- •Казан (идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
- •Интернет аралашуда лингвистик һәм паралингвистик чараларның кулланылышы
- •Беренче бүлек интернет-аралашу телен өйрәнүнең теоретик аспектлары
- •Икенче бүлек интернет-аралашуда лингвистик чаралар: лексик аспект
- •Өченче бүлек интернет-аралашуда паралингвистик чараларның кулланылышы
- •3.1 Эмотиконнарның барлыкка килү тарихы
- •3.2 Эмотиконнарны төркемләү
- •Кулланылган әдәбият исемлеге
- •Чыганаклар
- •Интернет аралашуда кулланыла торган эмотиконнар исемлеге
Өченче бүлек интернет-аралашуда паралингвистик чараларның кулланылышы
Паралингвистика - ХХ гасырның 50 елларында Америка Кушма Штатларында формалашкан фән юнәлеше. Аның вәкилләре булып Дж. Трегер, Г.Смит, И.Хокет, Т.Себеок һәм башкалар саналалар.
Паралингвистика ниндидер мәгънә йөртүче аралашу чараларын өйрәнә. Моңа интонация, тавыш тембры, ютәл, төрле жестлар, мимика, сөйләшү манерасы һ.б. керә. Ул әңгәмәне кабул итүченең тамгалы-жестлы сөйләмгә реакциясен өйрәнә торган прагматика фәненә якын тора. [Ю.Митина. Сущность паралингвистики // http://www.bestreferat.ru]
Паралингвистика - хәзергә тулысынча формалашып бетмәгән фән. Паралингвистика тарафыннан өйрәнелә торган бу өлкәне берничә мәгънәдә аңларга була: тар мәгънәдә – аваз чыгаруга бәйле күренешләрне үз эченә ала. Киң мәгънәдә караганда, кеше сөйләмендәге төрле форманы үз эченә ала, бу очракта тавыш бирү мөһим түгел, ягъни жестлар белән дә аралашырга мөмкин. Тагын да киңрәк мәгънәдә алсак, аралашу өчен кирәк булган бөтен ысуллардан да – аваз эшчәнлеге, график, кинетик эшчәнлекләрне һ.б. файдалануны күздә тота. Соңгысында паралингвистикага жест коммуникациясен үз эченә ала торган күренеш – ипаракинесика да кертелә. Шулай ук паралингвистикага язучының график күнекмәләрен, аның күңел һәм физик халәтен таныклаучы хат үзенчәлекләре дә керә. [Ю.Митина. // http://www.bestreferat.ru]
Текстның коммуникатив-прагматик аспектын формалаштыра торган интонация, жестлар, мимика, басым һәм пауза урнаштыру рәвешендә аралашу чараларын – паралингвистик чаралар дип аталалар. Алар сөйләм яки аралашу вакытында тел чаралары белән бергә килә яки аларны алыштыра алалар. Галимнәр фикеренчә, паралингвистик чараларга мәгълүматның 75%на кадәрен тәшкил итәргә мөмкиннәр. Язма текстта паралингвистик чараларга текст сегментациясен, шрифт белән җыю, типография билгеләрен, төсле җыюны кертеп була.
Паралингвистик күренешләрнең мәҗбүри һәм факультатив төрләре бар. Беренчесенә – тавыш төсе, сөйләм темпы, язу манерасы һ.б. керсә, икенчесенә – ютәл, еламсырау, елау, үкерү, үпкәндә чыккан тавышлар, шулай ук сөйләмдәге жестлар керә. Аңсыз рәвештә бу күренешләр имитация формасында да булырга мөмкин. Мисал өчен, актерлар имитациясе – реалистик һәм стильгә салынган булырга мөмкин. Соңгысы көнчыгыш театрында күзәтелә. [Ю.Митина // http://www.bestreferat.ru]
Паралингвистик күренешләр мөстәкыйль система тәшкил итмиләр, дигән караш бар. Шуңа күрә аларны тавыш элементы буларак караганда, системалы рәвештә карау киң контекстта гына мөмкин.
Паралингвистиканы өйрәнү методларына килгәндә, монда җитди каршылыклар белән очрашу ихтималы да бар, чөнки лингвистика аппараты бу максатларда тулысынча эшли алмый, ә махсус аппарат хәзергә төзелмәгән.
Паралингвистиканың үсеше тәҗрибә ихтыяҗлары белән һәм кайбер тел белеменә янәшә торган фәннәр белән бәйле рәвештә әһәмиятле. Мәсәлән, чит телләрне укыткан вакытта ачыкланганча, паралингвистик күренешләре булган телне тулысынча аңлар өчен, телнең үзен генә өйрәнү җитеп бетми, чөнки монда милли һәм культура спецификасын (уй-кичерешләреңне күрсәтү манерасы, жестлар ярдәмендә күрсәтү һ.б.) белү мөһим.
Халыкара аралашуда паралингвистик элементлар белән исәпләшмәү төрле аңлашылмаучанлыклар китереп чыгара ала. Мәсәлән, шул ук баш селкү төрле халыкларда төрлечә аңлашылырга мөмкин: кемдәдер - килешмәү, кемдәдер - ризалык билгесен. Сәнгать өлкәсендә паралингвистик функцияләрне аңламау төрле илләрнең һәм төрле чор кешеләренең үз-үзен тотышларын ялгыш сурәтләүгә китерергә мөмкин.
Паралингвистик күренешләрне медицинада аеруча дөрес куллану зарур, чөнки специфик билгеләр (тавыш калтырану, сөйләм вакытында нерваланган кул хәрәкәте, тиз-тиз яки киресенчә акрын сөйләү һ.б.) ниндидер бер чир билгеләрен аңлата алалар. Шулай ук паралингвистик элементлар криминалистика өлкәсе өчен дә әһәмиятле. Җинаятьченең шәхесен хәрефләрнең язылышы, почерк аша, тавышның специфик үзенчәлеге, жестлар ярдәмендә ачыкларга мөмкин.
Паралингвистик чараларның өч төре бар:
фон белән бәйле – темп, тембр, сөйләм тавышы, паузаны тулыландыручы чаралар (мисал өчен, “э-э-э”, “м-м-м”), сөйләм мелодикасы, аваз артикуляциясенең диалекталь, социаль, идиалект үзенчәлекләре;
кинетик – сөйләүченең жестлары, позасы, мимикасы;
график – язу үзенчәлекләре, почерк, хәрефләргә график тулыландырулар, хәреф алмаштыргыч тамгалар (&,$,∞). [Ю.Митина. // http://www.bestreferat.ru]
Тавыш характеристикасы. Тавыш – 1) Бугаздагы ярылар тирбәнүдән чыга торган һәр шәхеснең үзенә генә хас булган үзенчәлек – көче, тембры, югарылыгы-түбәнлеге белән сыйфатланган авазлар төркеме; 2) Һава дулкыннары тибрәнүдән барлыкка килгән, кеше колагы белән кабул ителергә сәләтле физик күренеш; авазлар комплексы [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге 2013: 335]. Үзебезнең тавышка билгеләнгән бер биеклек, яңгыравык, темп һәм тембр өстәгәндә, ягъни дүрт төп тавыш характеристикасын үзгәрткәндә, без үзебезнең хәбәрне тулыландырабыз, сөйләмне эффектлы төгәллибез яки үзебезнең сүзләрнең икемәгънәлелегенә басым ясыйбыз.
Тавышның югарылык дәрәҗәсе – бу аның тоны. Ул, кагыйдә буларак, яңгыравыклылык белән үзгәртелергә мөмкин. Мисал өчен, кеше нервалы вакытта тавышын күтәрә, ә үз сүзен сөйләп торганда, киресенчә, тыныч сөйли. Тавышның яңгыравыклылыгы ситуациягә һәм сөйләм темасына карап үзгәрә. [Ю.Митина // http://www.bestreferat.ru]
Темп – кешенең сөйләм тизлеге. Күп очракта кеше бәхетле булганда, нәрсәдән дә булса курыкканда, дулкынланганда, ярсыганда – кызурак, ә проблеманы хәл итәргә тәкъдим иткәндә, яки тыңлаучының игътибарын җәлеп итәр өчен, акрынрак сөйләшә. Тавыш тембры – аның яңгырашы. Төрле югарылыктагы тавыш дулкыннары белән аңлатыла торган тавыш төсмере, үзенчәлеге [Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге 2013: 353]. Һәр кешенең үз тембры бар. Мәсәлән, тавыш яңгыравык, чылтыравык һәм карлыккан булырга мөмкин. Моннан тыш тавыш тембры кәефкә дә бәйле. Зарлану, шикаятькә шыңшу, борын белән сөйләшү тембры хас. Кемне дә булса кызыктыру, ымсындыру, үзенә карату өчен нечкә тембр кулланалар, ә ярсу, ачу киресенчә, шыгырдавык, кискен тембр белән характерлана. Ләкин тавыш тембры һәрвакытта да кешенең халәтен ачып салмый. [Ю.Митина // http://www.bestreferat.ru]
Күпчелек кеше, вакыт-вакыт, сөйләмендә вокаль тоткарлыклар куллана. Болар - сөйләмнең йөгереклелегенә комачаулый торган сүзләр һәм авазлар. Алар, тора-бара, проблема тудырырга мөмкиннәр, чөнки тыңлаучының игътибарын җәлеп итәләр һәм фикерне аңларга комачаулыйлар. Безнең сөйләмдә еш кабатлана торган киртәләр булып, “э-э-э”, “м-м-м”, “ярар-ярар”, “беләсезме”, “ну” һәм башкалар тора. Вокаль тоткарлыклар, иң беренче чиратта, сөйләмдә тынлыкны, бушлыкны, паузаларны тутыралар. Моның белән без сөйләмнең төгәлләнмәвенә дә ишарә итәбез. Пауза ясап, кирәкле сүзне яки фикерне уйлаганда, без “м-м-м” дип торабыз. Мондый паузалар кешенең үзенә-үзе ышанмавын да күрсәтергә мөмкин. Андый кешенең сөйләмен өзүләре дә ихтимал. Бушлык барлыкка килгәч, икенче кеше сөйли башларга мөмкин. “Беләсеңме”, “шулайрак кебек”, “шулай бугай инде” кебек сүзләрне кулланып сөйләшү кешенең гадәтенә дә кереп кала ала. Ләкин кирәгеннән тыш вокаль тоткарлыклар куллану, киләчәктә кеше турында җитди карарга килергә туры килгәндә, эшкә алганда, бик үк уңай булмаган тәэсир калдырырга мөмкин.
Паралингвистик чараларның функцияләре:
өстәмә мәгълүмат кертү;
вербаль элементны алмаштыру (мәсәлән, тискәре жест куллану);
гомуми фикерне җиткерү өчен вербаль чаралар белән берләшеп кулланылу (мәсәлән, Әнә теге шар кирәк, дигәндә, төртеп күрсәтү жестын куллану). [Ю.Митина // http://www.bestreferat.ru]
Паралингвистик чаралар сөйләүче яки язучы турында мәгълүмат чыганагы булып хезмәт итә алалар, чөнки алар еш кына аның социаль, яшь, характер үзенчәлекләрен чагылдыралар. Мәсәлән, кул кысышып сәламләшүне генә алыйк. Төрле халыкларда бу төрлечә башкарыла, һәм аның ничек башкарылуы төрле мәгънәгә ия. Ир-ат белән хатын-кыз арасында кул бирешеп исәнләшү чәчәннәрдә, таҗикларда тыела. Өлкәннәрне беренче сәламләү – яшьләрнең бурычы. Кабардиннарда кул кысып сәламләшү юк. Яшь кеше өлкән кешегә кул сузса, бу әдәпсезлек билгесе санала һ.б.
Паралингвистик аралашу чараларына икетөрлелек хас. Беренчедән, алар сөйләм чараларын экономияләргә ярдәм итәләр. Мәсәлән, кибеттә кирәкле әйберне, аны артык тасвирламыйча, төртеп күрсәтеп кенә дә сорый алабыз. Икенчедән, алар әйтеп бетермәгән сүзләрне аңлатып бетерәләр, сөйләмнең күпмәгънәлелеген, аның стилистик төсмерләрен, мөнәсәбәтләрне, уй-кичерешләрне ачып салалар. Мәсәлән, “менә беләсезме?!” дигән тәмамланмаган фразаны нинди интонациядә, нинди мимика, жестлар белән әйтелгәнен, күреп кенә, тулысынча аңларга мөмкин. Сөйләм булмаган чараларның мөстәкыйль түгел, ә ярдәмче чаралар икәнен онытмаска кирәк. Алар сөйләмне әзерлиләр, комментарияләр кертәләр, ачыклыйлар. Шуның өчен аларны кулланганчы, нәрсә турында сөйләячәкне яхшы белергә кирәк. [Ю.Митина // http://www.bestreferat.ru]
