Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Характеристикалар:бөтенесен колачлау

Мөселман тормышының һәр өлкәсе Ислам тарафыннан бил­геләнә. Мөселман булмаган кешегә әлеге әһәмиятле фактны аңлау бик кыен. Ислам дингә ышанган кешегә үзенең барлык гамәлләрен бәяләү өчен критерийлар бирә, аның башка кеше­ләр, тулаем җәмгыять белән, физик дөнья һәм үз-үзе белән элемтәләрен билгели.

Мәсәлән, азык фәкать Аллаһы рөхсәт иткән нәрсәләрдән генә әзерләнә ала; мисалга, мөселман дуңгыз ите куллана ал­мый. Мөселман хатын-кыз, кешеләр күрерлек итеп, аякларын күрсәтеп йөри алмый, чөнки моны Ислам тыя. Мөселманнарга тыелгап товарларны, мәсәлән, шәрабне, бүләк итеп бирергә ярамый. Әгәр мөселман туйга чакырылса, әгәр физик як­тан булдыра ала икән, чакыруны кабул итәргә тиеш. Әгәр мәр­хүмнең васияте Исламга каршы килә икән, әйтик, аның мирасын гаделсез төстә бер варисчы файдасына бүлүне таләп итү яки гәүдәсен яндыруны сорау, мондый теләкләр үтәлә алмый.

Ислам әдәбе иҗтимагый үз-үзенне тотышның барлык өлкә­ләрен диярлек колачлый һәм мөселман тормышының камил юлының бер өлеше булып тора. Чөнки Исламның төрле өлеш­ләре бер бөтенне тәшкил итә. Ислам әдәпләрен бу бер бөтеннән аерып куллану Исламны тулысынча гамәлгә ашырырга ярдәм итә алмый, хәтта мәгънәсезлек булуы да ихтимал. Бу китапта бәян ителгән гадәтләр мөселманнарга бик тә туры килә, дөрес дини позицияләре булган кешеләр Ислам киңәш иткән һәм таләп иткән яхшы гадәтләрне инстинктив рәвештә үтәргә омтылачаклар Исламның төрле аспектлары: идеологик, рухи, хокукый иҗтимагый, икътисадый, сәяси һ. б. бер-берсенә үтеп керәләр һәм бер-берсен тулыландыралар. Мәсәлән, инану бик мөһим, чөнки ул мөселманнарга тыштан мәҗбүр итмичә дә этик, әхлакый, хокукый һәм башка күрсәтмәләрне үтәү рухы өсти. Бу күрсәтмәләрне үтәү ышанычны ныгыта, бирелгәнлектән иҗтимагый гамәлләргә юл ача, аларны- көчле, тотнаклы элемтә белән берләштерә. Исламның зур үзенчәлеген хатын-кызларга кагылышлы гадәтләрдә күрергә була.

Ислам әдәбе үзенең чикләүләре белән- «этикет»тан нык аерыла. Этикет сүзе французча «ун этикет» тан чыга, ул сарайда очравы ихтимал булган очракларда гамәлгә ашырыла торган җентекләп әзерләнгән кагыйдәләр җыелмасы дигәнне аңлата: Американың академик энциклопедиясе. Исламдагы үз-үзеңне тоту кагыйдәләре сарайдагы төрле хәлләр өчен кагыйдәләр генә түгел, алар иң гадидән алып иң катлаулы иҗтимагый хәлләргә кадәрге булган үзара мөнәсәбәтләрне колачлый.

Көнбатыш этикетының чын максаты (хәтта ул дворяннар даирәсеннән гади кешеләр даирәсенә таралганнан соң да) - «иң югары сыйныфны саклау» (Америка энциклопедиясе). Ислам әдәбенең чын максаты аның дини характерында ята. Ислам әдәбе кешенең Аллаһыны сәгать саен исенә төшереп торырга тиешлегеннән килеп чыга; бу әдәпләр Аллаһыны искә төшерергә ярдәм итсен һәм кешегә гадел һәм намуслы эш итәргә булышсыннар өчен эшләнгәннәр. Бу Исламда билгеле бер вакыт арасында эшләнә торган Аллаһыга мөрәҗәгатьләрдә күренә: чөнки мөселман үзенең көнен башлаганда һәм тәмалаганда, уянгач һәм йокларга ятканда Тәңрене искә алыр Аңа рәхмәт әйтергә һәм данларга тиеш. Ашаганда һәм эчкән дә, яңа кием-салым яки башка бер әйбер алганда да шуны эшләргә тиеш ул. Хәтта бәдрәфкә кергәндә дә Аллаһыны искә алырга кушыла. Бу вакытта «Аллаһы хакына, И Раббым, мин сиңа шайтаннардан качып сыенам» дип әйтергә кирәк. Бәдрәфтән чыкканда да Аның ярлыкавын сорарга кирәк. Сәфәр вактында Аллаһны искә төшерү һәм аннан булышлык сорау бигрәк тә мөһим. Монда шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Исламда төп бәйрәмнәр коллектив бәйрәмнәр булып тора һәм алар төп дини бурычны үтәгәннән соң—Рамазан аендагы ураза тәмәмланганнан соң һәм Хаҗдан (Мәккәгә бару) соң билгеләп үтелә. Ислам әдәбенең иң төп нигезләренең берсе — әхлаклылык милләт көченең нигезе; шулай ук бозыклык һәм әхлаксызлыкмилләтнең таркалуының, түбән тәгәрәүнең төп нигезе. Исламның моральгә мондый басымы, бер язучы әйткәнчә, катгыйлык һәм пуританлык төсмерен ала: «...моральнең кайбер аспектла­рын караганда, Исламның барлык вакытлардагы тормыш систе­маларыннан катгыйрак һәм чистарак булуы күренә» (Мөхәм­мәт Хәмидуллах, «Исламга кереш»). Әхлаклылыкның милләт­нең сәламәтлеге өчен мөһим роль уйнавын күрсәтеп, Ислам никахтан тыш җенси мөнәсәбәт, типтереп яшәү кебек бозыклык­ка илтә торган барлык юлларны яба. Кешенең игелеклелеге материаль яхшы тормыш өчен түләү була алмый. Сәясәттә Ислам максатларына, кеше характеры үсешенә, гуманлылыкка туры килергә тиеш. Гуманлы кеше идеалы әл-амаль-эс-Салих концепциясенә яки игелекле эшләргә нигезләнгән. Бу сүзләрнең мәгънәсе «дини» дигән сүз астында аңлаганнардан ераккарак җәелә һәм Ислам дине һәм кануннары күздә тоткан кеше ак­тивлыгының киң даирәсен колачлый. Пәйгамбәрнең (с. г. с.) тормышы күпләгән конкрет мисаллар бирә: ике кеше бәхәсләш­кәндә гадел эш итәргә, кешеләргә атка атланырга булышырга, аларның йөкләрен төяшергә, яхшы сүзләр генә сөйләргә, юлда­гы каршылыкларны алырга, адашкан этләрне һәм мәчеләрне ашатырга-эчертергә, башкаларны беренче булып сәламнәргә, туганнарың янына даими барырга һ. б. Хәтта ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәт тә әйбәт эшкә керә. Идеал мөсел­манга бигрәк тә мөһим булган сыйфатларга тыйнаклык, гадилек һәм табигыйлек керә. Тәкәбберлек, үз-үзеңне өстен кую һич тә кабул ителми, чөнки кешеләрнең бер-берсе алдында өстен­леге юк, алар игелеклелекләре һәм зирәк акыллы булулары белән генә аерылалар. Шунлыктан масаю, мактану, аерылып тору өчен кигән киемнәр дөрес түгел. Ашаганда тыйнаклык күрсәтергә, азыкка хөрмәт белән карарга кирәк, ашаганда мен­дәргә таянырга ярамый. Ашаган вакытта идәнгә утыру тыйнак­лыкны күрсәтә һәм шунлыктан ул тәкъдим дә ителә. Мебель тотнаклылыкны күрсәтергә тиеш, мәсәлән, карават идәннән ар­тык биек булмаска тиеш. Сәламләгәндә һәм сөйләшкәндә һич кенә дә һавалылык күрсәтергә ярамый. Ислам тормышның бар­лык өлкәләрендә тыйнаклык һәм табигыйлек таләп итә. Бер чиктән икенчесенә ташлану, арттыру, каприз күрсәтү һәм кы­лану кире кагыла. Ислам әдәбендә билгеле бер формальсезлеккә басым ясау мөселман өммәтенең күп санлы кешеләре алардан кулланганда җиңелрәк булсын өчен эшләнгән. Үз-үзең­не тотышның табигыйлеге социаль киеренкелекне киметү һәм җәмгыятьтәге элемтәләрне ныгыту чарасы итеп санала.

Көнбатыш «этикеты» Европада король сарайларындагы ке­шеләр һәм аристократлар арасында аралашу кагыйдәләрен саклау өчен эшләнгән. Барлык сыйныфлар арасында тарала башлау белән этикетның әһәмияте кимегән. Бүгенге көнгәчә төрле төркемнәрдә этикет төрлечә. «Югары җәмгыять» әгъза­лары ярлырак катлауларныкына караганда катлаулырак һәм катгыйрак этикет формаларын тоталар. Бу сыйнфый системадан килеп чыга һәм шуңа хезмәт тә итә.

Ислам әдәбе кешеләрне сыйныфларга бүлү өчен эшләнмә­гән. Коръәннән һәм Сөннәттән килеп чыга торган кагыйдәләр билгеле бер байлар төркеме өчен яки башка төркемннәрне буй­сындыру һәм кул астында тоту хакына хакимият кешеләре өчен эшләнмәгән, Ислам барлык мөселман җәмгыятенең әдәпне сак­лавына зур әһәмият бирә. Ул бу гадәтләрне бер төркемнең өстенлеген яки аның сагы итеп карамый, Ислам җәмгыятенең барлык әгъзалары өчен ачык өстенлек итеп карый. Этикет белән булган кебек, Исламда җәмгыятьнең төрле катлаулары өчен төрле гадәтләр юк, ул аларны аерып карамый. Ислам әдәбенең максаты мөселман җәмгыятен тигезләүдә, аны бердәм итүдә. Әм­ма Ислам әдәбе үз-үзеңне тотышны килештереп кенә калмый, ул үз-үзеңне дөрес тоту җыелмаларын килештерә. Ислам күзлегеннән чыгып караганда, «дөрес» тотышны «яхшы» тәртип­тән, иманнан һәм тугрылыктан аерып булмый. Үзара җаваплы­лык тоеп, чәчәк ату һәм идеал җәмгыять төзү өчен бу дөньяда иман да, игелекле эшләр дә кирәк. Ә ахирәттә иман һәм игелек­ле эшләр ярлыкау сорау, сират күперен үтү һәм җәннәткә керү өчен кирәкле шартлар булып торалар. Коръәннең күпләгән аятьләре иманны һәм игелекле эшләрне чын мөселманны билгеләүче сыйфатлар итеп күрсәтәләр.