Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
госэкзамен.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
66.58 Кб
Скачать

Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:

1.  Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре:

иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, мики-ки, му-у һ.б.

2Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр, шатыр-шотыр, дырк-дырк, даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, гөбер-гөбер, шалт-шолт, тырр-пырр, кылтыр-кылтыр һ.б.

3Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз, тыпыр-тыпыр, мештыр-мештер, мыштыр-мыштыр һ.б.

4. Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәреха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, мышык-мышык, пыш-пыш, гөж-гөж, мыдыр-медер, эһем, корык-корык, лыш-лыш, чырык-чырык һ.б.

28. Татар телендә фразеологик әйтелмәләр, аларның төп билгеләре, төрләре.

Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртелми, таркалмый торган тотрыклы сүзтезмәләр белән дә белдереләләр: авыз еру – көлү, авызы колагына җитү – шатлану. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар дип атыйлар.

Фразеологизмны бер сүз белән алыштырып була: тамырына балта чабарга – бетерергә, кот очу – курку.

Фразеологизмнарны төп мәгънәләре ягыннан өч төргә бүлеп карарга мөмкин. Бер төркем фразеологизмнарның мәгънәсе атау характерында ирекле була. Мәсәлән, пәйгәмбәр тырнагы дигән чәчәкне белдерүче фразеологизмда сүзләр чынбарлыкта логик яктан бик төрле. Бу үсемлек матур, сары, куе сары, биек була ала, аны утыртырга, үстерергә, вазага куярга мөмкин; әмма үсемлекнең исемен белдергән сүзнең төп мәгънәсе нык үзгәргән.

Икенче төркем фразеологизмнарның башка сүзләргә бәйләнеше фразеологик бәйле була. Мәсәлән, җан- фәрманга чабу тезмәсендә беренче компонент чабу сүзе белән генә бәйләнешкә керә ала – җан-фәрманга ашау дип әйтеп булмый.

Өченче төр фразеологизмнарның синтаксик бәйле мәгънәләре була. Ул мәгънәләр теге яки бу җөмлә кисәге (хәбәр) функциясендә генә реальләшә: бәласеннән башаяк, акча җимеше түгел, бакча җимеше.

Татар тел белемендә Г.Ахунов фразеологизмнарны идиома дип тә атый. Аларның 12 төрен күрсәтә:

1) әйтем (ай күрде, кояш алды);

2) мәкаль (үзе юкның күзе юк);

3) әйтем белән мәкаль арасында тора торган арадаш төрләр – алар мәкаль дә, әйтем дә булып йөри алулары белән үзенчәлекле;

4) “фигыль + фигыль калыбындагы идиомалар ( күтәреп алу, карап торганы);

5) аналитик идиомалар (ак өй, шар ачык, черегән бай);

6)мөстәкыйль сүз+ярдәмлек сүз (күңел өчен, баш чаклы);

7) Ярдәмлек сүзләрдән торган (әмма ләкин, иллә дә мәгәр);

8) лексик-грамматик идиомалар (чана шуу);

9) кинетик идиомалар (кул кысу, аяк чалу, баш ию);

10) термин идиомалар ( үги ана яфрагы, тавыш бирү);

11)канатлы әйтелмәләр ( Эш беткәч уйнарга ярый (Г.Тукай);

12) образсыз идиомалар ( кул асты, аңга килү, искә төшерү).

29. Сан һәм аның семантик төркемчәләре.

Бер үк санның аерым мәгънә, кушымча һәм сорауга ия булган төрле формалары сан төркемчәләре дип атала.

Мәгънәләре һәм грамматик бил­геләре буенча саннар түбәндәге лексик-грамматик төр­кемчәләргә бүленәләр: м и к ъ д а р с а н ы, т ә р т и п с а ­н ы , б ү л е м с а н ы , ч а м а с а н ы, җ ы ю с а н ы.

1. Микъдар саны әйбернең санын, микъдарын, төгәл исәбен белдерә: ике өстәл.

2. Тәртип саны әйбернең саналу яки урнашу тәртибен белдерә: беренче бала.

3. Бүлем саны төрдән әйберләрнең тигезбүленүен белдерә: унар, алтышар.

4. Чама саны әйбернең санын чама белән белдерә: уннарча балалар, меңләгән хатлар, унлап егет.

5. Җыю саны төрдәш әйберләрне бергә җыйнау – туплауны белдерә: берәү, икәү.

Санның төзелеше һәм дөрес язылышы:

1. Тамыр саннар бер яки ике иҗектән тора: бер, ике, дүрт.

2. Кушма саннар кушылып языла: унөч, ундүрт.

3. Тезмә саннар аерым языла: утыз ике, туксан биш.

4. Парлы саннар: өчәр-дүртәр, биш-алты.

30. Алмашлыкларның грамматик һәм семантик төркемчәләре.

А л м а ш л ы к – п р е д м е т, з а т, б и л г е мәгънәләренә г о м у м р ә ­в е ш т ә к ү р с ә т е п , и с е м, с ы й ф а т, р ә ­в е ш, с а н сүз төркемнәрен алыштыра һәм шул сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләрен үзендә чагылдыра торган сүз төр­кеме. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан ул чынбарлык күренешләрен турыдан-туры атамый, ә гомуми рәвештә аларга к ү р с ә т ә, и ш а р ә л и, һәм сөйләмдә башка сүз төркемнәрен а л ы ш т ы р ы п килә. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан ул чынбарлык күренешләрен турыдан-туры атамый, ә гомуми рәвештә аларга к ү р с ә т ә, и ш а р ә л и, һәм сөйләмдә башка сүз төркемнәрен а л ы ш т ы р ы п килә.

Мәгънәләре буенча алмашлыклар җиде төркемчәгә бүленәләр:

1. з а т алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар;

2. к ү р с ә т ү алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шушылай;

3. с о р а у алмашлыклары: кем, ни, нәрсә, кай, кайсы, кая, нинди, ник һ.б.;

4. б и л г е л ә ү алмашлыклары: бары, барлык, барча, һәммә, һәр, һәрбер, һәркем, бөтен, үз;

5. б и л г е с е з л е к алмашлыклары: кемдер, нәрсәдер, кайсыдыр, әллә кем, әллә нәрсә һ.б.;

6. ю к л ы к алмашлыклары: һичкем, һичнәрсә, һичнинди, һичкайчан, беркем, берничек һ.б.;

7. т а р т ы м алмашлыклары: минеке, синеке, безнеке, сезнеке, моныкы, тегенеке, әллә кемнеке һ.б.

Ясалышына карап, алмашлыклар т а м ы р, я с а л м а, к у ш м а, п а р л ы һәм т е з м ә алмашлыкларга бүле­нәләр.

Т а м ы р а л м а ш л ы к л а р: мин, син, ул, шул, кем, ни, ник, кай, үз – бер иҗекле; тамырлашкан алмашлыклар: нәрсә, шушы, теге ике иҗекле була. Мәсәлән:

Тукта, кая барасың? Ник кузгалдың? – дип паровозга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде (Г.Кутуй).

Я с а л м а а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге күрсәтү алмашлыклары нигезендә -дый/-ди, -дыр/-дер, -лай/-ләй кушымчалары белән ясала:андый, мондый, тегенди, нинди, ниндидер, болай, тегеләй, алай һ.б.

Андый авылларда кызлар чая була торганнар иде (М.Мәһ­диев). 

К у ш м а а л м а ш л ы к л а р ясалышында сорау алмашлыклары һәм бер, һәр, һич сүзләре катнаша. Бу алмашлыкларның күпчелеге кушылып языла: беркем, беркайда, кайбер, һәр­кем, һәртөрле, һичкайчан, һәркайсы һ.б.

Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел,

Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел (Г.Тукай).

Т е з м ә а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге шулай ук сорау алмашлыклары катнашында ясала: әллә кем, әллә нәрсә, әллә кайчан, әллә кайда, теләсә кайсы, теләсә нинди, кем дә булса һ.б.

Кайдадыр әллә нинди шомлы тавыш белән ябалак кычкыра башлады (Г.Әпсәләмов).

П а р л ы а л м а ш л ы к л а р. Аерым очракларда алмашлыклар кабатланып, парлы алмашлыклар буларак та кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, билгесезлек яки юклык алмашлыгы мәгъ­нәсендә ул-бу, аны-моны, алай-болай, анда-монда кебек парлы алмашлыклар килә:

Без хәзер аңа эшләгән җирендә ул-бу булмагае дип, тагын куркуда яшибез (А.Расих).