- •1600 Еллар башында безнең төбәктәге авылларга күзәтү.
- •1678 Елда Ашалча Буҗи авылы.
- •1678–1716 Еллар аралыгында булып узган тарихи вакыйгалар.
- •1716 Елда Ашалча Буҗи авылы.
- •1744 Елда авылга Кадыйр Бикмәтов килеп урнаша.
- •1895 Елда Ашалча Буҗи авылының халәте.
- •1438 – 1552 Еллар – Казан ханлыгы, Арча даругасы.
- •1552 Елдан – Казан өязе (патшалыгы), Арча юлы.
- •1780 Елдан – Вятка наместничествосы, Малмыж өязендә (Малмыж округасы, Арча юлы).
- •1796 Елда – Вятка губернасы, Малмыж өязендә.
- •1817 Елдан – Вятка губернасы, Малмыж өязе, Адай волостенда.
- •1859 Елдан – Вятка губернасы, Малмыж өязе, Күкшел волостенда.
- •1920- 1930 Елларда төрле хокукларыннан мәхрүм ителгән
- •1923 Елда сайлау хокукыннан мәрхүм ителгәннәр исемлеге :
- •1930 Елда сайлау хокукыннан мәрхүм ителгәннәр исемлеге :
- •1930 Елда сайлау хокукыннан мәрхүм ителгәннәрнең икенче исемлеге :
1744 Елда авылга Кадыйр Бикмәтов килеп урнаша.
1765 елгы переписьта Ашалча Буҗи авылына аерым Указ буенча 5 татар гаиләсе килеп урнаштырылуы турында әйтелә, алар “Салтангулские татара” дип язылган. Кайчан, кайсы төбәктән һәм ни сәбәпле килүләре күрсәтелмәгән.
Безгә бүгенге көндә Солтангали авылының хәзерге Башкортостан Республикасында булуы мәгълүм, һәм чыннан да, әлеге гаиләләрнең шуннан булуы бик мөмкин.
Килүчеләр :
Мөсәли Мурашин, 45 яшендә. Хатыны – Гөлбагда, күршедәге Купка авылыннан, 20 яшьтә. 1 улы һәм 2 кызы бар.
Караморза Мурашкин, 25 яшендә. 2 хатыны бар. 1-нчесе – Фатима, 40 яшендә, Солтангали авылыннан. 2-нчесе – Гөлбостан, 20 яшендә, шулай ук Купка авылыннан. 1 улы һәм 1 кызы бар.
Сәмәр Камуркаев, 40 яшендә. Хатыны Гөлбикә, 25 яшендә. 1 уллары бар. Барысы да Солтангул авылыннан.
Елкадар Култабаев, 60 яшендә. Хатыны Батыя, 70 яшендә. Уллары – Танатар, 15 яшендә, аның хатыны – Шаһидә, 20 яшендә, Әшәлче Буҗи авылыннан.
Карагол Шикаров, 50 яшендә. Хатыны Мөсәндек, 35 яшьтә, икесе дә Солтанголдан. 3 уллары, 2 кызлары бар.
Әлеге гаиләләрдән тыш, Солтанголдан килүчеләр арасында 2 тол карчык та бар – Игбикә, 60 яшендә һәм Дәүләтья, 65 яшендә.
Күргәнебезчә, Солтангали авылыннан күченеп килүчеләр инде Ашалча Буҗи һәм якын-тирәдәге башка авыл кызларына өйләнеп, гаилә корып җибәргән һәм җирле халык белән кушылып та киткән.
Тик әлеге гаиләләр Ашалча Буҗи авылында вакытлыча гына булып, 1795 елгы перепись вакытында аларның берсе дә инде авылда күренми. Күрәсең, алар патша хөкүмәте тарафыннан монда мәҗбүри китерелеп, билгеле бер вакыт узгач, кире туган якларына кайтып киткән булса кирәк.
Вятка Губерниясенең Малмыж өязе патша хөкүмәте трафыннан 1917 елга кадәр сөргенгә сөрелү урыны булганын да онытмаска кирәк!
Ашалча Буҗи авылы Генераль Межевание Планында. 1796 ел.
Авыл егетләрен патша солдат хезмәтенә җибәрү.
Петр I хәрбиләрне хезмәткә алу өчен XVIII гасыр башында Россиядә рекрут бурычы кертә. Гомумән, рекрут дип хәрби хезмәткәрләрне атыйлар. Тик безнең якларда рекрут сүзе күбрәк хәрби хезмәткә алынучыны, русча итеп әйтсәк – призывникны күз алдында тота, һәм алар үзенчә татарчалаштырып - “никрут” дип йөртелә.
Һәр авылдан хәрби хезмәткә билгеле бер сандагы рекрут алына. Хезмәткә чакыру гел дә түгел, ә дәүләткә кирәк вакытта махсус указлар – “Манифестлар” буенча, гадәттә көз көне башкарыла.
Рекрутларга үзләре урынына, риза булган башка кешене җибәрү мөмкинлеге дә була. Билгеле инде, моңа башкаларны бик зур күләмдә акча түләү исәбенә генә ризалатып булган.
Гадәттә, рекрут чакырулары вакытында авылларда булган һәр 1 мең кешедән 7-10 кеше хәрби хезмәткә китәргә тиеш була. Чакырулар 2 ай эчендә уза. Рекрутка гарип булмаган, таза-сау, буе 159 см. дан ким булмаган, яше 17-35 аралыгында булган егетләр алына. Ә инде кемнең рекрут булуы – булмавы, җирәбә салу аша ачыклана.
Бу яшькә җиткән күпчелек ир-егетләр инде авылда өйләнеп-гаилә корып, балалар да үстерә башлаган була. Тик алар да, барлык авыл егетләре белән бергә җирәбә тота. Бәхетең юк икән – барысын да калдырып, гомерлеккә китеп барасың...
Әле болардан тыш, кече яшьтәге балалар, гадәттә 8 – 16 яшьлекләр дә шул ук гомерлек солдат хезмәтенә – офицерларга денщик хезмәте күрсәтү өчен алынган. Алар картлык көннәренә кадәр офицерларның ялчы – хезмәтчеләре булырга мәҗбүр булган.
Россиядә хәрби хезмәт срогы 1705 елдан башлап, гомерлеккә булганлыктан, гаиләле рекрутлар хатыннарыннан аерылып, гаилә һәм балаларын калдырып, аларны мәңгелеккә күрмәм дигән уйлар белән китеп барган.
Һәр рекрут хезмәткә киткәндә үзе белән азык-төлек, кием-салым һәм аяк киемнәре алырга тиеш була. Хезмәт итү урынына аларны казаклар яки солдат командалары озатып бара. Бару җәяү булып, яхшы көнне 20-30 чакрым тәшкил итә, начар һава торышында юл яртылаш кыскартыла. Юлда һәр 2 көн саен 1 көн ял бирелә. Көнгә 2 мәртәбә рекрутларның баш санын санау башкарыла.
Хезмәт урынына барып җиткән рекрутларга, полкларга урнашканчы, атна саен хәрби артикуллар (уставлар) укыла, көн саен мылтык куллану ысуллары һәм стройда йөрү күнегүләре өйрәтелә. Казармаларда бирелгән акчаларны һәм провиантны отышлы уеннарда оттыру яки эчеп бетерү очракларын булдырмау карала.
Гаиләләреннән, туганнарыннан гомерлеккә аерылып чыгып киткән рекрутларга полкларда хезмәт итә башлагач өйләнү мөмкинлеге бирелә, аларның балалары 7-12 яшкә кадәр казна хисабына тотыла.
Барлык полклар да кыр һәм гарнизон полкларына бүленә. Кыр полклары сугышчан, ә гарнизонныкылар өйрәтү өчен була.
1764 елда гарнизон баталоннарында 6 рота төзелә, анда 4 строевой рота, 1 инвалид һәм 1 һөнәрчеләр ротасы була. Строевой роталарда отставкага чыккан солдатлар гарнизон буенча хезмәттә булса, инвалид роталарында “мылтыксыз” хезмәт, ә һөнәрчеләр ротасына төрле һөнәр осталары керә. Хәрби хезмәткә ярамаган солдатларны отставкага чыгарып, үзенең туган ягына якын булган гарнизоннарга яки инвалид командаларына җибәрәләр.
1736 елда Әшәлче Буҗи авылыннан 2 егет хәрби хезмәткә озатыла. Алар :
17 яшьлек Гомәр Уразайкин һәм
18 яшьлек Кадыйр Әхмәтов.
1739 елда 18 яшьлек Йосыф Мәмәтколов солдатка алына.
1755 елда 13 яшьлек Колшәриф Кәлиев тә денщик хезмәтен үтәүгә китеп бара.
1770 елда Вятка губерниясенә патша хөкүмәтеннән җибәрелгән наряд буенча, бик күп башка крестьяннар белән бергә, Әшәлче Буҗи авылыннан 32 яшьлек Субай Имәнколов җир казу хезмәтенә алына.
Ул вакытта аларны “лопатники”, яки “көрәкчеләр” дип атаганнар. Көрәкчеләр дә хәрби хезмәттәге кебек булалар, тик аларның хезмәт итү срогы гадәттә ярты ел була.
Әлеге елны көрәкчеләр Азов диңгезенә коя торган җирендә, Дон елгасында урнашкан, Азов крепостен төзекләндерү өчен җибәрелә.
Ачлы-туклы, бик начар шартларда яшәгән һәм эшләгәнлектән, көрәкчеләр дә гомумән туган-үскән җирләренә кире әйләнеп кайту бәхетен күрмәгән.
Субай Имәнколов та аннан кире әйләнеп кайта алмый, авылда аның хатыны һәм ятим булып улы кала.
1785 елда 18 яшендә Йосыф Хуҗаколов та солдат була.
1788 елда 22 яшьлек Муса Надыров та хәрби хезмәткә алына.
1793 елда гомерлек хезмәт итү срогы бетерелеп, 25 елга калдырыла, һәм ул 1856 елга кадәр үз көчендә кала. Үзенең хезмәт срогын исән-имин үтә алганнар киләчәктә туган якларын, кадерле туганнарын күрә алу мөмкинлеге ала.
25 еллык солдат хезмәтенә алынган Әшәлче Буҗи авылы егетләре :
1797 ел – Габделгали Бакиров, 23 яшь
Искәндәр Әхмәров, 22 яшь. Хатыны һәм 1 яшьлек улы кала.
1800 ел – Гаделша Надыйров, 17 яшь
1803 ел – Латыйф Әбделмәнов, 17 яшь
Хәткулла Кәмиев, 21 яшь
1804 ел – Нәзир Әмирханов, 21 яшь
Мәнди Рәфыйков, 19 яшь
1806 ел – Рәхмәтулла Сәйфуллин, 21 яшь
1807 ел – Даутай Мөсәгыйтов, 21 яшь
1810 ел – Исмәгыйль Искәндәров, 25 яшь. Хатыны һәм 4 баласы кала.
Йосыф Субаев, 18 яшь
1811 ел – Мәүлекәй Мәхмүтов, 24 яшь. Хатыны һәм 6 яшьлек кызы кала.
1812 ел – Сөләйман Ягъфәров, 24 яшь
Халит Хәмитов, 18 яшь
1813 ел – Вахит Габделфәизов, 21 яшь
1814 ел – Габделлатыйф Габделмәнов, 9 яшь
1815 ел – Вәли Рәфыйков, 12 яшь
Авылның җирләре турында 1886 елда күзәтү.
“ Ашалча Буҗиның Бөр елгасының күтәренке уң як яры буйлап Адайга баручы басуында – известь ташлык (мергель) белән кара суглинок, басу уртасы буйлап соры балчык, “арткы якларында” – суглинок һәм ак балчык (беляк).
“Урта” басуда – авыл янында - известь ташлык (мергель) белән кара суглинок, басу уртасында – соры җир, ахырында – торфяник; Ураскино (Туембаш) өстендәге басуда җир соры, Купка чигендә генә – торфяник.
Туфракның егәрлеге – 4 – 6 вершок. Бер генә басу ашландырыла, калган ике басу уңайсыз һәм таулы булганлыктан, ашсыз калдырыла. Уңайсызлыкларга шулай ук басуларның үзәнлекле булуы да керә. Пар җиренең 1/18 өлеше генә тиресләндерелә.
Уңдырышлыгы. Арыш : а) тирессез иске басуда – 42 пот, б) тирессез иске басуда + тирес белән – 43, в) тирессез иске басуда + тирес белән + ашламага түләп – 45 пот. Солы – 48 пот.
Сөрүлек җирләр өчен аренда түләве : арыш астына – 6 сум 50 тиен 1 десятинага, сабан астына – 4 сум.
Печәнлекләр : Әшелчә Буҗида 1/3 су баса торган һәм 2/3 үзәнлекле урыннарда. Уңдырышлыгы 70 пот 1 десятинадан.
Печән җирләре өчен аренда түләве – 5 сум 50 тиен
Көтүлекләр – таулыкларда. Маллар үз җирләрендә көтелә. Көтүчеләргә чыгымнар – 321 сум 34 тиен.
Урманнар якын-тирәдә бары тик Купкада гына бар – 19,2 десятина”
“Материалы по статистике Вятской губернии. Том 1. Малмыжский уезд. Москва, 1886г.”
“Малмыж өязенең туфрак картасы”ннан. 1884 ел.
