Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
госэкзамен.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
66.58 Кб
Скачать

31. Иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.

Иярчен рәвеш җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең рәвешен турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән рәвеш хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.Синтетик рәвеш җөмлә баш җөмләгә кебек, шикелле, төсле, сыман, хәлдә, килеш бәйлекләре, - ча/-чә, -дай/-дәй һәм хәл фигыль кушымчалары аша ияреп килә. М: Ул безнең белән исәнләшмәгән кебек, без дә аның белән исәнләшергә кыймадык (М.Гафури).Аналитик иярчен кушма җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр һәм ки теркәгече, гүя, әйтерсең, диярсең кебек теркәгеч сүзләр ярдәмендә иярә. М: Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш! (Г.Тукай).

Иярчен күләм җөмлә эш яки хәлнең күләмен я турыдан- туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән күләм хәленең эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик төре баш җөмләгә кадәр, хәтле бәйлекләре һәм дәрәҗәдә, күләмдә бәйлек сүзләре –мыйча/-мичә кушымчалары аша бәйләнә. М: Бакчада чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә чибәр булып җитештеләр. Аналитик күләм җөмләләр парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгеч ярдәмендә бәйләнеп киләләр. М:Ни хәтле тиз булса, шул хәтле яхшы (Ш.Камал).

Иярчен шарт җөмлә баш җөмләгә эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш яки хәлне турыдан-туры белдерә яисә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән шарт хәленең эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик төре баш җөмләгә –са/-сә шарт фигыль кушымчасы, исә, икән сүзе, -мы/-ме сорау кушымчасы аша ияреп килә. М:Хәрабәләргә озак карап торсаң, тын кысыла башлый (М.Юныс). Аналитик төре баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр (алайса, алай булса, шулай булганда, югыйсә) ярдәмендә бәйләнә. М:Газинур, бәлки, әйләнеп тә кайтмас, шулай булса Миңнурыйга бик авыр булачак (Г.Әпсәләмов).

Иярчен кире җөмлә көтелгән эш яки хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән кире хәлнең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик кире җөмлә баш җөмләгә шарт фигыль кушымчасы һәм да/дә кисәкчәләре ярдәмендә (-са да/-сә дә), -ып/-еп, -гач/-гәч хәл фигыль кушымчасына да/дә кисәкчәләре кушылып, 3 зат боерык фигыль кушымчасы һәм карамастан бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнә. М: Бу юл нинди генә кыен булмасын, алар җиңделәр. Аналитик кире җөмлә баш җөмләгә шулай да, алай да, шулай булса да, шуңа карамастан кебек мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнеп килә. М: Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм (Г.Бәширов).

32. Исем фигыль һәм инфинитив. Аларның мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләре.

Исем фигыль - үзендә фигыль һәм исем үзенчәлекләрен берләштергән затланышсыз фигыль формасы. Хәзерге әдәби телдә исем фигыль -у/-ү кушымчасы белән ясала һәм процессны атап, процес исемен белдереп килә: бару, килү, йөгерү, көлү, сөйләү һ.б.

М: Йөгерү – файдалы (сөйләм теле). Югалтуның ни икәнен белә, юатуны белми һич йөрәк. (С.Хәким)

Исем фигыль, фигыль кебек, барлык – юклык белән төрләнә; үзенә бәйләнгән исемнең нинди дә булс килштә килүен сорый.

Исем фигыль, исем кебек үк, килеш, тартым, зат-сан белән төрләнә, җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, иярчен җөләнең хәбәре булып килә: Син яшәүнең кызыгын белмисең. (М.Мәһдиев).

Инфинитив – зат-сан, заман белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе. Ул –ырга/-ергә, -рга/-ргә, -арга/-әргә кушымчалары ярдәмендә ясала: ясарга, уйларга, китәргә, килергә, төзергә.

Инфинитив барлык-юклык белән төрләнә: барырга-бармаска, килергә-килмәскә.

Инфинитив җөмләдә мөстәкыйль кулланылырга да, икенче фигыльгә ияреп килергә дә мөмкин. М: Ул бит сиңа ашарга пешерә (М.Мәһдиев).

33. Татар телендә сүзләрнең мәгънәле кисәкләре.

Т а м ы р дип сүзнең лексик мәгънә белдерә торган һәм шул мәгънәне саклаган хәлдә ваграк кисәкләргә таркала алмый торган кисәгенә әйтәләр.

1. Бер иҗекле тамыр сүзләр: эш, ал, ил, баш, бер, йөз, төш, әйт, йорт, дүрт, чирт һ.б.

2. Ике иҗекле тамыр сүзләр: ана, олы, укы, кара, сары, сука, татар, кояш, кубыз, карга, бәйрәм һ.б.

3. Өч иҗекле тамыр сүзләр: тәрәзә, бүрәнә, шүрәле, ябалак, карчыга, арыслан, кырмыска, балтырган һ.б.

Тамырга бер-бер артлы ялганып килә торган сүз кисәкләре – морфемалар – кушымчалар (аффикслар) дип атала. Ике төркемгә бүленәләр: с ү з я с а г ы ч кушымчалар һәм ф о р м а я с а г ы ч л а р. С ү з я с а г ы ч кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яңача оештыруда катнашалар, лексик мәгънәне үзгәртәләр. Мәсәлән, тимер сүзе лексик мәгънәсе буенча металлның бер төрен белдерә, тимер-че сүзе исә билгеле бер һөнәр иясен атый. Форма ясагыч кушымчалар исә сүзнең лексик мәгънәсен үзгәрешсез калдыралар, бары тик сүз­ләрнең төрле формаларын ясыйлар, ягъни сүзләрне төр­лән­дерәләр. Мә­сәлән,китаб-ым-ны, китап-ка, китап-лар, китаб-ыгыз-ны.

Кушымчаларның төзелеше һәм вариантлары. Татар телендә кушымчалар аваз төзелеше буенча бик төрле:

а) бер сузык аваздан торган кушымчалар: бар-а, кил-ә, ныг-ы, ким-е;

б) бер тартык аваздан торган кушымчалар: бар-ды-к, сөйлә-де-к, укы-т һ.б.;

в) тартык-сузыктан, сузык-тартыктан торган кушымчалар: бар-ды, кайт-ты; бар-ыр, кил-ер;

г) тартык-сузык-тартыктан торган кушымчалар: көн-нәр, ай-лар, ел-дан һ.б.;

д) төзелеше буенча катлаулы кушымчалар: урман-дагы; без-неке, кил-гәлә; көл-емсерә; бар-ырга.

Сүзнең лексик мәгъ­нә белдерә торган һәм форма ясагыч кушымчалардан азат булган кисәге нигез дип атала.

Нигез составында тамыр һәм сүзьясагыч кушымчалар гына була ала.

Татар телендә сүз нигезенең түбәндәге төрләре бар: а) тамыр нигезле сүзләр – составында ясагыч кушымчалар булмаган сүзформалар тамыр нигезле була: эш, эш-кә, эш-ебез-гә; ясалма нигез – составында сүз ясагыч кушымчалар булган сүзформалар: эшлә-де-к, эшлә-сә-ң;кушма ни­­гез – ике тамыр кушылып ясалган сүзформалар – төн­­боек-лар, аккош-ны; парлы нигез – тирә-як-ка, бала-ча­га-лар; тезмә нигез –эш ит-үче-ләр, каен җиләг-ен-ә һ.б.