- •Кичә сайлауны нигезләү
- •Беренче тәэсир
- •Сценарийда күтәрелгән проблемалар һәм аларны чишү
- •Чынбарлыкны өйрәнү
- •Идея-тематик анализ Тема
- •Югары максат
- •Конфликт
- •Композиция
- •Катнашучыларга характеристика
- •Сәхнәгә кую планы
- •Эпизод. “Балаларның Нәүрүзне каршыларга әзерләнүләре.”
- •Эпизод. “Кышның бирешергә теләмәве”
- •Эпизод. “ Ялган Нәүрүзбикә килә.”
- •Эпизод. « Нәүрүзбикәне каршылау».
- •Бәйрәмне күзаллау һәм кичәнең образлы чишелеше.
- •Бәйрәмнең образлы чишелеше.
- •Режиссёрның югары максаты
- •Тамашаны декорация һәм калган компонентлар белән бизәүнең төп принциплары
- •Актерлар белән эш
- •Композиторлар белән эш
- •Художниклар белән эш
- •Репетиция процессы
- •Йомгаклау
- •Үзанализ
- •Тамашачы бәяләмәсе
- •Мәскәү шәһәреннән кунакка кайткан Саймә Караметдинова:
- •Кулланылган әдәбият
- •Костюм эскизы Иш баба
Композиция
Композиция- әсәрдәге аерым өешләрнең, персонажларның урнашу тәртибе, әдәби әсәрнең корылышы. Реалистик әдбиятта әсәрнең композициясе эчтәлеккә буйсына. Әсәрнең бөтен компонентларын да берләштергәнлектән, композиция сюжетка караганда киңрәк эчтәлекле төшенчә.
Композициянең төп компоненты – экспозиция – сюжетның төп элементларыннан берсе. Экспозициянең төп хезмәте – программада катнашачак образлар,аларның яшәеше, характерларының формалашуы. Вакыйга үтәчәк урынны күрсәтү, кичә-бәйрәмнәрнең төзелеше белән таныштыру, булачак тамаша- программасының темасына гомуми характеристика бирә.
Композициянең төп хәлиткеч өлешен сюжет тәшкил итә. Төп конфликтның ничек итеп үсүенә карап, сюжетны аерым өлешләргә бүлеп йөртәләр. Театральләштерелгән тамашалардагы төп вакыйганың башланып китүенә сәбәпче булга хәл яки күренешкә төенләнеш диләр. Ә аңа кадәр булган ара кереш дип атала. Төенләнүдә башланган конфликт тәмам хәл ителгәнчегә чаклы, берничә вакыйга аша үтеп, кискенләшә бара. Сюжетның төенләнүдән алып хәл ителүгә чаклы төп өлеш вакыйгалар үсеше дигән төшенчә белән аталып йөртелә. Тамашаның конфликты, кискенләшкәнән-кискенләшә килеп, иң киеренке бер моментка җитә. Персонажларның язмышын хәл итүдәге мондый иң кискен вакыйга югары нокта дип йөртелә.Югары ноктада бирелгән вакыйганың нинди нәтиҗәләр бирүен, геройлар тормышына нинди үзгәрешләр алып килүен сурәтләгән хәл һәм күренешләр чишелеш дигән өлешне тәшкил итә. Ә инде вакыйганың ни белән бетүен аңлатып йомгаклап куйган өлеше, йомгаклау дип йөртелә.
“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашаның композиция төзелеше.
Кереш: Бабаларның залдагы тамашачыларны Нәүрүз белн котлавы. Иш баба белән Ак әбинең балалар арасында көрәш-уеннар оештыруы.
Төенләнеш: Ак әби белән Иш бабаның Кыш белән орашуы. Кышны җайлап озатырга тырышулары.
Усеш: Нәүрүз булып киенгән Убырлына, Урман иясенең, Нәүрүз дип тәкъдим итүе. Иш баба белән Ак әбине алдарга тырышулары.
Югары нокта: Балалар озатуында Нәүрүзбикәнең килүе, җыелган тамашачыга шытымнар утыртылган чүлмәкләр таратуы.
Чишелеш: Нәүрүзнең Убырлы белән Урман иясен яхшы якка үзгәртүе. Уеннар аша халыкны ял иттерү.
Жанр
Жанр француз теленнән безгә кергән – сәнгатьнең аерым бер төрләрен аңлата. Мәсәлән концерт-тамаша, театральләштерелгән тамаша, конкурс-презентацияләр , һәр сәнгать төре үзенең жанр системасын тәшкил итә. Әдәби әсәрләрдә мәсәлән роман-хикәя, ода, драматик хикәя, яисә драматик повесть. Мәдәни чаралар үткәргәндә дә жанр төрлелеге күзәтелә. Театральлаштырылган тамашалар, тематик кичәләр, әдәби-музыкаль кичәләр, халык иҗатын чагылдырган , халкыбызның гореф-гадәтләрен үзенә җыйган фольклор жанры. Мәдәният хезмәткәрләре яңадан-яңа формалар уйлап чыгарып, тамашачыларның ялын оештыруны елдан-ел мәгънәлерәк, рухи тәрбия бирүдә төп көчләрнең берсе итеп кулланырга омтылалар.
“Нәүрүз мөбәрәкбад!” бәйрәменең жанры –театральләштерелгән тамаша. Язны – Нәүрүбикәне каршы алу бәйрәмендә, халкыбызның яраткан җырлары, борынгы әйтем-такмаклары, җырлы-биюле уеннары күрсәтелә. Бәйрәмнең үткәрү тәртибе буыннан-буынга тапшырылып бүгенгә кадәр килеп җиткән, без дә, тамашачыларны рухи тәрбияләү йөзенән, бәйрәм тәртибен саклап , йолаларга таянып эшләргә тырыштык.
