Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Lilia_26_may_So_1187_gy.rtf
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
36.85 Mб
Скачать

Беренче бүлек интернет-аралашу телен өйрәнүнең теоретик аспектлары

Интернет (Интернет челтәре) – компьютер челтәрләренең дөньякүләм берләшкән системасы. Кулланучы фикереннән чыгып, Интернет ике төп функцияне башкара: мәгълүмати һәм коммуникатив. Әлеге хезмәттә без коммуникатив вазыйфаны тикшерүгә басым ясарбыз.

Хәзерге алдынгы технологияләр, яңа техника киң колач җәйгән чорда Интернет моңа кадәр кешелек дөньясы белмәгән күпкырлы мәгълүмат чыганагы булып тора. Тиз хәрәкәтле һәм һәркем өчен аңлаешлы, үтемле буларак, кулланучылар арасында иң популяр аралашу чарасы да ул. Үз шөгылеңә туры килердәй кызыклы әйберләр, яңалыклар, төрле мавыктыргыч уеннар табу өчен дә уңайлы. Виртуаль элемтә виртуаль аралашу мөмкинлеге барлыкка килүгә сәбәпче булды. Күпсанлы чатлар, төрледән-төрле программалар, шәхси көндәлекләр һәм башкалар – болар барысы да яшьләрнең төп аралашу алымнары. Алардан йөзләгән мең русияле файдалана, һәм бу даими күренешкә әверелде. Күп кеше Интернет челтәре аша үзенә фикердәш, дус яки партнер эзли. Соңгы вакытларда Интернет-аралашуның үзенең теле дә барлыкка килә башлады. Бу төр аралашуга аерым бер үзенчәлекләр хас:

Беренчедән, анонимлык саклана. Ниндидер анкета мәгълүматлары, фоторәсем булу әңгәмәдәшеңне тулысынча белү, дигән сүз түгел әле. Ялган, негатив информация дә булырга мөмкин. Анонимлыктан файдаланып, шәхескә кагылышлылары да күп очрый. Кайберәүләр үзләрен, һәръяклап ирекле, бәйсез, дип исәпли. Интернетта бик тиз һәм җиңел чит галәм кешесе булып куярга да мөмкин, ягъни реаль тормышта мөмкин түгел әйберне дә булдырып була. Үзеңнең җенесеңне, яшеңне, яшәгән илеңне үзгәртүе дә авыр түгел, һәм моны өчен компьютер клавиатурасының берничә төймәсенә басу да җитә.

Виртуаль чынбарлык яңа коммуникация чаралары барлыкка килүгә сәбәп булучы яңа дөнья һәм тормыш стиле чалымнарын тудыра.

Икенчедән, аралашу иреге бар. Кулланучы тели икән, үзара бәйләнешне теләсә кайсы вакытта өзә ала.

Өченчедән, Интернет-аралашуда хисләрне җиткереп бетереп булмый. Шулай да соңгы вакытта хис-тойгыларны белдерү өчен махсус билгеләр кулланылышка керә башлады.

Дүртенчедән, әлеге аралашу чамадан тыш полифоник һәм үз эченә күпсанлы дискурс, тел тәҗрибәсе төрләрен берләштерә.

Бишенчедән, челтәрнең интерактив мөмкинлекләре текстның кабул ителешен тулысынча үзгәртәләр [Д.И.Кутюгин, 2009, 11].

Интернет-аралашу чат, форумнарда, кунак битләрендә, электрон почта һәм башка Интернет-мөмкинлекләрдә була ала.

Чат – иң тиз һәм интерактив аралашу чарасы. Мондый төр аралашуда бер үк вакытта берничә кеше катнаша ала. Аралашу реаль вакыт аралыгында башкарыла, ягъни чатта утыручы һәркем хәбәрне күрә ала. Ул барлык кешегә берьюлы һәм аерым кешегә генә дә адреслана ала. Чатта кешене бер-берсеннән аерып тора торган “ник” бар, ягъни аның исеме. Ул кешенең чын исеме дә, псевдонимы да яки уйлап чыгарылган исем дә булырга мөмкин. Никларның ясалуы берничә төрле, бу үз чиратында алар нинди алфавитка нигезләнүенә бәйле. Хәзерге вакытта безнең илдәге рус һәм татар телле форумнарда, чатларда кулланыла торган кириллица латин алфавиты белән кысрыклана. Ләкин шул ук вакытта аларның берләшеп кулланылуы да күзәтелә. Аннан тыш, тектны төрле яклап бизәү вариантлары, кешенең үз фраза, цитаталары кулланыла ала. Болар барысы да чатка керүчеләрне бер-берсеннән аерып тора, ягъни һәркемнең анда үзенең махсус урыны бар дигән сүз. Аралашу ешлыгына карап, чатка кергән кешеләрнең урыннары алышынып тора. Гадәттә, аралашу танышлар, һәрдаим аралашучылар яисә яңа кешеләр арасында ешрак күзәтелә. Аерым күзәтү яки цензура булмау аралашучыларга әйтәсе килгән фикерләрен язу мөмкинлеге бирә. Яңа гына куллана башлаучылар үзләренә ничек тә игътибарны юнәлтергә тырышып, кызыклы-кызыксыз булуга карамастан, фикерләрен бер-бер артлы җиткерәләр, шуның белән кайберләре үзләренә карата тискәре фикер дә тудыралар.

Форумнар – кеше үзенең фикерен калдыра, алдарак язылганга җавап яза яисә аралашу өчен тема ача ала торган урын. Язып калдырылган мәгълүматны әлеге форумга кергән кеше теләсә кайсы вакытта укый ала, чөнки ул анда сакланып кала. Форумны бүлмәдәге зур такта белән чагыштырырга мөмкин, анда текст язу өчен урын һәркемгә җитәрлек. Текстны язу һәм уку аралыгындагы вакыт эчендә форумның җитәкчесе кирәкле дип тапмаган хатларны бетереп яки үзгәртеп куя ала. Әлеге режим форумны тәртиптә тотарга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шушы үзенчәлек форумнарның дәрәҗәсен сакларга ярдәм итә.

Кунак бите. Иң баштан кунак бите “фикерләр һәм тәкъдимнәр” китабын хәтерләтә. Кайчакта ул белдерүләр тактасы буларак та хезмәт итәргә мөмкин.

Чатлардагы кебек кунак битендә дә җөмләләр төзелешенә, иң беренче чиратта, эллипсис һәм фикер өлеше алмашынуы тәэсир итә. Бу телдән аралашуга хас сыйфат. Бер Интернет-аралашуда шундый кызыклы мисалларга тап булдык. Мәсәлән, мин бардым бүген кинога. Сез куйсагыз кемне дә булса башканы, бу дөресрәк булыр иде. (vkontakte.ru сайтыннан) Әлеге мисалларны без халык телендә “чыктым аркылы күпер”, дип тә атыйбыз.

Виртуаль аралашуда пунктуация семантик характерга ия. Мәсәлән, мөрәҗәгать иткәндә, өтерләр һәрвакытта куелмый да. Кайбер чатларда мөрәҗәгать итәргә кирәк булган кешенең исемен язып тору кирәк тә түгел, ул үзе автоматик рәвештә килеп чыга.

Электрон почта. Электрон почта аша язышу - виртуаль аралашуның иң борынгы төрләренең берсе. Почта сүзе үзе үк аралашу чарасының стилен һәм үзенчәлеген билгели. Электрон почта аша хәбәрләр киткән вакыт белән адресатка барып җиткән вакыт аралыгында гына тоткарланып торалар. Кайбер очракларда бу тоткарлану 1-2 сәгатькә дә сузыла ала. Бу язылган мәгълүматның күләменә дә бәйле булырга мөмкин. Электрон почтаның үзенчәлеге булып, хатка өстәмә мәгълүмат (фотографияләр, файллар, видеоязмалар һәм башкалар) беркетеп җибәрү уңайлылыгы тора.

Интернет-пейджер. Бу - кулланучының шәхси компьютерына куела торган аерым программа. Бүгенге көндә ул иң оператив һәм уңайлы Интернет-аралашу төре булып тора. Теркәлгәндә, Интернет-кулланучы үзе турында белешмә кертә, һәм аңа индивидуаль номер бирелә. Программа эшли башлагач, кулланучы башка шушы программа белән файдаланучы кулланучыларны үзенең исемлегенә кабул итә һәм аларга кыска хәбәрләр җибәрә ала. Бу хәбәрләр адресатка шул мизгелдә барып җитә һәм ул җавап та язып җибәрә ала. Кешенең Интернетта утырамы-юкмы икәнлеген “онлайн” тамгасы аша күреп була. Бу югары тизлектә аралашу, адресат хәбәреңне алганмы-юкмы икәнлеген белү мөмкинлеге бирә.

Электрон почта, форумнар һәм чатлар ярдәмендә аралашуның масштабы бер ил эчендәге кешеләр белән генә чикләнми. Интернет – бөтендөнья аралашу челтәре, шуңа күрә без теләсә нинди милләт, ил вәкиле белән бернинди авырлыксыз элемтәгә керә алабыз. [Н.А.Перкина. Языковые особенности Интернет-общения // http://www.bibliofond.ru]

Интернет-аралашуның 3 төре бар:

1) Эшлекле. Интернетның тиз һәм сыйфатлы үсүенең бер сәбәбе булып, аның эшлекле максатларда хезмәт итүе тора. Моннан 15 еллап элек барлык эшлекле сораулар телефон, факс я почта ярдәмнәре аша хәл ителгән. Ә хәзер һәркемнең үзенең электрон адресы бар. Интернет аша эшлекле сөйләшү оешмаларга күпкә очсызга төшә. Интернет ялгыйсың, скайп урнаштырасың, һәм синең хезмәткәрең илнең теләсә кайсы почмагыннан сорауларга җавап бирә ала. Шулай ук Интернетта өйрәтү-укыту семинарлары (аларны вебинар дип тә атыйлар) һәм конференцияләр үткәрергә мөмкин. Мәгълүмат җиткерү өчен бу бик уңайлы. Мондый төр чараларның чыгымнары да бик аз була. Интернет ярдәмендә төрле өлкәдә үзеңне кызыксындырган эш табуы да уңайлы. Мәсәлән, декрет ялында утырган яшь әнигә элек үзенә акчалы шөгыль табуы кыен иде, ә хәзер мондый мөмкинлекләр бик күп. Интернетта сыгылмалы графиктагы, ярыйсы гына түләүле һәм кызыклы эш тәкъдим итүчеләр дә шактый. Бу - хәзер гадәти күренеш.

2) Формаль булмаган. Интернет эшлекле генә түгел, шәхси планнар өчен дә хезмәт итә ала. Хәзерге вакытта формаль булмаган Интернет-аралашу безнең тормышның күп өлешен тәшкил итә. Бүгенге көндә, мөгаен, социаль челтәрдә утырмаган яки “контакт” аша кыска хәбәр белән аралашмаган кеше юктыр кебек. Интернет - кызыксынган барлык сорауларга да җавап табарга, миллионлаган кеше арасыннан ике арада элемтә өзелгән танышыңны, дустыңны, якыныңны эзләргә, я танышырга ярдәм итәргә сәләтле челтәр. Ул аралашуда булган барлык ихтыяҗларны да канәгатьләндерә ала. Интернетка керү мөмкинлегең бар икән, димәк, син ялгыз түгел. Озак кына язышып аралашканнан соң, син кеше белән якыннан таныша аласың, ләкин ул син күз алдына китергән кеше булмаска гына мөмкин. Интернетта кеше үзе турында үзе теләгән мәгълүматны гына куя ала һәм, башкаларда тиешле тәэсир калдыру өчен, ясалма булып та кылана ала.

3) Уен формасында. Кеше тормышында аерым урын алып торганлыктан, ул формаль булмаган категориядән бераз аерыла. Онлайн уеннар хәзерге мәдәниятның үзгә бер катламын тәшкил итәләр. Багланыш (коммуникация) характеры уенның төренә бәйле. Мәсәлән, рольле уеннарда аралашу театр һәм маскалар аралашуы принцыбына нигезләнә. Монда һәркем үзенең ролен башкара. Максатка ирешү өчен, персонажларга кайвакыт берләшергә туры килә, шул вакытта аларның аралашуы бердәм характерга ия була. Башка төр, мәсәлән, атышу, узышу кебек уеннарда аралашу агрессивлыгы белән аерыла. Монда һәркем җиңү өчен көрәшә. Преферанс кебек интеллектуаль уеннарда кешеләр әңгәмәсе күптәнге дусларның сөйләшүен хәтерләтә. Андый уеннар төрле темада булулары белән һәм үзгә фикерләшү манералары белән аерылалар. [Н.А.Перкина. Языковые особенности Интернет-общения // http://www.bibliofond.ru]

Интернет-аралашу үзенә генә хас жанрлар белән билгеләнә. Жанр – нинди дә булса әсәрнең үзенә генә хас билгеләр белән аерылып торган төре. [Татара теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге 2015:103] Жанрлар системасы ярдәмендә безнең аралашу һәм сөйләм телебез (телдән, язмача, электрон рәвештә) тәртипкә салына. Интернет-аралашу өлкәсендә жанр термины төрле мәгънәләргә ия. А.А. Селютин жанрны онлайндагы шәхесне коммуникатив чагылдыру формасы итеп карый. Аның фикеренчә, Интернет-жанрны тар һәм өлешләп карарга кирәк. Ә икенче яктан караганда, ул аны, киресенчә, гомуми сыйфатлары буенча берничә текстны берләштергән киң кулланыштагы күренеш булырга тиеш дип саный [С.А.Лысенко, 2010: 17].

Югарыда әйтелгәнчә, Интернет-багланышның жанрлар системасы классификацияләнә. Виртуаль дискурс һәм башка дискурслар жанрларын аерып карарга кирәк. Н.А. Ахренова фикеренчә, филологик анализ өчен уңайлы дип Д. Кристалл һәм Л.Ю. Иванов тәкъдим иткән электрон жанрлар классификациясе тора. Профессор Кристалл биш жанр төрен аерып күрсәтә:

  • электрон почта;

  • синхрон чатлар;

  • асинхрон чатлар:

  • виртуаль дөнья;

  • Дөнья пәрәвезе.

Әлеге биш очрак та аерым тел үзенчәлегенә ия. Мәсәлән, электрон хатларның композицион структурасы бар: титул биттә адресат турында мәгълүмат, тема, текст, хатны җибәрү вакыты күрсәтелә. Моннан тыш, жанрлар эчендә яңа жанр төрләре барлыкка килә. Профессор Л.М.Борисова, мисал өчен, мәхәббәт-хатлар жанрын яисә “әгъва” (“соблазн”) теле жанрын аера [Е.И.Горошко, 2009: 78].

Л.Ю.Иванов исә боларга охшаш жанрларның киңрәк классификациясен тәкъдим итә:

  • гомуммәгълүмати жанрлар яисә яңалыклар жанры (яңалыклар, комментарияле тематик вак мәкаләләр тезмәсе, җәмәгатьчелек фикерен сораштырулар, спорт яңалыклары, һава торышын үз эченә ала торган электрон массакүләм мәгълүмат чаралары);

  • фәнни-белем һәм махсус мәгълүмати жанрлар (фәнни һәм укыту электрон басмалары - монографияләр, тупланмалар, аерым фәнни мәкаләләр, белешмәлекләр, интерактив укыту курслары, рефератлар, Интернет-семинарлар, онлайн-конференцияләр, психологик тестлар, электрон сүзлекләр һәм башкалар);

  • матур әдәбият жанры (электрон китапханә, аннотацияләр, рецензияләр һәм башкалар);

  • эшлекле һәм коммерция жанры (белдерүләр тактасы, аерым тармакларга аналитик күзәтү ясау, электрон реклама системасы һәм башкалар).

Л.Ю.Иванов шулай ук жанрларны челтәрнең күптәнге, ягъни Интернетның үзендә туган, һәм башка аралашу өлкәләреннән Интернетка килеп кергән жанрларга бүлеп карый. [Л.Ю.Иванов // http://www.bibliofond.ru]

Бүгенге көндә яшьләр арасында “ВКонтакте” челтәре киң колач белән кулланыла башлады. Ул Россияда популярлыгы буенча өченче урынны били һәм дөньякүләм рейтинг буенча иң күп керә-кулланыла торган сайт булып санала. “ВКонтакте”га элек чакыру буенча гына кереп була иде. Хәзер сайтта үзеңә теркәлергә мөмкин. Сайтка керүчеләр дуслары исемлеген төзү, төрле тематик төркемнәр ясау, фотографияләр, аудио- һәм видеоязмалар урнаштыру, төрле аралашуларда үз фикерләрен калдыру, әзер һәм шәхсән үзләре төзегән кушымталардан файдалану хокукына ия. “ВКонтакте” социаль челтәренә хас билгеләмәләр:

  • үзара аралашу, йогынтының специфик теле (смайллар, аббревиатура, фигыльләрнең кабатланып килүе һ.б.);

  • үзара аралашу, йогынтының специфик нормалары (югары агрессивлык яки киресенчә дустанә мөнәсәбәт өстенлек итү);

  • социаль стандартларны сайлап трансляцияләү (күп кенә “виртуаль шәхесләр” физик көч һәм матурлык атрибутларын кулланалар);

  • социаль иерархия – аның нигезендә “юзер” статусына һәм багланыш барышына тәэсир итү мөмкинлеге ята.

“ВКонтакте” сайты, башка социаль челтәрләр кебек, теркәлүчеләр санын максималь рәвештә арттырырга омтыла. Теркәлмәгән кулланучы бары тик битләр үрнәге белән таныша һәм мөмкин булган мәгълүматны гына укый ала. Теркәлгәннән соң, кулланучы үз танышларын эзли башлый, башка кулланучыларның “битләре” белән дә таныша ала. Социаль челтәрләрдә актив кешеләрнең билгеле бер имиджлары һәр репутацияләре барлыкка килә. Челтәр эчендә үзара аралашу, йогынты ясау һаман саен популярлаша бара. Бу җәмгыятьтә уңышларга ирешүгә, социаль һәм эшлекле элемтәләрнең ныгуына, социаль капиталның үсүенә нигез булып тора [М.Б.Бергельсон, 2002: 34-35].

Интернетта галимнәр бик актив тикшеренүләр үткәреп торалар. Интернет белән психологлар, политологлар, социологлар, икътисадчылар, юристлар, фәлсәфәчеләр дә бик нык кызыксына. Психологларны, иң беренче чиратта, Интернет-эшчәнлекнең анонимлыгы шартларында тәңгәллек, Интернет-берләшмәләрдәге үзара йогынты, Интернет-бәйлелек мәсьәләләре җәлеп итә. Политологларны исә электрон хөкүмәт барлыкка килүе һәм аның эшчәнлеге, Интернетның сәясәттәге роле, демократия белән бәйләнеше үзенә тартып тора. Икътисадчыларны Интернет үсешенең икътисади күрсәткечләре, технологияләрнең һәм электрон бизнесның торышы, реклама, сайтлар үсеше, эш урыннары белән тәэмин ителеш, персоналны укыту мәсьәләләре борчый. Юристлар, беренче чиратта, Интернет шартларында автор хокукларын яклау, юридик һәм физик затларның эшчәнлеген регламентлаштыручы норматив-хокук база төзү белән кызыксыналар. Фәлсәфәчеләрне Интернет һәм глобальләштерү, Интернет һәм мәгълүмати җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр турында теоретик сораулар, анонимлык һәм җәмгыять куркынычсызлыгы бәйләнеше борчый. Социологлар кулланучылар санын, аның структурасын һәрьяклап күзәтәләр. Шулай итеп, Интернетның фәндә өйрәнелүендә күптөрле проблемалар белән очрашырга туры килә. [А.С.Биккулов. // http://www.dissercat.com]

Интернетның тәэсире турында Галицкий Е.Б. "Россиядә Интернет" дигән хезмәтен чыгарган. Ул 3 чыгарылыштан тора. Монда Интернет белән эш итүчеләрнең куллану ешлыгы тикшерелә. Менә шуның 2000 елда үткәргән сораштырулар буенча эшләнгән диаграммасын карап китик. [А.С.Биккулов. // http://www.dissercat.com]

Күренгәнчә, бу елларда Интернетны куллану чагыштырмача әзрәк булган. Галицкий тәкъдим иткән диаграмма нигезендә Интернеттагы мәгълүматларга таянып, без соңгы елларда Интернеттан куллану ешлыгын тасвирлаган диаграмма төзедек:

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Интернет белән кулланучыларның саны елдан-ел, көннән-көн арта бара. Россия халкының 66%ы Интернет белән еш кулланса, калган 34%е, гомумән, кулланмый икән.

Интернеттан файдаланучылар саны артуы бигрәк тә яшьләр арасында күп күзәтелә. 18-24 яшьлекләр арасында әлеге челтәр белән 96% кеше кулланса, 25-39 яшьлекләр – 93%, 40-54 яшьлекләр – 69%, 55 һәм өлкәнрәкләр арасында – 27% кулланылучы теркәлгән. Моны графикта күзәтә алабыз [Количество пользователей Интернета в России // http://www.bizhit.ru]:

Э. Дайсонның “Интернет чорында тормыш” (“Жизнь в эпоху Интернета”) һәм А.Е.Войскунскийның “Интернетта гуманитар тикшеренүләр” (“Гуманитарные исследования в Интернете”) дигән хезмәтләрен карап китик. Беренчесе Интернетның социаль ягын тикшерсә, икенчесе гуманитар аспекттан чыгып фикер йөртә. [А.С.Биккулов. // http://www.dissercat.com]

Фәндә Интернет ерактан идарә итү чарасы буларак та кулланыла. Бу яңа буын өчен укытуның төрле мультимедиа чараларыннан файдалану мөмкинлекләрен дә ача. Бүгенге көндә һәр уку йортының үзенең шәхси сайтлары бар. Алардан үзеңә кирәкле мәгълүматны табарга була. Көн саен Интернетта уртача 1,5 миллион яңа бит барлыкка килә. Ләкин барлык фәнни һәм белем бирә торган потенциал да аннан тулысынча файдаланмый, ресурсларны үзләштерү көткәнгә караганда сүлпәнрәк бара. [А.С.Биккулов. // http://www.dissercat.com]

Профессор Максим Кронгауз бүгенге көндә Интернет телен тирәнтен тикшерә. “Әйе, телдән “көлү” аралашуда гына түгел, гомумән, Интернет-телендә дә еш кулланыла. Бик кызганыч хәл”, - ди Кронгауз интервью вакытында. Лингвист фикеренчә, Интернет аралашуда инкыйлаб үткәрә. Бу аралашуның яшь буынга тәэсире ни дәрәҗәдә булыр? Олы буынга бу аралашу теле кытай теле серләрен хәтерләтмиме? Әллә инде Интернет форумнарга, чатларга ныклап кереп урнашып, тирән тамыр җибәрә башлаганмы? Бөек Пушкин, Чехов теле булган рус теле упкынга юл алмадымы? Әлеге сораулар галимне ныклап борчый. Аның “Рус теле нерв чигендә” («Русский язык на грани нервного срыва») дигән китабының яңартылган һәм өстәмәләр белән тулыландырылган варианты да дөнья күрде. Шул ук “үзенчәлекле рус теле” турында ул “Рус теле һәм Интернетта аралашу” («Русский язык и общение в Интернете») дигән шартлы исем астында (әлегә чын исеме юк) китап язу белән дә мәшгуль. Интернетта һәр кеше, ирекле рәвештә, теләгән фикерен калдыра ала. Бу - Интернет ясаган ачыш! Югыйсә, кешелек тарихында мондый күренешнең күзәтелгәне юк иде әле. Элек мондый мөмкинлекләрдән язучылар һәм журналистлар гына файдалана алган. Аларның да күбесе цензура аша узмаган. Ә бүген исә синең язмаңны миллионлаган кеше укый ала. Язган фикереңнең яхшы яки начар булуыннан, аның таралу тизлеге һәм дәрәҗәсе үзгәрми. Шул рәвешле Интернетта төрле, кемдер тарафыннан үзгәртелгән яңа сүзләр барлыкка килә. [Н.Антонович. // http://kp.ru/daily/25798/2777921]

Интернет-аралашуның тел үзенчәлекләре аеруча Т.Ю. Виноградованың “Интернетта аралашу спецификасы” (“Специфика общения в Интернете”) хезмәтендә тулысынча карала. Ул “язма сөйләм тел”нең барлыкка килүе, Интернет аралашуның ышанычлы булуы, сөйләм грамоталылыгы һәм башка шулар кебек проблемаларны ачыклауга багышланган. [Н.А.Перкина. // http://www.bibliofond.ru]

Л.Ю. Иванов электрон коммуникацияләре чаралары телен бүгенге көндә телнең функциональ үзенчәлекләре дип атар өчен берничә сәбәпне күрсәтә.

Беренчедән, электрон һәм техник чаралар ярдәмендә кулланылганга, әлеге сфера башкалардан чикләнгән;

Икенчедән, ул кешенең специфик-коммуникатив максатларын канәгатьләндерә, мисал өчен, аралашу мөмкинлеге бирә;

Өченчедән, Интернет яңа жанрлар системасын барлыкка китерүгә сәбәпче, шул рәвешле виртуаль жанр төрен үстерә. [Н.А.Перкина. // http://www.bibliofond.ru]

Интернет теленең нинди булуы мөһим түгел - рус телеме ул, башка телме – ул күнегелгән язу стандартларыннан аерылып тора. Мондый мәгълүматны кабул итәргә әзер булмаган укучы куркуда кала, һәм аның гадәти реакциясе – Интернеттагы мәгълүматның теленнән саклану, аны гомумән тыю, ә иң дөресе – әдәби телне саклап калырга тырышу.

Кайбер сүзләрнең язылышында икеләнеп каласың: мәсәлән, «ритейл» яисә «ретейл»мы, «римейк» яки «ремейк»мы ул? Интернет теле шулкадәр тиз үзгәрә ки, сүзлекләрдә алар чагылыш табып өлгерми, чөнки, әйтик, «шопинг» кебек сүзләр анда, гомумән, юк. Кулланучы да сүзлеккә карарга ашыкмый, “поисковик”тан эзли. Шул ук «шопинг» сүзенә кайтыйк. Яндекстан бу сүзнең дөрес - бер яки ике «п» беләнме - язылышын эзләсәң, анда «шопинг» - 11 млн., ә «шоппинг» - 112 млн., дип чыгар, бу очракта өстенлек кулланылышка карап билгеләнер.

Корректорлар һәм лингвистлар, укытучылар һәм укучылар, әти-әниләр һәм балалар арасында күп кенә бәхәсләр чыга. Интернетта тел нормаларын санга сукмау барлыкка килә. Моннан чыгу юлы – күпвариантлылык. Лингвистлар тарафыннан бер универсаль Интернет сүзлек төзелгәндә генә, бу бәхәсләрдән котылып булыр кебек. [Н.Антонович. // http://kp.ru/daily/25798/2777921]

Массакүләм аудиториянең тел грамматалылыгының чын дөресен ачыклауда Интернет лакмус кәгазен хәтерләтә. Грамматик күнекмәләрнең һәм орфоэпик осталыкның эшләнелеше нәкъ менә эчке сәбәпләр аркасында барлыкка килгән сөйләмдә тикшерелә. Интернет барлыкка килгәнче, бу сөйләм телдән сөйләм формасында гына чагылыш тапкан, ә менә Интернет барлыкка килгәч, аның язмача формада да булырга тиешлеге котылгысыз. Шул рәвешле, барлык сөйләм һәм тел хаталары язмада теркәп барыла. Шуны да билгеләп китәргә кирәк: Интернет элемтәне һәм автомат рәвештә элемтәне бер үк вакытта алып бару мөмкинлеген дә бирә. Мәсәлән, җибәрелгән хатлар бер үк вакытта җибәрүчегә дә һәм алучыга да күрү мөмкинлеге бирә. Интернетта бу процесс бик тиз вакыт аралыгында башкарыла.

Әмма телнең грамотасызлыгы һәр очракта да күзәтелми. Интернет – телнең дошманы, дип кистереп әйтү дә дөреслеккә туры килеп бетми. Мәсәлән, официаль сайтларда кагыйдәләр саклана. Димәк, хаталы сөйләм, гадәттә, социаль челтәрләрдә очрый. Анда әдәби телдә түгел, гадәти сөйләм телендә аралашалар. Грамотасызлык барлыкка килгәч тә, грамоталылык өчен көрәшүчеләр дә барлыкка килделәр. Көрәш әле дә булса дәвам итә. Һаман саен модалы сүзләр туа тора, ә хаталарга артык игътибар бирелми. Кемнәрдер бу модага иярә, кемдер, киресенчә, нәфрәтләнә. Яңа сүзләр арасында, артык хискә бирелеп китеп, яклану кебек әйтелгәннәре дә арта. Шулар телдән-телгә күчеп активлаша. Интернет көрәш кырын хәтерләтә. Һәркем үз фикерен алга чыгарырга тели: кемдер таныша, кемдер бәхәсләшә, кемдер ярыша, каршы чыга һ.б. Тормыштагы кебек, Интернетта да алтын урталыкны таба белү кирәк.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]