Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Мөселман хатынның үз-үзен дөрес тотышы

  1. Яхшы хатын булу бик мөһим, чөнки Ислам күзлегеннән караганда, яхшы хатын булудан да өстенрәк нәрсә юк.

  2. Никахта хатынның роле үтә дә мөһһм, ахыр чиктә аның роле хәлиткеч фактор булып тора,

  3. Хатыннар ирләре алардан канәгать булсын өчен тыры­шырга тиешләр.

  4. Идеал хатынга өч сыйфат хас: аңа карап ир канәгатьләнү ала, чөнки ул ире алдына гүзәл кыяфәттә чыгу турында кайгыр­та; ире нәрсә дә булса кушса, ул аңа карышмын, сораганын үти; ул «ре теләгәннәргә каршы килми һәм ире хупламаганны эш­ләми.

  5. Хатын ясамаска тиешле җитди хата — ире чакырганда ятакка килмәү;

  6. Әгәр хатын уразаны ялгызы тотарга тели икән, ул бу очракта иреннән сорарга һәм анык ризалыгын алырга тиеш. Әгәр ул иреннән рөхсәт алмыйча гына ураза тота башласа, белгән очракта, ире аны бу эшеннән туктата ала. Ир файдасына сөйли торган дәлил — бәлкем ир аның белән җенси якынлык телидер, ә ураза вакытында моны эшләргә ярамый.

  7. Хатыны әгәр ире теләми икән, аның рөхсәтеннән башка өйгә кемне дә булса кертмәскә тиеш.

  8. Хатын ир рөхсәтеннән башка милектән бернн дә бирә ал­мый.

  1. Хатын иреннән күп акча яки үзенеке булмаган берәр нәр­сә таләп итмәскә тиеш, бу шулай ук аның хәленнән килми тор ган нәрсәләргә дә кагыла; ул үзенә биргәннәрдән канәгать бу­лырга һәм рәхмәт әйтергә тиеш.

  2. Хатын иренең гаилә өчен ничек тырышканын истә тотар­га тиеш.

  3. Ире эштән кайткач, хатыны аны матур булып мөләем каршы алырга тиеш.

  1. Хатын ире теләгәннәрне артык ризасызлык күрсәтмичә, аны аңлап үтәргә тиеш. Хатын ире турында ничек күбрәк кай­гыртса, ире аны шулкадәр ныграк яратачак. Күпчелек ирләр хатыннарының үзләре турында кайгыртучанлыкларын аларныи яратулары дип кабул итәләр Хатын ире кайтып кергәч үк өй мәшәкатьләре, балалар­ның үз-үзләрен тотышларыннан канәгатьсезлеге турында сөй­ли башламаска тнеш. Киресенчә, ул озын һәм ялыктыргыч көн дәвамыннан соц иренә бик тә кирәк тыныч атмосфера турырырга тиеш

  2. Хатын ире белән гаилә хәлләре турында алдан килешенгэн вакытта сөйләшергә тиеш.

  3. Ирнең якын туганнарына хөрмәт белән карау һәм яхшы мөнәсәбәт хатынның ирен хөрмәтләвең һәм яратуын күрсәтә.

  4. Үзенең тотнаксызлыгы аркасында хатынның өйне ташлап чыгып китүе начар гадәт санала. Ир аның мондый эшенә каршь булса, ул болан эшләмәскә тиеш.

  5. Ире каршы булса, хатын үтеп баручы ирләр белән сөй­ләшмәскә тиеш.

  6. Ире сөйләгәндә хатын игътибарлы булырга тнеш.

  7. Иренең рөхсәтеннән башка хатын иренең нинди дә булса мөлкәтен бурычка биреп торырга тиеш түгел. Әмма ул үзенең шәхси байлыгын биреп тора ала.

  8. Артык зур сәбәбе булмаса, ирдән аерылышуны таләп итү тыела.

  9. Әгәр иренең дуслары ире турында сорашалар икән, ул аларга сүзне озакка сузмыйча гына җавап бирергә тиеш.

  10. Ирне күп тапкырлар битәрләү, анык белән бәхәсләш, аңа «пычрак ату» бер-береңне күрә алмауга китерә, үзара мөнәсәбәтләрне начарайта.

  11. Өй турында кайгырту һәм хуҗалык белән идарә итү хатын җаваплылыгында. Шунлыктан ул өйне карап тоту бурычларын үтәргә, мебель һәм башкаларга күз-колак булырга, сакчылык күрсәтергә тиеш.

  12. Ире рөхсәтеннән башка хатын аның милкеннән хәер бирергә тиеш түгел.

  13. Ислам буенча, кемгә дә булса ир белән хатынның үзара интим мөнәсәбәтләре турында сөйләү зур гөнаһ булып санала

  14. Хатын ирен яратуын һәм аңа нык бирелгәнлеген әйтү дә курыкмаска тиеш. Бу иргә бик күңелле булачак һәм ул гаиләгә тагын да ныграк якынаячак. Ул гына да түгел, әгәр ир якын ит­кән, яраткан хатынын өйдә очратмаса — ул башка урында, е: дән читтә үзенең хәсрәтен басарга тырышачак.

  15. Гаиләдә ир баш булып санала. Хатынның тулы тигезле, таләп итүе бер гаиләдә ике хуҗа барлыкка килүенә китерүе мөмкин, ә бу исә Исламга каршы килә. Шуңа күрә ир үзен әшәке тотмаска, үзенең тоткан урыныннан явызларча файдаланмаска тиеш. Ул үзенең хатынына карата, тормыш юлдашы буларак сак мөнәсәбәттә булырга, аны яратырга тиеш.

7.2. Ата-ананың үз балаларына мөнәсәбәте

  1. Балалар гадәттә тормыш бәхете һәм горурлык чыганагы булып торалар. Әмма ата-ана үзләренә артык ышануга, ялган горурлыкка бирелмәскә һәм балаларын сукырларча ярату арка­сында килеп чыгуы ихтимал булган явызлыкка каршы көрәшер­гә тиешләр.

  2. Балаларның ата-аналарга бәйле булуы шәхеснең форма­лашуында ата-ананың ролен беренче урынга куя.

  3. Ислам буенча, баланың аерылгысыз өч хокукы бар: тор­мышка һәм тигез мөмкинлекләргә хокук, законлылыкка хокук. Бу — һәр бала законлы әтигә, яхшы тәрбиягә һәм гомуми кай­гыртуга хокуклы дигән сүз.

  4. Ата-анадан беренче чиратта баланың кайгы-хәсрәт күрми үсүе өчен җаваплылык таләп ителә.

  5. Җиде көнгәчә балага карата түбәндәгеләрне эшләү таләп ителә:

а) матур һәм ягымлы исем бирү;

б) чәчен алу;

в) кыз бала өчен — бер, ир бала өчен нке сарыкны корбан итен чалу, аларның итен туганнарга, дусларга һәм ярлыларга бүлеп бирү.

  1. Ата кеше балаларына биргән иң яхшы нәрсә — яхшы, һәръяклы тәрбия. Балалар өйрәтелергә тиешле иң яхшы бе­лем — Ислам, ә төгәлрәге — Коръән һәм Сөннәт.

  2. Ислам өйрэүтенчә, иң яхшы ана — үзенең кечкенә балала­рына ягымлы ана.

  3. Малайларны беркайчан да кызлардан өстен күрергә яра­мый һәм киресенчә. Шуңа да карамастан, Ислам кызларга кара­та аерым кайгыртучаилык күрсәтергә, аларга йомшаграк һәм мөләемрәк булырга куша.

  4. Әгәр булдыра алалар икән, әтиләре яше җиткән балалары­на өйләнергә яки кияүгә чыгарга ярдәм итәргә тиешләр.

  5. Балаларны ярату, аларга яхшы мөнәсәбәт әйбәт сыйфат­лардан санала. Нигездә ислам җәмгыяте башкалардан үзенең балаларга булган игелекле мөнәсәбәте белән аерылып тора.

  6. Ата-анасы исәнме, юкмы, яннарындамы, түгелме, билге­леме, әллә билгесезме — барыбер бала туганнары яки дәүләт тарафыннан кайгыртылырга, иркәләнергә тиеш.

  7. Ата-ана. балаларына карата гадел булырга тиеш.

  8. Балаларны кочаклап, иркәләп һәм үбеп үзеңне яратуың­ны белдерү ин гүзәл гамәлләрдән санала.

  9. Ата-ана балаларын артык нык иркәләмәскә тиешләр, юк­са аларның тәртипсез булып үсүе ихтимал.

  1. Ата-ана балалардан алар булдыра алганны гына таләп итәргә, аларга күп эш йөкләмәскә тиеш. Шулай ук абруйдан, явыз нияттә файдалану да ярамый.

  2. Ата-аналар баларыниан бүләкне, гәрчә ул кечкенә булса да, зур хөрмәт белән кабул нтәргә тиешләр.

  3. Балаларны Ислам нигезендә тәрбияләү аеруча мөһим. Аларны дингә кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Балалар җиде яшькә житкәндә, ата-ана аларның намаз укый башлауларына ышанырга тиеш.

  4. Ата-аналар балаларын Ислам кагыйдәләренә һәм Исламның башка төрле аспектларына өйрәтергә бурычлылар.

19 Балаларның ата-аналарын тыңлавы нигездә ата-ананың үзеннән тора. Артык таләпчәнлек һәм артык ялвару тыңламаучылыкка китерүе мөмкин.

  1. Ун яшьтән башлап ир һәм кыз балалар аерым йокларга тиеш.

  2. Анага, апа һәм сецлесенә, кызына үзенең җиткән улын - абый-энесена яки әтисенә үз тәнен күрсәтергә ярамый‘(баш һд* биттән, муен һәм аның тирәсендәге аз гына өлештән, терсәкт. алып бармакларга кадәр, аякның аскы өлешеннән тыш).

7.3. Балаларның уз ата-аналарына мөнәсәбәте

Түбәндәге кагыйдәләр балаларның, гәрчә алар зур үскән булсалар да, ата-аналарына карата үз-үзәләрен тотышларын идарә итәргә тиешләр.

1. Балалар белән аларның ата-аналары арасында үзара мөнәсәбәтләр балаларга ата-аналарына карата зур жаваплылык өсти. Үзләренә карата зур кайгыртучанлыкка, түземлелеккә, яхшы мөгамәлләгә һәм тәрбиягә ата-анадан да лаек беркем дә юк.

2. Ата-аналар үзләренә карата башкаларныкына караганда балаларының дорфалыгын авыррак кичерәләр. Шуңа күрә балалар аларга карата аеруча игътибарлы булырга тиешләр

3 Кайчак ялгышсалар да ата-аналар гадәттә үзләрен тәҗрибәлерәк, акыллырак, хаклырак дип исәплиләр. Мондый ышаныч үз балаларын, гәрчә инде алар үсеп җитсәләр дә, карап-тәрбияләп үстерүләре белән ныгытыла.

  1. Гәрчә ата-ананың икесе дә зур хөрмәткә лаек булсалар да. иң зур кайгыртучанлыкка әни, аннары гына әти ия. Пәйгамбәр (с. г. с) моны болай дип белдергән: «Җәннәт сезнең әниләрегезнең аяк астында ята».

  2. Баланың үз әти-әнирен исемнәре белән атавы әдәпсезлек булып санала.

  1. Атаның (гәрчә ул үлгән булса да) дусларына хөрмәт күрсәтү иң яхшы сыйфатларның берсе булып санала.

  2. Балалар ата-аналарын карау һәм тәрбияләү өчен җавап­лы. Ата-ана мохтаҗлык кичергән вакытта аларга ярдәм итү, мөмкинкадәр аларның тормышын җиңеләйтергә тырышу чын дини бурыч булып тора.

  3. Бала ата-ананьщ кәефен җибәрә торган эшләрдән тыелыр­га тиеш. Балаларның ата-анага карата булган бурычларының берсе түземлелек һәм кайгыртучанлык санала. Ата-ана үтенеп, баласы моны эшли алмаган очракта да ул көченнән килмәгәне өчен алардан гафу үтенергә тиеш.

  4. Кешенең ата-анасы һәм хатыны белән мөнәсәбәтләре кай­сыдыр бер якка зыян исәбенә булмаска тиеш һәр ике яктагы үзара мөнәсәбәтләргә гармония һәм татулык хас булырга тиеш.

  5. Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.

  6. Әгәр ата-анага буйсыну Исламнан баш тарту белән бәй­ле булса, бала Аллаһыга тугрылыклы булып калырга тиеш. Ата ананың балаларын үзләренә буйсынуларын таләп итүе бәхәс­сез, әмма бу Аллаһы Тәгалә хөкемнәренә каршы килсә, бу очракта ата-ана боерыкларын үтәүдән баш тарту мәҗбүри, әм­ма бу әдәпле итеп эшләнергә тиеш.

  7. Ата-аналары хәтта мәҗүсиләр яки Исламның дошманна­ры булган очракта да балалар аларга карата түземле, рәхмәтле, каигыртучан булырга, хөрмәт белән карарга тиешләр.

  8. Балалар ата-аналарына чын күңелдән чыккан киңәшләр бирергә тиешләр.

  9. Әти-әнисе сөйләгәндә балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәс­кә тиешләр.

  1. Ата-ананың берсен өйдән тышта кая да булса озата бар­ганда бала аннан алда бармаска һәм аннан алда утырмаска тиеш.

  2. Балалар ата-анага зыян салмаска тиешләр.

  3. Акчасы булмаган яки бирә алмаган вакытта әтидән зур сумма акча сорарга ярамый.

  4. Балалар үзләренең ата-аналарына карата нинди юмарт булуларын сөйләп йөрмәскә тиешләр.

  5. Нинди генә урында эшләмәсен, баланын үз әти әнисен тыңлавы, өйдә һәм аннан читтә аларга булышырга әзер торуы мактауга лаек.

  6. Әти-әнисе картайгач алар турында кайгырту, аларны уз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора Картлар йортына жибәреп, алардан котылырга тырышу — әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.

  1. Башкалар белән очрашканда елмаю итагатьлелек булып исәпләнсә, ата-анага карата бу зарурилык булып тора.

  2. Бала ата-анасын каршылаган вакытта ул әтисенең яки әнисенең беренче булып сәламләвең көтеп тормаска, иң башлап үзе сәламнәргә тиеш.

  3. Хәтта ата-ана балаларын бик үк өнәп бетермәгән очрак­та да бала аларга карата хөрмәтле, игелекле күңелле булырга тиеш.

  4. Ата-ананы мыскыллау иң зур гөнаһлардан санала. Шу­лай ук балалар башкаларның ата-анасын да мыскыл итмәск» тиеш, гәрчә алар гаепле булса да.

  5. Ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар нинди ге­нә зур булмасын, бала аларга зыян китерерлек итеп сөйләшмәс­кә, ачуланмаска һәм кул хәрәкәтләре ясамаска тиеш.

  6. Үзе тапмаган, әмма имезеп үстергән ана туганнарның берсе булып санала, һәм бала ана карата булган бурычларын­нан баш тартырга тиеш түгел.

  7. Әти-әниләре үлгәннән соң аларны балаларының хөрмәт­ләүләренең ысуллары — алар өчен дога кылу, аларны ярлыкау­ны үтенү (мөселманнар өчен), аларның яхшы эшләрен рәхмәт хисе белән искә алу һәм аларның дусларын хөрмәт итү.

  8. Картайган саен, ата-ана физик һәм акыл ягыннан көчсез­ләнә башлый. Шуның аркасында тиз ярсып китү, энергия югалту, күңелгә артык якын кабул итү, ихтимал, кылынган эш-гамәлләргә ялгыш бәя бирү күренешләре барлыкка килә. Шунлыктан ба­лалар үзләрендә үч алу теләге туган вакытларда шуларны искә алырга һәм үзләренең өлкән яшьтәге ата-аналарына карата тү­землелек күрсәтергә, игелекле булырга тиешләр.

  9. Гәрчә бу хакта үзләре сорамасалар да, балалар өй эшлә­рендә ата-аналарына булышырга тиешләр.

  10. Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсез­лек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мө­гаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мон­дый мөнәсәбәтне — юк.

8 БҮЛЕК.