Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
diplom_Akhunova_A.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.78 Mб
Скачать

Чынбарлыкны өйрәнү

Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабан туйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Сөмбелә, йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кушу, туй мәҗлесләре, ислам диненнә бәйле Рамазан, Мәүлет киче кебек мәҗлес-бәйрәмнәр уздыру еллар аша килеп бүген дә сакланып калган. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда мондый бәйрәмнәрнең роле бик зур һәм әһәмиятле бер фактор булып тора. Бу бәйрәм-кичәләрдә халыклар бер-берсенең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен өйрәнә, шушы бәйрәмнәр аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияләнә, үзара дуслык ныгый.

Бәйрәм тамашасы тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп оста бәйрәм оештыру бик күп көч сорый. Тамашаның эчтәлеге мавыктыргыч, истә калырлык итеп оештырылыргы тиеш. Мин шушыларны истә тотып бәйрәм кичәсен тамашачыны рәхәтләнеп ял итәрлек, рухи канәгатьләнү алып китәрлек итеп оештырырга омтылдым. Сәхнә бизәлеше аша бәйрәмнең рухын ачарга, эстетик тәрбия бирергә, тамашачы күңелендә җылы хисләр, бәйрәм рухы уятырга тырыштым.

Идея-тематик анализ Тема

Грек теленән алынган тема термины – аңлатмалы сүзлектә - әсәрдә сурәтләнә торган вакыйга яисә тормыш күренеше. Әсәрнең төп темасы белән бергә ярдәмче темалар да була. Шулай ук гомуми һәм төгәл темаларга бүлеп тә карала. Гомум темалар – сугыш, сигезенче март, 9май – җиңү көне һәм башкалар. Ә шушы темалар эчендә төгәлрәк алып эшләнә торган темалар була. Мәсәлән, гомуми сугыш тематикасыннан чыгып, “Сугыш толлары”, “ Сугыш ятимнәре”, “Ленинград балалары” һәм башка темаларны алып кичәләр үткәрергә була. Теманы ике төрдән чыгып киңәйтеп була: синхрон (вакыт белән бергәлек) , диахрон (вакыт аша). Тема куеласы кичәнең идеясы белән тыгыз бәйләнештә тора. Тема һәм идеяның актуальлелеге, иҗади яктыртылуы сценарий төзүченең дөньяга карашына, аның идея-сәяси позициясенә бәйле.

Тема “нәрсә?” соравына җавап бирә. Кеше хәятының кайсы якларын яктыртуга карап, теманың чынбарлыкны иңләү масштабы төрлечә була. Уй-хиснең бер буынын суртләгән лирик әсәрләр темасы бик җыйнак була. Икенчеләрендә дәвамлы вакыйгалар үзәк бер тар сызык буенча үстереләләр. Эпик әсәрләр темасы аеруча киң колачлы, дәвамлы хәл-әхвәлләрне үз эченә ала. Ләкин, моңа карап, теманың әһәмияте чынбарлыкны иңләү хасияте белән генә билгеләнә икән, дип уйларга ярамый, әле тагы эчке масштаблылык та бик мөһим роль уйный. Эчке масштаблылык – ул тышкы һәм эчке дөньяны фикер-хисләрне, характерларны тирән яктырту дигән сүз.

“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” кичәсе сценариеның төп темасы булып - Яз белән Кыш көрәше тора. Кышның инде китәр вакыты җиткән, тик әле ул үз вәкаләтен тиз генә язга бирергә теләми. Суык көннәр, бураннар белән кояш җылысын токарлап, язга, карларны эретеп, гөрләвекләр агызырга мөмкинчелек бирми. Яз исә үз вакытында үз эшенә керешергә тели. Халык, зарыгып җылы көннәр килүен көтә, яңа уңышка чәчү башларга әзерләнә, зур өметләр белән Нәүрүзне көтә.

Идея

Идея – язучының үзе сурәтләгән вакыйгаларга мөнәсәбәте, бәя бирүе, әсәрдә күрсәтелгән тормыш күренешләре аша әйтергә теләгән фикере. Сценарийда идеяны ачык, төгәл билгеләү төп факторларның берсе булып тора. Кичә өчен сценарий төзүгә керешкәндә үк без теманы ачыклауга икенчел идеяны билгелибез. Идея аша җыелган тамашачыга ни әйтергә теләгән фикеребезне ачыклыйбыз. Тема һәм идеяны дөрес билгеләү, аудиториядә кызыксыну уятырга, рухи тәрбия бирергә хезмәт итәргә тиеш.

Идея –сценарийның төше, төп юнәлеше, эстетик мәгънәсе ул. Тамашачыга мөһим яңа идея әйтү өчен – рухи тәрбиячедән бик зур интеллектуаль байлык, фикер куәте таләп ителә. Кичәнең идеясе тагын эмоциональ йогынтылы булуы, күңелнең бик нечкә кылларын тирбәтүе белән дә аерылып тора. Без аны аңыбыз, акылыбыз белән генә түгел, йөрәгебез белән дә кабул итәбез. Шуңа күрә андагы фикер күңелгә сеңеп, тирән уелып кала.

Идеяне проблеманың хәл ителеше дип тә йөртәләр. Болай раслауда дөреслек бар. Проблема – ул мәсьәләнең куелышы, идея – шуның чишелеше, аны хәл итүдән килеп чыккан сөземтә.

Нәүрүз төрки халыкларның мәҗүсилек чорыннан ук килгән, язны каршы алу бәйрәме булып тора. Кайбер галимнәр аның инде таш гасырда ук булуын һәм бәйрәм ителеп килүен раслады. Салкын кышларны исән-сау чыкканга сөенеп, җылы яз көннәрендә, елның уңышлы килүен теләп келәү әйтүләр, туган җирне сагынып кайткан кошларны бәйрәм белән каршы алулар безнең татар халкында булып, елъязмаларда аларның төрле төбәкләрдә дә үткәрелүе теркәлеп калган. Көн белән төн тигезләшкән вакытта инде көннәрминутлап озыная һәм җылына барганда, язгы чәчү алдыннан, эш башлаганчы, бер җиләнеп, бәйрәм итеп алу халкыбызның иң матур йола- бәйрәме – “Нәүрүз” булып кергән. XX гасырда онытыла төшкән бу бәйрәм, өйрәнелеп, халыкка кайтарылды.

“Нәүрүз” бәйрәмен үткәреп мин авылдашларыма, кайткан кунакларга бу бәйрәмнең матурлыгын, изгелеген, ата-бабаларыбыздан сакланып калган гореф-гадтләрнең иң мәрхәмәтлесе икәнен исбатлыйсым килде. Нәүрүз ул – Яз! Ә яз ул тереклек башы, дөньяның яшәрүе . Минем , җыелган тамашачыларга, күңелләрендәге кыш салкынын алып ыргытып, уеннар-җырлар аша җаныгызга җылылык, игелек, иман иңсен иде дип әйтәсем килде.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]