- •Кичә сайлауны нигезләү
- •Беренче тәэсир
- •Сценарийда күтәрелгән проблемалар һәм аларны чишү
- •Чынбарлыкны өйрәнү
- •Идея-тематик анализ Тема
- •Югары максат
- •Конфликт
- •Композиция
- •Катнашучыларга характеристика
- •Сәхнәгә кую планы
- •Эпизод. “Балаларның Нәүрүзне каршыларга әзерләнүләре.”
- •Эпизод. “Кышның бирешергә теләмәве”
- •Эпизод. “ Ялган Нәүрүзбикә килә.”
- •Эпизод. « Нәүрүзбикәне каршылау».
- •Бәйрәмне күзаллау һәм кичәнең образлы чишелеше.
- •Бәйрәмнең образлы чишелеше.
- •Режиссёрның югары максаты
- •Тамашаны декорация һәм калган компонентлар белән бизәүнең төп принциплары
- •Актерлар белән эш
- •Композиторлар белән эш
- •Художниклар белән эш
- •Репетиция процессы
- •Йомгаклау
- •Үзанализ
- •Тамашачы бәяләмәсе
- •Мәскәү шәһәреннән кунакка кайткан Саймә Караметдинова:
- •Кулланылган әдәбият
- •Костюм эскизы Иш баба
Катнашучыларга характеристика
Сценарийда төп урын катнашучыларга, башкаручыларга бирелә. Ә тамаша, күренеш, гомумән алар белән башлана. Бәйрәм тамашаларында аларның түбәндәге группаларга бүләбез:
1.Персонажлар ( методик, фольклор, әдәби, кино һәм теле персонажлар;
2. Күләмле уен тамашасы персонажлары:- ( Кар кызы, Нәүрүз, Кыш бабай.)
3. Тарихи персонажлар- Сөембикә, Пугачёв, Ермак, Кол Шәриф, Иван Грозный, Ибрахимбай һ.б.
4. Автор тарафыннан уйлап чыгарылган оригиналь персонажлар
Персонажлар ярдәмендә сценарийның темасы, идеясе тагын да ачыклана, куелган максатка ирешелә.
Характер – кешенең эшкә, үз-үзенә мөнәсәбәте, башка кешеләрдән аерылып торган үзенчәлеге, кешенең эчке асылы. Сәхнәдә образның характерын хәрәкәт аша күреп була. Хәрәкәт аша образның эчке дөньясы, эчке тормышы бирелә, ягъни без хәрәкәт аша, эш кылудан чыгып, сәхнәдэ уйнала торган образлар турында фикер йөртәбез, кем икәнен, нинди гаиләдән икәнен беләбез, шулай ук эчке характерын аңлыйбыз. Образның тышкы характеры дөрес табылган эчке характердан килеп чыга. Шул вакытта образ өчен хәрәкәтләр, гәүдәнең торышы, сөйләм барлыкка килә.
Иш баба. 70-75 яшьләрдәге аксакал. Авылдашларының яшен-картын, һәрберсен күреп белеп, аларга ярдәм итеп яшәүче, игелекле, миһырбанлы авыл карты.
Ак әби. 65-70 яшьләрдә. Иш бабаның гомер иткән җәмәгате. Изге күңелле, ярдәмчел булганы өчен аны авылда Ак әби дип йөртәләр. Иреннән узып сүз әйтми, аны олылап яшәүче мәрхәмәтле әби. Аш-суга бик оста, авыл бала-чагасын аш-су пешереп сыйларга ярата.
Кыш. Мәһабәт гәүдәле, ап-ак сакаллы матур бабай. Көр тавышлы, салмак кына, ышанычлы адымнар белән, атап йөри. Үз көченә ышана, җирнең, урман-кырларның сакчысы, үзеннән соң теләсә кемгә калдырып китәсе килми.
Урман иясе. Җитез, бер басасы урынга биш баса торган тик тормас җан иясе. Алдашырга, хәйләләргә бик ярата. Үз фикере юк, Убырлы ни әйтсә шуңа күнеп, аңа ияреп йөри.
Убырлы. Көнчел, үз-үзен яратучы, үпкәчел җан иясе. Кешегә яхшы булса аның эче поша башлый, нинди дә булса этлек эшләргә, начарлык кылырга тырыша. Үзен күрсәтергә ярата. Ул дигәнчә булсын өчен кулыннан килгән бар этлекне дә эшләргә әзер.
Нәүрүз. Кояш җылысын үзенә җыйган мөләем, ягымлы, йөзеннән нур бөркелеп торган яшь кыз бала. Аның күңеле гел изгелектә. Ул усаллыкка да яхшылык белән җавап бирә, үзенә каршы этлек эшләп йөргән Убырлы белән Урман иясен гафу итә, аларны яхшы якка үзгәртә.
Яшь балалар. Шат күңелле, дөньяга яратып, үз итеп карый торган сөйкемле характерлы, 6-8 яшьлек кызлар һәм малайлар. Спорт уеннары белән яратып шөгылләнәләр. Җырларга, уйнарга, биергә, такмаклар әйтешергә яраталар.
Сәхнәгә кую планы
“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашаның әзерлек планы
№ п/п |
Эш тәртибе |
Вакыт |
Урын |
Кем җаваплы |
Искәрмә |
1 |
Материал туплау. |
10.02.17 16.02.17 |
Китапха нә. |
Ахунова Ә. |
Журнал-газеталар, китаплар, интернет куллану. |
2 |
Сценарий төзү. |
16.02.17 20.02.17 |
Китапханә. |
Ахунова Ә. |
Җыелган материалны эшкәртеп, бер тәртипкә салу. |
3 |
Сценарий уку, рольләр бүлү. |
20.02.17
|
Режиссер бүлмәсе. |
Ахунова Ә. |
Сүзләрне күчерү. |
4 |
Режиссерның актерлар белән эше. |
20.02.17 25.02.17 |
Сәхнә. |
Ахунова Ә. |
Текстны укырга өйрәнү. |
|
Музыкалар сайлау, яздыру. |
|
Музыка студиясе. |
Ахунова Ә. |
Фонограммалар сайлау, яздыру. |
5 |
Җырларга, биюләргә репетиция. |
25.02.17 04.03.17 |
Сәхнә. |
Ахунова Ә. |
Җырлар өйрәнү, биюләрне кую. |
6 |
Балалар чыгышын өйрәнү. |
04.03.17 10.03.17 |
Сәхнә. |
Ахунова Ә. |
Бирелгән текстларны өйрәнү. |
7 |
Эпизодларга бүлеп репетиция ясау. |
10.02.17 18.03.17 |
Сәхнә. |
Ахунова Ә. |
Мезансценалар кую. |
|
Монтировка репетицияләре. |
18.03.17 19.03.17 |
Сәхнә. |
Ахунова Ә. |
Реквизит, бутафория белән эш. |
8 |
Прогон репетициясе. |
19.03.17 |
Сәхнә. |
Ахунова Ә. |
Программаны берләштерү |
9 |
Генераль репетиция. |
20.03.17 |
Сәхнә. |
Ахунова Ә. |
Костюм, реквизитлар белән эшләп чыгу. |
10 |
Нәүрүзне үткәрү. |
21.03.17 |
Сәхнә. |
Ахунова Ә. |
Программаны дөрес куеп чыгу. |
“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашаның сценарий барышы
Үткәрү урыны: Юлтимер мәдәният йорты.
Үткәрү вакыты: 21.03.2017
Сценарий һәм кую өчен җаваплы: Ә.Ахунова.
Балаларның зал аша нәүрүз әйтеп керүләре.
Иш баба белән балаларның әңгәмәсе.
Иш бабаның Ак әбине чакырып чыгаруы.
Ак әбинең балаларны. кашыкка йомырка салып, йөгертеп сынавы.
Ак әби белән Иш бабаның балаларны аркан тарттырып ярыштырулары.
Ак әбинең балаларны тәм-том белән сыйлавы.
Балаларның нәүрүз әйтеп зал аша китүе.
Жырлый Кирилл Гайфуллин “Пар булсын дөньялар “
Кыш керүе һәм аның Ак әби һәм Иш баба белән әңгәмәсе.
“Балачак ” бию ансабле татар халык биюен бии.
Иш бабаның Кыштан эшләгән эшләренә нәтиҗә ясатуы.
Кышның үз биләмәләрен Нәүрүзгә калдырып китүе.
“Сарман” жырын Рафаэль Гыйляжев башкара.
Арбага утырткан Убырны тартып Урман иясенең керүе.
Иш баба белн Ак әбинең Убырлының Нәүрүз түгеллеген ачыклавы
“Сәйлән”бию ансамбле чыгышы.
Иш баба, Ак әби, Урман иясе, Убырлының тамашачыларга нәүрүзнең илгә тынычлык, иминлек алып килүче бәйрәм икәнлеген әйтүләре.
Балалар белән бергә Нәүрүзнең керүе.
Нәүрүзнең тамашачыларга шытым утырткан чүлмәкләр таратуы.
Җыр. Тәслмә Зарипова :“Узган гомер җәл түгел”
Убырлы белән Урман иясенең Нәүрүзгә каршы этлек эшләргә план корулары.
Нүрүзнең бүләкләр биреп Убырлы белән Урман иясен хәйләләве.
Урман иясе белән Убырлының үпкәләрен онытып, барысы белән дуслашып урманарына кайтып китүләре.
Нәүрүзнең, теләк әйтеп,“Учак аша сикерү” йоласын үткәрүе.
Нәүрүзнең халыкны бәйрәм белән котлавы.
Катнашучыларның халыкка матур теләкләр теләп бәйрәмне йомгаклавы.
“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашаның сценарий планы
Сценарий планы төзү ул замыселының әхәмиятле бер элементы булып санала. Сценарий планын төзү ул эшчәнлекне арттыра һәм эпизодларны тәртипкә сала, эзлекле рәвештә эшне алып барырга ярдәм итә, жанрны ачыклый. Сценарий планы- эпизодларның кыскача эчтәлеге белән төзелгән перечень.( 1 эпизод., 2 эпизод... һәм башкалар) Планда эпизодларны нинди чыганаклар белән баетылуы да курсәтелә. Сценарийда эпизодлар курсәтелмәсә, план күренешләр белән төзелә. Сценарий төзегәндә ике төрле материал кулланыла: документаль һәм нәфис. Икесе дә бик зур әһәмияткә ия, икесе дә сценарийны баета, ачыкларга ярдәм итә.
Үткәрү урыны: Юлтимер мәдәният йорты.
Үткәрү вакыты: 21.03.2017
Сценарий һәм кую өчен җаваплы: Ә.Ахунова.
