Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
гос сораулыклар филология.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
77.82 Кб
Скачать

Дәүләт имтиханы сораулыклары фонетика

  1. Тел гыйлеменең аерым тармагы буларак фонетика, аның өйрәнү объекты, татар теле фонетикасын өйрәнүгә караган хезмәтләр.

  2. Фонема турында төшенчә, татар теле белемендә фонема теориясен өйрәнү. Татар телен эксперименталь-фонетик юл белән өйрәнү.

  3. Татар телендә сузык фонемалар составы һәм аларны төркемләү. Сузык авазлар санына карата төрле карашлар (К. Насыйри, Г.Алпаров, Ү.Байчура, Р.Шакирова, Ә.Әфләтунов, Х.Х. Сәлимов һ.б.). Сузыклар редукциясе күренеше.

  4. Татар телендә тартык фонемалар составы. Татар теле белемендә тартыкларның саны турында фикерләр (К. Насыйри, Г.Алпаров, В.А.Богородицкий, Р.Шакирова, Ү.Байчура). Тар­тыкларны төркемләү.

  5. Татар телендә сингармонизм законы, аның ике төре. Ирен гармониясенең чикләре. Палаталь гармониянең сакланмау очраклары. Сингармонизм күренешенә бәйле орфография кагыйдәләре.

  6. Тартыкларның позицион үзгәреше. Тартыкларның сүз башы, сузыклар арасы һәм сүз азагы позицияләре. Тартыкларның янәшә килү закончалыгы. Рус һәм гарәп алынмаларында бу күренешнең чагылышы.

  7. Интонация һәм аның элементлары. Сүз басымы, фраза басымы, логик басым. Интонация һәм басымның синтаг­маларны оештырудагы роле. Бу мәсьәләгә караган хезмәтләр.

  8. Татар теле орфоэпиясе. Бу өлкәгә караган хезмәтләр. Тел культурасын үстерүдә орфоэпик нормаларның әһәмияте. Тартыклар һәм сузыклар орфоэпиясенә караган төп кагыйдәләр.

  9. Хәзерге татар теле графикасы һәм аның кыскача тарихы, киләчәге. Латин язуына күчү мәсьәләсе. Татар теле орфографиясенең төп принциплары. Язуда кыенлык тудырган очраклар (графика һәм орфография­гә бәйле рәвештә).

  10. Татар телендә дифтонглар һәм аларның төрләре. Дифтонглар мәсьәләсендә карашлар (Л.Җәләй, Н.К.Дмитриев, Х.Х. Сәлимов, Ф.С. Хәкимҗанов, Р.Ф.Шакирова). Дифтонгларга бәйләнешле булган орфоэпия һәм орфография кагыйдәләре.

  11. Тартыкларның комбинатор үзгәрешләре: аккомодация, ассимиляция, диссимиляция.