Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Коръәнне өйрәнү һәм яттан уку

  1. Коръәнне өйрәнгән һәм өйрәткән мөселманнар иң яхшы мөселманнардан саналалар. Аны белү һәм яттан уку икеләтә өстенлек бирә.

  2. Коръән фәкать уң кул белән генә тотылырга, алынырга, бирелергә тиеш.

  3. Хатын-кызлар бала тапканнан соң кырык көн, күрем күрү вакытында, шулай ук ирләр һәм хатыннар җенси мөнәсәбәттә булганнан соң (юынганчыга кадәр) Коръәнгә кагылырга һәм аны укырга тиеш түгелләр.

  4. Коръәннең барлык сүрәләре һәм аятьләре изге һәм файда­лы.

  5. Коръәнне укыр өчен бер төркем булып җыелырга киңәш ителә.

  6. Коръән укыганда һәм аны яттан укыганда игътибар белән тыңлау һәр мөселман өчен әдәплелек кенә түгел, ә мәҗбүри бу­лып санала.

  7. Әһәмиятен мөмкин кадәр тулырак аңлау өчен, Коръәнне ашыкмыйча, бөтен игътибарны туплап укырга кирәк.

  8. Коръән җитәкче кулланма булып тора, һәм тарихи, һәм фәнни, һәм географик, һәм башка бик күп фактларны эченә алу­ына карамастан, Коръән тарихи да, фәнни дә, географик та һ. б. да китап түгел.

  9. Коръән кешелек дөньясы өчен тормышның барлык очрак­ларына җитәкче кулланма булып тора. Коръән төрле мәҗлес һәм бәйрәмнәрдә уку өчен генә иңдерелмәгән.

  10. Коръәнне сатканда яки алганда аңа төгәл бәя куярга ярамый. Сатулашканда төрле термин куллану һәм тавышны күтәрү рөхсәт ителми.

  11. Коръәнне еш укып, мөселманнар Коръәнне белүләрен даими яңартып торырга тиешләр. Бу Коръәнне хәтерендә кал­дыручылар өчен аеруча мөһим, чөнки, гел кабатлап тормасаң, аны истә калдыру читен.

  12. Коръәнне укыганда һәм яттан укыганда «Тәҗвид» дигән кагыйдәләр җыелмасына тупланган дөрес уку кагыйдәләрен тотарга кирәк. Бу кагыйдәләр безгә Пәйгамбәр (с. г. с.) һәм аның сәхәбәләре заманнарыннан ук килгән.

  1. Коръәнне яттан укыганда, аның гүзәллеген арттыру өчен матур тавыш белән бизәп укырга кирәк. Тәҗвид кагыйдәләрен бозып укырга ярамый. Коръәнне тагын да моңлырак итеп ук максатында тәҗвидтән аз гына читкә тайпылу да рөхсәт ителми. Тыңлап торучы кеше болай укуны төзәтү өчен беренче мөмкин­лектән үк файдаланырга һәм хатаны шундук күрсәтергә тирда

  2. Коръәннең сәҗдәгә китүне таләп итүче ундүрт җиренең берсен укыганда Коръәнне бер читкәрәк куярга, сәҗдәгә китәргә, аннары Коръән укуны дәвам иттерергә кирәк.

  3. Мөселман чит кешене Коръәнне ялгыш укуда гаепләргә ашыгырга тиеш түгел.

Коръән турында бәхәсләр, сүз көрәштерүләр бик тирәнгә китәргә тиеш түгел, чөнки Коръән — Аллаһы Китабы.

9 БҮЛ Е К МӘЧЕТ

Мәчет — мөселманнар көненә биш тапкыр намаз укый, бу дөньяның мәшәкатьләреннән һәм ыгы-зыгыларыннан, аның көн саен бетеп тормаган таләпләреннән, катлаулыкларыннан һәм ваклыкларыннан качып, сыену таба торган урын.

9.1. Төзелеше