш.

  1. Мөселман хакыйкатьне тотарга һәм сөйләшкәндә шуңа тугрылыклы булырга тиеш, гәрчә бу бик үк күңелле булмаса да.

  2. Нәрсә дә булса әйткәнче, мөселман яхшылап уйларга ти­еш. Нидер әйтеп, соңыннан үкенергә яки гафу үтенергә туры килмәсен.

  3. Сөйләмгә гадилек һәм ачыклык хас булырга тиеш. Сак­лык күрсәтелмәгән белдерүләрдән яки кискен тавышлардан ка­чарга тырышырга кирәк. Бердәнбер максатың тел мөмкинлек­ләреңне күрсәтү яисә үзеңне артык күп белүче итеп расларга тырышу өчен генә иске, борынгы сүзләрне' куллану тыела.

  4. Сөйләшкән вакытта мөлаем карарга кирәк.

  5. һәр очракта да тикшерергә ярый торган темалар була. Ләкин бу вакытта әдәп сакланырга һәм тикшерелә торган тема вакыйгага туры килергә тиеш.

  6. Мөселман үзенең сүзләренең хаклыгына һәм төгәллегенә ышанган булырга тиеш.

  7. Әгәр тыңлаучы кеше сөйләүченең фикеренә төшенеп бет­ми, кабатлауга мохтаҗ икән, әдәпле кеше инде әйтелгәннәрне тагын кабатлый..

  8. Сөйләшкәндә ашыкмаска кирәк, иң яхшыСы акрын да, тиз дә, кычкырып та, пышылдап та сөйләшмәскә кирәк, чөнки моның әңгәмәдәшне ялыктыруы мөмкин. Сүзләр арасында озын паузалар ясарга ярамый, моның тыңлаучыны ялкыта башлавы ихтимал.