Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать
  1. Йокларга әзерләнү

Әзерләнү өчен кирәкле нәрсәләр:

  1. Йокы алдыннан мөселман үзен җиңеләйтергә тиеш.

  2. Тәһарәт алганнан соң гына йокларга ятарга тәкъдим ителә.

Тулы корсак белән йокларга ятарга киңәш ителми йокы вакыты:

  1. Ястү намазын калдырмас өчен, аның алдыннан йокларга ятырга ярамый.

  2. Көннең намаз вакыты җиткән бер вакытында йокламаска тырышырга кирәк. Иң элек намаз укырга, аннары гына йоклар­га кирәк.

  3. Мөмкинлеге булган кешеләргә өйлә намазы белән икенде намазы арасында йокларга киңәш ителә. Бу күзләргә һәм тән­гә ял итәргә, көннең калган өлешендә эшләр өчен хәл җыярга ярдәм итә.

  4. Әгәр мөселманның бер-бер эше юк икән һәм ул кунаклар кабул итми икән, ул ястү намазыннан соң ук йокларга ятырга тиеш. Шулай иткәндә ул әйбәт ял итәчәк, таң белән үк торачак Һәм көнне файдалы үткәрәчәк.

Карават:

1. Карават ясалышы һәм күренеше белән гади булырга ти­еш. Ул бик үк уңайлы да, бик үк уңайсыз да булмаска, кирәкле ялны тәэмин итәрлек дәрәҗәдә уңайлы, әмма ялкаулыкка ки­термәскә тиеш.

  1. Тыйнаклык йөзеннән, карават идәннән артык биек бул­маска тиеш.

  2. Карават тәннең бер өлеше кояшта, икенче өлеше күләгә­дә кзлырлык итеп урнаштырылмаска тиеш.

  3. Иминлектә булу бик тә мөһим, шунлыктан авыру, һөҗүм иту, янгын очракларында ярдәм итәргә килергә мөмкин булма­ган яхшы стеналарсыз, яшерен урыннарда йокламаска тыры­шырга кирәк.

5. Якында бәдрәф булмаганда, мәсәлән, авыл җирләрендә, карават астында сию өчен махсус савыт тоту тыелмый. Бу бигрәк тә авырулар һом картлар өчен файдалы.

  1. Йокларга ятканда

Мөселман түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:

  1. Матрац һәм мендәрләрне тикшерергә, аларда зарарлы бөҗәкләрнең юклыгына ышанырга һәм, булган очракларда, алардаи котылырга.

  2. «Бисмилләһир-рахмән-иррахим» дип әйтергә.

  3. Ук якта йокларга, сул якта йокламаска тырышырга.

  4. Беркайчан да корсакны аска куеп йокламаска.

  5. Үзенне йоклатырга тырышмаска. Йокы табигый рәвештә, тән теләгән вакытта килергә тиеш.

  6. йоклап киткәнчегә кадәр Аллаһыны искә төшерергә. Бу сезгә йомшанырга һәм үткән көннең кыенлыкларын, проблема­ларын онытып торырга ярдәм итәр.

  7. йокыны аның тон өчен зарурлыгыннан чыгып җайга са­лырга, артыгын да, кимен дә йокламаска.

  1. Уяну вакыты.

  1. Яктырганда уянырга кирәк. Шулай эшләгән кешеләр көн буе үзләрен яхшы хис итәләр.

  2. Яна көнне, алдагы көннең ахырындагы кебек үк, Алла­һыны искә алып, Ана рәхмәтләр әйтеп һәм данлап башларга кирәк.

  3. Төнлә уянгандагы кебек үк, иртәнге намаз өчен тәһарәт алу алдыннан тешләрегезне уеш щеткасы яки теш таягы (мисвәк) белән чистартыгыз.

  4. Әгәр якында агымсу юк икән, кулыгызны сулы савытка тыгар алдыннан ана су коярга кирәк, чөнки кеше төнлә анык кулы нәрсәләргә кагылганын белми.

  1. Төш һәм саташулар

  1. Булмаган төшләрне сөйләү — гөнаһ. Ислам ялганның бар­лык төрләрен кире кага.

  2. Әгәр мөселман төшендә үзенә ошаган нәрсәләрне күрә икән, ул бу төшен үзенә ошаган кешеләргә генә сөйли ала. Әгәр дә инде ямьсез төш күрә икән инде, ул Аллаһыда әлеге явыз­лыктан һәм шайтаннан котылу эзләргә тиеш.

  3. Төшләрегезне дусларыгызга ҺӘм дөрес юраучыларга гына сөйләгез.

  4. Төшләр башкаларга түгел, ә бәлки аларны күргән кеше­ләр өчен генә. Әгәр мөселман төшендә Пәйгамбәрне (с. г. с.) күрсә яки аннан күрсәтмәләр һәм киңәшләр алса, ул бу төшек башкаларга сөйләмәскә тиеш. Ислам камил һәм бернинди төш­ләр дә Ислам өйрәтүләре булып тора алмыйлар.

2.7. Үзеңне җиңеләйтү (бушату)

Моның өчен дөрес дип исәпләнгән урын — махсус корылма яки ишек артындагы шул максатка җайланган «бәдрәф».

Түбәндәге кагыйдәләрне тотарга кирәк:

  1. Мөселман бәдрәфкә «Бисмилла, Аллаһуммә әгүзе Аллаһы» (И Аллаһы, мин һәртөрле явызлыклардан сина омтылам) днп әйтеп, сул аягы белән атлап керергә тиеш.

  2. Беркем дә бәдрәфкә төркем белән йөрмәскә тиеш, яшерен урыннарны башкаларга күрсәтергә-ачарга ярамын. Гадәттә ир­ләр бәдрәфендә ирләр янәшә торалар бер писсуарга сияләр. Мондый писсуарлар арасында күренми •(орган бүлемнәр эшләр гә кирәк.

  3. Бәдрәфкә төрелмәгән азык белән керергә ярамын. Бу тән­не пычраклыктан саклау һәм микроорганизмнарның таралуына юл куймау өчен кирәк.

  4. Бәдрәфкә кергәнче үк чишенергә ярамый. Максимум ке шеләрдән яшеренү һәм әдәплелек күрсәтү кирәк.

5. Ахырдан чистарыну таләп ителә. Моны кече ихтыяҗдан соң су беләк юынып һәм олы ихтыяҗдан соң бәдрәф кәгазеннән файдаланып, аннары су белән юынып эшләргә була.

  1. Үзеңне бушатканда һәм юынганда уң кул белән эшләмәс­кә киңәш ителә. Ислам күзлегеннән караганда, уң кулдан аша ганда, эчкәндә, Коръән тотканда һ. б. файдаланалар һәм их­тыяҗны үтәгәннән соң юынганда, сеңгергәндә һ. б. уң кулны файдаланмаска кушыла.

  2. Гәрчә пычракларның тәнгә һәм киемгә эләкмәве турында кайгыртырга һәм соңыннан аларны юарга кирәк булса да, ар­тык шикләнеп, вакчыллык күрсәтү белән шөгыльләнмәскә ки­рәк.

  3. Мөселманга үзенең оят җирләрен һәм аннан ни бүленеп чыгуын карау ярамый.

  4. Мөселман үз йомышларын Кыйблага карап үтәргә тиеш түгел. Шулай ук Кыйблага арка белән дә борылырга ярамый, шунлыктан бйшка ике юнәлештә борылырга кирәк. Бу кагый­дәне бәдрәфтә дә, ачык һавада да үтәргә кирәк.

  5. Кече ихтыяҗны үтәү өчен иң уңайлы поза кеше чүгәләп утырган поза исәпләнә, әмма чүгәләп утыру читен икән (мәсә­лән, карт кешеләргә), басып тору да тыелмый.

  6. Чыннан да бик кирәге юк икән, йомышыңны үтәгәндә сөйләшү үзеңне исламча тотмау булып исәпләнелә. Шулай ук бу вакытта уку да хупланмый.

  1. Йомышын үтәгәндә мөселманны кем дә булса сәламли икән, ул аңа үз эшен бетермичә җавап бирмәскә тиеш. Бәдрәфтән чыккач ул гафу үтенергә һәм сәламгә җавап бирергә тиеш. Кеше бәдрәфтән үзенең тәнен тулысынча һәм дөрес кап­лаганнан соң гына чыга ала.

  2. Мөселман үзе юынган урында ук кече йомышын йомыш­ламаска тиеш.

  3. Мөселман бәдрәфтән уң аягы белән атлап һәм «Гуфранәкә» (И Тәңрем, безне ярлыкачы) сүзен әйтеп чыгарга тиеш.

Ачык һавада

Мөселман уз йомышын бинадан тыш, әйтик, урманда, чүлдә һ. 6 йомышлаганда, үтәргә бурычлы билгеле бер кагыйдәләр бар:

1. Моны тын (акмый торган) суга, юлдагы күләгәдә яки кешеләр йөри торган урыннарда, теләсә нинди җәнлекнең яшәү урыны булуы ихтимал булган чокырга, шулай-ук җилдә эш­ләргә ярамый. Ислам өйрәткәнчә, «үзеңә дә, башкаларга да зы­ян салма» дигән принцип белән эш итәргә кирәк.

  1. Үзеңне капларга, шәрә килеш сине беркем дә күрми тор­ган урынга китәргә кирәк.

  2. Үзең пычрану яки киемеңне пычрату ихтималы булган каты җиргә чүгәләмәскә тырышырга кирәк.

2.8. Күрем күрү һәм бала табу

Күрем күрү һәм бала табу — һәр хатынның тормышындагы гадәти вакыйга, һәм алар үз тормышларының гадәти агымын чикләргә тиеш түгелләр. Бу ике халәттә чакта хатын-кызга бер­ничә чикләү билгеләнә:

  1. Гыйбадәт кылуда катнашу, ураза тоту, Коръән уку һәм мәчеттә булу тыела.

  2. Хәтта хаҗ кылучы хатын-кызга да Кәгъбә тирәли йөрү шулай ук тыела. Кәгъбә тирәли йөрүдән тыш, алар хаҗның барлык йолаларын үти алалар. Шундый ук чикләү мәние ки­теп пычранган ирләргә дә билгеләнә.

  3. Ире аны кочаклый, үбә, иркәли ала, әмма җенси мөнәсә­бәт тыела.

  4. Күрем күрү вакыты бетеп килгәндә хатын-кыз ураза тота ала, әмма ул намазны фәкать тулысынча юынганнан соң гына укый ала.

  5. Юынганнан соң ул Рамазан аенда кичектергән ура­за көннәре өчен ураза тота, әмма бу укылмый калган намаз­ларга кагылмый.

  1. Күрем күргәннән соң яки бала тапканнан соң бөтен тәнне һәм чәчне тулысынча юу һәр мөселман хатын-кызының бурычы булып исәпләнә. Мускус (яки мускус булмаганда башка исле­май) кулланырга киңәш ителә. Юынганнан соң ул күрем күрү һәм бала табу вакытында тыелган барча эшләрне эшли ала. Ьу вакытларда ир хатынына нормаль мөнәсәбәттә булыр­га тиеш.

  2. Әгәр гыйбадәт кылу мәчеттә булмаса, күрем күргән вакы­тында хатын-кызга бәйрәм намазларында катнашырга ярый, әмма аларга кушылырга ярамый.

2.9. Ирләрнең мәние китеп пычрану халәтләре

Төшендә яки мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә, я булмаса башка бер сәбәп белән мәние китеп пычранган ир ничек кенә булса да тизрәк юынырга тиеш. Мондый, пычранган халәтендә, тулысынча юынганга кадәр, ул намаз укый, Коръән укый, Кәгъ­бә тирәли әйләнә һәм мәчеттә була алмый.

Шул ук кагыйдәләр җенси якынлык нәтиҗәсендә мәни бе­лән пычранган, шулай ук ир аның белән ятып, үзе җибәрә ал­маган хатынга да кагыла.

3 Б Ү Л Е К