Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
дплелек кагыйдлре.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
111.1 Кб
Скачать

Казан турында сөйләгез.

Казан- Татарстанның башкаласы. Ул борынгы шәһәр. Аңа мең ел булды. Казан бик матур, үзенчәлекле, бай шәһәр. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Казанда тарихи урыннар, музейлар, театрлар күп.

Казан Кремле-иң истәлекле урын.Ул Казансу елгасы буена урнашкан. Кремльнең төп биналарының берсе- Спас башнясы. Аның биеклеге- 46 метр. Янәшәдә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы урнашкан. Сөембикә манарасы – борынгы архитектура истәлеге. Ул кызыл кирпечтән җиде катлы итеп төзелгән. Аның биеклеге -58 метр. Манара очында алтын ай балкый.

Кол Шәриф мәчете- башкалабыз горурлыгы. Аңа сокланмаган кеше юк. Кайсы яктан карасаң да, 4 манарасы балкып тора.

Казан-культура үзәге. Казанда профессиональ театрлар эшли: Муса Җәлил, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Качалов исемендәге театрлар һәм башкалар. Театрга тамашачылар бик яратып йөриләр.

Казанда күренекле кешеләр яшәгән. Аларга багышлап һәйкәлләр, музейлар ачылган. Тукай, Җәлил, Сәйдәшев, Бутлеров, Державин, Шаляпин һәйкәлләре шәһәрне матурлап тора.

Казан шәһәрендә шулай ук зоопарк, цирк, аквапарк, стадионнар, парклар бар. Анда рәхәтләнеп ял итәргә була.

Бауман урамы- шәһәрнең ин матур урамы. Урам төрле кибетләргә, тарихи һәйкәлләргә бай. Анда зур сәгать, чиркәү, фонтаннар, Екатерина II каретасы бар.

2005 елда Казанга 1000 ел тулды. Шәһәр урамнары матурайды, зурайды. Яңа Боз сарае, ипподром, метро төзелде. Киләчәктә Казан тагын да матураер, зураер дип уйлыйм.

Киемнәр турында сөйләгез

Бик борынгы заманнарда кешеләр тәннәрен салкыннан, җылыдан, тузаннан, җилдән саклау өчен кием уйлап тапканнар. Кием ул-тәнне саклау чарасы. Ул кешенең зәвыгын һәм эчке культурасын күрсәтә. Кием –кешене бизәү чарасы. Кешене кием бизи, матурлый. Һәркемнең үз стиле, һәр киемнең үз урыны булырга тиеш. Кыйммәтле, затлы кием килешмәскә яки урынсыз булырга мөмкин. Шуңа күрә һәр кеше зәвыклы, дөрес кием сайларга тиеш. Кайда булуына карап киемнәр төрле була. Мәсәлән, бәйрәм киеме, эш киеме, спорт киеме, мәктәп формасы һ.б.

Бәйрәм киемен кунакка, театрга, бәйрәмгә барганда кияләр. Мондый кием затлы, матур кием диеп атала. Бәйрәм киеме зәвыклы, модалы, заманча, пөхтә булырга мөмкин.

Өйдә, бакчада, урамда эшләгәндә уңайлы, гади кием кияләр.

Спорт белән шөгыльләнгәндә спорт костюмы, красовкалар, төрле футболкалар кияләр. Спорт киеме дә уңайлы, пөхтә булырга тиеш.

Өйдә дә гади, иркен, уңайлы кием кияләр. Хатын- кызлар, гадәттә, халат, аякка башмак кия, ә ир- атлар футболка, шорты, күлмәк, трико кияләр.

Мәктәптә укучылар махсус форма киеп йөриләр. Малайлар костюм-чалбар, галстук, бер төсле күлмәк, кара ботинка кия. Ә кызлар ак яки кара алъяпкыч, караңгы төстәге күлмәк, уңайлы аяк-киеме кияләр. Мәктәптән кайткач, мәктәп формасын салып куярга кирәк.

Ел фасылына карап кышкы, җәйге киемнәр кияләр. Кыш көне җылы киемнәр, ә җәй көне җиңелчә, юка киемнәр кияләр.

Дөрес, матур киенәсең килсә, мода журналлары сиңа ярдәм итәр.

Кием.

Бик борынгы заманнарда кешеләр, тәннәрен салкыннан, җылыдан, тузаннан, җилдән һ.б. дан саклау өчен, кием уйлап тапканнар. Димәк, беренчедән, кием ул-тәнне саклау чарасы.

Безнең көннәрдә театрда яки күргәзмәдә, киеменә карап, кем-министр, ә кем эшче икәнен белеп булмый. Кием хуҗасының зәвыгын һәм эчке культурасын күрсәтә. Димәк,икенчедән, кием үзенең хуҗасы турында мәгълүмат бирә.

Бер үк тукымадан, бер үк төрле фасонда тегелгән кием бөтен кешегә дә бармый. Ул кемгәдер искиткеч килешә, ә кемгәдер бер дә килешми. Сәйлән яки төсле җепләр белән чигелгән яисә җиңел шарф, брошка, каеш кебек өстәмә детальләр белән тулыландырылган кием бигрәк тә бәйрәмчә һәм затлы күренә. Димәк, өченчедән, кием –кешене бизәү чарасы. Кыйммәтле, затлы кием килешмәскә яки урынсыз булырга мөмкин. Шуңа күрә зәвыклы һәм дөрес итеп киенә белергә кирәк. Күп санлы мода йортлары һәм мода журналлары ярдәмендә моңа өйрәнергә була. Ләкин кигән киемең урынлы булырга тиеш. Мәсәлән, без мәктәптә мәктәп формасын киеп йөрибез. Мәктәп формасы бик гади, ләкин зәвыклы. Ул- көрән күлмәк һәм ак(кара) алъяпкычтан тора. Ә малайларыбыз безнең мәктәптә караңгы костюм – чалбардан йөриләр. Күлмәкләре ак яки аксыл-зәңгәр төстә. Минемчә, мәктәпләрдә мәҗбүри форма кертү кирәк. Әгәр бөтен балалар да бертөрле киенсә, начаррак яки яхшырак киенүчеләр булмас. Бөтен укучы да бертигез булыр. Ә менә буш вакытларда мин джинсы чалбар киергә яратам. Ул иң популяр кием. Аны яшьләр дә, картлар да, хатын-кызлар да, ирләр дә кия. Ә кайчан чыга башлаган соң мондый чалбар? Ул безгә ничек килеп җиткән?

Беренче джинсы киемнәр АКШта алтын эзләүчеләр өчен 1853 нче елда тегелә. Әлбәттә,ул чалбарлар хәзерге кебек матур булмый, чөнки аларны чия төсендәге тупас тукымадан тегәләр. Башта мондый чалбарны “комбинезон” дип йөртәләр. Узган гасырның 30 нчы елларыннан “джинсы” исеме киң кулланыла башлый. Джинсы чалбар Европага 1950 нче елда гына керә башлый. Аны рокерлар ,музыкантлар, студентлар бик яратып кия. 80 нче елларда японнар кара төстәге джинсы кием чыгару технологиясен уйлап табалар. Безгә джинсы чалбарларны 50 нче елларда Ерак Көнчыгыш һәм Африка илләреннән диңгезчеләр алып кайта. Һәр кешенең яраткан төсе була. Кайбер кеше зәңгәр кием сайласа башка берәүләр аксыл-көрән төстәге киемдә үзен ышанычлы хис итә. Кызыл төс берәүне дә битараф калдырмый . Әлбәттә, кызыл киемеңне син мәктәпкә кия алмыйсың. Ә менә берәр очрашуга, дискотекага барганда кисәң, әлбәттә,игътибар итәчәкләр. Зәңгәр - универсаль төс .Ул һәрвакыт модада һәм һәрчак күңелне күтәрә. Малайларга куе зәңгәр төс килешсә, кызларга сыек зәңгәр төс матур булачак.

Аксыл-көрән -дизайнерларның яраткан төсе. Күңелсез төс дияргә ашыкма. Ул һәркемгә дә килешә.

Ал төс экспериментлар ясау өчен әйбәт. Берәр киемеңә ал чәчәк чигеп кара әле. Яшел төс кешеләр белән тиз аралашырга ярдәм итә, тынычлык төсе, татар халкының милли төсе.

Эш киеме гади һәм уңайлы, бәйрәм киеме кыйммәтле һәм зәвыклы булырга мөмкин. Ләкин, һәр кием чиста, пөхтә һәм урынлы булырга тиеш. Әйберне саклап кисәң, көн дә яңа булыр.