Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
дплелек кагыйдлре.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
111.1 Кб
Скачать

9Нчы сыйныфның имтихан билетлары өчен

темалар буенча әзерләнгән текстлар.

1. Мин һәм минем гаиләм. .

2. Милли ашлар.

3. Дуслык.

4. Мәктәп.

5. Казан. Киемнәр.

6. Туган җирем. Алабуга.

7. Бәйрәмнәр.

8. Коллективта үз- үзеңне тоту кагыйдәләре.

9. Киемнәр.

10. Табигать уртак йортыбыз.

11. Телләр белгән- илләр гизгән.

12. Җәйге ял.

13. Әдәплелек кагыйдәләре.

Мин һәм минем гаиләм.

Минем гаиләм зур. Гаиләмдә 5 кеше. Әбиемнең исеме Екатерина Викторовна. Аңа 58 яшь.Әбием кыска буйлы,чал чәчле, пөхтә әби. Әбием яхшы күңелле, тәмле телле кеше.Ул безне һәрвакыт тәмле ризыклары белән сыйлый. Әбием безгә кыстыбый, өчпочмак, пицца, алма, кәбестә, балык пироглары пешерергә ярата. Минем әбием иң оста коймак пешерүче дә. Иптәш кызларым шулай диләр. Ул хәзер пенсиядә.

Ә бабам 6 ел элек үлде. Бабам пеләш, мыеклы, кыска буйлы, ябык иде. Аның ашказаны авыртты. Ул бик яхшы кеше иде. Бабам Михаил Петрович исемле иде.

Әнием аларның бердән-бер кызы. Аның исеме Галина Михайловна. Аңа 38 яшь. Ул мәктәптә китапханәче булып эшли. Әнием үз эшен бик ярата. Әниемне укучылар да укытучылар да хөрмәт итәләр. Ул тыныч холыклы, ягымлы, кешелекле. Әнием озын буйлы, кыска кара чәчле, күзлекле.Ул зәвык белән киенергә ярата.

Ә әтием Сергей Анатольевич Авто-транстпорт оешмасында тавтобус йөртүче булып эшли. Ул автобусы белән кешеләрне төрле шәһәрләргә йөртә. Аның эше бик җаваплы, чөнки ул кешеләрнең тормышы өчен җавап бирә. Әтием игътибарлы, аралашучан, сабыр. Ул озын буйлы, таза, кара бөдрә чәчле матур кеше. Аңа 41 яшь.

Апам миннән ике яшькә олырак. Ул 11 сыйныфта укый. Аның исеме Елена. Апам озын буйлы, ябык. Ул әнием кебек кыска кара чәчле. Ул бизәнергә һәм матур киенергә ярата. Апам компьютер курсларына йөри. Буш вакытында өйдә дә, компьютер белән шөгыльләнә. Ул төрле программалар төзи, презентацияләр ясый. Апам программист булырга хыяллана.

Ә минем исемем Марина. Мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Мин әниемә дә әтиемә дә охшаганмын. Мин уртача буйлы, озын кара бөдрә чәчле. Мин шаян, сөйләшергә, тәмле ашарга яратам. Буш вакытта бию түгәрәгенә йөрим, чөнки биергә яратам. Бию белән төрле конкурсларда катнашам. Минем хыялым мәдәният училищесына укырга керү.

Безнең гаилә дус. Без өйдә бөтен эшне бергә эшлибез. Мин әбием белән ашарга пешерәм. Әнием апам белән өй жыештыралар. Ә әтием эштән соң тәмле ашый, телевизор карый, чөнки ул иртә китә, соң кайта.

Әтиемнең әти-әнисе авылда яши. Әбием Марина Ивановна пенсиядә. Әтием аларның кече улы. Бабам Анатолий Сергеевич та пенсиядә. Әбием белән бабам яхшы күңелле кешеләр. Ә әтиемнең абыйсы гаиләсе белән күрше авылда яши. Авылда эш күп, шуңа күрә алар безгә сирәк киләләр. Без үзебез аларга кунакка ешрак кайтабыз.

Мин үз гаиләмне бик яратам һәм хөрмәт итәм.

Милли ашлар.

Һәр халыкның яраткан ашы була .Татар халкының да төрледән-төрле ризыклары бар. Алар: өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый, токмачлы аш, бәлеш, чәкчәк һ.б.

Минем гаиләм рус гаиләсе. Рус гаиләсе булса да, татар халык ашларын ашарга да, пешерергә дә яратабыз. Иң яраткан азыгыбыз өчпочмак. Бу ризыкны без ял көннәрендә гаиләбез белән әзерлибез. Әнием камыр баса, камыр җәя. Әтием ит турый. Ә мин бәрәңге һәм суган әрчим һәм турыйм. Әнием камыр басканда, суга яки сөткә май, йомырка, тоз сала һәм камырны өлешләргә бүлеп җәя. Аннары әтием белән эчлекне әзерлибез. Анда туралган бәрәңге, ит, суган һәм тәмләткечләр салабыз да өчпочмаклар ясыйбыз. Өчпочмаклар 40-45 минут духовкада пешә. Алар пешкәч, майлыйбыз һәм табынга куябыз. Әтием өчпочмакны сөт белән, әнием һәм мин чәй белән ашарга яратабыз. Өчпочмак пешкән көн безнең өчен бәйрәм көн кебек. Бәйрәмнәргә без гаилә белән пилмән, төрле салатлар ясарга яратабыз. Ә чәй эчәргә әнием чәкчәк пешерә белми. Шуңа күрә без аны кибеттән сатып кына алабыз. Әгәр әниемнең вакыты булса, ул тортны үзе ясый. Үзе ясаган торт бигрәк тә тәмле була. Кибеттән сатып алган торт вакытны алмый һәм бәясе дә шулай ук «Үзеңә ясап торасы да юк»,- ди әнием.

Рус халык ашларын без һәркөнне әзерлибез. Аңа пилмән, кәбестә ашы, чөгендер ашы, кәбестә һәм балык пироглары керә. Әбием кайнар ашлар әзерләргә, пироглар пешерергә ярата. Әтием нәрсә пешерсәк тә, рәхмәт әйтеп, яратып ашый.

Минемчә, татар халык ашлары рус халык ашларына караганда тәмлерәк, чөнки мин камыр ашларын яратам. Аларны әзерләргә авыррак булса да, ашарга тәмлерәк. Ә ашларны пешерергә җиңелрәк, шуңа күрә без көн саен ашларны

төрләндерәбез. Ашлар камыр ризыкларына караганда файдалырак. Минемчә, көндәлек ашка һәркөн кайнар аш ризыклары, төрле яшелчә салатларын кертергә кирәк.