- •Кичә сайлауны нигезләү
- •Беренче тәэсир
- •Сценарийда күтәрелгән проблемалар һәм аларны чишү
- •Чынбарлыкны өйрәнү
- •Идея-тематик анализ Тема
- •Югары максат
- •Конфликт
- •Композиция
- •Катнашучыларга характеристика
- •Сәхнәгә кую планы
- •Эпизод. “Балаларның Нәүрүзне каршыларга әзерләнүләре.”
- •Эпизод. “Кышның бирешергә теләмәве”
- •Эпизод. “ Ялган Нәүрүзбикә килә.”
- •Эпизод. « Нәүрүзбикәне каршылау».
- •Бәйрәмне күзаллау һәм кичәнең образлы чишелеше.
- •Бәйрәмнең образлы чишелеше.
- •Режиссёрның югары максаты
- •Тамашаны декорация һәм калган компонентлар белән бизәүнең төп принциплары
- •Актерлар белән эш
- •Композиторлар белән эш
- •Художниклар белән эш
- •Репетиция процессы
- •Йомгаклау
- •Үзанализ
- •Тамашачы бәяләмәсе
- •Мәскәү шәһәреннән кунакка кайткан Саймә Караметдинова:
- •Кулланылган әдәбият
- •Костюм эскизы Иш баба
Актерлар белән эш
Сценаристның һәм режиссерның бөтен теләге-уе, тамашачыга актер уены аша барып җитә. Ягъни артист үз уены аша тамашачыга сценарист һәм режиссерның идеясын җиткерә. Массакуләм тамашаларда, театральләштерелгән тамашаларда катнашучыларны да актерлар дип атыйлар. Сәхнә әсәрләрендәге персонажлардан аермалы буларак, масскуләм тамашалардагы катнашучылар бер-берсе белән бәйләнештә булмаска да мөмкин. Тематик кичәләрдә, мәсәлән, блоклап-блоклап барган өлешләрдә, катнашучы актерлар төрле өлешләрдә катнашырга мөмкин. Актерның бөтен уены – идеяны ачуга, бигрәк тә югары максатка ирешүгә корылырга тиеш. Моңа ирешү юлларын актерга режиссер күрсәтә, аңлата. Шуңа күрә дә рольләр бүлгәндә режиссер, образларның бирелешенә, алынган актерның бу рольне башкарып чыга аламы, юкмы, аңа көче җитәрлекме икәненә игътибар итеп эшләргә тиеш. Театраль тамашаларда гадәттә җыр-бию, инструменталь ансамбльләр, эстрада бию коллективлары катнаша. Кичәне куючы режиссер алда санап үтелгән сәнгать төрләреннең һәрберсен дә яхшы гына белергә, бер йодрыкка төйнәп, тиешле дәрәҗәдә тамашаны оештырып, куеп чыга алырга тиеш. Режиссер, педагог-оештыручы, шуның өстенә яхшы психолог та булырга, күп кырлы иҗади карашлы алдынгы шәхес тә булырга тиеш. Һәрчак үз өстендә эшләп, яңадан-яңа коллективлар белән аралашып, актерлар белән уртак тел табып эши алган режиссер гына халык күңелен җәлеп итәрләй тамаша-бәйрәмнәр оештырып чыга ала. Чөнки ул үзенең югары максатын, идеясын төгәл белә һәм актерларга төшендереп, аларның талантын кичәне сәхнәгә куйганда, нәтиҗәле кулана ала.
“Нәүрүз мөбәрәкбад!” тамашасын куйганда мин актерлар белән уртак тел табып, аларның уй-теләкләрен тыңлап эш итәргә тырыштым. Аерым һәр актер белән роль өстендә эшләү, образның характерын ачыклау вакытында килеп чыккан кимчелекләрне вакытында төзәтеп барырга тырыштым. Тыныч атмосфера туырып үткәрелгән репетицияләр үз нәтиҗәсен бирде, актерлар бик яратып, мавыгып роль иҗат итү өстендә эшләделәр.
Композиторлар белән эш
Театраль тамашаларны, әдәби-музыкаль кичәләрне музыкадан башка күз алдына да китереп булмый. Массакуләм бәйрәмнәр барлыкка килгән чорыннан ук инде, тамашалар җыр-музыка белән бергә үрелеп барган. Музыка тамашаларда тиешле атмосфера тудырырга ярдәм итеп кенә калмый, вакыйганың агышын, геройларның эчке халәтен ачуга да зур мөмкинчелек тудыра. Жанр үзенчәлеген күрсәтү дә гадәттә әдәби кичәләрдә, театраль тамашаларда, масскуләм бәйрәмнәрдә музыка белән бирелә. Мәсәлән Шүрәле, Урман иясе, Су анасы чыкканда шомлы музыка яңгыраса, балалар, Нәүрүз чыкканда күңеле, җаны иркәли торган музыкалар сайлана. Зур массакуләм бәйрәмнәргә мәхсус, профессиональ композитрлардан, көй яздыру очраклары бар. Ә клубларда, мәдәният сарайларында үткәрелә торган бәйрәмнәрдә, гадәттә, булган, инде кайчандыр башкарылган җырлар, көйләр куланыла. Җырлар сайлаганда җирле, үзешчән композиторларның җырларын, көйләрен дә куллану мөмкин. Алынган тамашага көй эзләгәндә димәк, алынган музыканың характеры, яңгырашы, алынган теманың эчке дөньясын, геройларның, образларның эчке дөньясын ачарга ярдәм итәрдәйме – шушы факторларны истә тотып эшләргә кирәк.
Композиторлар белән эшләү, махсус көй яздыру зур чыгымнар сорый торган эш, шуңа күрә дә мин “Нәүрүз мөбәрәкбад!” дип аталган театраль тамашага көйләрне булган музыкаль хәзинәдән генә сайладым. Җырларны да темага туры килердәен, биюләрнең тамашачыны җәлеп итәрдәйләрен куланып эшләдем.
