Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
258.63 Кб
Скачать

Ислам әхлагы

һәм гадәтләре

I бүлек кереш

ӘДӘП — гарәп сүзе, гадәтне аңлата, моңа тәрбия, яхшы хо­лык, үз-үзеңне тота белүчәнлек, кешеләр белән аралаша белү төшенчәләре керә.

Ислам кабул ителгәннән сон үткән ике гасыр дәвамында «әдәп» сүзе этик һәм иҗтимагый әһәмияткә ия була. «Сүзнең тамыры гаҗәеп нәрсәне яки бәйрәмне аңлата. Бу мәгънәдә «әдәп», бәдәвиләрнең томаналыкларына капма-каршы буларак, тотнаклылык, хөрмәт итү, нәзэкатьлелекне аңлаткан «урбанитас» дигән латин сүзенә якын. (Ф. Габриели, «Ислам энциклопедиясенең яңа басмасы», Лондон, 1960). Шулай итеп, әдәп кайвакыт яхшы гадәтләрне аңлата. Әдәп сүзе күплек мәгънә­сендә алына. Шунлыктан Ислам әдәбе Исламда булган, аның өйрәтүләреннән һәм күрсәтмәләреннән чыгучы яхшы сыйфатлар­ны белдерә. Әлеге китапта да бу сүз әнә шул мәгънәдә кулла­нылачак.

Чыганаклар

Исламныкы булмаган төрле мәдәниятләрдә әхлак җирле шартлар белән билгеләнә һәм шунлыктан бу шартларның үзгә­рүенә бәйле. В. Г. Сумнер әйткәнчә, «кабатлана торган ихтыяҗ­лардан кешенең гадәтләре һәм төркемнең йолалары килеп чы­га, әмма бу нәтиҗәләр беркайчан да аң белән тоелмаган, алдан күрелмәгән һәм алдан билгеләнмәгән нәтиҗәләр булып тора­лар». (В. Г. Сумнер, Халыклар үткән юл).

Бу мәгънәдә алганда, Ислам әхлагы һәм гадәтләре аң бе­лән кабул ителмәгән саналмый. Алар Исламның ике төп чыга­нагыннан килеп чыга, болар—Коръән һәм Сөннәт, Пәйгамбәр­нең (Аллаһының рәхмәтләре яусын ана) эш-гамәлләре, сүзләре һәм турыдан-туры күрсәтмәләре, һәм шунлыктан алар, катгый мәгънәдә, илаһи рухлану чыганагы булып торалар.

Коръән һәм Сөннәттә барча вакытларда кешелек җәмгыя­тендә килеп туа торган проблемаларны чишү өчен кирәкле кин принциплар бар. Тормышның камил юлы буларак, Ислам икъ­тисадын, сәяси һәм дини активлыкны, шулай ук кешеләрдәге көндәлек үзгәрешләр һәм даимилек белән бәйләнешле гадәт­ләрне күз уңында тота. Ислам дини һәм хокукый әхлак беләнгенә чикләнми, ул кешегә кагыла торган дәрәҗәдә критерий һәм кыйммәтләрне, мөнәсәбәт, гадәт һәм үз-үзеңне тоту кагый­дәләрен колачлый. Тулы бер нәрсәнең өлеше буларак, Ислам­дагы гадәтләр Ислам максатларыннан килеп чыгалар һәм аның киң идеяләрен һәм кыйммәтләрен чагылдыралар.

Ислам әдәбе тулаемнан аерып каралмаска һәм кулланыл­маска тиеш. Киресенчә, аның исламның башка элементлары белән элемтәсен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Шулай ук Ис­лам әдәбендәге аерым элементларны бер-берсеннән аерып аң­латырга ярамый. Менә мисал: иртәнге намазын укырга иртәрәк торыр өчен, мөселман иртәрәк йокларга ятарга тиеш.

Ислам гадәтләренең илаһилыгы ана чын инанулык бирүче днни төсмер өсти. Әмма аның дини характеры һәр детальнең мәҗбүрилеген аңлатмый. Фактта исә билгеләнгән гадәтләр «ты­елганнан алып «тәкъдим ителгәннәргә кадәр үзгәрәләр.

Беренчесен закон яклый һәм көчәйтә, икенчесе әлеге гадәтне бозучыны, мөселманнар җәмгыятенең ризасызлыгын китереп чыгарган очраклардан тыш, бернинди формаль җәзага тартмый, Гадәтләрнең өченче төркеме шундый ки, әгәр кеше аларны сан­га сукмаса да, бу ризасызлык тудырмый. Әмма Исламның ила­һи чыганаклылыгыннан бу система катып калган, һич үзгәреш­сез икән, дигән нәтиҗә чыгарырга ярамый, Ислам кешеләр тәҗрибәсе өчен яраксыз һәм тормыш шартларында кулланып булмаган ниндидер бер нәрсә түгел Системаның асылы шуннан гыйбарәт—ул кайбер нәрсәләргә карата сыгылмалы, ә кайбер ләренэ карата катгый. Сыгылмалылык элементлары кешенең аңа Ислам мөрәҗәгать иткән һәм аның гомуми чыганаклары ның берсе булып исәпләнә алырлык фикерләүләренә салынган

Исламның төп ике чыганагы — Коръән белән Сөннәт җен текләп язылган кагыйдәләрдән тыш барлык кешегә кагыла трр ган гомуми принципларны да колачлыйлар. Алар тормышның төрле өлкәләренә — дини, иҗтимагый, икътисадый, сәяси һ. б. кагыла. Гомуми бу принципларның берсе дә тарихи үзгәрешләрга дучар булмады. Шартлар үзгәрә. Исламда каралганча яңа шартларда яңа проблемалар өчен кагыйдәләр кертү ысулы иҗтиһад белән эшләнә. Иҗтиһад Исламның асылы һәм рухы нигезендә, аның катгый төп принципларын һичсүзсез саклаган хәлдә, кирәкле нәтиҗәләр чыгару өчен бәйсез шәхси фикерләүләр куллану тәртибе булып тора. Шулай итеп, иман аша Исламны яхшы белүчеләр һәм Ислам өйрәтүләренең детальләре ярдәмендә тарихи үзгәргән проблемаларга җавап табарга мөмкин. Фактта, Ислам—кешенең натурасын һәм аның ихтыяжларын тулысынча аңлаучы система ул. Ислам тормыш чынбарлыкларын таный һәм аларга практик якын килергә тырыш. Менә шуңа күрә дә, ниндидер билгеле бер шартларга яраклаш­тырырга тырышып, Исламның гомуми принципларын кире ка­гарга яки үзгәртергә дигән максат куелмый. Исламның гадәтләренең чынбарлыгын һәм тормыш өчен яраклы булуын күрсәтү бик җиңел. Мәсәлән, Рамазан аенда ураза тоту барча мөсел­маннар өчен мәҗбүри булып тора, әмма Ислам, сәфәр йөрүнең читенлеген исәпкә алып, сәфәрдәге кешеләрне уразадан азат итә, ул бу көннәр өчен кыенлыклар беткәннән соң ураза тотарга куша. Яңа гына бала тапкан яки күрем күрүче хатыннарга, нык авыруларга карата да шулай ук. Кеше көненә биш мәртәбә на­маз укырга тиеш. Әмма мосафирга, кайбер хәдисләрдә әйтел­гәнчә, аларның кайберләрен берләштерергә, а дүрт рәкәгатьле намазны ике рәкәгатьле намазга кадәр кыскартырга рөхсәт ителә, бу каср дип атала.

Шартларга карап, Ислам гадәт детальләрен үзгәртергә рөх­сәт итә, әмма бер үк вакытта, әлбәттә, киемнең, ашау-эчүнең һ. б. төп принциплары сакланырга тиеш.

Ислам гадәтләре тормышны катлауландыру өчен канунилаштырылган ритуаллар җыелмасы түгел, ә бәлки алар көндә­лек тормышны оештыру, аңа ритм бирү, тотнаклылык һәм ачык­лык кертү өчен хезмәт итәләр.