Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
гос сораулыклар филология.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
77.82 Кб
Скачать

Лексикология

  1. Татар теле сүзлек составында гарәп-фарсы алынмалары, аларның тематик төркемчәләре һәм керү юллары. Алын­маларның фонетик, морфологик, лексик-семантик үзләш­терелүе. Кире кайтарылган алынмалар, бу мәсьәләгә карата соңгы еллардагы бәхәсле карашлар.

  2. Татар теле сүзлек составында рус теленнән һәм аның аша кергән алынмалар. Алынмаларның фонетик, морфоло­гик һәм лексик-семантик үзләштерелүе. Аларның тема­тик төркемчәләре.

  3. Татар телендә синонимнар һәм аларның төрләре.

  4. Сүзнең лексик мәгънәсе. Лексик мәгънә типлары. Күчерелмә мәгънә төрләре.

  5. Татар теле фразеологиясе һәм фразеологизмнарның төрләре. Фразеологизмнарны төркемләүдәге карашлар.

  6. Хәзерге татар теле лексикасы, кулланылыш даирәсе һәм активлыгы ягыннан аның төрләре. Телнең сафлыгы өчен көрәш. Үзгәртеп кору чорында (1985-2000) һәм соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.

  7. Татар теле лексикографиясе тарихы һәм аның казанышлары.

  8. Татар телендә омонимнар, аларның төрләре һәм барлык­ка килү юллары. Күпмәгънәлелек һәм аның омонимнардан аермасы.

  9. Татар телендә антонимнар, аларның төрләре. Антитеза һәм оксюмороннар төзүдә антонимнарның роле.

  10. Татар теле этимологиясе. Этимологик принциплар. Тел үсеше процессында мәгънә үзгәрү үзенчәлекләре.

  11. Лексикологиянең үзенчәлекле бүлеге буларак ономас­тика, аның төп тармаклары, аларны өйрәнүнең әһәмияте. Ономастика өлкәсендә эшләгән галимнәр, аларның хезмәтләре.

  12. Татар теленең терминологиясе, аның үсеш юллары. Терминологик сүзлекләр.

  13. Филологик сүзлекләрнең төрләре һәм төзелеш принциплары. Татар теленең аңлатмалы сүзлекләре. Сүзлекләр төзүдә аерым галимнәр һәм авторлар коллективы эшчәнлеге.

  14. Сүз, төшенчә, атама һәм алар арасындагы мөнәсәбәт.

  15. Татар телендә тарихи сүзләр, архаизмнар һәм алар арасында аерма. Искергән сүзләрнең кулланылыш чикләре.

  16. Татар телендә һөнәри лексика, аларның төрләре. Татар телендә һөнәри лексиканы өйрәнүнең торышы.

  17. Татар теленең лингвистик терминнары һәм аларның үсеш-үзгәреше. ХХ гасырга кадәр язылган татарча грамматикаларда лингвистик терминнарның кулланылышы. Хәзерге чор тел белемендә кулланылган терминнар.

  18. Татар теле сүз байлыгында стилистик катламнар: матур әдәбият, публицистика, фәнни әдәбият стиле, дини вәгазьләр, эш кәгазьләре стиле (рәсми стиль) өчен характерлы лексика.

Морфология

  1. Сыйфат фигыль һәм аның формалары. Сыйфат фигыль формаларының аергыч функциясендә, исемләшкән хәлдә һәм исем фигыль мәгънәсендә кулланылыш үзенчәлекләре.

  2. Сүз төркеме буларак ымлык һәм ияртемнәр. Ымлыклар­ны мәгънә һәм төзелеше ягыннан төркемләү. Аваз һәм образ ияртемнәре.

  3. Фигыльдә наклонение категориясе, наклонение формалары. Наклонение белән мәктәп дәреслекләрендәге төркемчә арасында аерма. Наклонение категориясенең функциональ-семантик кыры. Модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыль формалары.

  4. Хәл фигыль, аның төрләре һәм грамматик үзенчәлек­ләре. Хәл фигыль формаларының килеп чыгу юллары.

  5. Теркәгечләр: аларны төркемләү һәм теркәгечләрнең баш­ка сүз төркемнәре белән мөнәсәбәте. Теркәгечләр һәм мөнәсәбәтле сүзләр. Мөнәсәбәтле сүзләрне билгеләү мәсьәләсе.

  6. Хәзерге татар телендә исем фигыль һәм инфинитив. Исем фигыль һәм инфинитивның борынгы һәм диалекталь формалары.

  7. Бәйлек һәм аның төркемчәләре. Бәйлекләр белдергән грамматик мәгънәләр. Бәйлек ролендә йөри торган ярдәмче исемнәр. Башка сүз төркемнәренең бәйлеккә күчүе.

  8. Исемдә тартым категориясе. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. -ныкы, -неке кушымчасы белән ясалган сүз­ләрнең тартым категориясенә мөнәсәбәте, бу турыда карашлар.

  9. Сүзләрне төркемләү принциплары. Сүзләрне төркем­ләүдәге объектив кыенлыклар. Сүз төркемнәренең үз эчендә бүленеше: мөстәкыйль сүз төркемнәре, бәйләгечләр һәм модаль сүз төркемнәре.

  10. Сүз төркеме буларак исем. Исемнең морфологик категорияләре. Исемдә сан категориясе, берлек һәм күплек сан формаларының төп һәм контекстуаль мәгънәләре.

  11. Сүз төркеме буларак сыйфат һәм аның төркемчәләре. Сыйфатларның исемләшүе. Исем белән сыйфат, сыйфат белән рәвеш мөнәсәбәте.

  12. Фигыльдә заман категориясе. Заман категориясенә билгеләмә, татар телендәге заманнар системасы. Синтетик заманнар, аларның ясалышы, төп һәм контекстуаль мәгънәләре.

  13. Сыйфат дәрәҗәләре. Аларның аналитик һәм синтетик төрләре.

  14. Алмашлык, аларны сүз төркемнәренә мөнәсәбәтле рәвештә һәм мәгънәләре буенча төркемләү. Алмашлыкларның төрләнеше.

  15. Грамматика, аның состав өлешләре һәм тел белеменең башка тармаклары белән бәйләнеше. Грамматик категория турында төшенчә.

  16. Сүз төркеме буларак рәвеш. Рәвешләрне мәгънәләре буенча төркемләү. Рәвешләрнең ясалышы. Сыйфат һәм рәвеш мөнәсәбәте.

  17. Фигыльдә барлык-юклык һәм зат-сан категорияләре.

  18. Үткән заман формалары, аларның парадигматик һәм синтагматик мәгънәсе. Заман категориясе­нең функциональ-семантик кыры.

  19. Фигыльдә эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерү юллары. Ярдәмче фигыльләр­нең дәрәҗә белдерүләре.

  20. Татар телендә килеш категориясе. Килешләрнең санына карата фикерләр. Фәнни әдәбиятта һәм мәктәп дәреслегендә килешләрне билгеләү мәсьәләсе, килешләрнең грамматик мәгънәләре.

  21. Саннар һәм аларның төркемчәләре. Саннарның ясалышы һәм телдәге функцияләре.

  22. Фигыльдә юнәлеш категориясе. Юнәлеш кушымчаларының сүз ясалышына һәм аспектуаль мәгънә белдерүгә мөнә­сәбәте.

  23. Заман категориясе: хәзерге һәм киләчәк заманнар, аларның парадигма­тик һәм синтагматик мәгънәләре..