Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
госэкзамен.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
66.58 Кб
Скачать

41. Класстан тыш эшләрнең класс эше белән бәйләнеше. Класстан тыш эшләрдә предметара бәйләнешләрне тормышка ашыру.

Мәктәптә укыту – тәрбия эшен оештыруның төп формасы – дәрес. Моннан тыш укучыларга тел буенча белем һәм тәрбия бирү процессында, укытучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыруда дәрестән тыш эшләрнең түбәндәге формалары гамәлгә кереп бара:өй эше, туган тел түгәрәкләре, олимпиада, атналыклар, экскурссия, кичәләр һ.б.Мәктәптә татар теле буенча үткәрелә торган дәрестән тыш эшләр укучыларның белемнәрен күтәрүдә, фәнгә карата кызыксыну тәрбияләүдә, сөйләм телен һәм язма телне үстеүдә, грамматик белемнәрне һәм орфографик күнекмәләрен тирәнәйтүдә әһәмиятле эш төрләрен тәшкил итәләр.

Дәрестән тыш эшләр арасында өй эше иң әһәмиятле урынны алып тора. Өй эше – дәрестәге эшнең дәвамы ул. Укучылар дәрестә өйрәнгән материалны өйдә тагын искә төшерәләр, аны мөстәкыйль күнегүләр юлы белән ныгыталар, киңәйтәләр.

Тел түгәрәге – башка дәрестән тыш эш төрләреннән аермалы буларак, түгәрәкләр системалы рәвештә үткәреләләр. Түгәрәк эшен алып бару өчен, укытучы алдан төзелгән һәм дирекция тарафыннан расланган конкрет планга нигезләнә. М:1.Тел тарихы. 2. Исемнәр тарихы. 3. Фонетика. 4.Морфология һ.б.

Экскурсия. Өй эше кебек үк, экскурсия әһәмиятле урын алып тора. Укытучы балаларны экскурсиягә алып барганчы ук, аның дәрес материалы белән белән ни дәрәҗәдә бәйләнеше барлыгы турында уйларга тиеш. Татар телен өйрәнү барышында укучылар мөстәкыйль күзәтүләре буенча төрле типтагы язма эшләр башкаралар.Укытучы балаларга тупланган материалны дөрес файдалану буенча юнәлеш бирергә тиеш.

42. Укыту методлары һәм аларның тел дәресләрдә куела торган конкрет бурыч, максатларны тормышка ашырудагы роле.

«Метод» сүзе грек телендә «юл, ысул» дигәнне аңлата. Метод алымнардан тора. Бер үк алым төрле метод составына керергә мөмкин. Алым — методның иң кирәкле өлеше. Ул зур булмаган дидактик максатларны тормышка ашыру өчен кирәк. Хәзерге дидактика һәм методикада укучылар тарафыннан кулланыла торган методларны — уку методлары (тыңлау, зиһенгә алу, күнегүләр белән эшләү, күзәтү, төрле модельләр, грамматик һәм синтаксик конструкцияләр төзү һ.б.), укытучы файдаланганнарын — укыту методлары (укытучы сүзе, лекция, аңлату, әңгәмә һ.б.) дип тәкъдим итәләр. Димәк, укыту методлары — укытучы белән укучының белемнәрне үзләштерү өлкәсендә (яңа материалны аңлату, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, системага салу, гомумиләштереп кабатлау һәм башка өлешләрендә) бергәләп эшләү юллары ул. Аның нигезендә дидактик, методик, лингвистик һәм психологик принциплар ята: тел материалын, сүзләрне сайлап алу, фәннилек, эзлеклелек, функциональ, коммуникатив, чагыштырма, бүлекара бәйләнеш, стилистик аерымлау, авазларны өйрәнүне ишетеп аңлауга нигезләү һ.б. Укыту методлары аерым максатка ирешүне тәэмин итә: 1) укучылар ныклы белем һәм күнекмәләр алсын өчен, шартлар тудыру; 2) татар телендә иркен аралаша, сөйләшә алуга ирешү; 3) эзлекле фикер йөртергә сәләтле укучыны төрле яклап үстерү; 4) телгә өйрәнүне татар халкының тарихы, сәнгате, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән тыгыз бәйләүгә юнәлеш бирү; 5) телгә өйрәнүне әхлакый-эстетик тәрбия бирү белән берлектә алып баруга юл күрсәтү һ.б.