- •Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:
- •27. Модаль мәгънәле сүз төркемнәре.
- •Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:
- •31. Иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.
- •32. Исем фигыль һәм инфинитив. Аларның мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләре.
- •34. Җөмләдә сүз тәртибе һәм аның төрләре, җөмлә кисәкләренең урыны.
- •37. Тартык фонемаларны классификацияләү. Аларга хас булган фонетик законнар.
- •38. Дөнья телләрен классификацияләү.
- •41. Класстан тыш эшләрнең класс эше белән бәйләнеше. Класстан тыш эшләрдә предметара бәйләнешләрне тормышка ашыру.
- •42. Укыту методлары һәм аларның тел дәресләрдә куела торган конкрет бурыч, максатларны тормышка ашырудагы роле.
- •43. Сүз төзелешен һәм ясалышын өйрәтү методикасы.
- •Тамыр сүз Ясалма сүз кушма сүз парлы сүз тезмә сүз кыскартылма сүз
- •47. Фонетиканы укыту методикасы. Фонетик күнегүләрнең төрләре. Фонетик анализ ясау тәртибе.
- •Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау тәртибе
34. Җөмләдә сүз тәртибе һәм аның төрләре, җөмлә кисәкләренең урыны.
Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә сүзләрнең урнашу тәртибе зур роль уйный. Сүзләрнең уңай тәртибе. Бу мәсьәлә үзара ияртү бәйләнешендә тора торган сүзләргә генә карый. Тыныч хикәяләү сүзләрнең уңай тәртибе булу белән характерлана. Уңай тәртип булганда, алар түбәндәгечә урнашалар: а) хәбәрлекле мөнәсәбәттәге кисәкләрнең ияртүчесе иярүчедән алда килә. Димәк, ия хәбәрдән алда куела; б) төгәлләүле мөнәсәбәттәге кисәкләрнең, киресенчә, иярүчесе ияртүчедән алда куела, шуның өчен аергыч аерылмыштан, тәмамлык һәм хәл ияртүче кисәктән алда куела; в) аныклагыч исә, бу иярчен кисәкләрдән аермалы буларак, аныкланмыштан соң куела. М: Бу урынга узган ел Гайфи – Әхәтнең бабасы укучылар көче белән бакча утырткан; Узган ел бу урынга гайфи – Әхәтнең бабасы укучылар көче белән бакча утырткан.
Сүзләрнең кире тәртибе. Сүзләрнең кире тәртибе, ягъни инверсия, күбрәк телдән сөйләмдә һәм көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдә була. Кире тәртип булганда , сүзләр түбәндәгечә урнашалар: а) үзара хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең иярүчесе (хәбәр) алдан, ияртүчесе (ия) аннан соң килә; б) үзара төгәлләүле мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең ияртүчесе алдан , иярүчесе аннан соң килә, димәк, аергыч, тәмамлык һәм хәл ияртүче кисәкләрдән соң урнашалар.
Хәбәрнең урыны. Гадәти язма сөйләмдә хәбәр җөмләнең ахырында килә: Көн кызу. Кояш кыздыра.
Иянең урыны. Гадәти язма сөйләмдә ия хәбәр алдындагы теләсә нинди урында килергә мөмкин. Әгәр дә сөйләм предметын белдерсә, ул җөмлә башында килә: Бу яз колхоз кешеләре өчен зур шатлык алып килде. (Ф.Хөсни).
Аергычның урыны. Аергыч үзенең аерылмышыннан читкә китә алмый, аерылмыш кайда булса, ул шунда килә.
Тәмамлык һәм хәлләрнең урыны. Әгәр тәмамлык һәм хәлләр сөйләмнең предметын белдерсәләр, алар җөмлә башында урнашалар: Аны җитәкче итеп сайладылар. Әгәр тәмамлык һәм хәлләр сөйләмнең яңалыгын белдерсәләр, алар хәбәрдән алда янәшә урнашалар:Атасы пароходларны тавышыннан таный. (Г.Ибр.)
Аныклагычларның урыны. Аныклагыч үзенең аныкланмышыннан һәрвакыт соң килә: Ул үзенең ахирәтен каршы алды – җан дустын (Х.Сарьян).
Модаль кисәкләрнең урыны. Тыңлаучының игътибарын җәлеп итәргә кирәк булса, эндәш сүзләр җөмлә башында әйтеләләр.Иптәшләр! Иптәшләр! Тавышланмагыз, мин сезгә дөреслекне әйтәм! (Г.Бәширов). Кереш сүзләр гомумән җөмләгә дә, аның бер кисәгенә дә карый алалар. Җөмлә кисәгенә караган кереш сүзләр шул кисәк янында киләләр: Ә хәзер аны, әйтерсең, алмаштырганнар (Г.Әпсәләмов).
35. Фигыльдә зат-сан категориясе. Зат-сан кушымчаларының ике төре.
Эш, хәл, хәрәкәтне башкаручы затка ишарә итә торган кушымчалар зат кушымчалары дип атала.
1 зат эшне сөйләүче башкарганын күрсәтә: язам, беләм, ашыйм. Күрсәтермен. Алдым.
Монда –мын/-мен/-м зат кушымчалары, эшне сөйләүче (мин) үтәгәнне аңлаталар.
2 зат эшне тыңлаучы башкарганын күрсәтә: язасың, беләсең, кайттың; эшне тыңлаучы үтәгәнне белдерәләр.
3 зат эшне сөйләүчедән һәм тыңлаучыдан читтәге зат яки әйбернең башкарганы күрсәтә: яза, белә, язар, белер, язды, белде.
Зат кушымчалары берлектә һәм күплектә була. Зат кушымчалары икее төрле була.
1. Тулы төр (1 төр)
Берлек Күплек
1. –мын,- мен -ыбыз,-ебез.
2. –сың, - сең. -сыз,-сез
3. -, - -лар,-ләр
2. Кыска төр (2 төр)
Берлек Күплек
1. –м -к.
2. - ң. -гыз,-гез
3. -, - -лар,-ләр
36. Аерымланган кисәкләр һәм алар янында тыныш билгеләре.
Аерымлану – иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту дигән сүз.
Төрле җөмлә кисәкләре төрле шартларда аерымланалар.
Аергычлар үзләре ияргән сүзгә кире тәртиптә килеп аерымланалар. М:Түзмәс, торыр татар егетләре, сугышларда башын салганнар. (С.Хәким).
Тәмамлыклар, җөмлә интонациясе эчендә калып, инверсияләнеп килсәләр аерымланалар. М: Мин сездән кияүгә китәргә җыенам, шәһәр егетенә (Х.Вахит).
Җәенке хәлләр. Фигыль белән бирелгән хәлләр, үзләре ияргән сүздән ерак торсалар аерымланалар. М: Сәгать биш тулгач та, мин залга төштем (Ә.Еники).
Җөмлә башында килгән һәм урын-вакыт рәвешләре белән белдерелгән вакыт һәм урын хәлләре аерымланмыйлар. М: Көндезләрен кайда була икән ул? (Ә.Еники).
Ярашкан аныклагычлар һәм теркәгеч белән килгән аныклагычлар һәрвакыт аерымланалар һәм аныкланмыштан төрле тыныш билгеләре белән аерылып торалар. М: Монда икенче бер мөһим этәргеч тә – географик фактор да – зур роль уйнаган (М.Госманов)
Сызык, ике нокта, өтерләр куела.
