Әдәплелек кагыйдәләре.
Коля дусты һәм классташы Алмазларга кунакка килде. Әкрен генә звонокка басты. Ишекне Алмазның әбисе ачты.
- Исәнмесез, әби, - дип елмаеп исәнләште Коля.
Алмазның әбисе тәмле телле балаларны ярата. Бу юлы да шатланды, Коляны ачык йөз белән каршылады.
Коля пальтосын элгечкә элде, аяк киемнәрен салып тәртипләп куйды, көзге алдында чәчен тарады. Аннан соң гына Алмазның бүлмәсенә узды.
Бераздан Алмазның әбисе аларны коймак белән сыйлады. Коля табын янында да үзен матур, әдәпле итеп күрсәтте. Өстәл янына ул хуҗалар рөхсәте белән генә килеп утырды. Тез өстенә салфетка куйды, үзеннән ерак ризыкны сорап алды, өстәл аша сузылмады, өстәлгә терсәкләрен куеп утырмады. Табын янында кычкырып сөйләшмәде. Пычакны уң, чәнечкене сул кулына тотып ашады. Тәлинкәсендәге ризыкны ашап бетерде һәм башкалар белән бергә генә өстәл яныннан торып китте.
- Кара, әле, нинди тәртипле, тәрбияле бала! – дип сокланды Алмазның әбисе.
Коля урамда да үзен әдәпле тота белә.
Транспортта хатын-кызларга, өлкәннәргә урын бирә, аларга һәм кечкенә балаларга транспортка кергәндә, чыкканда булыша. Урамда кычкырып сөйләшми, башаларга комачауламый. Беркөнне дуслары белән тау шуарга барды. Шунда бер бабайны күрде. Ул таудан ничек төшәргә белми азаплана иде. Фәрит аның кулындагы кәрзинен алды, ә Коля бабайны чанасына утыртып таудан алып төште.
- Нинди әдәпле малайлар! - дип мактады аларны бабай.
Бу малайлар чыннан да бик әдәпле. Мәктәптә алар бөтен укытучылар белән дә исәнләшәләр, дәрестә җавап бирергә теләсәләр, кулларын күтәрәләр, дәрестә дә, тәнәфестә дә беркемгә дә комачауламыйлар.
Кышкы каникул вакытында Колялар классташлары белән театрга бардылар. Аларга бик матур тамаша күрсәттеләр. Класс сәгатендә укытучы апалары укучылар белән “Син театрда үзеңне тота беләсеңме?” дигән темага әңгәмә үткәрде. Балалар әдәплелек кагыйдәләрен яхшы истә калдырдылар:
- театрга спектакль башланганчы 15-20 минутка иртәрәк килергә кирәк;
- урыныңа узганда тамашачыларга арка белән түгел, йөз белән борылып узарга кирәк;
- урыныңа кеше утырган булса, тавыш чыгарырга ярамый, ярдәм сорап, капельдинер янына барырга кирәк;
- тамаша вакытында күршең белән сөйләшергә ярамый;
- кесә телефонын сүндерергә кирәк;
- тәнәфестә әңгәмәдәшең белән әкрен генә сөйләшергә кирәк;
- тамаша беткәч, “Бис!” дип кычкырырга ярамый;
- үзеңнең яраткан артистыңа чәчәкләрне спектакль беткәч, артистлар баш ияргә чыккач кына бирергә кирәк;
- пәрдә ябылганчы, урыныңнан кузгалу матур түгел.
Дуслык һәм минем дустым.
Җир йөзендә иң кирәкле кеше кем? Әти-әни, туганнар...Тагын кем? Билгеле инде, ул-дус. Дус нәрсә өчен кирәк? Нәрсә ул дуслык?
Дуслык- ул бик изге төшенчә. Дус була белергә һәм үзеңә дус таба белергә дә кирәк. Дустың булса,синең сөенечеңне һәм кайгыңны уртаклашыр кеше бар дигән сүз.”Дустың үзеңнән яхшы булсын”-дигән мәкальгә нигезләнеп,дусларны сайлый белергә кирәк. Каюм Насыйриның дуслык турында бик акыллы сүзләре бар: “Һәрбер сереңне дустыңа сөйләмә,чөнки кайдан беләсең, бервакытны дошман булып китәр. Дошманыңа , кулыңнан килсә, зарар итмә, бәлки бервакытны үзеңә дус булыр. Дустыңның дустына да ышаныч юк, аң бул. Әмма ике дошман арасында сүз сөйләсәң, белеп сөйлә: әгәр дуслашсалар, үзеңә оят килмәсен”.
Минем дә якын дустым бар. Аның исеме -Настя. Ул бик акыллы, ягымлы, тыйнак кыз. Дустым белән аралашу миңа бик ошый, чөнки ул бик шәфкатьле, кызыксынучан. Без аның белән инде кечкенәдән дуслар.
Аның чәчләре кара төстә, озын. Күзләре дә кара төстә, алар гел көлеп тора . Дустымның холкы да бик ипле, ул үпкәчел түгел, беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Мин дустым белән мәктәптә генә түгел, буш вакытларымда да бергә булырга тырышам.
Дустымның гаиләсе дә бик тәртипле. Аның әнисе мәктәптә укыта, әтисе-төзүче. Сеңлесе без укыган мәктәптә 5 нче сыйныфта укый, энесе балалар бакчасына йөри. Мин аларга еш барып йөрим. Әнисе безне ял көннәрендә тәмле ризыклар белән сыйлый. Безнең гаиләләребез дә үзара аралаша.
Дустымның яраткан шөгыле бар. Ул чигү чигәргә һәм бәйләргә ярата. Мине дә бу эшләргә өйрәтә .
Безнең ошатып йөргән егетләребез бар. Минемчә, беренче чиратта дуслык мөһим, ә мәхәббәт дигән саф хис барлыкка килә икән , без аңа да әзер. Мәктәп елларында малайлар һәм кызлар арасындагы дуслык бик матур була.Ул дуслык безне тәртипле, акыллы, җыйнак булырга, яхшы укырга һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Дустым белән безнең фикеребез шундый.
