- •Казан (идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
- •Интернет аралашуда лингвистик һәм паралингвистик чараларның кулланылышы
- •Беренче бүлек интернет-аралашу телен өйрәнүнең теоретик аспектлары
- •Икенче бүлек интернет-аралашуда лингвистик чаралар: лексик аспект
- •Өченче бүлек интернет-аралашуда паралингвистик чараларның кулланылышы
- •3.1 Эмотиконнарның барлыкка килү тарихы
- •3.2 Эмотиконнарны төркемләү
- •Кулланылган әдәбият исемлеге
- •Чыганаклар
- •Интернет аралашуда кулланыла торган эмотиконнар исемлеге
3.1 Эмотиконнарның барлыкка килү тарихы
Интернет челтәрендә аралашучыларны аңлау өчен, телнең паралингвистик чараларын белү мәҗбүри. Алар, дифференциаль фонологик билгеләрдән аермалы буларак, элемтәнең сүзсез генә аралаша торган чаралары. Болар – мимика, төрле хәрәкәтләр, кыскасы, телнең аралашу функциясен көчәйтә торган билгеләр. Интернет мисалында, әлеге паралингвистик чаралар исемлегенә без эмотиконнарны (emotion+icon), эмограммаларны, ә гади халык телендә әйтсәк, “смайллар”ны (ингл. smile - елмаю) кертеп карый алабыз. [Х.Болл // http://www.yoursmileys.ru]
Лингвист Ф. Де Соссюр тел турында: “Ул идеяне ачып сала торган тамгалар системасы”, ди. Әлеге билгеләмә Интернет челтәрендә эмотиконнар һәм тыныш билгеләре ярдәмендә аралашуга туры килә. Эмотиконнар һәм тыныш билгеләре аралашучының эмоциясен белдерүдә зур роль уйныйлар. Гади бер мисал: Юк. Юк? Юк! Юк?! Юк...
Иң гади эмотикон - : - ), ул елмаюны белдерә.
Интернет камилләшкән саен, тамгаларның да бик күп төрле мәгънә белдерә торганнары барлыкка килә. Заманында эмограммалар хәрефләр һәм тыныш билгеләре ярдәмендә белдерелә башлады. Виртуаль элемтә вакытында кулланыла торган смайлларның саны чикләнмәгән: хис-тойгыларның төрле төсмерләр тирәнлеге аралашучыларның фантазиясенә бәйле. Хәзер хәтта эмотиконнар һәм акронимнар куллану буенча махсус сүзлекләр чыга башлады. [Х.Болл. // http://www.yoursmileys.ru]
Беренче мәртәбә смайллар 1980 елда АКШта Карнеги-Меллон университетының информатика факультеты өлкән фәнни хезмәткәре Скотт Фалмен тарафыннан электрон почта белән файдаланучыларга язылган мәкаләсендә кулланыш тапкан. Шунысы кызык: Скотт смайллар куллану фикерен әйткәч, аңа теләктәшлек белдерүчеләр табылмаган. Һәр кеше үзенең эше белән мәшгуль булган. Бары тик 2002 елда гына Systems and Networking Research Group тикшеренү төркеме, Интернеттан беренче хис-тойгылар чагылышын барлаганда, бу ачышка тап булган. Беренче булып аларны Майк Джонс искәреп алган. Скотт Фалменны университеттан эзләп тапканнар, рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр. Шуннан ул халыкара танылган. Иң беренче эш итеп, үзенең хыялын тормышка ашырган: яраткан язучысы Нил Стивенсон белән очрашкан. Тегесе, каршында эмотиконнар авторы икәнен белгәч, тәнкыйть сүзләрен яудырырга тотынган. Ләкин Скотт белән якыннанрак танышкач, аның турында фикерен үзгәрткән. Аннан күпвакыт: “Күпме акча эшләдең әле?” дип кызыксыналар. Ә ул, елмаеп: “Юк, бер тиен дә эшләмәдем һәм моңа омтылмадым да. Бу минем кешеләргә кечкенә генә бүләгем”, дип җавап бирә. [Х.Болл // http://www.yoursmileys.ru]
3.2 Эмотиконнарны төркемләү
Глобаль информацион тирәлектә кешеләр эшли. Берәүләр ресурсларны, эзләү системасын төзиләр, аралашу, информацияне алу-бирү өчен уңайлы навигацион шартлар тудыралар, ә икенчеләре интернет челтәрендә фикер алышалар, ягъни аларны интернетның телен тудыручылар дисәк тә ялгыш булмас.
Интернет мисалында без паралингвистик чаралар исемлегенә мимика, төрле хәрәкәтләр, кыскасы, телнең аралашу функциясен көчәйтә торган билгеләрне - эмотиконнарны, эмограммаларны ә гади халык телендә әйтсәк, «смайллар»ны кертеп карый алабыз. [Х.Болл // http://www.yoursmileys.ru]
Кулланылыш ешлыгына карап, эмотиконнарны шартлы рәвештә 3 төркемгә бүлергә мөмкин. Бу бүленешне, шартлы, дип атадык, чөнки тикшерүләрне сайлап алынган текстлар эчендә генә уздырдык.
Беренче төркемгә киң таралганнары керә. Алар Интернетта аралашучыларга бик яхшы таныш һәм киң кулланылалар. Мондыйларга мисал:
:-) һәм кыска варианты :) Елмаюны аңлата. Димәк, бу язма, яки хәбәр - гадәти бер шаяру, я булмаса, моңа “үпкәләмә”, дигәнне дә аңлата. Әлеге елмаю сүзнең уен-көлкегә корылганлыгын, яки шат күңеллелекне дә белдерә ала. :-( һәм кыска варианты :( Моңсу йөзне аңлата. Димәк, бу язма, яки хәбәр – бик үк күңелле түгел.
“Ни хәл итәсең, шулай килеп чыккач”. :(
Икенче төркемгә якынча 10 мәртәбәдән 100 тапкырга кадәр очрый торган эмотиконнар керә. Алар (окказионализмнар, дип аталалар) бер генә кешенең иҗат җимеше түгел, әлбәттә. Мәсәлән:
;-( һәм кыска варианты ;( Күз кысып елмаю. Нәрсәгәдер ишарәләү, уенкатыш төрттерүне аңлата.
“Әйе шул, хәзер искә төшерергә генә калды инде” ;(
:-/ яки тиңдәш варианты :-\ Нәрсәдер ошамауны күрсәтә.
Ниһаять, өченче төркемгә сирәк очрый торган эмотиконнар керә. Кызганычка каршы, тикшерелгән материалның күләме эмотиконнарны тулы дәрәҗәдә дөреслек белән билгеләргә мөмкинлек бирми. Шуңа аларны, болары сирәк кулланыла, болары аерым авторлар язмасында гына очрый, дип, кистереп әйтеп булмый.
Эмотиконнарга мисаллар:
:-D Көлү;
:-С Бик нык борчылу;
Интернетның график мөмкинчелекләре арткан саен, эмоцияне белдерү өчен яңа беренчел смайллар барлыкка килә. Алар бик гади генә ясалган булалар (1 рәс.).
1 рәс. Беренчел смайллар
Вакытлар узган саен смайллар да камилләшә. Беренчел төрләргә алмашка килгән анимацион смайллар эмоцияләрне төрле күренешләр белән гәүдәләндерә башлыйлар.
Смайлларның төп «герое» булып төрле предметлар, җәнлекләр, мультфильм геройлары, хәрефләр (2 рәс.) тора. Алар түгәрәк формасында гына түгел, квадрат(3 рәс.), өчпочмак(4 рәс.) формасында да очрыйлар
2 рәс. Мультфильм геройларының төрле күренешләр белән эмоцияләр белдерүләре
3 рәс. Квадрат формалы смайлларның эмоция белдерүләре
4 рәс. Өчпочмак формалы смайлларның эмоция белдерүләре
Компьютер челтәрендәге төрле аббревиатуралар, терминнар, гадәттә, инглиз телендә. Шуннан чыгып, аларның да кайберләре смайллар булып саналалар (5 рәс.). [Х.Болл. История появления смайликов // http://www.yoursmileys.ru]
5 рәс. Үзләрендә текст язылган смайллар, интернетта тотрыкланган аббревиатуралар
Хәзерге вакытта смайлларсыз форумнарны да, чатларны да күз алдына китереп булмый. Һәр чатның һәм форумның үзенә генә хас смайллары бар. Шулай ук хәзерге аралашуда смайлларның анимацияле смайл-аватар дигәннәре дә бик актив кулланыла (6 рәс.).
6 рәс. Анимацияле смайл-аватарлар
Соңгы араларда смайлларның 3Dдагы төрләре дә популярлашты (7рәс.)
2007 елда Россиядә “Суперфон” җәмгыяте “батырлык” эшләргә булган һәм ул Роспатент “Ъ”ка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бергә күңеллерәк булыр, дип уйлаган. Алар бергәләшеп, ;-) смайлын товар билгесе буларак теркәгәннәр (8 рәс). [Х.Болл. История появления смайликов // http://www.yoursmileys.ru]
Хәзерге вакытта анимацияле смайллар эмоцияне белдерүдә аеруча зур роль уйный. Һәм шуны әйтергә кирәк: смайлларның бу төрләре үзенә күрә эмограммалар эволюциясе булып тора.
ЙОМГАК
Интернет (Интернет челтәре) – компьютер челтәрләренең дөньякүләм берләшкән системасы. Хәзерге алдынгы технологияләр, яңа техника киң колач җәйгән чорда Интернет моңа кадәр кешелек дөньясы белмәгән күпкырлы мәгълүмат чыганагы булып тора. Тиз хәрәкәтле һәм һәркем өчен аңлаешлы, үтемле буларак, кулланучылар арасында иң популяр аралашу чарасы да ул. Үз шөгылеңә туры килердәй кызыклы әйберләр, яңалыклар, төрле мавыктыргыч уеннар табу өчен дә уңайлы. Интернет белән йөзләгән мең кеше файдалана, һәм бу даими күренешкә әверелде. Күп кеше челтәр аша үзенә фикердәш, дус яки партнер эзли. Соңгы вакытларда Интернет-аралашуның үзенең теле дә барлыкка килгән. Һәм без шул аралашу телен тикшерүгә басым ясадык. Кызганычка каршы, Интернет - аралашу күбрәк хуплана, күбрәк кулланыла. Аралашу вакытында яңа сүзләр барлыкка килә, кыскартыла һәм кулланылышка кереп китә. Жаргон, диалектизм һәм алынма сүзләр куллану – бүгенге көн өчен гадәти күренеш. Бу үзгәрешләр, әлбәттә, тел мәсьәләсенә кагылмый калмый һәм, ни кызганыч, телне куркыныч астына куя.
Интернет-аралашуда лингвистик һәм паралингвистик чараларның кулланылышы дип исемләнгән чыгарылыш квалификациясендә әлеге чаралар тикшерелде.
Кереш өлештә Интернетның барлыкка килү тарихына күзәтү ясалды. Баксаң, 1969 нчы ел - Интернетның барлыкка килгән елы дип исәпләнә икән. 1992 елда Иллиноя университеты хезмәткәре Марк Андресен тарафыннан эшкәртелгән «Мозаика» (Mosaic) график браузеры барлыкка килгәч кенә, Интернет чын мәгънәсендә популярлаша башлаган.
Беренче бүлектә фәнни әдәбиятта Интернет-теленең өйрәнелү торышы каралды. Интернетта галимнәр бик актив тикшеренүләр үткәреп торалар. Төрле һөнәр ияләре үз өлкәләренә карата, Интернет ярдәмендә үзләренең эшчәнлекләрен тагын да үстерәләр, аны киң массага җиткерә алалар. Соңгы вакытларда Интернет-аралашуның үзенең теле дә барлыкка килә башлавы ачыкланды. Бу төр аралашуның үзенә генә хас үзенчәлекләре дә карап үтелде. Соңгы елларда Интернеттан куллану ешлыгын тасвирлаган диаграммалар төзелде. Кулланучылар буенча чагыштырмача нәтиҗәләр чыгарылды. Интернет-аралашуның төрләре билгеләнде.
Аерым бүлекчәдә Интернет-аралашуда жанрлар системасы мәсьәләсе каралды. Жанр – нинди дә булса әсәрнең үзенә генә хас билгеләр белән аерылып торган төре. Интернет-аралашу өлкәсендә жанр терминының төрле мәгънәләргә ия булуы ачыкланды. Профессор Л.Ю. Ивановның жанрлар буенча классификациясе каралды.
Икенче бүлектә Интернет-аралашуның лингвистик чараларын тикшердек. Әйтергә кирәк, телнең үзгәрүе көннән-көн кискенләшә бара. Аралашу вакытында яңа сүзләр барлыкка килә, кыскартыла һәм кулланылышка кереп китә. Бу үзгәрешләр, әлбәттә, тел мәсьәләсенә кагылмый калмый һәм, ни кызганыч, телне куркыныч астына куя. Интернетта хәзер аерым сөйләм, аерым сленг барлыкка килүе күзәтелә. Яңа стильдә аралашуның үзенә генә хас үзгәрешләр хасил итүе каралды. Интернет - аралашуда сүзнең язылышы кеше тарафыннан төрлечә үзгәртелә алуы да билгеләнде.
Интернет-аралашуда сүзләрнең күпмәгънәлелеге киң таралган күренеш булып тора. Урынсыз рус сүзләрен куллану күренеше Интернет-аралашуда аеруча еш очрый. Хәзерге телдә жаргоннар җәмгыятьнең төрле катламнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында, кинофильмнарда, хәтта әдәбиятта да, киң таралыш алганнар.
Интернет-аралашуда лексик һәм график кыскартулар күп күзәтелде. Алар ярдәмендә мәгълүмат барып җитүнең тизләтелүе ачыкланды. Аның төрләре аерылып чыгарылды. Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, төркемнәр телендә еш очрый торган кыскартуларның барлыгы билгеләнде. Интернет-сленгка яшьләр мөнәсәбәтен тикшерү буенча сораштыру нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Бу телнең Интернет кысаларында язмача гына түгел, ә сөйләм телендә дә гадәтигә әйләнеп баруы ачыкланды.
Шуны әйтергә кирәк: Интернет-аралашуны лексик аспекттан өйрәнү бүгенге көндә татар телендә барган үзгәрешләрне турыдан-туры күзәтергә мөмкинлек тудыра.
Өченче бүлектә Интернет-аралашуда паралингвистик чараларның кулланылышы тикшерелде. Паралингвистика - ХХ гасырның 50 елларында Америка Кушма Штатларында формалашкан фән юнәлеше. Аның вәкилләре булып Дж. Трегер, Г.Смит, И.Хокет, Т.Себеок һәм башкалар саналалар.
Паралингвистика нинди дә булса мәгънәгә ия аралашу чараларын өйрәнә. Моңа интонация, тавыш тембры, ютәл, төрле жестлар, мимика, сөйләшү манерасы һ.б. керә. Ул әңгәмәне кабул итүченең тамгалы-жестлы сөйләмгә реакциясен өйрәнә торган прагматика фәненә якын тора. Әйтергә кирәк, паралингвистика - хәзергә тулысынча формалашып бетмәгән фән. Паралингвистик күренешләрнең мәҗбүри һәм факультатив төрләре булуы ачыкланды. Шулай ук паралингвистик чараларның функцияләре билгеләнде. Алар сөйләмне әзерлиләр, комментарияләр кертәләр, ачыклыйлар. Шуның өчен аларны кулланганчы, нәрсә турында сөйләячәкне яхшы белергә кирәк.
Аерым бүлекчәдә эмотиконнарның барлыкка килү тарихы каралды. Гадәти сөйләшү, әңгәмә кору вакытында кеше үзенең хис-тойгыларын жест, мимика, интонация аша белдерә, хәтта телефон аша аралашканда да паузалар, сөйләм стиле аша кешенең кәефен белеп була. Ә менә Интернет-аралашуда, тикшерүләрдән ачыкланганча, бу рольне эмотиконнар башкара. Интернет камилләшкән саен, тамгаларның да бик күп төрле мәгънә белдерә торганнары барлыкка килә баруы күзәтелде. Беренче мәртәбә смайллар 1980 елда АКШта Карнеги-Меллон университетының информатика факультеты өлкән фәнни хезмәткәре Скотт Фалмен тарафыннан электрон почта белән файдаланучыларга язылган мәкаләсендә кулланыш тапкан икән. Эмотиконнарның Интернет-аралашуда бүгенге көндә бик зур урын алып торулары ачыкланды.
Кулланылыш ешлыгына карап, эмотиконнарны шартлы рәвештә 3 төркемгә бүлергә мөмкин булуы ачыкланды. Беренче төркемгә киң таралганнары, икенче төркемгә якынча 10 мәртәбәдән 100 тапкырга кадәр очрый торган эмотиконнар керсә, өченче төркемгә сирәк очрый торган эмотиконнар керүе күзәтелде. Вакытлар узган саен, смайллар да камилләшә. Беренчел төрләргә алмашка килгән анимацион смайллар эмоцияләрне төрле күренешләр белән гәүдәләндерә башлыйлар. Рәсемнәр тәкъдим ителде.
Хәзерге вакытта анимацияле смайллар эмоцияне белдерүдә аеруча зур роль уйный. Һәм шуны әйтергә кирәк: смайлларның бу төрләре үзенә күрә эмограммалар эволюциясе булып тора.
Интернет тарихы көннән-көн көчле киңәя, мондый киң масштаблы һәм катлаулы күренешнең алдагы үсешен күзаллавы, чыннан да, авыр. Хәзерге цифрлы технологияләрнең безгә тагын нинди ачышлар китерәчәген әйтүе кыен. Нәрсәдер инде галимнәрнең фаразлавын уздырган, кайсыберләре хыялда гына, фантастик китап битләрендә генә кала бирә. Интернет хәтта кешенең фикерләү сәләтен, дөньяга карашын үзгәртергә сәләтле. Шунысы билгеле: без кешелек дөньясы үсешенең яңа фазасына аяк бастык, Интернет анда аерылгысыз урын алып тора. Тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин: челтәр технологияләре мәгълүмати җәмгыятьтә үз әһәмиятен югалтмаячак.
