Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
diplom_Akhunova_A.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.78 Mб
Скачать

Үзанализ

Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Сабантуй, каз өмәсе, Нәүрүз, Сөмбелә кебек бәйрәмнәр халкымның үткәннән бүгенгегә сакланып калган бәйрәм-йолалары. Аларның һәрберсенең үзенең чыгышы, үзенә генә хас йола-уеннары бар.

Нәүрүз бәйрәме бүгенге көндә ел да уздырылып килә. Ул инде матур бер традициягә әйләнде дияргә була. Безнең “Нәүрүз мөбәрәкбад!” бәйрәм тамашасы да авылда ел да уздырыла. Авылдашлар быелгы бәйрәмгә дә күпләп килгәннәр иде. Читтән бәйрәмгә дип махсус кайткан кунаклар да бар иде. Уен-җыр белән аралашып барган театральләштерелгән тамаша халык күңеленә бик ошады. Тамашачы рәхәтләнеп кул чапты, җырчыларга кушылып җырлап утырды, геройларга кушылып уеннарда катнашты. Тамаша беткәч тә халыкның таралмавы, кичке уенга калып, фоэда үткәрелгән уеннарда да актив катнашуы моның ачык дәлиле. Мин, бәйрәмне оештырганда, читкә киткән авылдашларымны авылга ешрак кайтаруны, туган җирләренә, ата-аналары каны тамган җиргә бәйләүне, үткән буын белән бүгенге буын арасына күпер салу, үзара дус-тату, бердәмләшеп яшәү хисләре тәрбияләүне үземә максат итеп куйган идем, максатыма ирештем дип уйлыйм.

Тамашачы бәяләмәсе

Авыл китапханәсе мөдире: Җиханшина Алмазия.

2017 елның 21 нче мартында Юлтимер авылы мәдәният йортында Ахунова Әлфия тарафыннан “Нәүрүз мөбәрәкбад!” дип аталган театральләштерелгән тамаша оештырылды. Тамаша халкыбызның мәҗүсилек чорыннан ук килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен үз эченә алган иде. Мондый тамашаларны оештыру күп көч сорый. Моңарчы да бик күп тематик кичәләр, бәйрәм концертлары, бәйрәм тамашалары үткәреп, авылдашларының мәхәббәтен яулаган Әлфия, бу юлы да сынатмады. Үзенең осталыгын, профессиональлеген җигеп тамаша-бәйрәмне бик оста оештырып чыкты. Тамаша безнең күңелне үзенең эчтәлеге, кызыклылыгы, эзлеклелеге, материалның бйлылыгы белән яулады. Әлфиягә киләчәктә дә шундый матур кичәләр оештыруын теләп калабыз.

Мәскәү шәһәреннән кунакка кайткан Саймә Караметдинова:

Авылга еш кайтып булмый, яшь үзенекен итә. Туганнарым “Нәүрүз” бәйрәме бик күңелле үтә, дигәч быел кайтырга булдым. Бәйрәм бик күңелле үтте, яшь чакларны искә алып биедек тә, сәхнәдәгеләргә кушылып җырладык та. Авылдашларымның кул эшенә оста икәннәрен белә идем, моңа тагын бер кат инандым. Туган җиргә тартып кайтарган өчен, шушындый күңелле ял оештырган өчен Әлфия сеңелгә бик зур рәхмәт. Исән булсак киләсе елга тагын кайтырга исәп.

Кулланылган әдәбият

  1. Аникист А.А. теория драмы от Аристотеля до лессинга. Москва 2009.

  2. Блок В. Система Станиславского и проблемы драматургии. Москва 2008.

  3. Гайдук Т.А. Организация праздничных мероприятий. Москва 2010.

  4. Генкина Д.И. Күләмле чараларның әзерләү методикасы. Казан 2009.

  5. Горбунова С.Г. Вопросы теории реалистической драмы. Москва 2004.

  6. Семейные праздники. Москва. 2005.

  7. Көндәлек мәдәният эшчәнлеге. А.Д. Жаркова, В.И. Чижикова эшкәртелүендә. Казан 2003.

  8. Тимофеев Л.И. Основы теории литературы. Москва. 2007.

  9. Холодов Е.Г. Композиция драмы. Москва. 2005.

Кушымта № 1

Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашасының сценариесе

Нәүрүз мөбәрәкбад!”

Сәхнә ачык. Бизәлгән урам күренеше. Күңелле музыка астында залдан нәүрүз әйтеп балалар йөгерешеп керә.

1 бала.

Нәүрүз килде, тиз килде,

Нәүрүз килде яз килде,

Яз белән муллык килде,

Яз белән көрлек килде.

2 бала

Тук булсын малларыгыз.

Мул булсын балларыгыз.

Имин йортта торыгыз.

3 бала.

Кәеф – сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз.

Моңаеп утырмагыз.

Уйнагыз да, көлегез,

Биегез дә, җырлагыз.

4 бала.

Кыш китте, яз килде,

Үрдәк белән каз килде,

Былбылдан аваз килде-

Нәүрүз мөбарәк булсын!

1 бала.

Алдагы көннәрегездә

Телибез зур уңышлар.

Муллыкта, тыныч тормышта

Хезмәт итегез, дуслар!

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

2 бала.

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын, Эче тулы нур булсын!

Гөрләшеп сәхнәгә менәләр, аларны Иш бабай каршылый.

Иш баба. Ник шаулашасыз бу кадәр? Ут-күз юктыр бит?

1 бала. Иш баба, Нәүрүз белән сезне!

2 бала. Нәүрүз мөбәракбад!

Иш баба. Сөбханалла, нәүрүз җиттемени? Мин хәтерсез, онытып та җибәргәнмен икән. Бәйрәм белән сезне дә, балалар.

3 бала. Ә бәйрәм күчтәнәче?

Иш баба. Күчтәнәч булыр анысы, тик бит Нәүрүз көчлеләрне уңганнарны ярата, сезнең соң көчегез бармы?

4 бала. Әлбәттә, кара минем беләкләрне.

2 бала. Минеке дә синекеннән ким түгел.

Иш баба. Әйдәгез кем көчлерәк ярыштырып карыйбыз.

Балалар капчык киеп, икесе тигез, йөгереп килә.

Иш баба. Булдырдыгыз, кая әбиегезне чакырыйк әле, күчтәнәчләре күптән әзер инде аның. Карчык, карчык дим.

Ак әби. (Чыга). Ни бар? (Балаларны күреп) И, бәбекәйләрем, килеп тә җиттегезме?

Балалар. Нәүрүз белән сине Ак әби!

Ак әби. Рәхмәт, рәхмәт, үзегезне дә бәйрәм белән. (Күчтәнәчләрен тоттырмакчы була да туктап кала. Балалар “Миңа, миңа”- дип тарткалаша). Туктагыз әле , сезнең җегәрлек ничек микән, сынап карыйк әле. Менә сезгә кашык, менә күкәй, кем кашыктагы йомырканы ватмыйча йөгереп килә, күчтәнәч тә шуңа.

Балалар кашыкка йомырка салып йөгереп килә.

Иш баба. Җитез буын үсә, карчык.

Ак әби. Ә көчләре, көчләре ничек, сынап карыйк әле. Менә сезгә аркан, кем алдыра.

Балалар икегә бүленеп аркан тарта, бер як җиңә.

Иш баба. Менә булдырдыгыз, балалар, ә сезгә күбрәк көч тупларга кирәк.

Ак әби. Менә сезгә күчтәнәчләр.

Балалар киредән нәүрүз әйтеп зал аша китәләр.

3 бала.

Ач ишегең , керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Аш – сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

4 бала.

Мал-туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын-

Нәүрүз котлы булсын!

1бала.

Тургайлар - жырчы кошлар.

Тургайлар жырына кушылып,

Ямьле яз килуе белэн

Котлыйбыз сезне, дуслар!

Концерт номеры.Җыр “ Парлы үтсен гомерләр”

Ак әби. Бу суыклар үзәккә үтте инде, тизрәк яз җитсен иде.

Иш баба. Менә Нәүрз җитте димәк озакламый яз! Сыерчыклар кайтыр, умырзаялар чыгар.

Кыш.(Керә дә тыңлап тора). Ай-һай тиз туясыз миннән. Көз көне ял итәбез дип, чакырып аласыз, яз җитсә ничек җибәрергә белмисез.

Ак әби. Кунак бар дисәм...

Иш баба. Кыш ич, танымыйсыңмы әллә? Ни хәл Кыш, кояшның туры нурлары бик үртәмиме?

Кыш. Ничек кенә әле!

Иш баба. Нәүрүз килеп җиткәнче, җайлап-майлап Кышны озатырга кирәк. (Кышка) Кыш дус, ник кашларыңны җимердең, ник җилләрең тынган, авырмыйсыңдыр бит?

Кыш. Белмим инде, никтер кәефем юк, картаям ахры.

Ак әби. Нинди картаю ди ул, булмаганны. (Көзге бирә). Менә кара, Кыш. Алай бик карт түгел бугай шул, бер-ике җыерчык нәрсә инде ул.

Иш баба. Яле елмаеп бер әйләнеп кил.

Кыш кыланып, биеп, йөреп килә.

Ак әби. Менә безнең яшьләр биегәнне карасаң, кәефең тагын да күтәрелер.

Бию башкарыла.

Иш баба. Кара әле, Кыш, синең китәр вакытың җитте, ә эшлисе эшләрең калмадымы?

Ак әби. Әйе шул, кире-кире кайтып йөрерлек булмасын.

Кыш. Тә-әк! Тикшерик булмаса.

Иш баба. Кар юрганыңны язгы уҗымнарга җитәрлек итеп түшәдеңме?

Кыш. Артыгы белән.

Ак әби. Салкыннарыңның барсы да чыгып беттеме?

Кыш. Берсен дә калдырмадым, кабат-кабат чыктылар.

Иш баба. Алайса без халыктан сорыйк.(халыкка) Чаңгы-чана шуу өчен кар җитәрлек булдымы?

Җавап. Әйе!

Ак әби. Елга-күлләрдә боз калын яткан идеме?

Җавап. Әйе!

Кыш. Минем хезмәтемнән барыгыз да канәгатьме?

Җавап. Әйе!

Иш баба. Булдыргансың, кыш туган, инде тынычлап ял итә аласың.

Кыш. Алайса курыкмыйча, үз урынымны Нәүрүзгә калдырып китәм.

Ак әби. Юлың озын, матур җыр тыңлый-тыңлый барсаң сизелмәс. Әйдә, без дә сине озатып керик. (Китәләр).

Җыр башкарыла”Сарман”

Кыңгыраулар тагылган бакча арбасына утыртып, Урман иясе, Нәүрүз булып киенгән, Убырлыны алып керә.

Урман иясе. Юл бирегез, юл сабыгыз! Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Иш баба. Нәүрүзбикә килеп тә җитте!?.

Урман иясе. Каршы алыгыз, яратып кабул итегез! Нәүрүзбикә үзе!

Ак әби. Кемне алып килдегез сез?

Урман иясе. Нәүрүзне чакырдыгызмы?

Ак әби. Әйе...

Урман иясе. (Кәгазь суза). Кул куеп алыгыз!

Иш баба. Ни өчен кул куярга? Мин Нәүрүзбикәне күрмим.

Урман иясе. Ә бу кем синеңчә? Нәрсә, картлач, Нәүрүз-матурны танымый башладыңмы әллә? Чакыргансыз икән, тиешенчә каршы да ала белегез инде. (Убырлыны арбадан бушата, да сәхнә каршына алып килә). Син нәрсә телеңне йоттың?

Убырлы. Мин сүзләрне югалттым.

Урман иясе. Нәрсә ятламадыңмени? Соң син аны 30 ел яздың түгелме? (Колагына пышылдый).

Убырлы.Ә исемә төште.(Халыкка). Минем үз хезмәтләремә керешер вакытым җитте. (Урман иясенә).Нинди хезмәтләр?

Урман иясе. Әйдә алда күз күрер, сөйләвеңне бел.

Убырлы. Минем сезнең белән сөйләшеп торырга вакытым юк. Мин, беләсегез килсә, бу рольгә 100 ел әзерләндем. Ашамадым, эчмәдем, йокым туйганчы ял итмәдем. Вәйт!

Ак әби. Менә уеңдагыны телең әйтте. Син чын Нәүрзбикә түгел.

Урман иясе. Ничек инде чын түгел! Хәтта белешмәсе дә бар. (Күрсәтә).

Иш баба. (Укый). “Бәйрәмгә Яз кызы – Нәүрүз итеп билгеләнә”. Вәйт сиңа мә! Бу ни була инде?

Урман иясе. Печате, имзасы белән.

Ак әби. Имзасы кемнеке икәнен аңлап булмый.

Убырлы. Син инде, бигрәк, картайдым дигәчтә, сукыраймаган ич.

Күрмисеңмени Шүрәле дигән.

Иш баба. Ә хәзер бар да аңлашылды. Ләкин Убырлыкай без сине Яз кызы итеп кабул итә алмыйбыз шул.

Убырлы. Ник? Мин шулкадәр тырыштым, тырыштым. Беркемгә бернинди этлек эшләмәдем, аз-аз гынасын санамаганда.

Ак әби. Нәүрүзбикәне сайламыйлар, Нәүрүзбикә булып туарга кирәк.

Иш баба. Нәүрүзбикә уңган, булган, тырыш бала. Ә син ни эшли беләсең?

Убырлы. Барысын да булдырам, әйтегез, нишлим.

Урман иясе. Әйдә җырлап күрсәт әле шуларга.

Убырлы җырларга тырыша, көен китерә алмый.

Ак әби. Менә күрәсеңме? Ә хәзер безнең яшьләр иҗатын карап бак.

Татар халык биюе.

Иш баба. Нәүрз ул – дуслык-туганлык бәйрәме.

Урман иясе. Алайса, бөтен җир шарындагы халыкларга, тынычлык, иминлек телик.

Ак әби. Нәүрүз ул – илләргә муллык, иминлек теләү, кунакчыллык бәйрәме.

Убырлы. Ә мин, бар кешеләрне, урманга җиләк-җимеш җыярга чакырам.

Күңелле музыка китә. Зал аша балалар белән Нәүрүз керә.

Ак әби. Күрәсезме, күрәсезме, кояш нурларына төренеп Яз килә, Нәүрүзбикә килә.

Иш баба. Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз – яңа елыбыз!

Яңа елда туры булсын, нурлы булсын юлыбыз!

Ак әби. Нәүрүз килгәндә – гөлләр чәчәккә бөреләнә, бөтен тирә-юнь яшеллекә күмелә.

Иш баба. Нәүрүз килсә бар дөньяга яз исе тарала.

1 бала. Кыш китте, яз килде, үрдәк белән каз килде,

Былбылдан авз килде – Нәүрүз мөбәрәкбад!

2 бала. Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз, нурлы булсын юлыбыз!

Еракларга яңгырасын бүген дәртле җырыбыз!

3 бала. Нәүрүз кил, Нәүрүз кил, Нәүрзне зурлыйк әле.

Гөрләвекләр тавышына кушылып җырлыйк әле.

4 бала. Нәүрүз кил, Нәүрүз кил, күктән нурлар сибелсен.

Туган илем, туган җирем язны күреп сөенсен!

1 бала. Нәүрүз кил, Нәүрүз кил, илләр-көннәр ямьләнсен,

Бергәләшеп җырларга дип куллар-кулга бәйләнсен!

Нәүрүз. Исәнмесез, саумысыз кадерле дуслар!

Агымсулар кичтем мин, сезгә килеп җиттем мин.

Нәүрүз әйтеп үттем мин, Нәүрүз мөбарәк булсын!

Инде мине тыңлагыз, моңаеп утырмагыз –

Уйнагыз да, көлегез, биегез дә, җырлагыз.

Нәүрүз мөбарәкбад!

Мин сезгә бүләкләр белән килдем, дуслар! Яңа елда басуларда игеннәр мул булсын, җиләк-җимеш бакчалары уңыштан сыгылып торсын өчен, элек-электән кешеләр нәүрүзгә, чүлмәкләрдә орлык үстергәннәр. Мин сезгә Нәүрүз бүләге, шытымнар китердем. Аларны сезгә балалар тараткан арада икенче бүләгемне кабул итеп алыгыз.

Тамашачыларга шытымнар утыртылган кечкенә чүлмәкләр таратыла.

Яшьләр биюе.” Сәйлән” ансамбле

Убырлы, Урман иясе керәләр.

Убырлы. Үләрсең, кыланышларыннан, Нәүрүзне нничек каршылыйлар бит.

Урман иясе. Әйдә булмаса үзебезнең урманыбызга кайтып китик.

Убырлы. Юк, алай гына китмим әле мин, берәр этлек эшләп китмәсәм йоклый алмыйм, йокламасам сихерем бетә.

Урман иясе. Әнә үзләре килә.

Нәүрүзбикә, Ак әби, Иш баба керәләр.

Нәүрүз. Я, дусларым, ник кәефегез юк?

Убырлы. Болай гына...

Урман иясе. Урманга кайтып китик дигән идем... (Убырлы ямьсез итеп карап аның сүзен бүлә). Ни бит...

Иш баба. Урманга китәргә җитешерсез, әйдәгез безнең белән уйнап-җырлап күңел ачыгыз.

Нәүрүз. Минем бит сезгә дә бүләкләрем бар.

Убырлы. Нинди?

Нәүрүз. Кара каргалар, сыерчыклар сезне сагынып әйләнеп кайтты. Кар астында умырзаялар баш калкыта, ләләләр, сөмбелләр уяна. Яз җитүен сизә алар.

Урман иясе. Алайса безгә тизрәк кайтырга кирәк, монда йөреп аларны күрми калуыбыз бар.

Ак әби. Ә җәй җиткәч, рөхсә итсәгез, без сезнең янга җиләк, бөрлегән җыярга килербез.

Убырлы. (Елмаеп). Хәйләли дә беләсез инде үзегез. Ярар үпкәм бетте, әйткән сүз, аткан ук җиләккә көтәм. (Саубуллашып китәләр).

Нәүрүз. Минем сезгә тагын бер наказым калды бит әле.

Иш баба. Нинди?

Нәүрүз. Нәүрүздә олы йолаларның берсе – учак аша сикерү. Учак аша сикергәндә сезнең бөтен кайгы-борчуларыгыз, чир-авыруларыгыз янып юкка чыга. Тик шарты бар, Һәр сикергән кешегә теләк теләргә кирәк булачак.

Иш баба. Була ул. Балалар чыбык-чабык җыегыз, учак тергезик.

Балалар учак аша сикерә, һәр кешегә теләк әйтелә. “Бәхетле булсын, “Сәламәт булсын”, “Яхшы укысын”, “Әти-әнисе тигез булсын” һ.б.

Нәүрүз. Ут аша сикергәндә теләгән теләкләр тормышка ашсын.

Иш баба. Безнең халык җир җимертеп эшли дә, гөрләтеп бәйрәм дә итә белә.

Ак әби. Басу-кырларда уңыш үстергән авыл хезмәтчәннәренә сәламәтлек, уңышлар телибез. Еллар бәрәкәтле булсын!

Иш баба. Дөньялар тыныч, имин булсын! Яңгырлар вакытында явып, мул уңыш җыярга насыйп итсен!

Ак әби. Сезне халкыбыз йолаларының берсе-Язгы Яңа ел-Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез.

Нәүрүз. Бу язгы бәйрәм өйләрегезгә тынычлык, иминлек һәм игелек белән килеп керсен! Чын күңелдән барыгызда да нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим! Йортларыгызда һәрвакыт татулык, фикер бердәмлеге патшалык итсен!

Иш баба. Барлык өметләрегез дә тормышка ашсын, Язгы Яңа ел котлы булсын! Нәүрүз мөбарәкбад!

Кушымта № 2

Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашасын үткәрү өчен смета

Раслыйм:

______________

Үткәрү вакыты: 21.03.2017

Үткәрү урыны: Юлтимер мәдәният йорты.

Башлану вакыты: 18.00

Җаваплы оештыручы: Ахунова Ә.

Сәхнә бизәлеше - 1000 сум

Реквизитлар алу - 500 сум

Белдерү бастыру – 150 сум.

Катнашучыларга бүләкләр – 2000 сум

Гомуми сумма – 3650 сум

Сметаны төзеде : Ахунова Ә.

Кушымта № 3

Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” театральләштерелгән тамашасын үткәрү өчен кирәкле реквизитлар

Тырыслар

Кашыклар

Йомыркалар

Аркан-бау

Микрафоннар

Шытымнар салынган чүлмәкләр

Бакча арбасы

Ясалма учак

Кушымта № 4

Сәхнә эскизы.

Кушымта № 5

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]