- •Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:
- •27. Модаль мәгънәле сүз төркемнәре.
- •Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:
- •31. Иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.
- •32. Исем фигыль һәм инфинитив. Аларның мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләре.
- •34. Җөмләдә сүз тәртибе һәм аның төрләре, җөмлә кисәкләренең урыны.
- •37. Тартык фонемаларны классификацияләү. Аларга хас булган фонетик законнар.
- •38. Дөнья телләрен классификацияләү.
- •41. Класстан тыш эшләрнең класс эше белән бәйләнеше. Класстан тыш эшләрдә предметара бәйләнешләрне тормышка ашыру.
- •42. Укыту методлары һәм аларның тел дәресләрдә куела торган конкрет бурыч, максатларны тормышка ашырудагы роле.
- •43. Сүз төзелешен һәм ясалышын өйрәтү методикасы.
- •Тамыр сүз Ясалма сүз кушма сүз парлы сүз тезмә сүз кыскартылма сүз
- •47. Фонетиканы укыту методикасы. Фонетик күнегүләрнең төрләре. Фонетик анализ ясау тәртибе.
- •Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау тәртибе
37. Тартык фонемаларны классификацияләү. Аларга хас булган фонетик законнар.
Татар телендә 28 тартык фонема бар. Артикуляцион яктан тартык авазлар түбәндәгечә төркемләнәләр: - ясалу урыны буенча: үпкәдән килүче һава агымына тоткарлык ясалган урынга карап: ирен-ирен [б] [п] [w] [м], ирен-теш [ф] [в], тел алды [д] [т] [ц] [с] [ч] [щ] [ш] [з] [ж] [җ] [н] [л] [р], тел уртасы [й], тел арты [к] [г], кече тел (увуляр) [қ][ғ] [х] [ң], йоткылык (фарингаль) [һ], бугаз (ларингаль) [ء]. - ясалу ысулы буенча: , һава агымына тоткарлыкның ни рәвешле ясалуына карап, йомык [б] [п] [д] [т] [ц] [г] [к] [қ] [ء], өрелмәле [ф] [в] [с] [ч] [ш] [щ] [з] [ж] [җ] [й] [х] [һ] [ғ] [w], ярымйомык [м] [н] [л] [ң], калтыраулы [р]. Акустик яктан тавыш һәм шауның катнашу дәрәҗәсенә карап тартыклар: сонор [р] [м] [й] [н] [ң] [л] [w]; шаулы яңгырау: [б] [в] [д] [з] [ж] [җ] [г] [ғ] һәм шаулы саңгырау: [п] [ф] [т] [с] [ш] [ч] [к] [қ] [ц] [щ] [х] [һ] [’].
38. Дөнья телләрен классификацияләү.
Бүгенге көндә җир шарында барлыгы 7000000000 кеше яши, дип исәпләнә. Әлеге халык 5-6 мең телдә сөйләшә. Телләрне төркемләү – дөнья телләрен билгеле бер уртак сыйфатлары буенча бүлү дигән сүз. Тел белемендә шундый берничә классификация яшәп килә, алар арасында дүртесе төп (ареаль (географик), гегеалогик, типологик һәм фукциональ) классификация санала. Төп (зур) тел гаиләләре 15: һинд-европа, семит-хәмит, Кавказ, дравид, Урал, Алтай, чукот-камчатка, нигер-кардофан, Нил-сахара, койсан, Кытай-тибет, тай, австро-азиат, австронезия, эскимос-алеут телләре гаиләсе.
39.Урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр. 11 нче сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр
1.Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык
Фонетика һәм орфоэпия буенча:
1.Татар телендәге сузык һәм тартык авазларның акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Авазларны дөрес әйтү.
2.Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую.
3.Сүзләргә фонетик анализ ясау.
4.Сүзләргә трпнскрипция ясау.
5. Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру.Алфавитны белү.
Лексикология һәм фразеология буенча:
1.Татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү.
2.Сүзләрнең һәм фразиологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, синоним һәм антонимнар табу.
3.Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик,тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.
Стилистика буенча:
1.Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.
2.Төрле стильдәге текстларны аера белү.Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.
Сүз төзелеше буенча:
1.Татар теленең ялганмалы табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү.Тамыр,нигез һәм кушымчаларга аңлатма бирү.
2.Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.
Морфология буенча:
1.Сүзләрне төркемләү,сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.
2.Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.
3.Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.
4. Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.
Синтаксис һәм пунктуация буенча:
Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.
Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу.
Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.
Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, логик басым һәм сүз тәртибен белү.
Гади җөмлә төрләрен билгеләү.
Җөмләнең баш һәм иярчен кисәеләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.
Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.
Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.
Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.
Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлату.
Тыныш билгеләрен куюны аңлату.
Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.
Ия белән хәбәр янында сызык кую очракларын белү.
Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую.
Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.
Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык
1.Телдән һәм язма сөйләмдә:
.репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;
.продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.
2.Төрле стиьдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку.
3.Төрле эш кәгазьләрен яза белү.
4.Караган спектаклгьгә, укылган китапка бәяләмә язу.
5.Төрле китапларга аннотация язу.
6.Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.
7.Газета-журналларга мәкаләләр язу.
8.Тезислар, рефератлар, докладлар язу.
40. Татар телен укыту методикасының дидактик принциплары.
Татар телен укыту методикасының дидактик принципларына: фәннилек, системалылык, эзлеклелек һәм дәвамлылык, теорияне гамәл белән бәйләү, аңлылык һәм активлык, укучыларның белемнәре ныклы булу, материалның аңлаешлы булуы, күрсәтмәлелек, балаларның уку эшчәнлеген оештыруга дифференциаль һәм шәхси (индивидуаль) якын килү, уку эшчәнлегенең балалар үсешенә ярдәм итүе, укучыларны белемле һәм тәрбияле итүне бердәм процесс итеп алып бару.
Фәннилек принцибы тел укытканда укучыларга инде тел гыйлемендә дөрес дип табылган, программа нигезендә аларга өйрәтелергә тиешле мәгълүмат бирүне, шулай ук кайбер тел күренешләрен тарихи яктыртуны алда тота, аларныңтүзенчәлекләрен, бер күренешнең икенчесе белән бәйләнешен дә дөрес итеп укучыларга аңлатырга кирәк була.
Система һәм эзлеклелек бозыла икән, укучылар материалны начар үзләштерәләр һәм аны аңлату яки өйрәтү дә кыенлаша. Эзлеклелек, дәвамчылык принцибын бозмас өчен, укытучы һәрвакыт өйрәтә торган теманың башлангыч мәктәптә һәм алдагы сыйныфларда бирелү күләмен, укучыларның белем дәрәҗәләрен белеп эш итәргә, моның өчен ул сыйныфларның программа һәм дәреслекләре белән яхшы таныш булырга тиеш.
Теорияне гамәл белән бәйләү. Бу – мәктәптә укытуны тормыш белән бәйләү дигән сүз. Укучы алган белемне гамәлдә, үзенең эшендә куллана белергә өйрәнсен. Татар теле дәресләрендә, тел материалын өйрәтү белән бергә, әдәби тел нормаларына туры китереп, укучыны сөйләргә һәм язарга, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлы укырга, докладлар сөйләргә, чыгышлар ясарга, эш кәгазьләре язарга, үз фикерләрен сөйләмә һәм язма рәвештә бирә белергә өйрәтү таләп ителә.
Тел дәресләрендә аңлылык һәм активлык. Укучының теге яки бу грамматик кагыйдәне әйтүе яисә нинди дә булса грамматик күренешне күрсәтүе генә җитми, бәлки ул кагыйдә яки күренешләрне аңлы рәвештә гамәлдә куллана белсен.
Укучылар белеменең ныклы булуы. Белеме ныклы булсын өчен, өйрәнелә торган материал ачык һәм анык булырга , укучы аны аңлап үзләштерергә, ул аңа нык тәэсир итәргә, аны белү теләге уятырга, яңа өйрәнә торган тел күренешләрен алда өйрәнгәннәр белән бәйли белергә, дәрестә һәм өйдә эшләү өчен бирелгән мөстәкыйль эшләрне һәм биремнәрне аңлап үтәргә һәм шуны үзенең гамәли эшендә файдалана белү күнекмәләре алырга, үткәннәрне системалы рәвештә кабатлап һәм ныгытып торырга тиеш.
Материалның аңлаешлы булуы. Материалның аңлаешлы булуы укучыларның яшь һәм үсеш аерымлыклары, аның характеры һәм аны укучыларга җиткерү юллары белән дә билгеләнә.
Күрсәтмәлек. Дәрестә төрле күрсәтмәлектән файдалануның әһәмияте бик зур. Ул программа материалын укучының аңлы рәвештә үзләштерүе өчен шарт булып тора.
Укучыларга дифференциаль һәм аерым (индивидуаль) якын килү. Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы, барлык укчының интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләтлелек, фикерләү һәм белемне үзләштерү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге һ.б.), уңай һәм кимчелекле якларны. Аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе һәм ачыклавы таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциальһәм аерым (индивидуаль) якын килә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрә ала.
