Синтаксис
Сүзләр арасында синтаксик бәйләнешләр һәм аларны белдерә торган чаралар.
Жөмләнең иярчен кисәкләре. Аларны төркемләү мәсьәләсе.
Синтаксисның өйрәнү объекты. Татар теленең синтаксик төзелешен өйрәнүгә багышланган хезмәтләр. Сөйләмнең төп үзенчәлекләре: хәбәрлек һәм модальлек. Аларны белдерә торган чаралар.
Сүзтезмәләрне өйрәнү максаты, аларны төркемләү принциплары. Бу турыда карашлар.
Җөмләләрне төркемләү принциплары. Төрки телләрдә иярчен җөмләләрне билгеләү, бу турыда карашлар.
Жөмләнең баш кисәкләре. Аларның төзелеш ягыннан төрләре.
Татар телендә ким һәм тулы җөмләләр, аларның төрләре. Бер составлы исем җөмләләр һәм сүз җөмлә, аларның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеге.
Татар телендә кушма җөмләләр, аларны өйрәнү һәм төркемләү. Кушма җөмләләрне өйрәнүдә Җ.Вәлиди, Г.Алпаров, М.Зәкиев, С.Ибраһимов һ.б. хезмәтләре.
Татар телендә сүз тәртибе. Җөмләнең актуаль кисәкләренә карап, сүз тәртибен билгеләү мәсьәләсе. Сүз тәртибенә мөнәсәбәтле стилистик ялгышлар. Сүз тәртибен өйрәнүгә караган хезмәтләр.
Татар телендә синтетик иярчен җөмләләрнең төп үзенчәлекләре. Алар янында тыныш билгеләрен кую үзенчәлекләре.
Татар телендә аналитик төзелмәләрнең төп үзенчәлекләре. Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре .
Татар телендә аныклагычлар. Аларның төп билгеләре, башка җөмлә кисәкләреннән аермасы. Аныклагычлар янында тыныш билгеләре.
Татар телендә иярченле кушма җөмләләрне үзгәртеп төзү алымнары (синтаксик синонимнар). Моның әһәмияте турында С.Атнагулов һәм Г.Алпаров әйткәннәре.
Бер составлы фигыль җөмләләр, аларны төркемләү.
Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, аларның төрләре, төп мәгънәләре. Ия белән хәбәр арасында тыныш билгеләре.
Татар телендә катлаулы кушма җөмләләрнең төрләре.
Татар телендә иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр, аларның баш җөмләгә бәйләнеш юллары. Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләре турында карашлар.
Татар телендә иярчен хәл җөмлә төрләре: иярчен рәвеш, күләм, вакыт, урын җөмләләр; аларның баш җөмләгә бәйләнү юллары.
Татар телендә тезмә кушма җөмләләр, аларның төрләре. Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.
Татар телендә тәмамлык, аның төрләре. Г.Алпаров һәм В.Хангилдин карашлары.
Татар телендә иярчен аергыч, иярчен тәмамлык, иярчен аныклагыч, иярчен кереш җөмләләр, аларның төзелеш ягыннан төрләре.
Хәл җөмлә төрләре: иярчен сәбәп, максат, шарт, кире җөмләләр һәм аларның баш җөмләгә бәйләнеш юллары.
Татар телендә җөмлә кисәкләренең аерымлануы. Аерымлану өчен кирәкле нигез.
Сүз ясалышы
Татар телендә сүз ясалу ысуллары (фонетик ысул, лексик-семантик ысул, кушымчалау, синтаксик ысул, лексик-грамматик ысул (конверсия), аббревиация) һәм сүзьясалыш структурасы.
Татар телендә сүзләрнең морфемик төзелеше. Тамыр һәм кушымча. Кушымчаларның функция буенча төрләре, кулланылу дәрәҗәсе, төзелеше ягыннан төркемләү.
Кушымчаларның ялгану тәртибе. Сүз нигезен билгеләү. Сүзләрнең нигезен билгеләү мәсьәләсендә очрый торган кыенлыклар. Мәктәп дәреслекләрендә бу теманың бирелеше.Г.Алпаров, Н.К.Дмитриев карашлары.
Фигыль ясалышы (кушымчалау һәм синтаксик ысул). Аналитик төзелешле фигыльләрнең сүз ясалышына мөнәсәбәте. Бу мәсьәләгә караган хезмәтләр.
Кушма һәм тезмә сүзләрнең ясалу юллары. Сүзтезмәләр лексикалашу һәм сүз кушу ысулы. Тезмә сүзнең ирекле сүзтезмәдән аермасы. Кушма сүзләр орфографиясе.
