Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Аш Буи авылы тарихы.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
5.8 Mб
Скачать

1796 Елда – Вятка губернасы, Малмыж өязендә.

Тик 1797 елда инде, Малмыж «штаттан тыш» шәһәр итеп калдырылып, Малмыж өязе бетерелә, аңа кергән волостьлар күрше башка өязләргә бүлеп бирелә. Шунлыктан, 1797 елдан 1817 елга кадәр Ашалча Буҗи авылы Алабуга өязенең Купка волостена карый.

1817 елдан, Малмыж өязе Вятка губернасы составында кабат тергезелә. Шул вакыттан башлап Ураскино авылы Малмыж өязенең Адай волостена керә.

1817 Елдан – Вятка губернасы, Малмыж өязе, Адай волостенда.

1825 елда Вятка губернасында яңадан административ үзгәртеп корулар була, волостьлар эреләндерелә. Малмыж өязендә 12 волость урынына 6 гына волость калдырыла. Тик бераз вакыттан соң аларның саны яңадан 10-га җитә.

1834 ел переписендә Тойма инеше буендагы авыл (шулай ук Ураскино) Малмыж өязенең Адай волосте правлениесенә (Адай волостена) кергәнлеге күрсәтелә.

Аннан соңгы елларда өяздә яңадан да берничә тапкыр, волостьларны үзгәртеп кору буенча реформалар булып уза.

1835 елда волостьлар саны кабат 6-га калдырыла. Әгәр элек волостьта 3 мең җан яшәгән булса, яңа закон буенча 6-8 мең җан ир-ат яшәү нормага туры килә дип исәпләнелә.

1837-1841 елларда авыл җәмгыятьләре (сельские общества) яңадан тергезелә, һәм аларга норма буенча, барысына бергә 1 500 җаннан артмаган берничә авыл керергә тиеш, дип куела. Ә берничә авыл оешмасы кушылып, волость тәшкил итәләр.

Авыл оешмалары авыл җыеннары аша идарә ителә, аларда авыл старшиналары һәм старосталары сайлана. Крестьяннар арасында булган вак суд эшләрен хәл итү өчен гадиләштерелгән суд та барлыка килә, ул “авыл расправасы” дип атала.

1858 елда Ашалча Буҗи авылының Малмыж өязе, Сәрдекбаш волосте, Купка авыл оешмасына (сельское общество) кергәнлеге күренә.

1858-1859 еллардагы перепись вакытында алынган нәтиҗәләр Малмыж өязендә халыкның нык артуын күрсәтә, бу исә волостьларның санын арттыру кирәк булуга китерә. 1859 елда яңа волостьлар төзелә. Һәм шул ук елда Күкшел волосте да барлыкка килә, Ураскино авылы да анда кертелә. Авыл 1920 елга кадәр үзгәрешсез Күкшел волосте составында кала.

1859 Елдан – Вятка губернасы, Малмыж өязе, Күкшел волостенда.

1861 елгы реформа буенча, һәр волостька 300 - 1 000 ир-ат керергә, иң ерактагы авылдан волость идарәсенә кадәр ераклык 12 чакрымнан артмаска тиеш була.

Волостьларга бүлегәннән тыш, Россиядә махсус полиция округлары да була. Алар 1837 елда барлыкка килә һәм “стан”нар дип атала. Станнарның саны өяздә волостьлардан күпкә кимрәк булып, һәр стан берничә волостьны үз эченә ала. Алар белән полиция начальствосы идарә итә.

Ашалча Буҗи авылы төрле елларда Малмыж өязенең 2-нче һәм 3-нче станнарына керә.

Стрельбицкий төзегән Европа Россиясенең махсус картасыннан. 1875 ел.

Авылда дин һәм муллалар.

1826 елгы мәгълуматлар буенча, ул вакытта Ашалча Буҗи авылында булган мәчетнең Мәчкәрә бае Мөхәммәтрәхим Үтәмешев тарафыннан салдырылган икәнлеге күренә.

Ул елларда авылда имам булып Зәбир Габделкәримов тора , һәм ул шулай ук Ашалча Буҗи авылы белән берлектә Адай авылы мәчетенең дә мөхтәсибе итеп исәпләнә.

Зәбир Габделкәримов 1865 елның 5 маенда, 87 яшендә, йөрәк авыру белән вафат була (1778 елда туган).

1859 елдагы метрикада шулай ук указлы мулла Габдулла Хәбибулла улы дип тә күрсәтелә, тик аның турында башка мәгълүматлар юк.

1887 – 1930 елларда авылда имам, яки указлы мулла булып Сәхәбзадә Мөхәммәтсафа улы Солтанбәков торганлыгы билгеле. Ул 1863 елда туган.

1903 елда Әшәле Буҗи авылында мәчет янындагы мәктәп булып, анда 50 ир бала белем ала. Сабакны балаларга мулла үзе бирә.

1923 елда мәзин булып Рәхимҗан Фазылов тора. Ул 1883 елда туган. (Аның фотосы 1945 елда Красная Татария газетасына басылган. Әлеге фотоны арттагы битләрдә күрә аласыз).

Ашалча Буҗи авылында мәдрәсә тәмамлаган башка укымышлы кешеләр дә була, аларны авыл халкы шулай ук дәрәҗәләп, мулла дип йөрткән.

Төрле елларда метрикәләрдә искә алынган муллалар :

1859 елда мулла Вәли,

1865 елда авылда шулай ук муллалар :

- мулла Фәхретдин мулла Сабит улы

- мулла Ибраһим

- мулла Ишмөхәммәд

1869 елда мулла Габдулла,

мулла Хәмидулла

1870 елда мулла Габделвәли

1876 елда мулла Вәли искә алына.

1898 елның 2 февралендә авыл җыенында 101 йорт хуҗасының 74-е катнашында мәчеткә үзгәртү кертү мәсәләсе – аны бераз зурайту карала, карар кабул ителә. Шуның буенча гариза Оренбург мөселман дини идарәсенә җибәрелә.

Анда мәчетнең арткы өлешендә булган коридорны (керү урыны, ягъни салкын өй алды кебегрәк) мәчеткә бертоташтан кушып, аның урынына озынлыгы 1,5 м., киңлеге мәчет киңлеге кадәр булган яңа коридор салып, аны такта белән ябу сорала. Бу эш кем акча түләргә теләк белдерә калса, шуның исәбенә эшләнергә тиеш була.

Әлеге гариза чынлыкта исә Вятка Губерна идарәсендә исәпкә алына, тик мәчетне үзгәртү планы буенча сызымнар эшләтеп, идарәгә тапшырылмау аркасында, 1899 елның 29 сентябрендә ябыла.

1905 елның 9 декабрендә халык җыенында Ашалча Буҗи авылы җәмгыятенең карары раслана. Авыл халкы иске мәчетне сүтеп, аның урыныа яңаны салырга рөхсәт бирүне сорый.

Ул вакытта авылда староста булып Әхмәтвәли Нәбиев тора.

Авыл җыены карарында : авыл мәчете моннан 75 еллар чамасы элек салынып, 1-нчедән – ул бик искергән һәм таушалган, 2-нчедән – анда бик тыгын, шуңа күрә җыелган халыкның яртысы мәчеткә сыймый, шуңа да намазны урамда яки үзләренең өендә укырга мәҗбүр - дип күрсәтелә.

Иске мәчетнең озынлыгы нибары 10,5м, киңлеге 6,5м. Була.

Яңа мәчет озынлыгы 17м, киңлеге 8,5м итеп итеп проектлана.

Мәчет төзелүне карау җыенында авылда булырга тиешле 99 кешенең 69-ы катнаша. Мәчет төзүгә үтенеч белән мөрәҗәгать итү өчен аерым кешеләр дә сайлап куела – алар Мостафа Фәтхуллин һәм Низаметдин Мөхәммәтсафин була.

Мәчетне төзү Түнтәр авылы мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов акчасына башкарыла. Җыелыш үткән вакытта инде агач материалларының бер өлешенең кайтартылган булуы да искәртелә.

Җыенда, әгәр дә мәчет төзүдән Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов баш тарткан очракта, ул авыл халкы исәбеннән төзелеп бетәчәк - диелә.

Авылда 400-гә якын кеше булып, барысы да ислам динен тота.

1906 елның 28 апрелендә Ашалча Буҗи авылының мәчет проекты Вятка Губерна Идарәсенең төзелеш бүлекчәсе тарафыннан раслана һәм аны төзергә рөхсәт бирелә.

Яңа мәчет 1906 елда төзелә.

1906 елда салынган мәчетнең тышкы күренеше.

Кем ул Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов?

Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов ( Ишми ишан ) заманының күренекле дин эшлеклесе, Түнтәр авылы мәдрәсәсенең җитәкчесе буларак мәгълүм. Аның эшчәнлеге турында бүгенге көндә фикерләр бик каршылыклы.

И. Динмөхәммәтов 1842 елда Казан губернасы, Мамадыш өязе Югары Сөн авылында туа. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, ул Түнтәр мәдрәсәсендә, соңрак Бохарада укый. 1877 елдан – Түнтәр авылының имам-хатибы, шул ук авылда булган мәдрәсә җитәкчесе.

19 гасыр ахыры – 20 гасыр башларында татарлар арасында дини мәгариф өлкәсендә ике караш барлыкка килә – җәдитчеләр һәм кадимчеләр.

Җәдитчеләр дини мәктәп-мәдрәсәләрдә белем алуны яңача – дини тәгълиматны дөньяви фәннәр белән бергә бәйләп алып баруны кертәләр. Аларның укыту ысуллары бугенге мәктәпләрдә укытуга охшаш. Җәдитчә белем алган укучылар күбесенчә заманча фикер йөртергә, төрле профессияләр алу өчен белемнәрен дәвам итәргә мөмкинлек ала. Рус телен өйрәнү шулай ук кирәкле фәннәр рәтенә куела. Укыту белән бергә, хатын-кызларның ирләр белән тигез хокуклыгы кебек алдынгы караштагы политик таләпләр дә алга сөрелә.

Кадимчеләр исә җәдитчелек ысулларын ислам диненә куркыныч янаучылар итеп кабул итә. Анда укыту күбесенчә күп мәртәбә кабатлап ятлау ысулына нигезләнә, дини предметлар гына тирәнтен өйрәнелә. Бу ысул киләчәктә мулла булырга теләгән кешеләр өчен бик кулай булса да, гади халык өчен кирәклеге дини фәннәрне өйрәнүгә генә кайтып кала, киләчәктә үсеш өчен мөмкинлек бирми. Рус телен өйрәтү өчен ачылган мәктәпләрне яптыру, андагы мөгаллимнәрне эзәрлекләү дә кадимчеләр тарафдарлары аша башкарыла.

Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов кадимчелекнең төп идеологына әйләнә. Ул шул заманның алдынгы карашлы булган галимнәре һәм мәгърифәтчеләре – Ш.Мәрҗани, Г.Курсави, Р.Фәхретдин, Г.Барудиларның карашларына кискен каршы килүче җәмәгать эшлеклесе буларак таныла. “Ишми ишан” дигән кушамат аңа шушы эшчәнлегенә күрә тагыла да инде.

Кадимчелекне тирә-юньдә киңрәк җәелдерүнең бер юлы булып әлбәттә инде әлеге ысулга өйрәтелгән дин әһелләре – муллалар тора. Шундый муллалар беренче чиратта Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов җитәкләгән Түнтәр авылы мәдрәсәсендә әзерләнә.

Шунысын әйтергә кирәк, Ишми ишан гади халыкка рус телен өйрәтергә бик каршы булса да, үзенең ике улына да рус телендә белем бирергә онытмый.

И.Динмөхәммәтовка күп кенә сәүдәгәрләр, шул заманның шактый гына күп эшмәкәрләре дә терәклек итә, аңа финанс ягыннан булыша.

Аның тарафыннан 1906 елда Аш Буҗи авылы мәчете, 1909 елда Туембаш авылының 2-нче мәхәллә мәчете салына.

Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов 1919 елда большевиклар тарафыннан контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына һәм Малмыж шәһәрендә атып үтерелә. Кайбер мәгълүматлар буенча, Вятка губернасы Малмыж өязенең Борнак авылында җирләнгән.

Кем мулла була алган?

Авылда муллалар бай яки урта хәлле, нык тормыштагы катлам булып исәпләнә. Шуңа күрә дә инде авыл муллалары үзләреннән соң бу хезмәткә үз балаларын калдырырга тырышканнар.

Муллаларның төп бурычы булып, беренче чиратта, авылдашларының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү тора. Моңа мәчеттә җомга намазларын һәм көндәлек 5 вакыт намазны алып бару, гает намазлары уку, никахлау, балага исем кушу, мәетне соңгы юлга озату, төрле ашларда коръән уку кебек вазифалар керә.

Болардан тыш муллалар мәчет каршында мәктәпләр ачып, балаларга башлангыч белем бирүне дә оештыра.

Дәүләт тарафыннан аларга, 1828 елдан башлап, метрикә кенәгәләре ачу һәм анда авылда туган-үлгән һәм никахлашкан-аерылышкан кешеләне теркәп бару да йөкләнә, ягъни алар хәзерге ЗАГС вазифасын да үти. Әлеге метрикә кенәгәләре ел саен Оренбург Мөселман Духовный Собраниесына тапшырылып барыла.

Авыл муллаларын тоту тулысы белән шул авылда яшәүче кешеләр җилкәсенә салына. Муллаларның санына килгәндә, авылда 600 кеше булганда бер имам-хатип билгеләнә. Имам-хатип мәхәлләнең баш имамы булып тора.

Имам-хатипка авылдашлары елына 300 сумнан ким булмаган “содержание” билгеләргә тиеш була, икмәк уңышының 1/10 өлешен аңа бирү, дини вазифаларын үтәгән һәм метрикә кенәгәсенә теркәгән өчен аерым сәдака бирү карала. Корбанга суелган сарыкларның тиреләре шулай ук сәдака рәвешендә фәкать имамга гына тапшырыла.

Татар авылында.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, муллалар башта мәхәллә җыелышларында сайланып, аннан соң Губерна Идарәсендә расланалар. Мулла буласы кеше Идарә каршында дин хөкемнәрен һәм рус телен белүгә сынау үтә. Шуннан соң аңа Полиция Идарәсе аша Духовное Собрание тарафыннан муллалыкка Указ бирелә. Шуннан соң алар “указный мулла” дип атала.

Мәхәллә җыелышында мулла булырга теләгән кандидат файдасына авылдагы барлык йорт хуҗаларының 2/3 өлеше тавыш биргәндә генә законга туры килә. Әлеге җыелыш беркетмәсе аерым писарь тарафыннан рус телендә язылып, авыл старостасы яки волостной старшина тарафыннан кул куела.

Белгәнебезчә, ул вакытта белем бирү татар-мөселманнар өчен ике баскычтан торган – башлангыч белемне авыл муллалары яки алар тарафыннан ялланган мөгаллимнәр мәчет каршында ачылган мәктәпләрдә биргән, ә алга таба белем алу һәм аны үстерү исә инде мәдрәсәләрдә дәвам иткән.

Безнең яктан күпчелек кеше күрше авылдагы Мәчкәрә мәдрәсәсендә яки хәзерге Балтач районы Түнтәр авылы мәдрәсәләрендә белемен арттырган.

Дини мәдрәсәләр бетергән кешеләр мулла булып эшләргә хокукы булган, тик аның өчен махсус имтиханнар гына тапшырырга кирәк булган. Имтихан биргән кешегә бу турыда шәһадәтнамә (таныклык) бирелгән. Бүгенге көндә без аларны “муллалыкка дипломнары булган” дип әйтер идек.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, “указлы”, ягъни дәүләт тарафыннан расланган муллаларның саны һәр авылда да чикләнгән була – 1 мәчеттә гадәттә 1-2 генә, һәм алар имам-хатип яки имам-мөгәллим буларак хезмәт итә.

Шуңа күрә дә, мәхәлләнең имамы итеп расланмагач һәм имамлыкка “указ” бирелмәгәч, “мулла” сүзе бу вакытта аларның укымышлы, зыялы кеше икәнлекләрен генә күрсәтә. Шул ук вакытта, кайбер кирәк вакытта әлеге муллалар имамнарны да алыштырып тора һәм башка дини вазифаларны да үти алганнар. Әлеге муллалар, алдынгы карашлы кешеләр буларак, авылдашлары алдында - җәмгыяти тормышта шактый гына зур роль уйнаган.