- •Мәндән авылы мәктәбе тарихы
- •Мәндән мәктәбендә озак еллар эшләп, укыту-тәрбия эшенә күп көчләрен салган укытучылар: (1945-2010 еллар)
- •Мәндән мәктәбендә озак еллар эшләп күл көчләрен салган техработниклар.
- •Мухаметшин Нәзир Ризван улы.
- •Мәктәпне медальгә тәмамлаучы укучылар
- •1999 Нчы ел. Ахунзянова Фәнүзә Тәбрис Кызы (көмеш медаль).
Кереш сүз .
Хөрмәтле укучым,коллегалар,авыл халкы,мәктәпне мәмамлаган элекке укучылар,киләчәк буын укучылары,гомүмән тарих белән,халкыбызның үткәне һәм киләчәге белән кыхыксынучылар сезгә Мәндән авылы мәктәбенең тарихын тәкъдим итәм.
Мин Мәндән авылында туып, шушы авылның мәктәбендә белем алып, Мәндән мәктәбендә 40 ел буе балалар укыту эше белән шөгыльләнгән ( шуның 23 елын директор вазифасында ) Хурамшин Рәфис Газим улы Мәндән авылы мәктәбенең тарихын язып калдыруны үземнең бурычым дип саныйм.
Мәктәп тарихы әлегә кадәр язылмаган, бары тик Зиннатуллин Масһар бабайның “ Мәндән авылы тарихы “ нда гына авылда уку- укыту хәлләре турында белешмә китерелә. Үземнең язмаларымда иң беренче мин шушы белешмәләрдән файдаландым ..Бөек ватан сугышы чорында мәктәп , уку-укыту турында белешмәләр бик аз , аларны да олырак абзыйлардан сорашып , алар сүзләренә нигезләнеп кенә яздым.
Бөек Ватан сугышыннан соң , авылда балаларга белем һәм тәрбия бирүнең торышы ,укытучылар турында мәгьлүмәт мәктәп архивында сакланган мателиалларга таянып язылды.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә төп фигура- укытучы. Укытучы үзенең барлык булмышын , белемен , көчен һәм хатта сәламәтлеген дә шул балаларга бирә. Алдагы язмаларда искә алынган һәрбер укытучы исеме зур ихтирамга , хөрмәткә лаек , аларның исемен киләчәк буын белергә тиеш .
Әгәр дә алда язылган язмаларымда төгәлсезлекләр булса , яки Мәндән мәктәбендә белем бирүдә үзләренең көчләрен салган кайбер укытучылар искә алынмаса , гафу үтенәм .
,
Мәндән авылы мәктәбе тарихы
Мәктәп тарихына мөрәҗәгать иткәндә, иң беренче авыл тарихында китерелгән мәгълүматларга күз салу мөһим. Анда шундый юллар бар. “Картлар сөйләвенчә, авылда хәзерге шикелле мәктәпләр, ачык тәртипле рәвештә укулар булмаган. Үзенең исем фамилиясен дә яза белмәүчеләр күп булган. Документ яки эш кәгазенә кул куйганда тамга ясап куя торган булганнар, һәр нәселнең үз тамгасы булган.
Авылда уку эше унҗиденче гасырда башлана. Өйләрдә абыстайлар ир һәм кыз балаларны җыеп, әлиф һәм иман шарты дигән дини китаплар укытканнар. Язарга өйрәтмәгәннәр, чөнки үзләре дә яза белмәгәннәр. Моннан соңрак Габделгалим,аның улы Габделҗәмил дигән кешеләр үз өйләрендә укытканнар. 1870 елда Стәрлетамак районында укып кайткан Имам Зиннатулла улы сәүдәгәр Габдулла Үтәшев ярдәме белән карагайдан куш мәктәп бинасы салдыра һәм анда яңачарак укыта башлый. Мәктәпкә тирә-як авыллардан килеп укучылар да күп була. Моннан соң 1905 нче елгы рус революциясеннән соң “Ысул җәдит” мәктәпләре ачылып, яңача укулар башлана. Бу яңача укыткан мәктәпләрдә Ахмадулла Валиуллин, Зиннәтулла Набиуллин, Файзулла Мөхтәровлар укытучылар итеп билгеләнгәннәр. Аларга ай саен бала башына 1 сум акча бала аталарыннан җыеп алына торган булган. Мәктәпне һәрбер баланың ата-анасы чиратлап җылыта, яктырту өчен керосинны да өйләрдән җыеп алганнар. 1920 нче елда иске дини мәктәпләр бетеп, совет фәнни мәктәпләре ачылып, авылга яңача укыта белгән укытучылар җибәрелгән. Совет мәктәбенең беренче укытучысы Бәләбәйдә укып кайткан Гарифулла Валиәхмәтов була.Ул 25 ел мәктәптә эшләп 70 яшендә, 1960 елда үлә. 1917 елда булып үткән зур пожардан соң, авылда бердәнбер мәктәп бинасы янып бетә. Аннан соң балаларны 2-3 урында укыта башлаганнар. Зур өйле кешеләрнең өйләре тартып алынып, мәктәп итеп билгеләнгән. 1927 нче елда авыл советы рәисе Миңлегале Садрисламовның тырышлыгы белән бояр Хрусталевның имениясеннән зур бина халык телендә “Магазин проулыгы” дигән урынга күчерелеп салына. Бу бина озак еллар укытучылар бүлмәсе булып тора. 1930 нчы елда авылдан ике зур йорт мәктәп өчен алына. 1940 нчы елда Уфада яшәүче Зиннәтулла атлы кешенең өен авыл советы 3 мең сумга сатып алып,авылга күчереп сала.”
Бу юллардан күренүенчә, авылның гыйлем-мәгариф эшендәге тырышлыклар бик катлаулы, авыр шартларда барган. Авыл халкы балаларга белем бирүгә бик сүлпән караган. Урман, агач эчендә утырып та балаларын укыту өчен агачтан яңа, яхшы мәктәп төзү хәстәрен күрмәгәннәр.
Шулай итеп, авыл тарихында язылганнардан күренүенчә, Мәндән авылында мәктәп барлыкка килү датасы 1870 елга туры килә. Димәк,бүгенге көнгә кадәр авылда мәгърифәт, аң-белем бирүнең 145 еллык тарихы бар.
Бөек Ватан сугышы чоры авыл һәм мәктәп тарихында бик авыр тәэсиратлар белән искә алына. Авылда эшкә яраклы ир-атлар сугышка китеп бетә,барлык хуҗалык эшләре яшьүсмер балаларга һәм олы яшьтәге әби бабайларга торып кала. Мал-туарларга азык әзерләү, кышкылыкка ягарга утын хәстәрләү, шул ук вакытта фронтовикларга төрлечә матди ярдәм күрсәтү авылда калганнарның изге бурычына әйләнә. Балаларның мәктәпкә барырга өс һәм аяк киемнәре булмый,уку өчен кирәк булган дәфтәр, китап,ручка һәм башкалар бик сирәкләрдә генә була.Класс бүлмәләре суык , утын җитешми,яктырту өчен керосин лампалары кулланыла.Шундый авырлыклар һәм ил алдына килгән килгән зур кайгыларга да карамастан авылда балаларга белем һәм тәрбия бирү туктатылмый.
1941 нче елның августыннан декабренә кадәр Мәндән җидееллык мәктәбе белән Зиннатуллин Вәли җитәкчелек итә. Шушы чорда эшләгән укытучылар: Шәрипов Әхмәтгәрәй, Шәрипова Хәдичә,Тупыев Зыя, Хәмитов Идият.
1942 нче елдан 1943 нче елга кадәр Балгаҗы авылы кешесе Галлямов Хәйдәр Мәндән җидееллык мәктәбе директоры булып эшли. Соңрак аны Слак авылына детдом директоры итеп җибәрәләр.
Ә хәзер инде мәктәп тарихының Бөек Ватан сугышыннан соңгы, һәм бүгенге көнгә кадәр булган елларына күз салыйк. 1945 нче елның 15 нче декабреннән 1949 нчы елга кадәр Мәндән җидееллык мәктәбе белән Гимашев Гелметдин Ахкәм улы җитәкчелек итә башлый. Аның хатыны Гөбәйдуллина Асия Садыйк кызы, озак еллар башлангыч класслар укытучысы була. Гимашев Гелметдин Ахкәм улы Мәндән авылы кешесе булмый, Нигъматулла авылыннан килә. Бу елларда мәктәп тарау, иске биналарда урнаша. Электр энергиясе булмау сәбәпле, керосин лампалары файдаланыла, түгәрәк мичләргә утын ягыла. Бу агач биналар, еллар үткән саен җайлап-җайлап тузалар. Шулай итеп, авыл халкы алдына яңа мәктәп салу мәсьәләсе килеп баса. 1949 нчы елдан 1962 нче елга кадәр мәктәп белән шушы авылда туып үскән, фронтовик Сафин Закуан Нурулла улы җитәкчелек итә башлый. Авылда яхшы, яңа мәктәп булмавы, иске мәктәпнең елдан-ел туза баруына ул бик борчыла. Аның тырышлыгы, хәстәрлеге, ныкышмалылыгы нәтиҗәсендә, 1959 нчы елда, каз урамының көнбатыш ягыннан авыл читендә, яңа таш мәктәпкә нигез салына башлый. Яңа мәктәпне салуны “Авангард” колхозы үз өстенә ала. Бу елларда колхоз белән Галиев Мөхәрәм Тимегали улы җитәкчелек итә. Төзелеш материаллары аз була, акча җитми, шуңа күрә мәктәпнең нигезен һәм тәрәзә төбенә кадәр стенасын, Иске Вәсели авылы тавыннан чыгарылган плитә таштан сала башлыйлар. Известканы Слакбаш (чуаш авылы, Бәләбәй районы) авылы кырындагы тау битләвеннән ташыйлар. Төзелеш бик авыр шартларда бара.
1962 нче елда колхоз белән җитәкчелек итүне Сафин Закуан Нурулла улына тапшыралар. Яңа, яшь, энергияле председатель мәктәп салу эшенә ныклап тотына, Дәүләкән шәһәреннән, кирпеч заводыннан кирпеч кайтартыла бышлый. Таштан төзелә башлаган мәктәп бинасы кирпеч белән төзелүен дәвам итә. Мәктәп төзүдә үзебезнең авыл халкы катнаша. Иң актив төзүчеләр: Гиляҗев Минаҗ (бригадир), Хазиев Сафуан, Исламов Биктимер, Мөхтәрев Әнвәр, Мөхтәрев Рифкат, Ахмаев Равил, Исламов Хәмәтнур, Мөхтәрев Шмидт, Рамазанов Әгзәм, Мәхтәрев Мәрвәр, Газизуллин Галим, Мөхтәрев Галимулла, Мөхтәрев Лотфулла, Фаизов Насыйр. Шоферлардан: Галиев Гамбарис, Минәхмәтев Минерәүф, Ситдиков Рәфис.
1962 нче елдан, Сафин Закуан Нурулла улын колхоз председателе итеп сайлаганнан соң, мәктәп директоры итеп Слак авылыннан килгән Курмиев Мидхәт тәгаенләнә. Ул мәктәп белән озак идарә итми,үзенең туган авылы Слакка кайтып китә.
Мәктәп салынган урын ифрат матур җирдә, авылның читендә, буш урында, басу буенда, Мәнәкмән елгасының агып чыккан җиреннән ерак түгел урында була. Мәктәп йорты аша “Каршы урман” чишмәсе агып үтә.
Мәктәп төзелү белән беррәттән, мәктәп алды бакчасына нигез салына. Карлыган, кура җиләге,алма һәм башка җиләк-җимеш агачлары утыртыла. Бу эштә мәктәпнең хезмәт һәм биология укытучысы, фронтовик Исмагилов Рәүф Габдрәхим улы башлап йөрүчеләрдән була.
1965 нче елда яңа мәктәп үзенең беренче укучыларын кабул итә. Тирә-якта бу яңа, матур, иркен мәктәпкә тиң булмый, күп авыллар безнең яңа мәктәпкә соклану белән карыйлар.
1964 нче елдан 1966 нчы елга кадәр мәктәп белән Султанов Айрат идарә итә. Ул шулай ук безнең авыл кешесе булмый, әмма авылны, авыл халкын үз итә. Аңа да мәктәп белән озак идарә итәргә туры килми, 1966 нчы елда эшен калдырып, Чишмә районына китеп бара.
1966 нчы елның 12 нче июленнән мәктәпкә яңа директор: Нигъмәтҗанов Акрам Ахун улын тәгаенлиләр. Ул төп Нигматулла авылы кешесе була. Акрам Ахун улы 1968 нче елга кадәр эшли.
1968 нче елдан 1977 нче елга кадәр, 9 ел буе мәктәп белән Фаткуллин Тәвис Кашап улы җитәкчелек итә.Ул директор булып эшләгән чорда, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, 1975/1976 нчы уку елында мәктәп сигезьеллыктан урта мәктәпкә әйләндерелә. Мәктәпнең урта мәктәпкә әйләнүе тарихи әһәмияткә ия чөнки моңа кадәр Слак, Никифар, Шафран һ.б. авылларга китеп укыган балаларга үз авылларында белем алу мөмкинчелеге туа, мәктәптә укучылар саны арта, ул 500 гә барып җитә. Мәктәп югары белемле, тәҗрибәле, абруйлы укытучылар белән тулыландырыла. Урта мәктәпне тәмамлаган укучылар югары уку йортларына керә башлыйлар. Шушы елларда авылда балаларга белем һәм тәрбия бирүдә күтәрелеш еллары башлана. Төрле сәбәпләр акасында, 1977 нче елда, Фаткуллин Тәвис Кашап улы, гаиләсе белән Дәүләкән шәһәренең бер мәктәбенә күчеп китә.
1973 нче елда, авылда яңа клуб бинасы төзелгәннән соң, авыл уртасында урнашкан иске клуб бинасын мәктәп йортына интернат итеп күчереп салалар Иске Вәсели авылы балалары интернатта тора башлыйлар. Бу изге һәм зур эшнең уртасында да шушы елларда колхоз рәисе булып эшләгән Сафин Закуан Нурулла улы була. Гомумән, Закуан Нурулла улының авылны, мәктәпне тергезудә, анда яңа объектлар салуда: (Мәндән һәм Иске Вәсели авылларында мәктәп, магазин, поҗар депосы, колхоз идарәсе бинасы, яңа мәдәният йорты, ашлык амбарлары, Мәндән- Шафран арасындагы юл һ.б.) өлеше гаять зур була. Шуңа күрә дә аның исеме халык тарафыннан җылы хисләр белән искә алына. Кызганычка каршы, ул каты чир нәтиҗәсендә, лаеклы пенсия яшенә дә җитә алмыйча, бу дөнья белән хушлаша. 1977 нче елдан мәктәпкә директор булып эшкә Акимбетов Хәниф Касыйм улы җибәрелә. Ул Ташлы авылында, 1954 нче елда туа. Башкортостан педагогия институтының физика-математика факультетын тәтамлый. Хатыны Ләлә дә математика укыта. Хәниф Касыйм улы 1979 нчы елга кадәр эшли.
1979 нчы елдан 1984 нче елга кадәр мәктәп белән Ганиев Минииршат Ахун улы идарә итә. Ул Слак авылында туып үсә, Бөре педагогия институтының химия-биология факультетын тәмамлый. Мәндән мәктәбендә озак еллар буе химия дәресләре алып бара, завуч булып эшли.
1984 нче елның сентябреннән 1987 нче елның январенә кадәр мәктәп директоры булып яшь белгеч, Балгаҗы авылы егете-Идрисов Гайнулла Хәйдәр улы эшли. Ул мәктәптә рус теле һәм әдәбияты, музыка дәресләре алып бара.
1987 нче елның январеннән 2009 нчы елның 1 нче сентябренә кадәр (22 ел буена) мәктәп белән шушы авылда туып үскән, туган авылы мәктәбендә белем алган яшь белгеч Хурамшин Рәфис Газим улы җитәкчелек итә. Ул 1985 нче елны Башкортостан дәүләт университетын тәмамлый. Башта укытучы, аннан соң уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Ул эшләгән елларда мәктәп сизелерлек үзгәрә, яңартыла, 2 тапкыр капиталь ремонт үткәрелә (идәннәр, түшәмнәр, түбә калае, тәрәзә блоклары, җылыту системасы) тоташы белән алыштырыла.
1994 нче елда,авылда беренчеләрдән булып мәктәп табигый газ белән җылытыла башлый. Бу ифрат зур эш була. Мәктәпне, арытаба авыл халкын табигый газ белән тәэмин итүдә түбәндәге кешеләр күп көч салалар: Набиуллин Мөдәрис Хаҗи улы-авыл советы башлыгы, Хабиев Ягъфәр Мадхат улы-колхоз рәисе, Фарвазов Рамзес Рәис улы-газовик, Хурамшин Рәфис Газим улы, Галимуллн Рахимзян Галимҗан улы, Ситдиков Фәнил Имам улы- экономист, Лутфуллин Ильдус Талип улы, Нуркаев Мәҗит Мәрвән улы-автобус водителе.
Шушы елларда балаларны җылы аш белән тукландыру(бушлай) оештырыла.Ул башта урта урамда,колхоз ашханәсендә ,аннан соң мәктәп йортындагы интернат бинасында оештырыла.
Бу елларда мәктәп алды тәҗрибә участогы бик нык картая, искерә. 1988 нче елда бакча яшь алма агачлары, карлыган, облепиха һ.б.җиләк-җимеш агачлары белән яңартыла. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә аеруча зур игътибар ителә. Югары класс укучылары тарафыннан “производство бригадалары” оештырыла, җәйге хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлый. Мәктәп белән колхоз арасында эшлекле хезмәттәшлек булдырыла. Уңган, тырыш, укуда алдынгы укучылар туристик путевкалар белән бүләкләнәләр. Мәсәлән, 1987 нче елда бертөркем укучылар Украинага туристик путевка белән, 1988 нче елда Грузиягә туристик путевкалар белән бүләкләнәләр. Путевкалар алыл бирүдә шул елларда колхоз рәисе булып эшләгән Хабиев Ягъфәр Мадхат улы зур ярдәм күрсәтә.
Мәктәп район мәктәпләре арасында 2 ел рәттән “Хезмәт мәктәбе” титулына лаек була. Бер ел “яшел мәктәп” титулы бирелә.
2000-2003 нче елларда Сочида уздырылган халыкара “Матур мәктәп” конкурсында Мәндән урта мәктәбе өченче призлы урынга лаек була, почет грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнә.
Мәндән мәктәбенең эш тәҗрибәсен өйрәнү максатында район күләмендә өч тапкыр мәктәп директорлары киңәшмәсе уздырыла.
Мәктәпнең укытучылар коллективы хезмәт тәрбиясендә генә түгел, ә балаларга төпле белем бирү өлкәскндә дә югары биеклекләргә күтәрелә. Мәктәп тарихында беренче тапкыр бу елларда укучылар республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда катнашып 1,2,3 нче призлы урыннарны ала башлыйлар.
Шулай ук бу чорда күп укучылар мәктәпне медальләргә тәмамлыйлар:
1990 нчы ел---Мухаметшин Нәзир Ризван улы (көмеш медаль).
1997 нче ел---Ахметшина Зөлфия Тәбрис Кызы (көмеш медаль).
1999 нчы ел---Ахунзянова Фәнүзә Тәбрис Кызы (көмеш медаль).
2000 нче ел---Хурамшина Гөлназ Рәфис кызы ( көмеш медаль).
Шайбаков Азамат Мөхәрәм улы ( көмеш медаль).
Шавалиева Глүзә Илгиз кызы ( көмеш медаль ).
2003 нче ел---Гильмутдинова Әлфия (көмеш медаль ).
Гизатуллина Гөлназ Сабир кызы (көмеш медаль).
Зиннатуллина Альбина Радик кызы (көмеш медаль).
Ситдикова Динара Тәбрис кызы (көмеш медаль).
2005 нче ел---Ахметшин Динис Тәбрис улы ( көмеш медаль).
Галимуллина Инзира Рахимҗан кызы(көмеш медаль).
Зиннатуллина Илфира Радик кызы (көмеш медаль).
Ситдикова Альмира Тәбрис кызы (көмеш медаль).
2006 нчы ел---Галиева Гөлшат Илгизәр кызы (көмеш медаль).
Шафикова Алсу Илгиз кызы ( көмеш медаль).
2010 нчы ел---Зиангиров Динар Рифтал улы(көмеш медаль).
Ситдиков Аяз Илфат улы (көмеш медаль).
Ирешелгән уңышлар җирдә ятып калмый.мәктәп укытучылары төрле дәрәҗәдәге исемнәргә лаек булалар, почет грамоталары белән бүләкләнәләр:
Башкортостан мәгариф министрлыгының почет грамоталары белән:
---- Шавалиева Рәмия Рөстәм кызы.
---- Галиева Мәнсүрә Акрам кызы.
--- Хурамшина Флүзә Ягъфәр кызы.
--- Набиуллина Зөмәрә Нурислам кызы.
--- Шайбакова Әнисә Шәнгәрәй кызы.
Башкортостан Мәгариф министрлыгының “Мәгариф алдынгысы” значогы белән:
--- Шайбаков Мөхәрәм Тимерхан улы.
--- Ганиев Миниршат Ахун улы.
--- Хурамшина Флүзә Ягъфәр кызы.
Башкортостан республикасының “Атказанган укытучысы” исеме белән.
--- Хурамшин Рәфис Газим улы.
Россия мәктәпләренең иң яхшы укытучысы исемендәге 100 мең күләмендәге президент гранты белән:
--- Хурамшина Флүзә Ягъфәр кызы бүләкләнә.
Мәктәпнең район күләмендә абруе күтәрелә, ике тапкыр укытучыларның зона һәм республика семинарлары үткәрелә. Бу елларда чыгарылыш класс укучылары күпләп югары уку йортларына керәләр, анда уңышлы укыйлар.
Мәктәп тарихын барлаганда Афлятонова Мәсхүдә Гәрәй кызына аерым тукталмау мөмкин түгел. Ул озак еллар буена тарих, география фәннәре алып бара. Үз эшенең остасы, белемле һәм шул ук вакытта таләпчән укытучы үзенең барлык гомерен балаларга бирә.
Бүгенге көндә безгә билгеле булган, Мәндән авылы тарихын җыюда аның өлеше ифрат зур. 1968 нче елларда ул югары класс укучылары тарафыннан, укытучылар, ата-аналар ярдәме белән мәктәптә крайны өйрәнү музее оештыра. Музейда бик күп тарихи документлар, экспонатлар туплана. Шул ук вакытта түгәрәк агъзалары тарафыннан авыл тарихын җыюны оештыра. Шул авылда яшәгән олы яшьтәге Масһар Зиннатуллин атлы бабай (Карый бабай диеп тә йөртәләр иде) түгәрәк агъзаларына авыл тарихына кагылышлы материалларны телдән әйтеп яздыра. Язмалардан чыгып бер альбом төзелә. Шулай итеп, Мәндән авылы тарихы безнең көннәргә кадәр килеп җитә. Соңрак, 2003 нче елларда, мәктәптә секретарь булып эшләгән Ситдиков Ридаль Раиль улы мәктәп тарихының электрон вариантын булдыра, интернет челтәренә кертә.
2009 нчы елның 1 нче сентябреннән мәктәп белән җитәкчклек итү Иске Вәсели авылы егете, шул ук мәктәпне тәмамлаган Мухаметшин Нәзир Ризван улына тапшырыла. Бу вазыйфага кадәр ул физика, ОБҖ фәннәре алып бара. Аның җитәкчелегендә мәктәп йортында хоккей коробкасы төзелә. Балалар физкультура һәм спортка ныграк тартыла башлыйлар, сизелерлек нәтиҗәләкгә ирешәләр.
Мәктәп алдында балалар бакчасы оештырыла, база булдырыла, балалар спорт мәйданчыгы төзелә.
Кызганычка каршы, авылда балалар саны кими, мәктәптә класс-комплектлар саны кими, 2010-2011 нче уку елында мәктәп урта мәктәптән тугызеллыкка әйләндерелә.
