Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
diplom_Akhunova_A.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.78 Mб
Скачать

Художниклар белән эш

Режиссер сценарийны кулына алгач, берничә мәртәбә, җентекләп укып чыгарга һәм кичәнең жанрын, темпо-ритмын, образлы чишелешен билгеләргә тиеш. Театральләштерелгән тамашалар алар бер яктан караганда спектакльләр белән охшаш: вакыйга билгеле бер урында, билгеле бер вакытта бара. Геройларның үзара көрәше аша вакыйгалар чылбыры тезелә һәм югары ноктага киленә. Жанр ягыннан өйрәнгәндә шулай ук әсәр барган чорны өйрәнү процессы булырга тиеш. Зур куләмле бәйрәмнәр үткәрелгәндә гадәттә махсус художниклар бәйрәмнең бизәлешен тәэмин итә. Сценарийны укып рәссам аның эскизын төзи, макетын эшли, шулар аша соңыннан бәйрәм –тамашага декорация ясала, сәнгати яктан бизәлеше куела. Дөрес декорация куллану актерларга да уйнау өчен тиешле шартлар тудыра, дөрес бирелгән сәнгати буяулар әсәрнең эчтәлеген ачарга ярдәм итә. Гадәттә тамаша барган сәхнә дөрес бизәлсә, бәйрәм күпкә уңышлырак үтә һәм тамашачы күңелендә озаккарак саклана.

“Нәүрүз мөбәрәкбад!” театраль тамашасын сәнгати яктан бизәгәндә мин үзебезнең җирле рәссамыбыз белән эшләдем. Аңа үземнең максатымны, идеямны җиткердем. Бәйрәмне ничек күзаллавымны сөйләдем. Эскизлар әзер булгач бергәләп яңадан бер кат тикшереп, төзәтмәләр керттек. Бер фикергә килеп эшләү, кичәнең сәнгати яктан бизәлешенең бик мавыктыргыч, матур эшләнешенә китерде, халык сәхнә бизәлешен бик җылы кабул итте.

Репетиция процессы

Режиссерның репетиция процессын дөрес оештыра белүе, кичәнең уңышын тәшкил итүдә төп факторларның берсе. Коллективны җыю, үзара тату-дус яшәтә, эшләтә белү режиссерның әхлакый тәрбиясеннән тора. Вакытында репетицяләрне башлау, нәтиҗәле эш барышы, реквизит, дикорациянең вакытында әзер булып, репетицияләрдә үз вакытында куллана башлануы да режиссерның эшне дөрес оештыра белүенә бәйле. Режиссер гадәттә иҗади процесс өчен ягъни репетиция өчен җавап бирә. Шулай ук костюм сайлау, реквизит-бутафорияне раслау, декроация, музыка, рәссамнар белән эшләү дә аның вазыйфасына керә. Шуңа күрә дә режиссер киңкырлы хезмәткәр булырга: рәссам, композиторлар белән эшләгәндә талымлы да, артистлар белән эшләгәндә мезанценаларны дөрес куючы оста режиссер да булырга тиеш.

“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашасының репетицияләре һәрчак вакытында башланып, бик җанлы, күңелле, нәтиҗәле үтте. Музыка сайлаучыбыз да, җирле рәссамыбыз да үз хезмәтләрен мөмкин булган кадәр тизрәк эшләп тапшырырга тырыштылар. Күмәк хезмәт нәтиҗәсе буларак репетицияләрдә бутофория- реквизитлар да, декорациядә вакытында кулланыла башлап, актерларга эш күпкә җиңелрәк барды. Музыка, ут бизәлешенең дә режиссер әйткән вакытка әзер булуы репетицияләр барышында өзлексез эшләргә ярдәм итте.

Йомгаклау

Премьера

“Нәүрүз мөбәрәкбад!” театральләштерелгән тамашасы, билгеләнгән көнне, үз вакытында, ягъни 21 мартта үтте. Бәйрәм үз вакытында башланып китте, бәйрәм алдыннан фоэда авылыбызның уңган хатын-кызларының кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Тамашачы күп җыелган иде, читтән махсус кайткан кунаклар да байтак булды. Халык тамашаны бик яратып, көчле кул чабулар аша кабул итте. Образлар халык күңеленә бик ошады. Бабай бик матур итеп үз образын башкарып чыкты, уеннарны оештырды, тамашачыны күтәренке кәефтә тотты. Тискәре образлар булу, конфликт китереп чыгарып, тамашаны җанландырып җибәрде. Балаларның психологисе, начарлыкны җиңүгә , яхшыга өметләнүгә этәргәнлектән, алар тагын да тырышып уеннарда катнаштылар. Тамаша югары темпо-ритмда барды, концерт номерлары да бу югарылыкны тотты дип уйлыйм. Бәйрәм тәмамлангач оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде, фоеда төрле уеннар оештырылды.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]