Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Исем кушу һәм кешеләргә мөрәҗәгать итү.

Исем кушунын теләсә кайсы җәмгыять өчен мөһимлеге бер­кемдә дә шик тудырмый. Ислам җәмгыятендә исемне ничек кушу турында берничә киңәш:

14.1. Исемне ничек кушарга

  1. Ата-ана балага исемне кичекмәстән, иң яхшысы, ул туган­нан соң җиде көн эчендә кушарга тиеш.

  2. Исем кушканда ата-ана узара килешә алса, бик яхшы. Әгәр килешә алмыйлар икән, балага исемне ата кеше кушарга тиеш.

  3. Ата-ананың матур, күп мәгънәле исем кушуы киңәш ите­лә.

а) менә берничә исем: Габдер-Рахман, Әл-Харис, Габдуллах;

б) ике өлештән: беренчесе Гәбде(кол), икенчесе — Аллаһы исемнәренең берсе булган исем гүзәл булып санала;

в) балага фәрештә исеме, мәсәлән, Җәбраил (с. г. с.) исе­мен кушмаска тырышырга кирәк;

г) балаларга пәйгамбәрләр исемен кушу ярый;

д) балага әлеге кешенең бөек әхлакый сыйфатларга ия бу­луын белдерүче (мәсәлән, сафлык, намуслылык, тугрылык, иге­леклелек) исемнәр кушарга ярамый;

е) Ислам Аллаһыдан башка берәүнең колы дигәнне аңла­тучы, мәсәлән, Әбде әл-Хәсән (Хәсәннең колы) яки Әбде әл-Нәби (Нәбинең колы) исемнәр кушарга рөхсәт итми;

җ) кешенең тулы исеменең тулы элементы аның исеменнән, атасының исеменнән һәм фамилиясеннән торырга тиеш. һәр бала үзенең әтисе белән бәйләнергә, чын әтисеней исеме белән йөртелергә тиеш. Бу кияүгә чыккан хатын-кызларга да кагыла, алар ир фамилиясенә күчмәскә, үз фамилияләрен калдырырга тиешләр. Үз фамилиясеннән паз кичү аның өчен түбәнлек сана­лырга һәм ул моны эшләмәскә тиеш;

з) яхшы исемне кешеләргә генә биреп калмаска кирәк Урамга, мәйданга, шәһәргә исем кушканда да шу-пай ук эшләр­гә кирәк;

и) кирәк булган очракларда КБшегә яки урынга яңа исем кушудан баш тартмаска кирәк. Тыелган исемне алыштыру мәҗ­бүри булып санала.

14.2. Башка кешеләргә мөрәҗәгать итү

  1. Башкаларга урамда яки базарда ерактан ук дәшү әдәп­сезлек санала. Кеше белән исәнләшү өчен якынрак килергә

кирәк.

  1. Кешегә аның мсеме белән дәшәргә мөмкин.

  1. Укытучыларга һәм ата-анага исемнәре белән дәшү әдәп­сезлек ранала, моны эшләмәскә кирәк.

  2. Үзләре каршы килмәсә, кешеләргә аларның кыскартылган исемнәре белән дә дәшәргә ярый.

  3. Кешеләргә аларның титуллары белән дәшәргә алар үзлә­ре риза булган очракта гына мөмкин.

  4. Кемдер таныш булмаган кешегә мөрәҗәгать итәргә тели икән, иң яхшысы .гомуми сүзләр куллану, аңы «дус» яки «туган» кебек сүзләр белән кимсетергә ярамый.

Тиңләштерү өчен генә булмаса, мөселман булмаган яки бозык кешегә ата-анасы исеме белән дәшү (мәсәлән, фәләннең әтисе, фәлӘннең әнисе) дөрес түгел

Иҗтимагый тормыш

  1. Яхшы иҗтимагый элемтәләр

Ислам җәмгыятендә шәхесләр арасындагы үзара мөнәсәбәт­ләр гармонияле булсын өчен билгеле бер кагыйдәләрне тотарга кирәк. Алар түбәндәгеләр: беренчедән, башкаларга мөнәсәбәттә бурычлар; икенчедән, шәхси уңай сыйфатларыңны үстерү; өчен­чедән, шәхси начар сыйфатларыңны бетерү.

  1. Башкалар белән мөнәсәбәттәге бурычлар

  1. Сөйләшү җәмгыятьтә үзара аңлашуның мөһим элементы һәм мөһим чарасы булып тора. Шунлыктан нәрсә һәм ничек сөйлисеңне тирән уйлап сөйләргә кирәк.

  2. Намуслылык кешене якын итә, иҗтимагый элемтәләр бул­дыруда һәм аларны ныгытуда булыша. Ул яхшы мөселманның әһәмиятле атрибуты булып тора.

  3. Сөйләшкәндә ачык йөзлелек бик мөһим һәм ул мөселман­ның бурычларыннан берсе буларак кабул ителергә тиеш.

  4. Мөселман кешеләргә аларның эшләренә карап бәя бнрер гә тиеш. Ул үзенә яхшы мөгамәләдә'булганнарга яхшы булырга тиеш. Башкаларның яшерен ниятләрен һәм хисләрен беркем дә белми — моның турында бер Аллаһы гына белә. Әмма явызлык эшләгән кеше, гәрчә ул яхшы ният күрсәтергә тырышса да, ышанычка лаек түгел.

  5. Башкаларга мөнәсәбәт хөрмәткә һәм игелеклелеккә ни­гезләнергә тиеш.

  6. Вәгъдә бирер алдыннан мөселман моны үти алуына ыша­нырга тиеш. Ул вәгъдәсен үтәүдән гафу үтенеп һәм шул җиткән дип уйлап кына котылырга тырышырга тиеш түгел. Башкалар­ның гафу үтенүне кабул итүе, тема ябылды дигән сүз түгел әле, аның турында начар фикер кала.

  7. Күп кешегә күп вәгъдәләр бирергә кирәк түгел, биргән вәгъдәңне үтәүгә бик тә игътибарлы булырга кирәк.

  8. Иҗтимагый бурычлар арасында авыру янында һәм ту­ганнары үлгән гаиләләрдә булу бурычлары да бар.

«Башкаларга рәхмәт әйтмәгән кеше Аллаһыга да рәхмәт­ле була алмый» (Тирмизи һәм Әбү Давыт хәдисе). Кешегә рәх мәт белдерүнең иң яхшы ысулы «Җәзәка — Аллаһу хәйран»

(бәлкем Аллаһы сиңа тагын да яхшырагын бирер) дип әйтү.

  1. Ком дә булса ярдәмгә мохтаҗ һәм бу нинди дә булса тыелган яки тәкъдим ителмәгән нәрсә булмас, мөэминнәр һәр кешегә ярдәм итәргә бурычлылар. Ул игелекле эш эшләү ал­дыннан икеләнеп тормаска тиеш — бигрәк тә моны аннан үтен­гән вакытта.

11. Чакыруны кабул итү бурыч санала. Аның туй мәҗлесе кебек мөһимнәренә бармый калу ярамый.

12. Мөселман үз киеменнән, тәненнән яки авызыннан (әйтик, суган, сарымсак ашап) килгән ис белән үзеннән җирәнү той­гысы калдырмаска тиеш.