Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Ислам әдәбе һәм хатын-кызның хәле

«Европа әле Караңгылык Гасырында яшәгәндә һәм, хатын- кыз кешеме ул, түгелме, дип хатын-кыз табигате турында бә­хәсләшкәндә, Ислам инде ир-атның һәм хатын-кызның уртак чыганагын һәм бердәй асылын, Аллаһы һәм җәмгыять каршын­дагы тигезлеген, яхшы һәм начар эшләре өчен бер үк дәрәҗә­дәге бүләкләргә һәм җәзаларга вәгъдәсен игълан итте. Ислам кануннары һәр ике җенес вәкилләренә каратада да бер үк дә­рәҗәдә гүзәл һәм гадел. Ислам кушканча, хатын-кыз милеккә һәм үз мөлкәтен идарә итүгә хокуклы. Ул аны арендага бирер­гә, васиять итәргә һәм аннан теләсә нинди файда алырга хокуклы» (М. Котб, «Ислам һәм динне аңламау»). Гәрчә хатын-кыз­ның төп урыны өй булса да, ул финанс эшләре белән шөгыль­ләнә, сата һәм сатып ала, бурычка бирә һәм бурычка ала, сак­ларга сала ала һ. б. Төрле хокукый мәктәпләрдә мондый эш­ләрне башкаруда хатын-кызлар барлык хокукларга ня булып саналалар.

Ислам хокукы күзлегеннән караганда, алкоголь куллану, иргә яки хатынга хыянәт итү, диннән ваз кичү яки үтерү кебек җинаятьләр өчен җәза биргәндә ирләр белән хатын-кыз арасын­да аерма юк. Хатын-кызлар үз карашларын ирекле бәян итә һәм кияүгә чыгу тәкъдимен кире кага алалар.

Дөньяның кайбер өлешләрендә яшәүче бүгенге мөселман хатын-кызларының хәле хатын-кызларның Исламда каралган хәленә каршы дәлил яки аргумент итеп китерелмәскә тиеш. Бу мәсьәлә буенча түбәндәге кагыйдәләр ачыклык кертергә тиеш­ләр:

1. Кыз бала туу турындагы хәбәр ир бала туу турындагы хәбәр кебек үк кабул ителергә тиеш. Ислам ир бала туганда ата-ананы котлап, кыз бала туганда дәшми калуны кабул итми. Ислам кызлар турында аеруча кайгыртучанлык күрсәтүнең мөһимлеген раслый.

  1. Пәйгамбәр (с. г. с.) ирләргә хатын-кызларга карата хөр­мәт белән карарга, йомшак булырга, аларны түбән кешеләр ител түгел, үзләре белән тиң итеп карарга кушкан.

  2. Хатын-кызлар үзләренә кагылышлы мәсьәләләрне тик­шерергә тиешләр. Кияүгә чыкканда хатын-кызларның опекун­нары булу әле ул никахлашканда хатын-кызның үзе карар ка­бул итүен инкарь итми. Теләсә нинди басымнан азат булган хәлендә, бары тик хатын-кыз; тәкъдимне үзе генә кабул итә яки кире кага ала. Әгәр кыз аның теләгеннән башка ярәшел­сә, кыз моның белән килешә яки кире кага ала.

  1. Ана буларак, хатын бик тә хөрмәт ителә. Моны дәлилләү өчен Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с. г. с.) түбәндәге-сүзләрен ки­терергә мөмкин: «Җәннәт сезнең әннләрегезнең аяк астында ята». Мөселман барыннан да бигрәк әнисе турында кайгыртыр­га тиеш, ул хәтта әтидән артыграк хөрмәткә дә лаек.

  2. Кияүгә чыккан хатын-кыз үз гаиләсе фамилиясендә кала ала, ана ире фамилиясенә күчү мәҗбүри түгел. Бу хөрмәт бил­гесе.

  3. Ислам җенес аерымлыгын саклау өчен билгеле бер ка­гыйдәләр кертә, мәсәлән, кием-салымда, йөрештә ирләр хатын- кызларга яки киресенчә охшарга тырышырга тиеш түгелләр.

  1. Ислам хатын-кызларны аларның эш-гамәлләре Исламга каршы килгәнчегә кадәр Якларга куша. Ир үзенең хатынын кимсетергә һәм үз капризларына буйсындырырга тиеш түгел.

  2. Күрем күргән вакытларында хатын-кыз белән аеруча ягымлы һәм йомшак мөгамәләдә булырга кирәк. Бу вакытта хатын-кызлар, кайбер диннәрдә кабул ителгән кебек, пычрак яки гөнаһлы булып саналмыйлар.

9 Хатын-кыз вакыты-вакыты белән үз ире белән җенси мө­нәсәбәткә керергә хаклы. Әгәр дә ире аның белән мәхәббәт эшен башкара алмый икән, ул аерылышырга хаклы.

10. Яхшы хатын бу дөньяда ирләрнең булган иң әйбәт нәр­сәләреннән санала. Ир белән хатын тормышында ул гадәттән тыш мөһим роль уйный — ул йорт-җирие карап торуда һәм аның чыгымнарын җайга салуда җаваплы.

11 Ислам мөселман хатын-кызларыннан үзенең мәдәни аерымлыгын-үзенчәлеген саклауны, киемдә, аяк киемендә һ. б. мөселман булмаганнарга охшарга тырышмауны таләп нтә. Ан­дый охшарга тырышу — ачыктан-ачык көчсезлек билгесе.

12. Исламда кием-салым билгеле бер максатларга хезмәт итә, шул исәптән ул аның горурлыгын һәм намусын саклый. Ир- ат белән хатын-кыз киеменең төрле булуы аларның гәүдә фор малары аермасына һәм әлеге аермага хас җенси йогынтыга туры килә. Менә шуның өчен дә хатын-кыз иреннән яки мәхрамнарыннан (никахлашу тыелган якын туганнарыннан) башка сәя­хәт итмәскә тиеш.