Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Хурамшин Р. Г. Мктп тарихы Документ Microsoft Office Word.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
11.94 Mб
Скачать

Мәндән мәктәбендә озак еллар эшләп күл көчләрен салган техработниклар.

  1. Сафина Фәридә

  2. Исмагилова Вагыйзә

  3. Гимаева Фатыйма

  4. Шавалиева Фәүзия

  5. Ситдикова Гөлсинә

  6. Мухтарова Фәния

  7. Зиянгирова Әминә җыештытучылар

  8. Хазиев Сафуан

  9. Ахмаев Равил

  10. Габитов Зиннәт

  11. Якупов Фәнил

  12. Гиляҗев Мәүлетҗан

  13. Мухтаров Рәиф

  14. Ситдиков Филюс котельныйда операторлар

  15. Исламов Биктимер завхоз

  16. Нуркаев Мәҗит

  17. Хашимов Айрат автобус шоферлары

  18. Гимаев Риф инструктор

  19. Нугуманов Азат

  20. Асадуллин Валерик

  21. Гизатуллин Марат охранниклар

  22. Ситдикова Айгөл

  23. Гилязова Гөлфия поварлар

  24. Ситдиков Илфат ремонтник

Мәндән мәктәбе директорлары.

( 1945 -- 2010 нчы еллар )

Гимашев Гелметдин Ахкәм улы.

Әлшәй районының Нигматулла авылында 1911 нче елның 31 нче октябрендә туа. Мәндән җидееллык мәктәбе белән 1945 нче елның 15 нче декабреннән 1949 нчы елга кадәр җитәкчелек итә. Өч ел ярым директор вазыйфасын башкара. Гомеренең азагына кадәр Мәндән авылында яши.

Сафин Закуан Нурулла улы.

Әлшәй районының Мәндән авылында 1924 нче елда туа. Хезмәт эшчәнлеген унбиш яшендә колхозда башлый. 1942 нче елда хәрби хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр катнаша. Сугыштан соң педагогия институтын тәмамлый. 1949 нчы елдан 1962 нче елга кадәр мәктәп.. белән җитәкчелек итә. 1962 нче елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр “Авангард” колхозы рәисе була. Югары хезмәт күрсәткечләре өчен күп медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә.

Курмиев Мидхәт Хөснетдин улы.

1962 -1964 елларда эшли. Ул 1924 нче елда Слак авылында туа. Шул ук авылда урта белем ала. Бөек Ватан сугышында катнаша.Күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң педагогия институтын тәмамлый. Мәндән мәктәбеннән соң озак еллар Слак урта мәктәбендә директор булып эшли.

Султанов Айрат

1964 - 1966 елларда эшли

Нигматҗанов Акрам Ахун улы.

1966 -- 1968 елларда эшли.

Фаткуллин Тәвис Кашап улы.

1968 – 1977 елларда эшли.

1934 нче елның 13 сентябрендә Бишбүләк районы Яна Бинкәш авылында туа. Бәләбәй педагогия училищын тәмамлаганнан соң Башкорт Дәүләт Университетының тарих факультетында укый. Мәндән мәктәбенә кадәр Сарай мәктәбендә эшли.

Акимбетов Хәниф Касыйм улы.

1954 нче елда Раевка поселогында туа.1971 -- 1976 нчы елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укый. 1977 нче елдан 1979 нчы елга кадәр Мәндән урта мәктәбе белән җитәкчелек итә. Мәндән мәктәбеннән соң Дәүләкән районы Корьятмас мәктәбендә директор булып эшли.

Ганиев Минииршат Ахун улы.

1934 нче елда Әлшәй районы Слак авылында туа. Бөре педагогия институтының химия – биология факультетын тәмамлый. Озак еллар буе мәктәптә завуч вазыйфасын башкара.1979 елдан 1984 нче елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек итә. Башкортостан Республикасы мәгариф алдынгысы знагы белән бүләкләнә

Идрисов Гайнулла Хәйдәр улы.

Әлшәй районының Балгаҗы авылында туа Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. 1984 нче елның сентябреннән 1987 нче елның январенә кадәр Мәндән урта мәктәбе белән җитәкчелек итә.

Хурамшин Рәфис Газыйм улы.

1954 нче елда Әлшәй районының Мәндән авылында туа. Мәндән сигезьеллык мәктәбендә укый , Слак урта мәктәбендә урта белем ала. 1985 нче елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Укытучы,завуч булып эшли. 1987 нче елның январеннән 2009 нчы елның сентябренә кадәр Мәндән урта мәктәбе белән җитәкчелек итә. 2001 нче елда Башкортостан республикасының “Атказанган укытучысы” исеме бирелә