- •Кичә сайлауны нигезләү
- •Беренче тәэсир
- •Сценарийда күтәрелгән проблемалар һәм аларны чишү
- •Чынбарлыкны өйрәнү
- •Идея-тематик анализ Тема
- •Югары максат
- •Конфликт
- •Композиция
- •Катнашучыларга характеристика
- •Сәхнәгә кую планы
- •Эпизод. “Балаларның Нәүрүзне каршыларга әзерләнүләре.”
- •Эпизод. “Кышның бирешергә теләмәве”
- •Эпизод. “ Ялган Нәүрүзбикә килә.”
- •Эпизод. « Нәүрүзбикәне каршылау».
- •Бәйрәмне күзаллау һәм кичәнең образлы чишелеше.
- •Бәйрәмнең образлы чишелеше.
- •Режиссёрның югары максаты
- •Тамашаны декорация һәм калган компонентлар белән бизәүнең төп принциплары
- •Актерлар белән эш
- •Композиторлар белән эш
- •Художниклар белән эш
- •Репетиция процессы
- •Йомгаклау
- •Үзанализ
- •Тамашачы бәяләмәсе
- •Мәскәү шәһәреннән кунакка кайткан Саймә Караметдинова:
- •Кулланылган әдәбият
- •Костюм эскизы Иш баба
Эчтәлек
Кереш ………………………………………………………………………….....4
Кичә сайлауны нигезләү……………………………………………...………...5
Сценарийда күтәрелгән проблемалар һәм аларны чишү..................................7
Идейно – тематик анализ………………………………………….....................9
Тема, идея……………………………………………………………………......9
Югары максат…………………………………………………………………...11
Конфликт………………………………………………………………………..12
Үтәли хәрәкәт.......................................................................................................13
Композиция …………………………………………………............................14
Жанр…………………………………………………………………………….16
Катнашучыларга характеристика …………………………………………....16
Сәхнәгә кую планы……………………………………...………………….....19
Тамашаның әзерлек планы……………………………………………….........19
Сценарий барышы… ………………………………………………...................21
Сценарий планы ………………………………………………………………..23
Тамашаны үткәрү планы……………………………………………............ ... 26
Репетицияләр графигы………………………………………………………....28
Монтажлау бите………………………………………………………………...29
Ут бизәлеше……………………………………………………………..............35
Музыка бизәлеше……………………………………………………………....36
Бәйрәмне күзаллау һәм кичәнең образлы чишелеше. Кичәне сәхнәләштерү……… ...40
Кичәнең образлы чишелеше ………………………………………………......40
Тамашаны декорация һәм башка компонентлар белән бизәү принциплары……………42
Актерлар белән эш……………………………………………………………...44
Композитор белән эш………………………………………………………...45
Рәссамнар белән эш…………………………………………………………..46
Репетиция барышы……………………………………………………….......47
Йомгаклау……………………………………………………………………..49
Үзанализ……………………………………………………………………….49
Тамашачы фикере…………………………………………………………….50
Кулланылган әдәбият…………………………………………………….......52
Кушымта.......................……………………………………………………....53
Кереш
Нәүрүз- борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Мәгълүм булганча, 18нче гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21ендә-көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүрүз” дип аталган. Иранда һәм аңа күрше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.
“Нәүрүз” сүзе фарсы-таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачаларга, күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр.
Бу яшьләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә. Хуш киләсең, Нәүрүз, түрдән уз! Җылы Ләйсән яңгырлардан соң җир йөзе яшәреп, шау чәчәккә төренер.
Ел саен үткәрелеп килә торган “Нәүрүз” бәйрәме, авылдашларның көтеп алган бәйрәмнәреннән берсе. Аның тамырлары тирәндә, традиция булып, елдан-елга күчә бара. Менә шушы матур традицияне дәвам итү йөзеннән шушы бәйрәмгә тукталырга булдым.
Бу язгы бәйрәм өйләргә тынычлык, иминлек һәм игелек белән килеп керсен! Йорт-илдә һәрвакыт татулык, фикер бердәмлеге патшалык итсен!
Кичә сайлауны нигезләү
Нәүрүз – гүзәллек һәм нәфислек, азатлык һәм иркенлек, тигезлек һәм тынычлык, ышаныч һәм өмет, рухи күтренкелек көне! Сумалак сые – Нәүрүзнең иң зур күчтәнәче һәм тәм-томы.
Нәүрү безнең яклар – иркен дә, киң дә Идел буе яклары өчен чагыштырмача яңа һәм без аңа әле күнегеп тә җитмәгән кебек. Әмма ул соңгы елларда безнең якларда да ныклап урнашып килә.
Мин “Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” темасын алып, шушы бәйрәм аша халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, Нәүрүзнең килеп чыгышы белән таныштыру, яшь буында олыларга карата хөрмәт хисләре тудыруны күз алдында тотып эшләдем. Татар халкының тапкырлыгын, зирәклеген яшьләргә сеңдерү, үзара аралашу, бер-берсенең яшәеше белән танышу, дуслык хисләре тәрбияләүгә басым ясарга омтылдым.
Төп өлеш
Беренче тәэсир
Легендаларда Нәүрүзнең кояш, ут, күкрәп килгән яз белән бәйлп сурәтләнүе үзе үк борынгы ата-бабаларыбызның елның бу фасылын ничек яратулары, кышкы кытлыктан соң туклык, муллык вәгъдә итеп килгән яңа ел башын олы бәйрәм төсендә зурлап каршылаулары хакында сөйли. Нәүрүзнең килеп чыгышын өйрәнүче галимнәр бу бәйрәмнең таш гасырга ук туры килүен раслыйлар. Нәкъ шул чорда инде кешеләр, җир эшкәртүгә тотынып, игенчелек белән шөгыльләнә, терлекләрне үзләренә ияләштереп, асрый башлаганнар. Җимешләрне киптерергә өйрәнеп, аларны күпләп кышка әзерләргә тотынганнар. Үзләре әзерләгәннәре кемгә җиткән, кемгәдер җитми дә калган. Шундый авыр кышны үткәргәннән соң, ничек инде алда яхшы көннәр вәгъдә итеп килгән нәүрүзне зурлап бәйрәм итмисең?!.
“Нәүрүз бәйрәме – төрки халкының буыннан-буынга күчеп, халкыбызның мирасына әйләнгән театральләштерелгән фольклор тамашасында рухи тәрбиянең роле” кичәсенең сценарийын укуга ук бу бәйрәмнең халыкка кирәклеген, аның рухи тәрбия бирүдәге көченә инанасың. Бу бәйрәм, авылдашларның, бәйрәмдә үткәрелгән уеннар аша, күңелләрендә үзара ярдәмләшеп яшәү, бер-берсенең хәленә керә белү, тормыш-яшәешләре белән кызыксыну уята. Язгы рухи күтәренкелек, язгы кыр эшләренә зур дәрт белән тотынырга ярдәм итә. Зур уңыш җыярга өмет уята.
Ничек кенә булмасын, Нәүрүз бәйрәме ул төрки халыклар, шул исәптән татар халкы тарихының да аерылгысыз өлеше. Соңгы елларда бу бәйрәмнең бездә дә билгеләп үтелә башлавы – моның ачык дәлиле.
Сценарийда күтәрелгән проблемалар һәм аларны чишү
Эмоциональ яктан баетылган һәм бер кыссага сыйдырып ягъни театральләштереп эшләнгән язмага сценарий диләр. Аның нигезендә төрле материаллар, тормыштагы күп төрле вакыйгалар ята. Сценарийда нинди дә булса проблема алга куелып, сценарий барышында ул чишелергә тиеш. Шулай ук сценарий төзүченең идеясы ачык күренеп торырга тиеш. Сценарийда ике төр материал кулланыла: нәфис һәм документаль. Кичәнең нинди теманы яктыртуына карап әдәби геройлар яисә уйдырма геройлар итеп, яисә протатип образлар аша бирелә.
“Нәүрүз” бәйрәмен үткәрү буенча төзелгән сценарийда күтәрелгән проблема- ул халыкның үз үткәнен белергә тиешлеге, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренең, бу күркәм үзенчәлекле бәйрәмнең халыкка кайтарылуы. Шушы проблеманы чишү исәбеннән мин бәйрәмнең килеп чыгышын, оештыру шартларын, анда уйнатылачак уеннарны өйрәндем. Күтәрелгән проблеманы чишү юлларын мин олылардан сорашып, электән булган Нәүрүз йолаларын өйрәнеп, аларны сценрийда кулландым. Олылар белән яшьләр аралашу ике буынның бер-берсенә хөрмәтен арттыра. Балалар, ата-аналар һәм әби-бабайлар арасында дуслык, туганлык хисләрен ныгыта, сәламәт яшәү рәвешенә китерә.
