Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Исламча үз-үзеңне тотышның принципиаль кагыйдәләре

Мөселманның көне мөселман булмаган илләрдәгенекеннэн нык аерыла. Ул бик ирто башлана (иртә намазыннан соң ук) һәм иртә тәмамлана (ястү намазыннан соң). Чөнки мөселман­нар ай календареннан файдаланалар, даталар кояш буенча тү­гел, ә ай буенча билгеләнәләр, айлар да ел фасылларына мө­нәсәбәттә исәпләнә. Мөселман өчен вакыт бик кадерле һәм ул аны бик акыллы файдаланырга тиеш. Җитди проблемалар һәм кыенлыклар биш вакыт намаз хакына артка кичектерелеп торыла, ә ул намазларны уку әлеге проблемаларның киеренкеле­ген киметә, чөнки алар Ислам кушканча дөрес тәртипкә салына. Ислам мөселманның үз-үзен тотышына ул уянганнан алып йо­кыга талганчыга кадәр йогынты ясый. Әлбәттә, әлеге йогынты төрле дәрәҗәдә була, әлеге төрлелекне биш категориягә бер­ләштерергә була:

  1. Рөхсәт ителгәннәр — күпчелек эшләр шушы категориягә

эләгә.

  1. Тәкъдим ителгәннәр.

  2. Хупланмый торганнар һәм начарлар.

  3. Мәҗбүриләр.

5 Тыелганнар.

Шунысын билгеләп үтү кызыклы, кешенең кайбер эш-гамәлләре генә мәҗбүриләргә һәм тыелганнарга керәләр. Бу биш ка­тегориянең бүленеше бик сыгылмалы. Бер хәлләрдә тыелган нәрсәләрнең икёнче бер очракта рөхсәт ителүе яисә мәҗбүри үк булуы ихтимал. Мәсәлән, мөселманнарга дуңгыз ите ашарга ярамый. Әмма әгәр дә мөселман үлем хәлендә икән һәм аша рына дуңгыз игеннән башка нәрсә юк икән, аңа бу очракта дуңгыз итен ашау рөхсәт ителә. Мөселманнарның уз үзләрен то­тышын ндарә итүче төп кагыйдәләр юктан гына уйлап чыгарыл­маган; алар Коръәннән һәм Пәйгамбәр (с. г. с.) Сөннәтеннән килеп чыгалар; аларнын нкесе дә илаһи рухлану нәтиҗәсе һәм Аллаһының кешеләргә күрсәткән мәрхәмәтлелеге булып торалар.

Гәрчә җенси өлгергәнгә кадәр Исламга иярү мәҗбүри булмаса да шуңа да карамастан, балаларның Ислам атмосфера­сында үсүләре хуп күрелә, бу исә соңыннан Ислам кушканнар­ның барысын да үтәүне җиңеләйтәчәк.

Тормышның төрле аспектларында Ислам гадәтләренең прин­ципиаль характеристикалары һәм кагыйдәләре түбәндәгечә күр­сәтелә ала:

  1. һәрвакытта диярлек мөселман үзенең барлык эш-гамәлләрен ашыкмыйча гына уйларга тиеш. Мөселйан теге яки бу эшнең ничек барып чыгачагы турында уйланырга тиеш. Барып чыгарлык икән, әлеге эшкә алынырга, юк икән, алынмаска тиеш.

  2. Барлык эшләрдә мөселман игелекле һәм йомшак күңелле булырга тиеш.

  3. Чисталык һәм тәннең, киемнең һәм тормыштагы урынның һ. б. чисталыгы мөселман тормышының иң мөһим характеристи­каларыннан берсе булырга тиеш.

  4. Матурлык, нәфислек һәм пөхтәлек мөселман өчен бик тә әһәмиятле. Боларга һәрвакыт омтылырга кирәк.

5. Ислам өйрәтүенчә, чын күңелдән башкарылган яхшы эш шул сыйфат белән бизәлә, ә оятсызлык эштәге яхшылыкны юк­ка чыгара,

  1. Мөселманнарның барлык эшләрендә дә аларның тәкәб­берлеге түгел, ә кешслеклелеге чагылырга тиеш.

  2. Мөселманнарга аның үзенә һәм башкаларга физик, акыл яки әхлак ягыннан зыян китерүе ихтимал булган барлык эш­ләрдән ваз кичәргә кушыла.

  3. Кирәксез сүз боткасында катнашуга караганда дәшми торуың әйбәтрәк.

  4. Мөселман башкаларга, башкалар аның үзенә ничек кара­ганнарым теләгән кебек үк карарга тиеш. Чөнки кешеләргә ях­шы мөнәсәбәт булмаса, яхшы гадәтләр дә була алмый.

  5. Мөселманнар үзләре эшли алмаган нәрсәләрне беркайчан да башкаларга эшләргә әмер бирергә яки сорарга тиеш түгел­ләр.

  6. Алганда һәм биргәндә, кул кысканда, ашаганда, эчкән­дә, барганда һ. б. уң кулны (аякны) файдаланырга тәкъдим Ителә. Ә сул кулны бәдрәфтән соң чистарыну кебек эшләрдә файдаланырга киңәш ителә.

  7. Азык, су һәм кием-салым алуның тәккәберлск һәм мнн- минлек аркасында алынуына гол кую рөхсәт ителми. Әрәм-шә­рәм итүгә корылган тормыш — әшәке тормыш.

  8. Гәрчә әрәм-шәрәм итү гаепләнсә дә, бу әле мөселман­ның акчасы булмаска Һәм ул тормышның ләззәтен татымаска тиеш дигәнне аңлатмый. Кешеләр Аллаһының рәхимлеген кү­рергә тиешләр.

  9. Юмартлык яхшы сыйфат булып санала.

  10. Рәхәтлектә үтәме ул, әллә кыенлыклар беләнме, мөселманның тормышы Аллаһыга рәхмәт укып үтелергә тиеш. Мөселман түземлелек һәм батырлык белән Аллаһыга рәхмәт укырга тиеш.

  11. Мөселман һәрвакыт өмет белән яшәргә тнеш.

  12. Мөселман һәрвакыт уртача булырга, табигый булырга тиеш. Табигый булмау һәм арттырып җибәрү рөхсәт ителми.

  13. Мөселман үзенә азыкны үзе эзләргә тнеш, ул башка мөселманнарга ярдәм сорап, бу чыннан да зарури очракларда гына мөрәҗәгать итә ала.

  14. Теләсә нинди ят мәдәнияткә һәм дингә иярергә тырышу тыела.

  15. Кешеләргә буйсыну, аларның боерыклары һәм теләклә­рен үтәү Исламга каршы килергә тиеш түгел. Әгәр кеше сайлау алдында кала икән, ул Исламга өстенлек бирергә тиеш.

  16. Җенесләрнең аерымлылыгын саклау бик мөһим. Кием­дә, йөрештә ирләргә хатын-кызга, ә хатын-кызларга ир-атларга охшарга тырышу тыела.

  17. Мөселман сыйфатларының иң мөһимнәреннән берсе ке­ше һәм бөтен җәмгыять тормышында тигезлеккә һәм гармония­гә илтүче тәртиплелек булырга тиеш.

  18. Сыгылмалылык һәм түземлелек тә Ислам әдәбенең сый­фатларыннан саналалар. Кинрәк итеп аңлатканда, әгәр алар цивилизациялр, башкаларга хөрмәт белән караулы, кешеләргә һәм бөтен җәмгыятькә зыян китерми торган, начар һәм тыел­ган категорияләргә кермиләр икән, уз-үзеңне тотышның теләсә кайсысы кабул ителә.

2 БҮЛЕК

ТӘННЕҢ ВАЗИФАЛАРЫ

2.1. Төчкерү

Ислам төчкерүне Аллаһының хәерхаһлыгы дип карый. («Төч­керү — күкрәк куышлыгы мускулатурасының һәм йоткылыкның рефлектив спазмы ул, нәтиҗәдә һава борын аша куыла. Йөтке­рү вакытында һава авыздан куылган шикелле үк, төчкерү реф­лексы сулыш алуның саклаучы механизмы булып тора»).

  1. Мөселман төчкерүне тыярга һәм аңа каршылык күрсә­тергә тырышырга тиеш түгел: бу — сәламәт функция. Теләсә нинди очракта да без үз ихтыярыбыз белән төчкерә яки төчке­рүне җиңел генә баса алмыйбыз.

  2. Төчкерү алдыннан, төчкерү тавышын киметү һәм яндагы кешеләргә күңелсезлек тудырмас өчен, мөселман я читкә боры­лырга, я булмаса авызын һәм борынын кулы яки кулъяулык белән капларга тиеш.

  3. Төчкерү Аллаһының хәерхаһлыгы булып исәпләнгәнлек­тән, мөселман, Әлхәмдү-лнллоһ (Аллага барча мактауларыбыз), дип әйтергә тиеш.

  4. Төчкергән мөселман Аллаһыга мактавын белдергәннән сон, аны ишетеп торган кешеләр: «Ярхәмүкә-Аллаһ» (Бәлкем Аллаһы сиңа да хәерхаһлы булыр) дип әйтергә тиешләр. Моңа җавап итеп: «Яхдикум Аллаһ вә юслих бәлакум» (Бәлкем Ал­лаһы снка да муллык бирер) дип әйтәләр.

  5. Аллаһыдан мәрхәмәтлек теләү өч тапкыр кабатланырга мөмкин. Төчкерү күпкә китсә, моның кешенең авыруын белгер­түе ихтимал.

  1. Әгәр кеше төчкерсә, әмма Аллаһыны данламаса, ана Аллаһының мәрхәмәтен сорау ярамын.

  2. Мөселман төчкереп тә Аллаһыны данларга онытса, аның янында торган мөселманнар аңар Аллаһыны данларга тиешле­ген исенә төшерергә бурычлылар.

  3. Мөселман булмаганнар төчкергәннән соң: «Яхдикум Ал­лаһ* (Бәлкем Аллаһы сине Хакыйкать юлына чыгарыр) дип әйтелергә тиеш.

  1. Иснәү

Иснәү начар гадәт булып санала һәм аны мөмкин кадар тыярга тырышырга кирәк. Мөселман түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:

  1. Мөмкин буЛган кадәр иснәүне булдырмаска.

  2. Иснәгәндә авызны кул белән капларга.

  3. Иснәгәндә бернинди дә тавыщ чыгармаска тырышырга.