Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
diplom_Akhunova_A.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.78 Mб
Скачать

Бәйрәмне күзаллау һәм кичәнең образлы чишелеше.

Булачак бәйрәм күренешенең эчке күренеше, драматик күзаллавы -сценарий замыселы дип аталып йөртелә. Замысел түбәндәге компонентлардан тора: 1/. Эзләнү (“эмоциональ намертон” – эзләнү); 2/. Замыселның тәмамлау өлешен төзү. Эзләнү этабы – замысел эше дәвам итсен, үссен өчен, аның этәргеч ноктасын табарга кирәк (нигезен). Беренчесе – тема, ә икенчесе – ул театральләштерелгән тамашаның төре. Сценарист замыселдан соң кичәнең төрен ачыклый – театральләштерелгән тамашамы ул, тематик кичәме. Өченче нигез – үткәрү урыны – клуб, мәдәният сарае, мәйданчыклар ,шулай ук булачак тамашачылар.

Бу этапта замыселның темасы, конфликты сценарий барышы ачыклана, сценарий исеме, персонажларга исемнәр кушыла.

“Нәүрүз мөбәрәкбад!” дип аталган театраль тамашаны үткәрергә дигән фикер тугач, мин бу бәйрәмнең кайсы төбәкләрдә ничегрәк үткәнен өйрәндем. Сценарийга материал туплаганда, миңа бигрәктә үз милләтемнең гореф-гадәтләре ошады. Алдан ук татар халкының яратып уйный торган уеннарын өйрәнеп сценарийга керттем һәм шушы уеннар аша җыелган тамашачыларга рухи тәрбия бирүне үземә максат итеп куйдым.

Бәйрәмнең образлы чишелеше.

Кичәнең образлы чишелеше итеп мин шушы рәсемгә тукталырга булдым. Монда бар мөселман халыкларының бердәмлеге күренә. Ягъни шуңа өндәү. Бөтен җир шары, тормыш , байлык, тынычлык –үзебезнең кулларда. Бердәм булып, бергә булып шушы байлыкларыбызны саклап, киләчәк буыннарга тапшырыйк. Эшләрне дә, бәйрәмнәрне дә, авырлыкларны да бергә үткәрик!

Режиссёрның югары максаты

Максат нәрсәгә дә булса ирешергә омтылу – теләк – мәгънәсендә. Тормышта һәркем нинди генә эш башласа да, ни генә сөйләсә дә нинди дә булса максаттан чыгып эш йөртә. Сценарий төзүче дә, нинди дә булса драма әсәре яисә хикәя, роман язучы да төгәл максатын билгеләмичә кулына каләм алмый. Һәр автор әйтергә теләгән сүзен-идеясын җиткерүне үзенә югары максат иетп куеп, шул максаттан чыгып эш итә. Югары максат үзе ике төргә бүленеп карала: психик максат (рухи максат); физик максат (тән хәрәкәте). Шулай ук югары масктны өч элементка бүлеп карау бар: хәрәкәт (мин нәрсә эшлим?); максат (ни өчен эшлим?); яраклашу-җайлашу (нәрсә белән, ничек?).

Тематик кичәләр, театральләштерелгән кичәләр өчен сценарий язганда да, тамашаны сәхнәгә куйганда да без аның тәрбияви ягына игътибар итеп эшләргә тиеш. Үзебезгә югары максат итеп җыелган тамашачыда әдәп-әхлак кагыйдәләре, инсафлылык, мәрхмәтлелек, шәфкатлелек һ.б. тәрбияләүне куярга тиешбез.

Нәүрүз бәйрәме – элек-электән халкыбызның һәрчак яратып. Зур күтәренкелек белән үткәрелә торган бәйрәме ул. Мәҗүсилек чорыннан ук сакланып килгән “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрергә алынганда мин үземә югары максат итеп, татар халкының элек-электән җыйналып килгән гореф-гадәтләрен, тормыш тәҗрибәсен, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнеп, җыйнап, бүгенге буынга түкми-чәчми җиткерүне куйдым.

Тамашаны декорация һәм калган компонентлар белән бизәүнең төп принциплары

Декорация – сәхнәне тамаша өчен киендерү, бизәү. Тамашачыга әйтергә теләгән фикер-идеяны җиткерүдә, югары максатка ирешүдә төп коралларның берсе булып тора. Дикорация төзегәндә кичәдә бара торган вакыйга, чор, кичәнең жанры, стиле, нинди милләт өчен куелуы, образларның социаль чыгышы җентекләп өйрәнелергә һәм дөрес бирелергә тиеш. Декорация куелышы буенча вакыйга гадәттә ике урында куела: пезаж (урман, парк һ.б.); интерьер (ябык бүлмә). Дикорация теманы ачуга хезмәт итәргә тиеш. Сәхнә бизәлеше темадан чыгып эшләнелеп, образларга , барган вакыйгаларга ярдәм итәргә, комаучауламаска тиеш.

“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашасының сәхнә бизәлешенә килгәндә, сәхнә артында авыл күренеше төшерелгән плакат. Иш бабаларның ишегалды күренеше. Зал төрле төстәге шарлар, ясалма чәчәкләр белән бизәлде.( Кушымта №4)

Реквизит, бутафория эйберлэре. Бу әйберлэр кичәнең тормышчанлыгын арттырырга, чынбарлыкны якынайтырга ярдәм итәлэр. Реквизит дип кичәдэ кулланыла торган чын әйберләрне(бизәну әйберләре, сугыш кораллары, сәгатьләр ),бутафория дип күләмле һәм ясалма әйберләрне (кирпеч, таш, яшелчә, агачлар, чәчәкләр ) әйтәбез. Реквизит, бутафория әйберләре чорга, социаль хәл, образның яше, характеры, сәламәтлеге белән нык бәйләнгән.

Минем кичәдә дә реквизит, бутафория әйберләре күп кулланылды. Алар тормышчанлыкны, чорны ачарга, образларга керергә ярдәм иттеләр. (Кушымта № 3 )

Музыка бизәлеше. Музыка кичәнең атмосферасын ачарга ярдәм итә. Кичәдә музыка өч урында кулланыла:

а) кичәдә гомуми атмосфера тудырырга ярдәм итә. Бу очракта кичә башланыр алдыннан, күренешләр арасында кайбер моментларны көчәйтү өчен, монологларда, сәхнә хәрәкәте белән күрсәтеп булмаган урыннарны көчәйтү дә кулланыла.

б) кичә шушы музыкадан башка бара алмый.

в) музыка образның кичерешлэрен ачарга ярдәм итә.

Кичәдә яктылык. Яктылыкның кичәдә әһәмияте зур, аннан башка кичә бара алмый. Ул сәхнәдә ике төрле максат үти:

а) сәхнәне, декорацияне, актерны гомуми яктырту өчен;

б) яктылык эффектлары бирү өчен.

Сәхнәне, актерларны яхшы күрсәтү өчен яктылык бар яктан да тигез төшәргә тиеш. Яктылык өстән генә төшсә, батынкы урыннар караңгылана, алдан бирелсә, артта куләгәләр йөри. Уң яктан гына бирсәк, сул як күренми. Яктылык аппаратларына софитлар, прожекторлар, рампалар, яктылык пистолетлары һәм башкалар керә. Яктылык эффектларына яшен, кояш, ай, йолдызлар, учак, кар яву, дулкыннар керә.

Тавыш бизәлеше атмосфераны, чын тормышны бирергә ярдәм итэ. Тавыш кулланылмаган кичә бик сирәк.

Моңа атлар чабышы, эт, жил, этэч тавышы, поезд, кук кукрэу һәм башкалар керә. Тавышны өч юл белэн биреп була:

а) махсус тавыш биру аппаратлары;

б) аудио язмалары;

в) имитиция юлы белэн.

Грим. Актерга сәхнәдә образ тудыруда иң әһәмиятле алымнарның берсе. Ул актерга тышкы бизәү белән бергә аның эчке дөньясын ачарга ярдәм итә. Грим аша образның эчке дөньясын күрергә, характерын, һөнәрен, сәламәтлеген, төрле гадәтләрен ачарга була. Дөрес, кирәкле грим табу актерның роль өстендә эшләвенең иң югары этабы булып тора.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]