- •Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:
- •27. Модаль мәгънәле сүз төркемнәре.
- •Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:
- •31. Иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.
- •32. Исем фигыль һәм инфинитив. Аларның мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләре.
- •34. Җөмләдә сүз тәртибе һәм аның төрләре, җөмлә кисәкләренең урыны.
- •37. Тартык фонемаларны классификацияләү. Аларга хас булган фонетик законнар.
- •38. Дөнья телләрен классификацияләү.
- •41. Класстан тыш эшләрнең класс эше белән бәйләнеше. Класстан тыш эшләрдә предметара бәйләнешләрне тормышка ашыру.
- •42. Укыту методлары һәм аларның тел дәресләрдә куела торган конкрет бурыч, максатларны тормышка ашырудагы роле.
- •43. Сүз төзелешен һәм ясалышын өйрәтү методикасы.
- •Тамыр сүз Ясалма сүз кушма сүз парлы сүз тезмә сүз кыскартылма сүз
- •47. Фонетиканы укыту методикасы. Фонетик күнегүләрнең төрләре. Фонетик анализ ясау тәртибе.
- •Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау тәртибе
47. Фонетиканы укыту методикасы. Фонетик күнегүләрнең төрләре. Фонетик анализ ясау тәртибе.
Фонетика- телнең авазлар һәм аваз системасы турындагы фән. Укучылар башлангыч мәктәптә үк фонетика һәм графика буенча кайбер мәгълүмат һәм язу күнекмәләре алалар: сузык һәм тартык авазлар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, аларның язудагы билгеләре – хәрф, иҗек һ.б. 5 сыйныфта инде фонетиканы өйрәтү киңрәк күләмдә куела. Башта, татар теле курсының бер бүлеге буларак, ул аерым өйрәтелә, аннан орфография, лексика һәм грамматика белән бәйләнешле рәвештә, барлык сыйныфларда да кабатлана, тирәнәйтелә; тел үстерү һәм сәнгатьле уку белән дә тыгыз бәйләнә. Шул рәвешле, фонетиканы системалы өйрәнү укучыларга тел нормаларын үзләштерергә, әдәби тел культурасына ия булырга ярдәм итә. Фән буларак, фонетиканың үзенең эчтәлеге һәм үзенчәлеге бар: анда сөйләмдәге авазлар өйрәнелә, яңгырау һәм саңгырау авазларның аермасы, теге яки бу авазларны әйткәндә сөйләм органнарының катнашы күзәтелә, авазларга классификация ясала, сузыкларның ярашуы, тартык авазларның охшашлануы һәм чиратлашуы, иҗек һәм басым турында мәгълүмат, орфографик сүзекләрдән файдалана белү күнекмәләре дә бирелә. Фонетика дәресләрендә тагын сөйләмдәге авазларның билгеләрен белдерүче хәрефләр өйрәтелә. Башлангыч сыйныфларда ук укучыларга аваз һәм хәреф төшенчәләре бирелә.
Фонетик күнегүләрнең төрләре: 1.Орфографик сүзлектән файдалану, 2. Сайланма диктант яздыру. 3. Сочинение яздыру. 4. Индивидуаль эш.
СҮЗГӘ ФОНЕТИК АНАЛИЗ ЯСАУ ТӘРТИБЕ
Сүзне иҗекләргә таркатырга, басымын күрсәтергә.
Сүздә ничә аваз һәм хәреф барын билгеләргә. Авазларны һәм хәрефләрне рәттән санап чыгарга.
Сузык авазларны күрсәтергә, һәрберенә билгеләмә бирергә (калын-нечкә (алгы-арткы рәт), озын-кыска, рәтен ачыкларга), сүзнең сингармонизм законына буйсыну-буйсынмавын ачыкларга.
Тартык авазларны санап чыгарга, аларга билгеләмә бирергә (яңгыраумы-саңгыраумы һ.б.), фонетик үзгәреш булса, төрен атарга.
Аваз һәм хәрефнең бер-берсенә туры килмәгән очракларын билгеләргә һәм аңлатырга.
Фонетик үзгәрешләрнең төрен күрсәтергә.
Анализ үрнәге: Әнкәй күзләрендә соңгы якты сүнә (Р. Фәйзуллин) җөмләсендә әнкәй сүзенә фонетик анализ:
ән-кәй – басым соңгы иҗеккә төшә; 5 хәреф, 5 аваз. Авазлар: [ә], [ң], [к], [ә], [й]. Хәрефләр: ә, эн, ка, ә, й. Сузык авазлар: [ә] – алгы рәт, түбән күтәрелешле озын сузык аваз. Сүз сингармонизм законына буйсынган. Тартык авазлар: [ң] – увуляр, ярымйомык, яңгырау, сонор борын авазы; [к] – йомык, тел арты саңгырау авыз авазы; [й] – тел уртасы, өрелмәле яңгырау, сонор авыз авазы. Сүздә увуляр ассимиляция күзәтелә: [н] авазы [к] тартыгы янәшәсендә [ң] булып яңгырый.
48. Графика, орфография, орфоэпия нормаларын аңлату методикасы. Татар теленең орфографик принциплары.
Татар теле орфографиясе төп 4 принципка нигезләнә:
1. Фонетик принцип, ягъни сүзләрне татар әдәби телендә әйтелгәнчә һәм ишетелгәнчә язу. Сүзләрнең күпчелеге фонетик принципта языла: бар, бир, кил.
2. Морфологик принцип, ягъни сүзләрнең морфологик төзелешен (нинди сүз төркеме булуын, тамырын һәм кушымчаларын) искә алып язу. М: урманлы, печәнле сүзләре урманны, печәнне рәвешендә ишетелә, ә язуда алар, сыйфат буларак, -лы,-ле кушымчалары белән языла.
3. График принцип, ягъни рус теле һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләрне, рус телендә язылыш принцибына нигезләнеп, шунда язылганча, үзгәртмичә язу. М: космос, электрлаштыру һ.б.
4. Традицион принцип, ягъни сүзләрнең элекке язылышын саклау: сурәт, данә, шифаханә һ.б.
Орфографиягә өйрәтүнең методик принциплары: (дөрес язарга өйрәтүдә аңлылык һәм автоматизм; орфографик-фонетик, орфографик-морфологик принциплар, орфографияне бәйләнешле сөйләм үстерүнең язма формалары белән бәйләү һ.б.)
Орфографиягә өйрәтүнең теоретик һәм методик нигезләре: (орфографиягә өйрәтүне фонетика һәм грамматика белән бәйләү, дөрес язу кагыйдәләрен үзләштерү алымнары, укучыларның орфографик граммоталылыгын өйрәнү, орфографик хаталар белән эш һәм аларны бетерү юллары һ.б).
49. Морфологияне укытуда эзлеклелек һәм дәвамчанлык. Морфологик анализ ясау тәртибе.
Морфологиягә өйрәтүнең төп бурычлары: 1) сүз төркемнәре турында тирән мәгълүмат бирү һәм аларны аерырга өйрәтү; 2) исемнәр һәм фигыльләрнең төрләнешен контекстта карау; 3) укучыларның сүз байлыгын сүз төркемнәре хисабына баету; 4) морфология курсын бәйләнешле сөйләмә һәм язма телгә таянып ныгыту; 5) сүз төркемнәрен үзләштереп, дөрес укырга һәм язарга өйрәтү һ.б.
Морфологиягә өйрәтүнең төп методлары: репродуктив һәм аңлату-күрсәтү методлары (сүз ясагыч һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше, фигыль юнәлешләре һ.б.); өлешчә эзләнү, проблемалы укыту һәм тикшеренү методлары (сыйфат турында төшенчә бирү, хикәя фигыль, аның заманнары, зат-сан белән төрләнеше һ.б.).
Морфология курсында үзләштерергә тиешле төшенчәләр (килеш, тартым категориясе, юнәлеш, зат-сан, юклык формалары, грамматик мәгънә, аналитик формалар, сыйфат фигыльнең исемләшүе, исемгә күчү очраклары һ.б.). Сүз төркемнәрен өйрәнү укучыларны синтаксик курсын үзләштерүгә әзерли, аларның орфография буенча белемнәрен үстерә, язу кагыйдәләрен үзләштерергә һәм сүзлек запасын баетырга да ярдәм итә. Сүзләрнең лексик-грамматик мәгънәләре, грамматик формалары, җөмләдә нинди д булса синтаксик функцияне үтәүләре һәм башка сүзләр белән бәйләнешкә керә алулары ягыннан телдәге сүзләрнең мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләргә, ымлык һәм аваз ияртемнәренә, хәбәрлек сүзләргә бүленүе, аларның аермасы һәм мөстәкыйль сүзләрнең җөмлә кисәге булып килә алуы турында мәгълүмат бирәбез.
