Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Өстәл янында

4.1. Ризык

Яхшы ризык әзерләү өчен игътибарны чисталыкка, пөхтәлек­кә һом азыкның сыйфатына һәм ашның төрлелегенә нисбәттә чамасын белүгә юнәлдерергә кирәк.

  1. Ризык фәкать рөхсәт ителгән компонентлардан тына әзер­ләнергә тиеш, Дуңгыз ите, алкоголь, дуңгыз итеннән алынган желатин, алкогольле таглы ризыклар, Исламча суелмаган тер­лекләр, бакалар, еланнар — болариың барысы да харам, һәм алар кулланудан читкә этәрелергә тиешләр.

  2. Мөселман булмаган кешеләрнең савыт-сабасыннан файда­ланыр алдыннан аны бик яхшылап юарга кирәк, чөнки чисталык һәм азык мәсьәләсендә мөселманнар башкаларга караганда башкачарак карашта торалар.

  3. Шулпаны бераз күбрәк әзерләргә тәкъдим ителә, чөнки бу күбрәк кешене туендырырга ярдәм итә. Яшелчәләрдән кабак тәкъдим ителә, чөнки бу — ризыкны күбәйтүнең һәм күбрәк ке­шене туендыруның экономияле юлы.

  4. Әгәр кем дә булса суган яки сарымсак ярата икән, аларны ашарга була, әмма чи килеш ашау яхшы түгел, чөнки бу вакыт­та алардан тирә-юньдәге кешеләргә начар ис килә.

  5. Алтын яки көмеш аш-су приборлары куллану рөхсәт ител­ми. .

  6. Сөт һәм бал — иң яхшы ризыклар. Иң яхшы ит булып терлек сырты ите санала,

  7. Иң яхшысы — ризыкны идәнгә утырып ашау, бу тыйнак­лык билгесе булып исәпләнә.

Исламда өстәлнең ничек бизәлүе төрле мәдәниятләргә ка­рап аерыла. Мөселманнарның өстәленә чисталык, гадилек һәм чаманы белү хас. Матурлык та тәкъдим ителә торган сыйфат­ларга керә, әмма моңа, еш кына Көнбатышта булганча, күн ва­кыт сарыф ителергә тиеш түгел. Ризык үзмаксат итеп түгел, ә туклану чарасы итеп карала.

  1. Ашау алдыннан

  1. Ашарга утырганда мөселман Аллаһыга буйсынырга, Анык рәхимлекләрен исенә төшерергә тиеш. Утырышуның әллә нинди формалары булмаса да, тыйнаклылык саклау бик мөһим.

  2. Мөселман чалкан яки корсагына яткан килеш ашамаска шеш, шулай ук йөргәндә һәм басып ашаудан сакланырга кирәк.

  3. Ашаганда мөселман дөрес утырырга, анышмаска, мендәр­гә яки кулга таянмаска тиеш.

  4. Ашаганда ризыкның артыгын ашаудан һәм күп вакыт са­рыф итүдән сакланырга кирәк.

  5. Ашаган вакытта үзен дөрес тотмаган, мәсәлән, сул кулы белән ашаган, ямьсез сүзләр әйткән, тәлинкәнең башка кеше ягыннан ашаган кешеләргә бу хакта ачык акларлык итеп тө­шендерергә кирәк.

  1. Өстәл янында дөрес гадәтләр

  1. Качып-посым ашау өчен бернинди сәбәп тә юк. Иң яхшы­сы — гаилә белән бергәләп ашау, чөнки, мөселманнар ышанган­ча, гаилә гомуми тәлинкәдән ашаганда, ризык тәмлерәк була.

  2. Әдәпле кешеләр, башкалар — байлар яки ярлылар, яшь­ләр яки картлар белән бергә ашаудан чирканмыйлар.

  3. Зарарлы булмаган һәм кимчелекләре башкаларда чирка­ну хисе тудырмаган очракта кнмнелекләре булган кешеләргә сә­ламәт һәм акыллы кешеләр белән бергә ашарга рөхсәт ителә.

  4. Кулларны ашау алдыннан да, ашап туйгач та юарга кирәк.

  5. Кайнар ризыкны алырга һәм йотарга ашыгырга ярамын Ик яхшысы аның бераз суынганын көтү. Ризыкны суыту өчен аңа өрергә ярамый.

  6. Ашар алдыннан мөселманнар «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» (Рәхмәте һәм мәрхәмәте чиксез булган Аллаһының исеме белән) дин әйтергә тиешләр. Аннары «Аллаһумма бәрик ләнә фимә разәктәнә үә кыйнә газабәннәр» (Ий Раббым, безнең ризыгыбызны бәрәкәтле ит һәм безне Җәһәннәм утыннан сакла) дин әйтергә мөмкин

  7. Әгәр мөселман ашау алдыннан Аллаһыны искә алырга оныта икән, ул ашаган вакытта «Бнсмилләһи, аууалуху вә ахый рух|у» (баштан һәм ахырдан Аллаһы хакына) дип әйтергә тиеш

  8. Бер генә төркемнең Аллаһыны искә алып ашый башлавы гына җитми. Аллаһыны искә төшерү һәркемнең бурычы булыс тора.

  9. Ризыкны тәлинкәнең бар ягыннан да алырга ярамый, үз ягыңнан гына алырга кирәк. Әмма тәлинкәдә җимешләр һәм хөрмә икән, зларны теләсә кайсы якган сайлап алырга ярый.

  10. Әгәр мөселман ашап утырган вакытта намаз вакыты җитә икән, ул ашаганда намаз вакытын уздырып җибәрү куркыны­чы булмаган очракта ул ризыгын ашап бетерергә тиеш, ана ашап бетергәнче үк намазга ашыгырга ярамый. Бу тәкъдимнәр­нең максаты — аңа намазда бөтен барлыгын бирү, һәрдаим ашау турында уйласаң, моңа ирешү кыен.

  11. Кашыктан файдаланып, уң кул белән генә ашарга кирәк. Ә инде кашык белән ашау уңайсыз булса, алдан бик яхшылап юып, уң кулның өч бармагы белән ашарга кирәк.

  12. Ашыкмыйча һәм комсызланмыйча ашарга кирәк.

13. Әгәр ашый торган кешегә ризык ошый икән, ул үзенең хуплавын яки соклануын белдерә ала, ә инде алай түгел икән, җул канәгатьсезлеген сиздермәскә, тәнкыйтьләмәскә, ризасызлык күрсәтмәскә тиеш. Иң ахыр чиктә инде ул: «Минем моны ашый­сым килми» яки «Мин мондый ризык ашамыйм» дин әйтә ала.

  1. Бер үк вакытта салкын һәм каннар ризыклар ашарга ки­ңәш ителми, чөнки моның тешләр һәм ашказаны өчен зарарлы булуы мөмкин.

  2. Сөйләшү жиңелчә генә булырга, бер-береңне котыртыр­лык булмаска тиеш, бәхәсләшергә, ямьсез сүзләр кулланмаска кирәк, чөнки боларның башкаларның кәефен җибәрүе ихтимал.

  3. Әгәр ашаган вакытта ризык авызыңнан төшеп китсә, аны тиешенчә чистартып ашарга тырышырга кирәк, чөнки әрәм-шә­рәм итү тыела. Сөякләрдә зур кИсәк итләр калдыру да әрәм- шәрәм итүгә керә.

  4. Авызын тулы ризык белән сөйләшү әдәплелеккә керми.

  5. Ашаган вакытта кешеләрне сәламләү рөхсәт ителә, әмма аларның кул бирешүе әдәплелек түгел.

  6. Мөселман артык күп ризык ашарга тиеш түгел. Ашказа­ны тулганчы ук ашаудан туктарга кирәк. Убырлык мөселман­нар гадәте түгел.

  7. Ашаганнан соң ул йокларга яту әйбәт түгел.

  8. Файдаланылмаган ризык тәлинкәдә калырга тиеш түгел.

  9. Ашап бетергәч, мөселман ризык өчен Аллаһыга: «Әлхәмдүллиләһи лләзи, әтгәмәнә вә сәкана вә җәгәләнә минәл мөслимин»—дип рәхмәт әйтергә тиеш (Безгә ризык, су биргән һәм безне мөселман иткән Аллаһыга барча мактауларыбыз булсын).

  10. Ашаганнан соң куллар һәм авыз юылырга тиеш. Симез, майлы ризык ашаганнан соң кулны юу аеруча мөһим. Ашаган­нан сон тешләрне теш щеткасы ярдәмендә калдык ризыклардан чистартырга кирәк. Бу сәламәтлеккә файдалы.

  11. Әдәплелек балаларның ата-аналарыннан, ә хуҗаларның кунаклардан алда ашый башламауларын таләп итә. Ислам принципларының берсе — өлкәннәргә хөрмәт.

25 Әгәр азыкка яки эчемлеккә чебен килеп төшә икән, анышунда батырырга, аннары алып ташларга кирәк. Болай эшләү­нең файдасы җентекләп хәдистә китерелә. Анда, һәр чебеннең бер канатында авыру, икенче канатында шуңа каршы дару була,

дип әйтелгән.

26. Мөселман уз йортыннан читтә, ул ашый торган барча ри­зыкның хәләл булуына инанырга тырышырга тиеш.

26. Әгәр аш янында озак утырырга мәҗбүр итә икән, аша­ганда газечалар һәм корреспонденцииләр укырга кирәкми.

4.4. Эчемлекләр

1. Исертә торган эчемлекләрнең барлык сортлары һәм төр­ләр»: тыела.

  1. Алгым һәм көмеш савытлардан эчү тыела. Башка барлык төр савытларны файдаланырга ярый.

  2. Эчемлекләр, аеруча су чиста булырга, алар салына торган

савытлар, аеруча төнгә, ябылырга тиеш.

  1. Эчәр алдыннан, эченә берәр нәрсә төшмәдеме икән, дип савытны тикшерергә кирәк.

  2. Эчкәндә сул кулны түгел (моңа ихтыяҗ булмаган очрак­та), ә уң кулны файдаланырга кирәк.

6. Эчәр алдыннан «Бисмнллоһир-рахман-нррахим» (Рәхмәте һәм мәрхәмәте чиксез булган Аллаһының исеме белән) дип Аллаһыны искә алырга кирәк.

7. Турыдан-туры шешәнең, кувшин, күн капчыкның авызын­нан эчмәскә тырышырга кирәк.

8.Читләре кителгән чынаяклар кулланмаска кирәк.

9.Эчкәндә савытка суларга, комсызланып эчәргә ярамый. Чынаякны читкәрәк этәреп, сулыш алып, аннары тагын эчә баш­ларга кирәк.

10. Әгәр кеше елгадан, чишмәдән яки җыелган урыннан су эчә икән, корсагына ятып, авызы белән чөмермәскә, ә бәлки, ал­дан яхшылап юып, куллары белән эчәргә тиеш.

11. Чынаяктан яки стаканнан акрын гына, ашыкмыйча эчәр­гә киңәш ителә. Эчкәндә, савытны читкәрәк этәреп, сулыш алырга кирәк. Сыеклыкны өч өлешкә бүлеп, бу эш өч тапкыр кабатлана. Шулай эшләгәндә сусау яхшырак басыла, эчкәнен бәрәкәтлерак һәм шифалырак була.

12. Беркем дә баскан килеш, ярымятып һәм ятын эчәргә ти­еш түгел. Әгәр инде фонтаннан эчәргә туры килсә, үзеннән-үзе аңлашылганча, баскан килеш эчәргә туры килә

13.Эчен бетергәч, мөселман Аллаһны данларга һәм Аңа хөрмәтен белдерергә тиеш. Сөт эчкәч ул Аллаһыпы: «Аллаһуммә бәрик ләнә фихи вә зилне минху»—дигән аерым сүзләр бе лән хөрмәтләргә бурычлы. Бу сөтнең аеруча файдалы булганы өчен шулай эшләнә.

  1. Берничә кеше эчкәндә, беренче булып уң якта торган ке­ше эчәргә тиеш, ягъни савытны уңда торган кешегә бирергә ки­рәк.

  2. Әгәр бер кеше берничә кешегә ризык бүлә икән, хәтта үзенең сул ягында өлкән кеше утыруга да карамастан, ул ун яктан өләшә башларга тиеш. Өстенлек һәрвакыт уң яктагы ке­шегә бирелә. Эчемлекне уң кул белән бирергә кирәк.

  3. Берәр кеше мөселманга эчәргә тәкъдим итә икән, ул ана рәхмәт әйтергә һәм Аллаһыдан ана яхшылык кылуын сорарга тиеш.

  4. Әгәр кеше майлы яки шикәрле берәр нәрсә эчә икән, чис­талык һәм Сәламәтлек максатыннан чыгып, ул соңыннан авызың чайкарга тиеш (әйтик, сөт эчкәннән соң).

  5. Кайнар эчемлеккә өрергә ярамый, иң яхшысы, аның суы­нуын көтәргә кирәк.

  6. Әгәр савыттан эт эчкән икән, ул савыт җнде тапкыр су белән, шуларның берсе, әгәр мөмкинлек булса, ком (балчык) яки сабын белән юылырга тиеш. Болай эшләү эт селәгәен бете­рү өчен кирәк (бу башка хайваннарга кагылмый)

5 Б Ү Л Е К