Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Ислам әдәбе һәм тәртип

Ислам гадәтләре кешене үз-үзен тотышын контрольдә то­тарга һәм акыл тавышына колак салырга өйрәтә. Алар шулай ук аны түземлелек күрсәтергә, канәгать һәм бәйсез булырга, ягъни мөмкин булганда, башкалар ярдәменә таянырга тырыш­маска өйрәтәләр. Исламда иң зур игелекләрнең берсе булып ачуыңны басу һәм үчкә үч белән җавап кайтармау санала. Пәй­гамбәр (с. г. с.) сүзләре белән әйткәндә, ачуын тыя алган кеше иң көчле кеше.

Төгәллек һәм үз-үзеңне тәртипле тоту мөселманнар өчен иң мөһим сыйфатлар буларак хөрмәт ителә, һәр көнне биш намаз уку төгәллеккә өйрәтә, ә ай буе ураза тоту үз-үзеңне контроль­дә тоту мөмкинлеге бирә. Тәртиплелек нәтиҗәләре түбәндәге­ләр:

а) чаманы белү;

б) вакытны дөрес файдалану.

Чаманы белү Ислам әдәбенең иң төп максатларынан берсе булып санала, чөнки ул тормышка башка кешеләргә хезмәт күрсәтүче кеше өчен кирәкле булган сабыр холыклылык өсти.

Вакыт кешенең Аллаһы биргән тормыш кыйммәтләрен үлчәү берәмлеге булып тора; кыямәт көнендә кешегә бирелә торган иң төп сорауларның берсе аның вакытны ничек файдалануы турында булачак. Шуның өчен дә һәр мөселман һәр минутның ннчек файдаланылуы өчен җаваплы, һәр мизгел мөселман һәм бөтен Ислам милләте мәнфәгатьләрендә файдаланылырга тиеш.

Ислам әдәбе югарыда -күрсәтелгәннәрне тулысымча үтәргә куша, моны төгәлрәк итеп түбәндәгечә аңлатып була:

  1. Мөселманның тормышы кояш чыкканчы ук башланырга һәм төнге (ястү) намазыннан соң ук тәмамланырга тиеш.

  2. Фәкать бер максат — вакыт уздыру өчен генә кешеләр бе­лән очрашу хупланмый. Гәрчә мөселманнарга еш очрашырга кушылса да, алар бу вакытта файдалы мәсьәләләрне тикшерер­гә тиешләр.

  3. Ашаганда артык вакыт әрәм итмәскә тырышырга кирәк.

  4. Мөселманнан сүзен үлчәп сөйләү таләп ителә. Озакка су­зылган сөйләшүләр һәм юкны бар итеп сөйләшүләр зарарлы гадәт булып исәпләнәләр һәм вакытны сарыф итү дип карала­лар. Еш кына очракларда дәшми калу хәерлерәк.

Кешенең иминлеге турында

Инде искә алынганча, Ислам кешегә иминлек алып килә. Түбәндә берничә мөһим кагыйдә китерелә.Әгәр үз-үзеңне бил­геле бер тотыш бу максатка ирешергә ярдәм итсә һәм Исламга каршы килмәсә, ул Ислам әдәбе дип исәпләнелэ ала. Менә ул тәкъдимнәр:

  1. Йокларга ятар алдыннан һәркем ишекләрнең яхшылап ябылганлыгына, азык һәм су салынган савытларның капланып куелганлыгына һәм ут чыганакларының барысының да сүнде­релгән булуына ышанырга тиеш.

  2. Саклый торган стеналары булмаган түбәләрдә һәм кискен хәлләрдә беркем дә ярдәмгә килердәй булмаган аерым урын­нарда йокламаска тырышырга кирәк. Зарарлы бөҗәкләр юкмы икән, дип, матрас һәм мендәрләрне тикшерергә кирәк.

3. Савыттан су эчәр алдыннан анда берәр зарарлы нәрсә юкмы икәнлегенә ышанырга кирәк.

  1. Ялгызын, гына түгел, ә төркем белән сәяхәт итү мәгъкуль­рәк. Хәрәкәт итү чараларын башка кешеләргә комачауларлык, зыян китерерлек яки мәшәкать тудырырлык итеп калдырмаска кирәк.

  2. Аяк киемен кияр алдыннан төнлә яки киелми торган ва­кытта аның эченә зарарлы бөҗәкләр кермәдеме икән дип тик­шерергә кирәк.

  3. Кайбер җәнлекләр кеше өчен зарарлы, шуңа аларны үте­рергә кирәк (әгәр алар чынлап та зыян салсалар), мәсәлән, чаяннарны, тычканнарны, еланнарны.