Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
госэкзамен.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
66.58 Кб
Скачать

25. Бәйлекләр һәм теркәгеләр. Аларның мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләре.

Бәйлек – иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти. Мәсәлән: Синең кебек эшләү, апа белән очрашу.

Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүзнең нинди дә булса килештә торуын сорыйлар һәм шуннан чыгып, 3 төркемгә аерылалар:

1. Б а ш һәм и я л е к килешен таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, күк, кебек, сыман, шикелле, чаклы, хәтле, кадәр, аркылы, аша, буе, буенча, буйлап, саен, сәбәпле һ.б.

Кылыч белән түгел, турылык һәм чынлык белән көчле кешеләр (М. Җәлил). 

II. Ю н ә л е ш килешен таләп итүче бәйлекләргә: кадәр, чаклы, хәтле, күрә, каршы, башлап, алып, таба, караганда, карамастанбәйлекләре керә.

Мәсәлән: Төшкә таба төнлә яуган кар эреде, аяк астын пычратып җибәрде (М. Хәбибуллин).

III. Ч ы г ы ш килешен таләп итүче бәйлекләргә: соң, башка, бүтән, бирле, тыш, элек бәйлекләре керә.

Көзләрдән соң язлар килми, Алда салкын ак кышлар...(Р. Фәйзуллин). 

Бәйлек сүз булып ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп кебек урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган ярдәмче исемнәр йөри. Мәсәлән: Инеш буена урнашу, шкаф эченнән алу.

Т е р к ә г е ч – ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне үзара бәйли, терки һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә. Нинди синтаксик бәйләнешне барлыкка китерүләренә карап, иң башта теркәгечләр ике төркемгә бүленәләр: а) т е з ү ч е теркәгечләр, б) и я р т ү ч е теркәгечләр.

1. Тезүче теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр үз эчләрендә җ ы ю ч ы, к а р ш ы к у ю ч ы һәм б ү л ү ч е теркәгечләргә аерылалар.

Җ ы ю ч ы теркәгечләргә: һәм, вә, тагын, ни...ни, янә, да, дә теркәгечләре керә. Мәсәлән:Ал аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә (Г.Тукай)

К а р ш ы к у ю ч ы т е р к ә г е ч л ә р: ләкин, әмма, ә, бәлки, фәкать, тик. Мәсәлән: Хәзер аны гамьсез ак күбәләккә түгел, ә горур аккошка охшатырга мөмкин булыр иде. (Ә.Еники).

Б ү л ү ч е т е р к ә г е ч л ә р: я, яки, яисә, әле... әле, бер... бер. Мәсәлән:Әле яңгыр ява, әле ялтырап кояш чыга.

2. Ияртүче теркәгечләр. Ияртүче теркәгечләргә: чөнки, ки, гүя, гүяки, гәрчә, әгәр, ягъни кебек теркәгечләр керә. Ияртүче теркәгечләр иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртеп киләләр һәм алар арасында с ә б ә п, м а к с а т, ш а р т, к и р е ш а р т һ.б. мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар.

Әгәр менә хәзер Арыслан аның янына килеп, аңардан гафу үтенсә, ул инде күптән тынычланган булыр иде (Г. Ахунов).

26. Аваз ияртемнәре һәм хәбәрлек сүзләр.

Ияртемнәр - кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга, һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр. Әтәч канатларын җилпеп: - Кикрикүүүүк!- дип кычкырды.

Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:

1.  Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре:

иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, мики-ки, му-у һ.б.

2Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр, шатыр-шотыр, дырк-дырк, даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, гөбер-гөбер, шалт-шолт, тырр-пырр, кылтыр-кылтыр һ.б.

3Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз, тыпыр-тыпыр, мештыр-мештер, мыштыр-мыштыр һ.б.

4. Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәреха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, мышык-мышык, пыш-пыш, гөж-гөж, мыдыр-медер, эһем, корык-корык, лыш-лыш, чырык-чырык һ.б.

Сөйләмдә күбесенчә хәбәр һәм җөмләнең баш кисәге рәвешендә кулланып килгән сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип атыйлар. Алар җөмләдә раслау, кирәклек, тиешлек, мөмкинлек кебек мәгънәләр белдерәләр. (бар, юк, тиеш, кирәк, мөмкин, мә, ярый, ярар, ярамый, имеш, икән) Мәсәлән: Башкача мөмкин түгел (Ә.Еники).

Хәбәрлек сүзләрнең бер төрлесе – модаль сүзләр – җөмләдә кереш сүз вазифасында йөри. Мәсәлән: димәк, ихтимал, шиксез, гафу итегез, ниһаять, кара, туктала, минемчә, синеңчә, зинһар, бердән, гадәттә, никтер, табигый һ.б.

27. Модаль мәгънәле сүз төркемнәре.

Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгънә төсмерләре өсти торган үзенчәлекле сүз төркеме. Кисәкчәләр бәйлек, яки теркәгечләрдән аермалы буларак, сүзләр яки җөмләләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне, ягъни грамматик мәгънә белдермиләр, ә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н белдерәләр: мәгънәне к ө ч ә й т ә л ә р , ч и к л и л ә р, ү т е н ү, с о р а у, р а с л а у, ш и к л ә н ү кебек һ.б. мәгънәләрне белдерәләр һ.б.

Кайбер кисәкчәләр бер генә төрле әйтеләләр: ич, бит, иң, соң, түгел, әллә; кайберләренең, кушымчаларныкы кебек, фонетик вариантлары була: гына/генә, кына/кенә, да/дә, та/тә, мы/-ме, -мыни/-мени, ук/үк. Мәсәлән: Кил инде, утыр инде. Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп (Г.Тукай).

Сөйләмдә күбесенчә хәбәр һәм җөмләнең баш кисәге рәвешендә кулланып килгән сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип атыйлар. Алар җөмләдә раслау, кирәклек, тиешлек, мөмкинлек кебек мәгънәләр белдерәләр. (бар, юк, тиеш, кирәк, мөмкин, мә, ярый, ярар, ярамый, имеш, икән) Мәсәлән: Башкача мөмкин түгел (Ә.Еники).

Хәбәрлек сүзләрнең бер төрлесе – модаль сүзләр – җөмләдә кереш сүз вазифасында йөри. Мәсәлән: димәк, ихтимал, шиксез, гафу итегез, ниһаять, кара, туктала, минемчә, синеңчә, зинһар, бердән, гадәттә, никтер, табигый һ.б.

Ымлыклар – кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләрне ымлыклар дип атыйлар. Ымлыклар ике төрле: эмоциональ ымлыклар (аһ, ай-һай, ура, и-и-и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм). М: Әһә, Баязитова да бар.

Императив ымлыклар кешенең ихтыярын, теләген белдерәләр. М: әйдә, алла, чү, тсс, һайт. М:Сез көлмәгез, яме! (Ә.Е.)

Ияртемнәр - кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга, һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр. Әтәч канатларын җилпеп: - Кикрикүүүүк!- дип кычкырды.