- •1600 Еллар башында безнең төбәктәге авылларга күзәтү.
- •1678 Елда Ашалча Буҗи авылы.
- •1678–1716 Еллар аралыгында булып узган тарихи вакыйгалар.
- •1716 Елда Ашалча Буҗи авылы.
- •1744 Елда авылга Кадыйр Бикмәтов килеп урнаша.
- •1895 Елда Ашалча Буҗи авылының халәте.
- •1438 – 1552 Еллар – Казан ханлыгы, Арча даругасы.
- •1552 Елдан – Казан өязе (патшалыгы), Арча юлы.
- •1780 Елдан – Вятка наместничествосы, Малмыж өязендә (Малмыж округасы, Арча юлы).
- •1796 Елда – Вятка губернасы, Малмыж өязендә.
- •1817 Елдан – Вятка губернасы, Малмыж өязе, Адай волостенда.
- •1859 Елдан – Вятка губернасы, Малмыж өязе, Күкшел волостенда.
- •1920- 1930 Елларда төрле хокукларыннан мәхрүм ителгән
- •1923 Елда сайлау хокукыннан мәрхүм ителгәннәр исемлеге :
- •1930 Елда сайлау хокукыннан мәрхүм ителгәннәр исемлеге :
- •1930 Елда сайлау хокукыннан мәрхүм ителгәннәрнең икенче исемлеге :
1895 Елда Ашалча Буҗи авылының халәте.
Авылда булган барлык хуҗалыклар саны – 107.
Анда барлыгы 565 кеше яшәгән. Шуларның 273-е – ирләр, 292-се – хатын-кызлар.
Йорт-җир һәм каралты кура.
Булган 107 хуҗалыкның 19-нда йорты да, каралтысы да булмый, димәк, болар – хуҗасы авылда булган һәм анда бәрәңге генә утыртылган буш пуҗымнар дигән сүз. Хуҗалар исә башка кемнең дә йортында яшәп торганнар.
1 йорты һәм каралты-курасы булган хуҗалыклар – 45
2 йорты һәм каралты-курасы бар – 60
3 йорты һәм каралты-курасы бар – 1
Йорты бар, бернинди каралты-курасы юк – 32
Ул вакытта, татарлар арасында гадәткә кергәнчә, хәллерәк гаиләләр бер генә өй белән чикләнмичә, икенче “ак өй” дә салырга тырышканнар. Гадәттә, анда кунаклар кабул ителгән. Ә инде 3 өйле хуҗалыклар аеруча байларда гына була.
Ике өй салу гадәте, бу яклардан Вятка аръягына күчеп киткән кешеләр салган авылларда, аларны “Пүчинкә”ләр дип тә йөртәләр, бүгенге көнгә кадәр сакланган. Күп кенә хуҗалыкларда, үзләре яши торган йортлары белән бергә, бәләкәй генә кунак йорты да бар.
Мал-туар тотар өчен, билгеле булганча, кышка печән-салам һәм фуражга ашлык әзерләү белән бергә, хуҗалыкның каралты-курасы һәм абзарлары булу да кирәк бит. Әмма күп хуҗалыкларның гомумән каралты-куралары да булмый. Берничә йортка - бер мунча гадәти саналса, инде капкасы да булу - бик хәлле кешеләрнең генә көченнән килгән.
Җирләре.
Әлеге елда авылның барлыгы 792,1 десятина җире була. Статистика буенча бу бер хуҗалыкка уртача алганда нибары 7,4 дес. туры килә дигән сүз.
Бер җан башына тигән җирнең күләме Күкшел волосенда, шул исәптән Әшәлче Буҗи авылында да - башка татар авыллары белән чагыштырганда да, башка милләт халыклары арасында да - иң түбәннәрдән була. Чагыштыру өчен :
Малмыж өязендә уртача :
бер рус хуҗалыгына – 20,0 ,
бер удмурт хуҗалыгына – 24,9 ,
бер мари хуҗалыгына – 18,9 десятина җир тигән.
Әшәлче Буҗи авылында, гомүмән бөтен Малмыж өязендәге кебек үк, өч басуга бүлеп эшләү кабул ителгән. Барлык сөрүлек җирләр өчкә бүленеп, бер басуга арыш игелә, икенче басуга сабан культуралары – арпа, бодай, солы һ.б.чәчелә, өченче басу парга калдырыла, ягъни чәчелмичә калдырып, ял иттерелә. Басулар һәрвакыт чиратлаштырылып тора.
Авылда булган мал – туар.
Терлекчелеккә килгәндә исә, 1895 елда авылда булган маллар саны түбәндәгечә :
Эшче атлар – 46
Сыерлар – 52
Сарыклар – 187
Кәҗәләр – 31
1895 елда авылда нибары 4 хуҗалыкта гына 2шәр ат булып, 38 хуҗалыкта 1әр ат була.
Бу исә 65 хуҗалыкның бөтенләй аты булмавын күрсәтә.
Һәр хуҗалыкны аерым караганда мал-туар менә болай бүленә :
Бернинди малы булмаган хуҗалыклар – 35
1 вак малы булган (сарык яки кәҗә) – 15
1 сыеры булган – 18
1 аты булган – 21
1 аты һәм 1 сыеры булган – 47
2 аты һәм 1 сыеры булган – 2
Аты булмаган хуҗалыклар – 136
Сыеры булмаган хуҗалыклар – 139.
Авыл халкының һөнәрләре.
1895 елга, башка тирә-як авыллардагы кебек үк, Әшәлче Буҗида итек басу иң таралган һөнәр була.
Авылда ул елны ирләрдән 28, хатын-кызлардан 6 кеше теркәлгән.
Башка һөнәр ияләре :
вак-төяк белән сәүдә итүчеләр : 7 (ирләр)
тимерчеләр : 1 (ирләр)
хезмәтчелектә : 2 (ирләр)
миччеләр : 1 (ирләр)
тегүчеләр : 2 (ирләр)
теләнчеләр : 1 (ирләр)
Билгеле инде, авыл халкының һөнәрләре алда күрсәтелгәннәр белән генә бетмәгән. Шактый гына авылдашлар эш һәм бәхет эзләп еракларга, чит җирләргә да юл тота.
Читкә китеп эшләүчеләр (барысы да ирләр) :
Пермь һәм Оренбург ягындагы күмер шахталарында – 24
Шахтада эш бик авыр булып, анда акча эшләү төрлечә чыга. Яхшы күмер катламы туры килсә - аена 15 сум түләнә, шуның исә 10 сумы тамак туйдыруга китеп бара. Күп вакытта күмер чабучы ашарына җитәрлек тә эшли алмыйча, элек эшләгәнен ашап бетергән чаклары да булган.
Шахта эшенә көзен, кыр эшләре беткәч китеп , язгы сабан эшләре җиткәч, кире кайталар. Яхшы эшләгән очракта, елга уртача 30-40 сум хезмәт хакы чыга.
Анда барып җитү өчен юлга ким дигәндә 10 сум акча кирәк була, кайту өчен тагын шуның кадәр... Шахтага чыгып китү өчен, күп вакытта болай эшләгәннәр : хуҗа кеше атын сатып, бер өлешен үзенә юлга ала, бер өлешен гаиләгә тотарга, хатынына калдыра. Инде шулай китеп тә, шахтага барып җиткәннән соң, акча эшли алмыйча, берничә ел шунда яшәүчеләр дә була. Татарда бу турыда – “Күмер чабам дип, атсыз калган” – дигән әйтем дә калган. Күп вакытта инде бер атын саткан кешегә икенчесен сатып алырга насыйп та булмый.
Бондюгта (хәзерге Менделеевск) урнашкан Ушков химия заводларында - 3
Заводларда эшләү айлап була. Анда да авылдашлар шулай ук көзен китеп, язын гына кире авылга әйләнеп кайталар. Заводта түләү эшченең ашавы үз өстеннән булганда айга 10-12 сум, хуҗа өстеннән булганда 4-6 сум тәшкил итә. Кыш буена алганда хезмәт хакы барлыгы 20 сум тирәсе чыга.
Кукмара фабрикаларына барып итек басучылар - 5
Глазов шәһәренә барып хезмәтчелек итүдә - 1
Читкә китеп эшләүчеләр барлыгы – 33 кеше.
Недоимкалар.
1870 еллар башында инде безнең якта авыр экономик кризис чоры башлана. Җир җитми башлый һәм аның уңдырышлыгы кими, халык саны арта. Төрле корылыклар булып, игеннәр уңмый. Шушы сәбәпләр аркасында, 1872 елда безнең авыл һәм Күкшел волостеның башка авыл крестьяннары тарафыннан, беренче мәртәбә дәүләт тарафыннан оештырылган азык – төлек ссудасы алына ( продовольственная ссуда ) - халык дәүләткә бурычка керә. Ссуда авыл халкына күбесенчә икмәк – арыш, бодай, солы, арпа һәм башка төрле бөртеклеләр белән бирелә.
Халык елдан – ел ярлылана бара. Азык – төлек ссудасы халыкка 7 ел буе бирелеп килә, һәм бары тик 1878 елдан соң гына, хәлләр бераз яхшыра төшеп, туктатыла.
Тик 4 ел үтүгә, 1891 -93 елларда булган корылыкта, халык яңадан ссуда алырга мәҗбүр була. 23 ел эчендә халык барлыгы 11 мәртәбә азык – төлек ссудасына мөрәҗәгать итә. Әлеге алынган ссудаларның бер өлеше түләнелә, ә калганы халык җилкәсенә недоимка ( түләнелмәгән түләү ) булып утыра.
Төрле түләүләрнең күп булуы халыкның тормышын тагын да авырайта. Мисал өчен - 1895 елны алганда, мәсьәлән, түләүләр 3 төргә бүленә:
Казна җыемнары (казенные сборы).Барлык түләүләрнең иң күп өлешен тәшкил иткән – 54%
Земство җыемнары – 29,6%
Җәмәгать җыемнары (мирские сборы) – 16,4%. Монда волость чыгымнары, авыл старосталарына һәм түләүләр җыючыга хезмәт хакы түләү кергән. Боларны 1891 елда, авылда әлеге эшләрне бушлай алып баручы табылмагач керткәннәр.
Әлеге еллык түләүләргә, бераз алдарак әйтеп үтелгән - 11 мәртәбә алынган азык-төлек ссудасын да кушсаң, бик зур гына саннар килеп чыга.
Шунысын онытмаска кирәк, татар авыллары үз мәхәлләләренең муллаларын, мөгәллимнәрен дә тотуны, мәчет-мәдрәсәләрнең дә чыгымнарын күтәрүне, күперләр салуларны, көтүчеләргә түләүләрне дә үз өсләрендә күтәргән бит.
Болар барысы авыл халкына түләп бетерә алмаслык бурычлар булып, еллар буена җыелып килгән һәм аларның җилкәсенә бик зур һәм авыр йөк булып яткан.
Дөресен әйтергә кирәк, мондый хәл безнең авылда гына да, хәтта барлык татарларда гына да түгел, ә бәлки бөтен Россия халкына хас күренеш була.
Инде алдан күрсәтелгәнчә, түләнелмәгән түләүләр икенче төрле итеп әйткәндә - недоимкалар дип атала.
1895 елда Күкшел волостенда булган 1 807 хуҗалыкның бары тик 20-сенең генә недоимкасы булмый. Бу барлыгы 1,1% дигән сүз, һәм, әлбәттә инде монда бик байлар гына кергән. Әшәлче Буҗи авылында 107 хуҗалыктан недоимкасы булмаган бер генә хуҗалык та булмый.
Дәүләт недоимщикларны төрле группаларга бүлеп карый. Менә алар :
Хуҗалыкның булган недоимкасы 75 сумнан артмаган – уңайлы хәлләр булганда, үз хуҗалыкларын бөлдермичә, түләп бетерергә мөмкинлеге булган.
75 – 100 сум. Боларның түләве шикле булган, чөнки бурычлары булган каралты-кура бәяләреннән дә күпкә артык булган.
100 сумнан артык. Монда инде өметсез бурычка батучылар кергән.
Әлеге соңгы группага кергән берничә йорт хуҗасын карап үтик. Ашалча Буҗи авылыннан күрсәтелгән берничә хуҗалык мисалында гына да, бөтен авылда күзәтелгән тормышны аңларга мөмкин :
1. Мөхәммәтшакир Әхмәтшин. Гаиләсендә 4 кеше. Йорт хуҗасына 23 яшь, аның әнисенә 55 яшь, 14 яшьлек энесе һәм 18 яшьлек сукыр сеңлесе бар. Ярым җимерек йорттан башка каралты-куралары юк. Мал-туарлары юк. Җире 1 җанга бирелгән, барысында да иген игә. Һөнәре юк. Алабуга өязе Ушков заводларына эшкә йөри. Недоимкасы – 132 сум 98 тиен.
2. Габделгалим Гобәйдуллин. Гаиләсендә 4 кеше. Йорт хуҗасына 50 яшь, хатынына 50 яшь, 28 яшьлек улы һәм 18 яшьлек кызы бар. Каралты-курадан – 1 өе генә бар. Мал-туары – 1 ат һәм 2 сарык. Җире 3 җанга бирелгән, барысында да иген игә. Хуҗаларга итек баса. Недоимкасы 146 сум 78 тиен.
3. Габдулла Мөхәммәтҗанов. Гаиләсендә 9 кеше. Йорт хуҗасына 49 яшь, хатынына 548 яшь, 4 улы бар : 18; 15; 12; 10 яшьлекләр һәм 3 кызы бар : 8; 6; 4 яшьлекләр. Каралты-курадалары : йорт, келәт, сарай, лапас һәм мунча. Мал-туары – 1 ат , 1 сыер һәм 4 сарык. Җире 5 җанга бирелгән, барысында да иген игә. Һөнәре юк. Бер улы итек басарга өйрәнә. Недоимкасы 138 сум 78 тиен.
Кызганычка каршы, авылыбыздагы башка хуҗалыклар турында аерым мәгълүматлар юк.
Авылдашларның недоимкаларын түбәндәге саннардан ачык күреп була :
1895 елның 1 январенда булган недоимкалар :
Недоимкасы булмаган хуҗалыклар – юк
Недоимкасы булган хуҗалыклар : 1 - 10 сум – 6
10-25 сум – 10
25-50 сум – 16
50-75 сум – 32
75-100сум – 26
100-150сум – 16
150-200сум – 1
Уртача һәр хуҗалыкка исәпләгәндә – 74 сум 41 тиен
Уртача һәр кеше башына исәпләгәндә – 14 сум.
Авыл административ яктан кая керә ?
Кеше кая гына яшәсә дә, аның яшәгән урынының адресы була. Бу шәһәр һәм авыллар белән дә шулай. Хәзерге вакытта без барыбыз да Аш Буҗи авылының Татарстан Республикасы, Кукмара районында урнашкан икәнлеген ачык беләбез. Ә менә элеккеге вакытларда безнең авыл урнашкан җирнең адресы нинди булган, ул кайсы административ берәмлекләргә кергән соң?
Әйдәгез, борынгы чорлардан башлап бүгенге көнгә кадәр шуны күз алдыннан үткәрик әле.
8-нче гасыр – 1240 еллар – Идел буе Болгары дәүләте.
Хәзерге вакытта Аш Буҗи авылы урнашкан территория 8-гасырдан башлап 1240 елга кадәр Идел буе Болгары дәүләтенә буйсынган җирләрнең төнъяк-көнчыгыш чигенә урнашкан була. Авыл турында әлеге чорга караган нинди дә булса мәгълүматлар бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Элеккеге халыкларның урнашуын күрсәткән карталарда бу төбәктә марилар яки удмуртлар яшәгән дип күрсәтелә.
1240-1438 елларда безнең җирләр Җучи Олысы (Алтын Урда) дәүләтенә буйсынган территориягә керә (1566 елдан башлап руслар аны Алтын Урда исеме белән атап йөртә башлый).
