Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Аш Буи авылы тарихы.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
5.8 Mб
Скачать

1678–1716 Еллар аралыгында булып узган тарихи вакыйгалар.

Петр I патшалык иткән чор(1682-1725) – ул дәүләттә туктаусыз булган төрле реформалар чоры. Әлеге реформалар халыкның көкүреш-хәлен бик тә начарайта, чөнки алар күбрәк акча тартып алу һәм кешеләрне бушлай эшләүгә тартуга юнәлдерелгән була.

1704 елда яңа башкала – Санкт-Петербургны төзү башлана. Төрле губерниялардан мәҗбүри рәвештә җыеп җибәрелгән 40 мең крестьянның 5 меңе – татар һәм башкорт була. Сазлыкларда, салкында, ачлык-ялангачлыкта алып барылган әлеге төзелештә күпләгән милләттәшләребез җаннарын фида кыла.

Болар өстенә, 1705 елдан башлап, хөкүмәт армия сафларына рекрутларны крестьяннардан мәҗбүри рәвештә ала башлай. Меңләгән татар крестьяны да гомерлеккә солдат хезмәтенә озатыла.

Тормыш авырлыгына түзә алмаган крестяннар Россия дәүләтенең төрле өлкәләрендә – әле анда, әле монда восстаниелар күтәрә.

1704 елда хөкүмәт тарафыннан салынган авыр налогларга һәм дини чикләүләргә каршы Башкорт җирләрендә зур восстание күтәрелә.

1708 елда баш күтәргән башкорт, татар һәм удмуртларны берләштергән яу безнең якларга да килеп җитә. Уфа өязе, Зилан авылы кешесе Мәскәү Уразаев кул астындагы 2000 баш күтәрүче Вятские Поляныда һәм безнең төбәкләрдә булганнан соң, Сарапул якларына юл тота.

Казан шәһәре тирәсендә 2000 кешедән торган отряд белән башта Күчем-батыр, аннан соң 1500 кеше белән Исмәгыйль мулла хәрәкәт итә. Куразмин Уразовның 1700 кешедән торган отряды Мамадыш янында сугыша. Әлеге восстание 1711 елга кадәр дәвам итә.

Җирле гади халык баш күтәрүчеләргә теләктәшлек итә. Безнең төбәкнең дә бик күп халкы баш күтәрүчеләргә ияреп китеп, башкорт җирләренә барып урнаша.

Петр I хөкүмәте тарфыннан 1710-1711 елларда халык санын алу буенча яңа перепись үткәрелә.

Әлеге переписьта Ашалча-Буҗи авылында 14 хуҗалык исәпкә алынып, аларга барлыгы 7 ясак түләнергә куелган була.

Ашалча Буҗи авылы Алабуга өязе картасында. 1799 ел.

1716 Елда Ашалча Буҗи авылы.

1716 елгы перепись вакытында авылда булган 15 хуҗалыкның нибары 8-ендә генә яшәп, а калган 7-се исә бушап калган, ә хуҗалары моннан инде качып киткән була.

Авылда калган хуҗалыклар :

Биктимер Байкиев нәселеннән :

- Рыс Юсупов хуҗалыгы, үзе 25 яшьтә.

Әнисе 1715 елда вафат, исеме “Китычка” дип язылган, дөреслектә яңгырашы ничек булганын хәзер әйтүе кыен.

Хатыны Рәҗәбә 1716 елда вафат.

- Колмәмәт Биктимеров хуҗалыгы, үзе 60 яшьтә.

Хатыны Көтәй Уразаева, 65 яшьтә.

Улы Мәмәт 22 яшьтә.

1710 елгы переписьтан соң 2 кызы читкә кияүгә бирелгән :

- Наилә – Купка авылына Әит Туймасовка,

- Гөлүәр – Уфа өязе Варзи авылына Байтерәк Йосыповка.

- Бохар Уразмәмәтов хуҗалыгы, үзенә 50 яшь.

Хатыны Кадимә Рысова, 35 яшьтә.

Улы Үсәй 10 яшьтә.

Кызы Ичәй 6 яшьтә.

- Бикмәмәт Шиһаев хуҗалыгы, үзе 45 яшьтә.

Хатыны Туйсолтан Байманова 25 яшьтә.

Кызы (“Камапячка” дип язылган) 8 яшьтә.

Энесе Абдул аерылып чыгып, аерым хуҗалыкта яши.

- Абдул Шиһаев хуҗалыгы, үзе 30 яшьтә.

Толыбай Байчурин нәселеннән :

- Ярми Әзмәнов хуҗалыгы, үзенә 35 яшь.

Хатыны Гөләп Шәркина 35 яшьтә.

Уллары – Кәримкол 2 яшьтә.

Ярминең бертуган энеләре :

- Госман, 20 яшьтә,

- Солтан, 18 яшьтә.

Аерым йортта яши - энесе Ирмәй – 30 яшьтә.

Әнисе Бостан Колчурина 60 яшьтә.

Әтисе Әзмән Толбаев 1714 елда вафат.

Сеңлесе Гөлназ 1710 елгы переписьтан соң Уфа өязе, Теләнче авылына Бикмәт Ишмәкәевка кияүгә бирелгән.

- Яммәт Тимәшев хуҗалыгы, үзенә 35 яшь.

Хатыны Кәшия Крюсева (шулай язылган ), 35 яшьтә.

Улы Килмәт 20 яшьтә.

Аерым йортта энесе Бикмәт яши, 30 .

Аның хатыны Зәйнәп Ишмәкәева, 35 яшьтә

Әнисе – Битмәй Булатова, 75 яшьтә.

Әтисе Тимәш Толбаев 1715 елда вафат.

Бикмәмәт Тулыбирдин нәселеннән :

- Акбулат Акмәмәтов (Бикмәмәтов) хуҗалыгы, үзе 35 яшьтә.

Хатыны Түгәй Бикчурина, 45 яшьтә.

Улы Арыслан 20 яшьтә.

Авылда барлыгы 8 хуҗалыкта 28 кеше яши.

Бала-чагаларны да кертеп, шуларның – 17-се ир-атлар, 11-е – хатын кызлар.

1710 – 1716 еллар аралыгында авылда, качып киткәннәрдән тыш : ир-атлардан -2, хатын-кызлардан – 2 кеше вафат булган. Читкә кияүгә 2 кыз бирелгән.

Авылның 7 хуҗалыгы, ягъни яртысы бушап калган. Шулардан :

- Туйкә Дусаев хуҗалыгы.

Ул хатыны Шәрифә, кызы Хәдичә, энесе Кадыйр белән 1716 елда качып китә.

- Ишмәмәт Дусаев хуҗалыгы.

Ул хатыны Бостан, уллары Ярми һәм Ишкенә белән 1712 елда качып китә.

- Бигәш Әхмәтов хуҗалыгы.

Ул хатыны Янсолтан, уллары Биккенә һәм Касим белән 1712 елда качып китә.

- Ишмәт Юнысов хуҗалыгы.

Ул хатыны Минәй, уллары Госман һәм Әднәгол белән 1712 елда качып китә.

- Уразмәт Биктимеров хуҗалыгы.

Ул хатыны Зөһрә, улы Ураз, Уразмәтнең улы Мәмәт – хатыны белән 1712 елда качып китә.

- Уразай Акмәтов хуҗалыгы.

Ул хатыны Туйсолтан, кызы Мөслимә белән 1712 елда качып китә.

- Бикчура Биктимеров хуҗалыгы.

Ул үзе 1712 елда вафат.

Шулай итеп, бушап калган әлеге 7 хуҗалыктан 1 кеше вафат булган, барлыгы 27 кеше качып китә.

1716 елның переписендә ул “Ашалча Буҗи авылы кешеләре Рыс Йосыпов, Колмәмәт Биктимеров һәм аларның иптәшләре, шулай ук Сәрдә авылыннан сотник Әзәй Байбулатов әйтүе буенча язылды һәм күп кеше качып китү сәбәпле, авылда калган кешеләр ясаклар түләп, тәмам бөлгенлеккә төште” – дип әйтелә.

Чыннан да, түләү өчен ясакның күләме ул бөтен авылга берьюлы бирелеп, авылдагы хуҗалыклар арасында бүленеп чыгылган була. Әгәр дә кемдер авылдан качып китә икән, ул түлисе ясак яңадан авылда калганнар өстенә бүлеп куела.

Шулай итеп, 1716 елда авылда яшәп калганнар, качып киткән ярты авыл өчен дә ясакны үзләре түләргә мәҗбүр булганнар дигән сүз.

Ул елларда үз авылларыннан качып китеп, ерак Башкорт җирләренә барып урнашу – ул безнең як авыллары өчен гомуми, уртак күренеш.

1710 – 1716 елларда шушы тирәдәге авылларда халыкның яртылашы диярлек туган җирләрен ташлап, шул якларга юл тота һәм яки башка авылларга барып урнашка, яки яңа авылларга нигез сала.

Башкорт җирләренә китү бу еллар белән генә тәмамланмый, ә бәлки алдагы елларда да дәвам итә әле.

Авыл 1700 - 1800 еллар аралыгында.

1744 елда Ашалча Буҗи авылыннан яңадан 5 гаилә – ир-атлардан барлыгы 9 кеше (хатын-кызлар исәпкә алынмаган) , Башкорт җирләренә күчеп китә.

Алар :

Абдул Шиһаев, 43 яшендә

Үсәй Бохаркин, 17 яшендә һәм аның энесе Уразай, 8 яшендә

Ураз Уразмәтов, 31 яшендә, аның улы Әмир, 13 яшендә һәм энесе Әит, 15 яшендә

Әднәгол Колмәтов, 19 яшендә

Усман Ишмәтов, 36 яшендә һәм аның энесе – 9 яшендә.

Күчеп китүчеләр, шушы төбәктән киткән башка авыл кешеләре белән берлектә, Урсалы елгасы буендагы авылны нигезли. Әлеге авыл ул вакытта икенче исемдә - “Шерлама” дип тә йөртелә.

Бүгенге көндә ул авыл Урыссу дип атала һәм Татарстан Республикасының Ютазы районына керә.

Авылдан китүчеләр генә түгел, ә бәлки читтән дә анда килеп урнашучылар да була әле.