Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
diplom_Akhunova_A.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.78 Mб
Скачать

Югары максат

Максат – нинди дә булса теләккә ирешү, шуңа омтылу дигән мәгънәне аңлата. Режиссерның әсәр идеясын югары теләккә, максатка күтәрүен аңлата. Сценарий авторының хыялларын, хисләрен, фикерләрен схнәдә җанландырып бирү – югары максат дип атала. Югары максатны психик һәм физик максатларга бүленеп карау бар. Югары максат өч өлешкә бүленә. Хәрәкәт (мин нәрсә эшлим?), максат (ни өчен эшлим?), җайлаштыру, яраклаштыру (Ни белән, ничек эшлим?). Кичә-тамашалар үткәргәндә тәрбияви максатларны да күздә тотып эшлибез. Безнең һәр бәйрәм күңел ачуга гына кайтып калырга тиеш түгел, ә нинди дә булса рухи үсеш, үзаң үстерүне максат итеп куярга тиеш. Сценарийга материал җыя башлаганда ук без үзебезгә төгәл максат куеп эшлибез. Бу максат безнең үткәреләчәк кичә - тамашаның тема - идеясыннан чыгып билгеләнә, ягъни теманы ачу һәм идеямны тамашачыга җиткерү өчен мин нинди ысуллар кулланып эш итәм.

“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” бәйрәме аша читкә киткән авылдашларымны авылга ешрак кайтаруны, туган җирләренә, ата-аналары каны тамган җирә бәйләүне, үткән буын белән бүгенге буын арасына күпер салу, ерак заманнардагы ата-бабаларыбызның яшәү рәвешләрен өйрәнеп, “Нәүрүз” бәйрәме аша бүгенге буынга, авылдашларыма аңлату, күрсәтү. Үзара дус-тату, бердәмләшеп яшәү хисләре тәрбияләүне үземә максат итеп куйдым. Туган туганны белеп, үз тамырларын онытмаска тиеш. Туган- тумача, күрше-күлән бер-берсен белеп, хөрмәт итеп яшәргә омтылырга тиеш дигән фикерне үткәрүне үземә югары максат итеп билгеләдем.

Конфликт

Латин теленнән кергән – конфликт – бәрелеш, каршылык, көрәш мәгънәсен аңлата. Ул драма әсәрләрен, сценарий барышын хәркәткә китерүче төп көч. Конфликт геройларның үзара каршылыклары, эш-гамәлләре аша, тыгыз бер төенгә бәйләнгән бердәм бер хәрәкәт китереп чыгара. Конфликтсыз драма әсәрләре була алмый. Драма әсәре нәкъ менә нинди дә булса конфликтны алып, шуны чишү рәвешендә бирелә. Театральлаштырылган тамашалар да конфликтка корылырга тиеш. Сценарий язганда геройларның үзара бәрелешенә, конфликтка корсаң кичә-тамаша күпкә кызыклырак, мәгънәлерәк килеп чыга. Конфликт чишелү аша тамашачыга әсәрнең идесы җиткерелә, эш-гамәлләре аша тәрбияви чара үткәрелә. Яхшыдан яманны, әйбәттән-начарны аерырга өйрәтә.

Конфликт барганда ул вакыйга бара. Конфликт чишелгәч, ул вакыйга бетә. Режиссурада конфликт иң мөһим билгеләмә. Тамашада конфликт турында сүз барганда – бу сүз катнашучылар арасында барган каршылыкларын, җанлы эчтәлеген ачып бирә.

Режиссурага бәрелештә катнашучыларның кире идеяларның бәрелешмәвен түгел, ә төгәл кешеләрнең җанлы көчләренең бәрелешен атыйлар. Кешелек эшендә һәм аның адымының иң зур энергиясе ябык – ул кешелек җанының энергиясе. Режиссер моны халыкка тапшырырга тиеш. Иң мөһиме, режиссер идеяларның бәрелешен күрә, аңлый һәм җанлы көчләрне үзендә тоя. Конфликт – идеяларның бәрелеше, каршылыкка китерүе.

“Нәүрүз мөбәрәбад!” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашаның төп конфликты булып – Кышның Нәүрүзбикә белән көрәше тора. Март ае яз ае булып саналса да әле бураннар була, карлар ява. Сыерчык бураннарын кем генә белми икән. Кыш әле көчле, усал, китәргә теләми. Ә яз инде ишек төбендә, килеп җитеп ята. Кыш, Убырлы,Урман иясе ярдәме белән Нәүрүзбикәне тоткарларга тырыша, төрле каршылыклар, конфликтлар тудырып язны китермәскә омтыла.

Үтәли хәрәкәт

Үтәли хәрәкәт – омтылыш – максатка ирешүгә омтылу мәгънәсендә. Персонажларның башкарган эш-фигыльләре, хәрәкәтләре кушылмасы, шулар аркылы куелган максатка ирешү. К.С, Станиславский үтәли хәрәкәтне югары максат белән берлектә пьесаның кан йөреше, йөрәк тибеше, нерв системасы дип атый. Үтәли хәрәкәт сценарийда идея һәм югары максат белән тыгыз бәйләнештә тора, режиссерга кичәдә куелган хәрәкәтләрне кичәнең идеясы аша ачыкларга ярдәм итә, геройларның уңай һәм тискәре эш-фигыльләре, үзара көрәшләре аша югары максатына ирешергә мөмкинчелек бирә.

Әсәрдәге төп вакыйганың башыннан ахырга кадәр үткән юлы. Әгәр үтәли хәрәкәт булмаса, барлык кисәкләр, максатлар, куелган шартлар, аралашу, җайланмалар, дөреслек, ышану һәм башка бер-берсеннән ерак, җансыз, аерым- аерым булыр иде. Үтәли хәрәкәт аларның барысын да бер җепкә тезеп алып бара. Эпизодларның кечкенә максатлары бер-берсенә бәйләнеп баралар – алар шул эзлекле бәйләнеп барулары белән бер бөтен сызык барлыкка китерәләр, ә ул сызык бөтен кичә буенча сузыла. Менә шул үтәли хәрәкәт була.

“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашада үтәли хәрәкәт булып Кышның төрле хәйләләренә, корган тозакларына да карамастан Нәүрүзбикәнең җиргә, илгә, кешелеккә яз алып килүе. Тереклеккә яңа сулыш өрүе.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]