Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Аш Буи авылы тарихы.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
5.8 Mб
Скачать

Аш Буҗи авылы тарихы.

Аш Буҗи авылы исеме нәрсәне аңлата?

Һәр авылның исеме аның тарихы белән бәйле. Безнең төбәктә исә авыллар бер генә исемдә түгел, ә икешәр исемдә дә йөриләр. Тик икенче исем күп вакытта инде кулланыштан төшеп калып, халык телендә онытылган да булуы мөмкин.

Авылның бүгенге көндә булган Аш Буҗи исеме исә Ашалча Буҗи исеменнән кыскартып язылган. Дөреслектә ул Әшәлче Буҗи булса да, якын-тирәдәге халыклар - рус, мари һәм удмурт телләренә якын итеп, ул Ашалча Буҗи дип йөртелгән.

Күргәнебезчә, авыл исеме ике компоненттан, ягъни, ике өлештән тора. Шуңа да аларның һәрбересен аерымлам карап узыйк.

Әшәлче ул - безнең якларда инеш буендагы үзәннәрдә һәм су торган болыннарда үсүче үсемлек. Аның икенче төрле исемнәре рус телендә “зубровник” һәм “пырей водяной”, ә фәнни исеме – “бекмания обыкновенная” дип атала.

Әшәлче үләне.

Әшәлче исеменең әйтелеше татар һәм удмурт телләрендә дә бер үк төрле яңгырый һәм языла да. Татарча – Әшәлче, удмуртча – Ашалча.

Һәм дә инде, әлеге әшәлчә үләненең күп булуы хәзерге Аш Буҗи авылы яныннан агучы инешкә дә исем бирә – ул Әшәлче инеше дип йөртелә.

Бүгенге көндә исә авыл халкы телендә инешнең исеме кулланыштан төшеп калган диярлек, тик Аш Буҗи һәм Адай авыллары арасындагы күпер урыны гына халык телендә “Әшәлче күпере” дип йөртелә.

Инешләрнең шунда күп булып үскән үсемлекләр исеме белән аталу ул табигый хәл. Мисал итеп, күршедә генә урнашкан Сәрдек авылының исемен алыйк. Беренче тарихи документларда ул да “Сәрдә инеше буена урнашкан авыл” буларак искә алына. Күргәнебезчә, инеш исеме дә хәзергечә “Сәрдек” түгел, ә “Сәрдә”. Сәрдә исә ул – шул ук инеш буенда күпләп үскән үлән, рус телендәге исеме – “сныть обыкновенная”. Еллар үткән саен гына, Сәрдә сүзе, әйтелү өчен җиңелрәк булган “Сәрдек” исемен ала.

Ашалча Буҗи (Ашалча Бузи) исеме башлыча рус телендә алып барылган рәсми документларда гына булып, татар сөйләм телендә аның гадиләштерелгән исеме - Буҗи гына кулланышта йөргән.

Авылның икенче компоненты – ул Буҗи сүзе.

Әлеге сүз удмурт теленнән алынган, һәм Бодья сүзенең бер диалекты булып, Будҗа дип әйтелә, татарча яңгырашы исә – Буҗа, яки Буҗи. Тулырак итеп әйткәндә – Будҗа дип көнъяктарак, яки хәзерге Татарстан территориясендә, безнең якта урнашкан урдмуртлар, ә Бодья дип – төньяктарак, яки хәзерге Удмуртия территорияседә урнашкан, руслар белән күбрәк аралашкан удмуртлар әйтә, чөнки көньяк һәм төньяк удмуртларның сөйләме бер-берсеннән шактый гына аерыла. Авыл әгәр дә Удмуртия территориясендә урнашкан булса, аны бүген “Ашалча Бодья” дип атарлар иде.

Элеккеге рәсми документларда авыл рус телендә Буза, яки Бузя дип язылса, татар телендә исә шул ук Буҗи булып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.

Ә Будҗа, ягъни Бодья сүзе нәрсәне аңлата соң? Моның өчен удмурт ыругларының тарихын белү кирәк:

Борынгы удмуртларда һәрбер ыруг үзенең яклаучысы булган борынгы бабаларының рухына табынган. Әлеге рухларны фәнни телдә “воршудлар” дип йөртәләр. Һәм әлеге рухның, ягъни “воршудның” исеме булып, ыруг та шул исемне йөрткән булган. Будҗа, яки Бодья – шушы тирәлектә булган бер удмурт ыругының исеме ул.

Әлеге ыруг кешеләре кайда гына барып урнашса да, алар нигезләгән авыл шул ыруг исеме белән аталган, һәм аңа авыл янында булган инешнең исеме кушылган. Шулай итеп – Ашалча Буҗи авылы ул - Әшәлче инеше буенда урнашкан Буҗа ыруы удмуртлары - дигән мәгънәне аңлата.

Алга таба тезеп китсәк, андый авыллар бик күп, бу исә Буҗа, яки Бодья ыругы шактый ишәеп, таралып, күп кенә башка җирләргә дә китеп урнашкан икәнне күрсәтә.

Риваятьләр буенча, хәзерге Вятские Поляны шәһәре урынында да Ошторма Бодья исемле удмурт авылы булган.

Вятканың аргы ягына чыккач, Бодья исеме булган удмурт авыллары тагын да күп. Алар – Синерь-Бодья, Якшур-Бодья, Варклед-Бодья, Гучин-Бодья, Динтем-Бодья һәм башкалар.

Һәм шунысы кызыклы, әлеге авылларның һәрберсенең дә мәгънәләре бер – аларның барысының да исемнәренең беренче сүзе инеш исемен, икенчесе – Бодья, ягъни Буҗа ыругы удмуртлары икәнен күрсәтә.

Еллар үткән, авыл урынына урнашкан удмуртлар төнъяккарак күченә, алар урынына марилар килә. Соңрак татарлар килгәч, марилар да башка үз милләтләре яшәгән башка авылларга китеп бара. Тик кемнәр генә яшәсә дә, бу урында урнашкан авыл – Ашалча Буҗи булып кала бирә.

ХХ гасырга чыккач кына, авылның исеме бераз кыскартылып, Аш Буҗига әйләнә.

Авылның икенче исеме – Бодияз. 1762 елгы Туембаш авылы переписендә Әшәлче Буҗи авылыннан кияүгә алынганган кызлар “Будеяз” авылыннан дип, ә 1897 елгы Бөтенроссия переписендә исә авыл - “Ашалча Бузи” һәм җәя эчендә ( шулай ук “Бодиаз”) дип күрсәтелә.

Бүгенге көндә исә әлеге исем бөтенләй дә кулланылмый.

Күргәнебезчә, Бодияз исеменең беренче өлеше шул ук Бодья, ягъни Будҗа ыругы исеменнән тора.

Икенче өлешен, ягъни кушымчасын ике төрле вариантта карап була.

Беренчесе - “Яз” кушымчасы борынгы татар телендә “кыр”, “дала”, “басу” төшенчәләрен аңлата. Бу очракта, авыл исеме “Бодья + кыр, басу” булып, “Бодья, яки Буҗи басуы” дигән мәгънәне белдерә.

Икенчесе – “Ёз” кушымчасы удмурт телендә күплек мәгънәне белдерә һәм “Бодъя + ёз” булып, “Бодьялар” яки “Буҗилар” сүзен, тулырак итеп әйткәндә, бу җирнең Будҗа ыругыныкы икәнлекне белдерә.

Авылның хәзерге вакытта халык телендә кулланышта йөргән тагын бер исеме ул – Буҗи асты.

Әлеге исем инде бу урынга татарлар килеп урнашкач бирелгән.

Бу исә татарлар килеп, хәзерге урында авыл нигезләгән вакытта, элеккеге Буҗи авылының тау өстендә яки инешнең өстәрәк агымында урнашкан булуы турында сөйли.

Безнең төбәктә элеккеге заманда яшәгән халыклар кемнәр булган?

Безнең якның тарихын фәнни яктан 1600 еллардан башлап кына тирәнтен өйрәнергә мөмкин, чөнки аңа кадәр булган вакытлар буенча мәгълүматлар бик аз. Тик шулай да, булган тарихи чыганакларга таянып, беркадәр аңлатма биреп китү кирәк булыр.

VIII-гасырда, Урта Идел һәм Кама елгалары бассейнында, төнъяктагы төрки халыкларның беренче дәүләте - Идел буе Болгары (Волжская Булгария) оеша. Болгарлар үзләре аны Шәһри Болгар, яки Бөек Болгар дип йөртә. Х-нчы гасырда - 922 елда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителә.

Безнең төбәк Болгар дәүләтенең иң төнъяк чикләренә туры килә. Шул вакытларда бу җирләргә, ягъни Вятка елгасы бассейнына, беренче булып удмурт ыру-кабиләләре килеп урнаша. (“Елгаларның бассейны” – дип, нинди дә булса зур елгага коючы барлык башка ваграк елга һәм инешләр кергән зур территория атала). Ул чорның истәлеге булып безнең якларда удмурт теленә караган бик күп географик атамалар калган – Ошторма,Тойма инешенең, Буҗи, Купка һәм башка күп кенә авылларның исемнәре нәкъ менә удмурт теленнән кергән дә инде.

Удмуртлардан соң бу якларга икенче бер халык – марилар да күчеп утыра башлый.

1240 елда Болгар дәүләте монгол-татар яулары тарафыннан җимерелеп, Алтын Урда дәүләте составына кертелә. Ул вакытта дәүләтнең исеме “Җучи Олысы” дип йөртелә. Әлеге вакыттан соң болгарларны инде күбрәк болгар-татарлар дип тә атыйлар.

Алтын Урда чорында, ягъни 1224-1438 еллар аралыгында, күпсанлы сугыш-талаулардан качып, халык дәүләтнең үзәк өлкәләреннән аның чикләренә күченә. Шулай итеп, безнең якларга да болгар-татарлар үтеп керә.

Малмыж шәһәрендә туып үскән күренекле тарихчы-галим Михаил Худяков (1894 – 1936) фикеренчә, бу якларга тарихта билгеле иң зур күченеш 1361 елда була.

“ Казан татарларында сакланып калган хатирәләр болгарларның төнъякка күченүләре һәм урманнарда болгар-татар авылларына нигез салулары турында сөйли” – дип яза М. Худяков

Әлеге күченешнең сәбәбе менә нәрсәдә :

1359 – 1380 еллар аралыгында Алтын Урдада хакимлек өчен бик зур көрәш бара. 21 ел эчендә тәхеттә 25 хан алышына.

1361 елда, чираттагы бәрелештә, Болгар шәһәре һәм аның тирә-яны хан Булат-Тимер тарафыннан җимерелә. Талау-сугыштан, ачлыктан туйган халык сугыш килеп җитмәгән, тыныч якларга юл тота. Алар дәүләтнең төнъяк чикләренә –Вятка һәм Кама елгалары буена урнашкан куе урманнарга сыена. Ә Вятка буендагы куе урманнар – нәкъ безнең төбәкләр була да инде.

1380 елда Рус кнәзе Дмитрий Донской җитәкчелегендә берләшкән рус-татар көчләренең Мамай гаскәре белән Куликово кырындагы бәрелеше дә – ханнар арасында тәхет өчен сугышларының бер өлеше ул.

Ә инде икенче бер хезмәтендә М.Худяков болгар-татарларларның бу якка күченеп килүләрен соңрак, Казан ханлыгы барлыкка килгән еллар белән дә бәйләп күрсәтә. Ул бу җирләргә болгарларның күчүен сугышлардан качып түгел, ә яңа җирләр үзләштерү белән бәйләп аңлата :

“ Инде 1437 елда бу территориядә Казан ханлыгы барлыкка килә, аңа марилар өстеннән хакимлек итү дә күчә. Болгарның җимерелүеннән әкренләп аякка басып килүче мөселман халкы Бөр елгасы тирәсен үзләштерүен дәвам итә. Монда болгар-татарларның үзләре тарафыннан салынган иң борынгы торак җирләр булып Урачкино, Янсыбы һәм Коллар авыллары тора” ( “Материалы по истории татар Малмыжского уезда”- “Труды ВУАК”, 1915, вып. 2-3, 1-5 бит).

Нәтиҗә итеп шуны әйтергә кирәк - дөреслек исә М.Худяков фикерләренең урталыгында ята– болгарлар дәүләт чикләренә сугыш афәтеннән качып та, яңа җирләр эзләп тә төрле вакыт аралыгында күченеп килгән, һәм бу күченеш бер генә вакытта булмыйча, ә даими рәвештә барып, йөзләрчә еллар дәвам иткән, булып чыга .

Тик шунысын әйтеп үтәргә кирәк, 1600-еллар башында кадәр безнең якта яшәгән болгарлар яки татарлар булуы турында мәгълүматлар сакланмаган.Ул вакыттагы болгар-татарларның эзе хәзерге вакытта юк. Моңа сәбәп булып аларның безнең яклардан яңадан кире кая да булса күченеп китүе яки башка нәрсәләр сәбәп булганмы, әйтүе кыен.

Җучи Олысы тарала башлагач, аңа кергән Казан Олысыннан яңа дәүләт – Казан ханлыгы (1438 – 1552) барлыкка килә, һәм хәзерге Аш Буҗи авылы җирләре, аңа буйсынган җирләрнең төнъяк чикләрендә урнашып, Арча даругасына карый.

Казан ханлыгының картасы.

Казан ханлыгы административ яктан 4 өлешкә бүленә һәм ул өлешләр “даруга” дип атала. Башта 4 даруга була – Алат, Арча, Гәреч (Галицкая), Җөри, соңрак тагын бер – Нугай даругасы өстәлә. Әлеге даругалар үз чиратында тагын берничә олыска бүленә, ә олыслар берничә авылны үз эченә ала. Мондый бүленеш Казан ханлыгы дәүләтенә салым җыюны җиңеләйтү өчен эшләнә.

1552 елда Казан ханлыгы Иван Грозный тарафыннан яулап алынгач, ул рәсми рәвештә Казан патшалыгы дип атала башлый, рус патшасы аның белән Мәскәүдә махсус оештырылган Казан сарае приказы аша хакимлек итә. “Казан патшалыгы” дигән исемнән тыш, күпчелек вакытта шулай ук “Казан өязе” дип тә аталган.

Казан ханлыгында булган бүленеш Казан патшалыгында (өязендә) дә шул килеш кала, тик “даруга” дигән сүз русча “дорога”, ягъни “юл” дип кенә үзгәртелә.

“Юл”лар үз чиратына бүленә “округа”ларга (“округа”- татарча тирәлек дигән сүз, ягъни бер тирәдә дигәнне аңлата), “округалар” – “сотня”ларга ( ягъни “йөзлек”ләргә ). “Сотня”ларга исә бер аумакта урнашкан берничә авыл керә, баштарак аларның саны чыннан да йөзгә кадәр дә җиткән булырга мөмкин. Чынлыкта, һәр сотняга кергән авылларның саны төрлечә булып, аерым бер күләм куелмаган.

1600 Еллар башында безнең төбәктәге авылларга күзәтү.

1600-еллар башында инде безнең төбәкнең төп халкын марилар тәшкил итә. Марилар үтеп керә башлагач, монда яшәгән удмуртлар башта Вятка елгасының уң як ярына таба күченеп китә, соңрак алар Вятка аръягына, хәзерге Удмуртия территориясенә үк китеп урнашалар.

Казан ханлыгы алынып, бер юл үтүгә, 1553 елда, рус яулап алучылары марилар яшәгән Малмыж авылына кадәр килеп җитә һәм мари князе Болтушны тар-мар итә, ә марилар аннан куыла, алар урынына руслар килеп урнаша.

1580 елда Малмыжда инде крепость стеналары төзелә, ә 1584 елда аңа шәһәр исеме бирелә һәм ул Казан өязе составына кертелә. Соңрак, 1780 елда, Малмыж шәһәре безнең якның төп шәһәре – өяз үзәге булып китә. Малмыж шәһәре хәзерге Аш Буҗи авылыннан 36 км ераклыкта урнашкан.

1595 елларда Хәзерге Вятские Поляны шәһәре территориясендә агачтан монастырь төзелә. Ул Вятка шәһәрендәге (хәзерге Киров) Успение монастыре биләмәсенә керә һәм аның бер филиалы булып тора. Шул елларны ук монастырь янында Вятские Поляны исемле рус авылы да калкып чыга. Вятские Поляны шәһәре - хәзерге Аш Буҗи авылыннан 29 км ераклыкта.

Тарихи язмаларда 1604-1607 елларда якын-тирәдә башка мари авыллары да күрсәтелә :

Хәзерге Кукмара поселогы һәм Зур Кукмара авылы урнашкан урыннарда, Нурминкә елгасы буенда ике мари авылы – Ошторма Кукмара һәм Кече Ошторма Кукмара булганлыгы билгеле. Әлеге авыллар Казан ханлыгы чорында, ягъни 1552 елга кадәр үк барлыкка килгән.

Ошторма Кукмарада 17 хуҗалык, ә Кече Ошторма Кукмарада 4 хуҗалык була. Әлеге ике авыл бер-берсенә янәшәдә генә урнашып, аларны икесен бергә “Ошторма Кукмара волосте” дип тә йөртәләр.

Бөр елгасы буенда да берничә авыл искә алына : 5 хуҗалыклы “Бөр” авылы, 8 хуҗалыклы “Бертюш” авылы (аны икенче исемдә – “Пюр волосте” дип тә йөрткәннәр), 16 хуҗалыклы “Бакларлар” авылы, 11 хуҗалыклы Ядегәр авыллары. Хәзерге вакытта бу авыллар башка исемдә йөриләрме, әллә инде вакыт үтеп, юкка чыкканнармы – билгеле түгел. Исемнәреннән бүгенге көндә бары тик Ядегәр авылын гына танып була.

Язмаларда шул чорда бер генә татар авылы да аерып күрсәтелми.

Безнең якларда татар авыллары барлыкка килү.

Казан ханлыгы басып алынганнан соң да, Казан шәһәре һәм аның тирә-ягында урнашкан татарлар дәүләтнең чикләренә, руслар булмаган яки аларның хакимлекләре җиңелрәк булган җирләргә күченә башлыйлар.

Моңа беренче чиратта дин сәбәпче була. Чөнки бик күп татар җирләре рус байларына һәм христиан монастырьларына бүлеп бирелгәч, анда яшәгән мөселман халкы русларга хезмәт итүдән һәм көчләп чукындырылудан куркып, гомер иткән җирләрен ташлап, качып китә.

Икенчедән, ясак түләү халык өчен авырга килә, әле аның өстенә 1613 елда татарларны хәрби хезмәткә алу турында патша хөкүмәте карары да чыга. Бу да татарларга качып китү өчен зур бер сәбәп була.

1656 елда безнең тирәлеккә зур афәт килеп җитә – чума авыруы (ул вакыта аны “моровое поветрие”, ягъни «үлем җиле” дип атаганнар) бихисап күп халыкны якты дөньядан алып китә. Бик күп авыллар бушап кала, берникадәр вакыт үткәннән соң әлеге бушап калган авыллрга да килеп урнашырга мөмкинлек туа.

Мисал өчен, әлеге елда Вятские Поляны авылының бөтен халкы да кырылып бетүе мәгълүм. Ул вакытта анда 24 хуҗалык булып, бу инде башка авыллар янында шактый зур авыл исәпләнгән була. Вятские Поляныга халык яңадан ике елдан – 1658 елда гына килеп урнаша башлый.

Казан ягыннан татарларның безнең якларга күченүе дә нәкъ менә 1610 – 1660 еллар тирәсенә карый. Аларның кайберләре шушы төбәктә урнашып кала, кайберләре Вятканың аръягына – ул вакытта башкорт җирләре дип аталган, хәзерге вакытта Татарстанның Тукай, Әлмәт, Ютазы һәм башка районнарына кергән якларга юл тота.

Безнең төбәктә татарлар башлыча элек удмурт яки мари авыллары булган, тик соңыннан ташландык булган шул авыл җирләренә (андый җирләр русча “пустошь” дип йөртелгән) килеп урнашкан.

Кайбер авыллар әле ул вакытта удмурт һәм мариларның үзләре яшәп яткан җирлекләргә дә нигезләнгән. Татарлар авыл салып яши башлаганнан соң, удмурт һәм марилар башка җирләргә күчеп киткән.