- •Рабочая программа
- •2015/2016 Учебный год
- •1А сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
- •Грамотага өйрәтү Аңлатма язу
- •Татар теле фәненең укыту планында урыны
- •Татар теле фәнен өйрәнүдән көтелгән нәтиҗәләр
- •Программа эчтәлеге Әзерлек чоры
- •Әлифба чоры
- •Әлифбадан соңгы чор
- •Татар теле Аңлатма язуы
- •Программаның эчтәлеге
- •1 Нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр
- •Татар теленнән тематик – календарь планлаштыру
МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ»
Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан
«Рассмотрено» «Согласовано» «Утверждаю»
Руководитель МО Заместитель директора по УВР Директор МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ»
________/ Г.М Шамсевалиева / МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ»
_________/ И.Р. Ахунзянова / _____________/Н.Ю.Салахиев/
Протокол №_____от
«___»____________2015 г. «___»_______________2015 г. Приказ №194 о/д от
« 29 » августа 2015 г
Рабочая программа
по предмету «Татарский язык»
для 1а класса
Составила: Фатхутдинова Рафида Магсумовна,
учитель начальных классов высшей квалификационной категории
Рассмотрено на заседании
педагогического совета
протокол № 1 от
«29» августа 2015 г.
2015/2016 Учебный год
1А сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
приказ Минобразования России от 06.10.2009 № 373 «Об утверждении и введении в действие федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования»;
приказ МО и Н РТ от19.08.2015г. №1054/15 «Об утверждении методических рекомендаций по проектированию содержания организационного раздела основной образовательной программы начального общего образования для общеобразовательных организаций РТ»
письмо N7699/12 от 23.06.2012г. «Об учебных планах I-IX классов Республики Татарстан, реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования»;
Котлы Бүкәш муниципаль гомуми белем бирү мәктәбенең 2015-2016 уку елының укыту планына;
Дәүләт стандартының Федераль компонентына нигезләнгән башлангыч мәктәпләрнең татар теле фәненнән үрнәк программасына ( Казан 2011)
Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләргә.
Еллык дәресләр саны – 99
Атнага –3 дәрес
I чиректә – 27 дәрес
II чиректә – 21 дәрес
III чиректә – 27 дәрес
IV чиректә – 24 дәрес
Төзеде: Р.М.Фәтхетдинова, югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Грамотага өйрәтү Аңлатма язу
Эш программасы гомуми белем бирү дәүләт стандарты федераль компоненты (2009 г.), “ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ тарафыннан тәкъдим телгән Ф.Гарифуллина, И.Мияссарова, Р.Шәмсетдинова авторлыгындагы “ГРАМОТАГА ӨЙРӘТҮ ПРОГРАММАСЫ”( Казан “Мәгариф” нәшрияте, “, 2011ел) һәм мәктәпнең 2015-2016 нчы уку елы планына нигезләнеп төзелде.
Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» концепциясенә нигезләнеп эшләнгән.
Программаның актуальлеге:
Мәктәпнең яңарыш чоры кичерүе, яңа федераль белем бирү стандартларына күчкәндә телне тирәнтен өйрәнү кирәклеге ачыклана һәм татар телен тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы туа. Башлангыч сыйныфларда ана телен өйрәнү –балаларга тел белеме буенча системалы мәгълүматләр бирү һәм сөйләм үсешен тәэмин итүдә беренчел этап. Бу чорда ана телен өйрәнү башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.Татар теле дәресләрендә телнең системасы тирәнтен өйрәнелә,сөйләм культурасы үзләштерелә. Кече яшьтәге балаларның аралашу гамәлендә актуаль булган ситуацияләрдә кирәкле осталык һәм күнекмәләр булдырыла, сөйләм җанрының төрләре (записка,хат,котлау, чакыру язу) үзләштерелә. Орфография һәм пунктуацион кагыйдәләре фонетика,морфология, морфемика һәм синтаксисны өйрәнү кысаларында үзләштерелә. Ана теленең орфография принциплары белән танышу да кертелә.
Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.
Татар теле укытуның максаты : - укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
- телнең фонетика, лексика, грамматикасы буенча башлангыч белем алу, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә белү күнекмәләрен булдыру,
- дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.
I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора. Язуның график күнекмәләре (хәрефләрнең рәвешләрен, тоташ язу, язу тизлеген үзләштерү) — хәрәкәт күнекмәләренең бер төре. Язу процессында һәр авазның яз а хәрефен күңелдә тудырырга, бу очракта шул аваз нинди хәреф билгесе белән белдерелүен искә төшерергә һәм кул чугы мускулларын хәрәкәтләндереп, шул хәрефне дөрес язарга кирәк. Катлаулы кул хәрәкәте эшчәнлеге буларак, язуны автоматлашу дәрәҗәсенә җиткерү нәтиҗәсендә график күнекмә барлыкка килә.
Язарга өйрәтү, уку кебек үк, өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау) этаптан тора.
Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татар алфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.
Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.
