Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Кием-салым

Кием-салым шәхесне һәм иҗтимагый үзара мөнәсәбәтләрне чагылдыруның мөһим элементы булып калса да, Ислам аны ча­ра иген кенә карый, кием-салым максатка әверелмәскә тиеш. Киемнең төн максаты — кешенең тәнен каплау һәм аны салкын­нан һәм эсседән саклау. Барлык кешеләр дә иярергә тиешле булган аерым мода юк, киресенчә, бер модага иярү Ислам өйрәтүләренә каршы килә. Шуңа да карамастан, кием-салымның төрле төрләренә кагыла торган төп кагыйдәләр бар. Аларның кайберләре ирләр өчен дә, хатын-кыз өчен дә уртак, ә кайберлә­ре исә итеге яки бу җенескә генә кагыла.

5.1. Гомуми принциплар

1. Мөселманнар киемнәре белән башкалардан аерылып то­рырга тиеш. Үз-үзләрен тотышларында һәм киемнәрендә алар мөселман булмаганнарны кабатламаска тиешләр.

  1. Ир-ат һәм хатын-кыз киемендә тулы аерымлык булырга тиеш Ир-ат хатын-кыз кебек һәм киресенчә киенмәскә тиешләр.

  2. Тәкәбберлекне, мин-минлекне күрсәтеп торучы кием кияр­гә ярамый. Фактта исә тәкәбберлек һәм горурлык бернинди очракта да хупланмый. Әлбәттә инде, тышкы кыяфәтнең матур лыгы һәм нәфислеге гел генә тәкәбберлекне белгертми. Үзең­нең гышкы кыяфәтең белән Аллаһының ризалыгың табарга ты­рышу һәм аңа рәхмәт белдерү хуп күрелә.

  3. Ир-атның киеме аның гәүдәсен һнчюгы кендегеннән тезенә кадәр капларга тиеш. Хатын-кызның киеме, кул чугыннан һәм йөзеннән тыш аның бөтен гәүдәсен капларга тиеш.

  4. Ир-агның һәм хатын-кызның югарыда телгә алынган тән өлешләрен каплап торучы кием үтә күренмәле булмаска тиеш.

  5. Бердәй формалар кию тыелмый: профессионаллар (сол­датлар, полицайлар һ. б.) аны үзләренең профессияләрен күрсә­тү өчен кия алалар. Шуңа да карамастан, Голәмәләр — Ислам белгечләре, мәсәлән, үзләрен кием яки бердәй форма белән аер­мыйлар.

  6. Яңа кием киюгә караганда чиста кнем кию мөһимрәк.

Еш юып, киемне гел чиста тотарга кирәк. Пычрак киемне беркайчан да кияргә ярамый

  1. Ислам билгеле бер төстәге кием кияргә куша. Мөселман­нар өчен иң яхшысы ак төс санала.

  2. Кия торган кием җиңел киелергә һәм җиңел салынырга тиеш.

  3. Кием сатып алганда мөселман моның өчен акча белән тәэмин иткән Аллаһыга данлау укырга тиеш киемне ун яктан кияргә, сул яктан салырга, һәр очракта да Аллаһыны искә төшерергә кирәк. Шуннан соң киемне элеп яки бөкләп куярга кирәк.

  1. Ир-ат киеме

1. Кием-салым турында инде әйтеп үтелгән гомуми принцип­ларны истә тотарга кирәк.

  1. Ир-атка ефәктән, парчадан, чигелгән ефәктән тегелгән нәрсәләр яки дүрт бармак киңлегеннән артыграк булган киплек­тәге ефәк белән өстәп тегелгән кием кияргә ярамый." Әмма ир- атка аны медицина күрсәтмәләре буенча кияргә рөхсәт ителә.

  2. Шулай ук зәгъфранга яки кызыл-езры төсләргә буялган киемнәр киюдән сакланырга кирәк. Андый киемне хатын-кыз кия ала.

  3. Ислам булмаган халыклар киемен кию башка милләтләр­не кабатлау булып тора, шунлыктан бу эш тыела.

  4. Ир-атның киеме түбәндәге өлешләрдән тора:

а) нигездә мамыктан эшләнгән эчке күлмәк;

б) тәннең аскы өлешен каплау өчен эчке кием;

в) тәннең аскы өлешләрен каплаучы аскы һәм өске өлешләрен каплаучы өске өлешләрдән торган комплект. Аскы киемнең бер­нинди өлеше дә тубык сөягеннән түбәнрәк булмаска тиеш. Күл­мәкнең дә, штанның да җиң һәм балаклары киң булмаска, белә­зек сөягеннән артып китмәскә тиеш, тәкәббер кешеләр генә шулай йөрергә ярата.

г) баш киеме чалма яки кепка формасында.

  1. Спорт яки йөзү киеме гомуми кагыйдәләргә туры килергә, башка кешеләргә күрсәтергә ярамый торган кендектән тезгә ка­дәр тәнне каплап торырга тиеш. Мәсәлән, спортчылар, тәннең формасын күрсәтмәс өчен, җитәрлек кадәр озынлыктагы махсус шортлар кияргә тиешләр.

  1. Хатын-кыз киеме

1. Кием-салым өчен гомуми кагыйдәләрне истә тотарга ки­рәк.

  1. Хатын-кыз киеме бер үк вакытта берничә таләпкә җавап бирергә тиеш:

а) кул чугыннан һәм биттән башка бөтен тәнне кап­ларга:

б) тән сизелеп тормасын өчен, юка һәм үтә күренмәле бул­маска;

в) төп кием «агып төшкән» булырга тиеш (аның фигурасын күрсәтеп торучы сыланып яки ятып торган киемнән тыелырга кирәк).

г) үз мәдәниятеңне саклау өчен, хатын-кызга мөселман бул- маганнарның киемен кабатларга тәкъдим ителми:

д) хатын-кызларга ир-ат киеменә охшаш кием кияргә яра­мый;

е) башкаларның игътибарын җәтеп итәрдәй кием кияргә ты­рышмаска кирәк;

ж) өйдән читтә һәм таныш булмаган кешеләр янында исле­май исе килеп торган кием кимәскә тырышырга кирәк.

  1. Мөселман хатын-кызларының киеме өч өлештән тора: күл­мәк, бөркәнгеч һәм плащ;

а) күлмәк — баш, бнт һәм куллардан башка бөтен тәнне кап­лап торучы кием, ул аяк табанын тулысымча капларга, тезләр белән генә чикләнмәскә тиеш, җиңнәр артык киң булырга тиеш түгел;

б) бөркәнгеч—башка киелә,.хатын-кызның башын һәм муе­нын каплый, ул нәзек челтәрдән башка теләсә нинди материал­дан эшләнә ала, әмма үтә күренмәле материалны файдаланыр­га ярамый;

в) плащ — башны һәм иңсәләрне япканан соң тәнне каплау өчен булган кием, ул хатын-кызнын баш һәм иңсәләре зурлыгын яшерергә ярдәм итә.

5.4. Аяк киеме

  1. Ир-ат өчен тегелгән аяк киемен хатын-кызлар файдалана алмый һәм киресенчә.

  2. Яна аяк киеме аның кирәклегенә һәм материаль яктан ничек тәэмин ителүгә карап, әмма тәкәбберлекне, байлыкны күрсәтү өчен түгел, сатып алынырга тиеш.

  3. Артык күп игътибар бирергә кирәк булмаса да, аяк кие­мен пөхтә һәм чиста тотарга кирәк.

  4. Аяк киемен башта ун аякка кияргә, салганда сул аякны­кын салырга, һәр ике очракта да Аллаһыиы искә алырга кирәк.

  5. Аяк киемен кияр алдыннан төнлә яки аны салгач, эченә за­рарлы бөҗәкләр кермәдеме икән дип тикшерергә кнрәк.

Аяк киемен салгач, аны, ихтимал булган исе белән башка­ларны борчымасын өчен, ераккарак куярга кирәк.

6. БҮЛЕК.

АРХИТЕКТУРА ҺӘМ МЕБЕЛЬ

6.1. Мөселманнарның яшәү урыны

  1. Торак яшәү өчен иң кирәкле нәрсәләрнең нң-мөһиме булып санала. Әмма бу, үзен икенче сорт, бизәк һ. б. итеп кенә карап, мөселман искитмәле йорт төзүгә бик күп акча тотарга тиеш ди­гәнне аңлатмый. Торакның бердәнбер вазифасы һава шартла рыннан саклаудан һәм кирәклечә аерым яшәүне тәэмин итүдән гыйбарәт.

  2. йокы бүлмәләре ике төрдә һәм бер-бсрсеннән бүленгән булырга тиеш: ата-аналар һәм балалар бүлмәсе. Малайлар бе лән кызлар ун яшьтән аерым йокларга тиеш.

  3. Мөселман хатын-кызлары гомуми мунчага бармаска тиеш, шунлыктан өйдә юуыну өчен бүлмә булырга тиеш.

  4. Бәдрәф белән юыну бүлмәсенең аерым булуы яхшы.

6.2. Мебель

1. Гадилек һәм кирәклелек — мөсәлман өендәге мебельнең төп сыйфатлары әнә шулар. Байлыкка омтылу, чынлап та, әхлакка, кешенең һәм милләтнең гомумән үз-үзен тотышына җитди йо­гынты ясый.

  1. Мебель тыйнак бәядә булырга тиеш.

  2. Кирәкмәс чыгымнар тотмас өчен, тәрәзә пәрдәләре тәрә­зә зурлыгында гына булырга тиеш.

  3. Көмеш һәм алтын йорт кирәк-яраклары сыйфатында да, аш-су әсбаплары, башка әйберләр булдрак та кулланылмаска тиеш.

  4. Мөселманнарның өендә җанлы нәрсәләрне гәүдәләндергән рәсемнәр булмаска тиеш. Җанлы нәрсәләрне ясау гомумән Ислам тарафыннан тыела.

  5. Тере булмаган нәрсәләрнең еүрэтлоре, мәсәлән, агачныкы (натюрморт, пейзаж һ. б.) рөхсәт ителә.

  6. Мөселманнарныкы булмаган савыт-сабаны кулланырга туры килә икән, алар тиешенчә чистартылырга тиеш.

  7. Өйдә эт тотарга рөхсәт ителми. Аларны саклау яки ау максатларында асрарга ярый, әмма өйгә кертергә ярамый.

6.3. Торакны чистарту

  1. Өйдә чисталык һәм тәмле ис бик мөһим.

  2. Өйдә яшәүчеләрне һәм кунакларны борчымас өчен, чүп һәм калдыкларны тышта тоту яхшырак.

3 Ишегалдына, апа керү урынына һәм бакчага игътибар чнрергә, аларны чиста тотарга кирәк.

4. Мөселманнар мөселман булмаганнарның йогынтысына би­релмәскә тиешләр. Мәсәлән, төнлә идән себерүнең бичурага зыян итүе яки башка зарар салуы, яисә гаиләнең бер кешесе сәфәргә чыгып киткәч, идән себерүнең аңа зыян китерүе ихти­мал — Ислам боларның барысын да кире кага.

6.4. Бизәү

Исламның уз-узецне тотыш турындагы гомуми принципла­рын, аеруча тотнаклылыкка, матурлыкка һәм чисталыкка ка­гылганнарын-истә тотканда, мөселман торагының төп сыйфат ларын күз алдына китерү читен түгел. Болар—пөхтәлек, чисталык, гадилек, тәмле ис һәм чамасын белү.

6.5. Өйдә саклык чаралары

Ислам йокларга ятыр алдыннан түбәндәгеләрне эшләргә куш:

1.Барлык ишекләрне бикләргә;

  1. Ризыкны һәм сулы савытларны капларга.

Газ аппаратлары кебек барлык ут чыганакларын сүндерергә