Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Lilia_26_may_So_1187_gy.rtf
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
36.85 Mб
Скачать

Икенче бүлек интернет-аралашуда лингвистик чаралар: лексик аспект

Интернет-аралашу вакытында яңа сүзләр барлыкка килә, кыскартыла һәм кулланылышка кереп китә. Бу үзгәрешләр, әлбәттә, тел мәсьәләсенә кагылмый калмый һәм, ни кызганыч, телне куркыныч астына куя. Алар яңа стиль тудыра. Интернетта хәзер аерым сөйләм, аерым сленг барлыкка килде. Аны аеруча яшьләр актив куллана. Бүген безнең заман бик каты тизләште. Кеше дә гел каядыр ашыга. Шуңа да үз фикерен ул кыска тотарга тырыша. Интернет-сленгның күп өлеше шул кыскалыкка омтылудан, сүзләрне кыскартудан киләдер, дип уйлыйм. Әлбәттә, моны уңай күренеш дип әйтеп булмый. Бу – зәвыксызлык билгесе. Әгәр кеше телне ватып сөйләшә икән, “алай сөйләшмә әле”, дип кенә, аны урынына утыртып булмый. Иң элек анда зәвык һәм тәртип тәрбияләргә кирәк. Ә сленгка килгәндә, әгәр ул дуслар арасындагы сөйләшүдә генә файдаланыла икән – бу нормаль күренеш, дип саныйм. Аны зур аудиториягә чыгару матур түгел [Т.Ю.Виноградова, 2004: 22].

Шунысы кызык: Интернет - аралашуга башка илләрдәге галимнәр дә игътибар итә башлаганнар. Мәсәлән, Англиядә дә мондый тармак тикшерелә, ул “Веблиш” (Web+English) исеме астында киң кулланылышка кереп киткән.

Бүгенге көндә Интернетның төп мәгълүмат алу чыганагы булганы билгеле. Ләкин аның тизлеге, мөмкинлекләре һәм ара ераклыгына бәйле булмаган рәвештә аралашып булуы, челтәрнең мәгълүмат алу чыганагы гына түгел, ә аралашу коралына әверелгәнен дә күрсәтеп тора. Яңа стильдә аралашу үзенә генә хас үзгәрешләр таләп итә:

  • Сленг, Интернет белән кулланучылар тарафыннан ясалган сүзләр гомумлексикага кереп китә;

  • Эпистоляр жанрның электрон аралашуда барлыкка килүе тел спецификасына бәйле.

Интернет - аралашуда сүзнең язылышы кеше тарафыннан төрлечә үзгәртелә ала, шулай ук аның тембры, басымы, эмоциональ бизәлеше дә үзенчәлекле төсмер алырга мөмкин [О.А.Леонтович, 2004: 4].

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Интернет - аралашуда хис-тойгыларны аңларга ярдәм итә торган тамгалар барлыкка килүе аларның киң кулланылуына этәргеч ясый. Аларны “эмотиконнар” (смайллар) дип атыйлар. Смайллардан тыш, аралашуда “капс” дип аталган команда да кулланыла башлады, ул "Caps Lock" төймәсе ярдәмендә языла, ягъни сүз баш хәрефләрдән языла. Бу аралашу вакытында кешенең тавыш басымы күтәрелүен аңлата.

Телдәге сүзләр аерым-аерым түгел, алар сөйләмдә башка сүзләр чолганышында яшиләр. Сүзнең мәгънәсе аның башка сүзләргә мөнәсәбәтеннән генә ачыкланырга мөмкин. Сүзнең мәгънә күләме, аның башка сүзләр белән күпме бәйләнешкә керүенә карап, тар һәм киң була ала.

Тел белеменең нинди тармакларына каравы ягыннан сүздә лексик, сүзясалыш, грамматик һәм стилистик мәгънәләр аерылып чыга. Без лексик аспектка басым ясарбыз.

Сүзнең лексик мәгънәсе конкрет һәм индивидуаль була. Һәр лексик мәгънә бер сүзгә карый: урам, өч, кичә, кызыл һ.б.

Ләкин сүз гомумиләштерелә. Алда әйтелгән сүзләр белән без теләсә нинди урамны, кызыл төсне, өч санын, кичә булуны белдерә алабыз.

Лексик мәгънәләр чынбарлыктагы предметлар һәм күренешләргә мөнәсәбәтле рәвештә төркемләнәләр. Бу принцип буенча номинатив һәм сигнал, туры һәм күчерелмә, конкрет һәм абстракт мәгънәләр аерылып чыга. [Сафиуллина Ф. С. 2001: 110]

Телнең сүзлек составында бер генә һәм берничә мәгънәгә ия булган сүзләр аерылып тора. Сүзнең туры мәгънәсендә предмет турыдан-туры, башка мәгънәләрне күз алдында тотмыйча чагылдырыла. Күчерелмә мәгънәләрдә предмет шул ук сүзнең башка мәгънәләре аша чагыла. Сүзнең төп мәгънә белән беррәттән өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы аның күпмәгънәлелеге (грек. polis – күп, sema - билге) дип атала. Аралашуда еш кулланылган, шактый зур тарихы булган сүзләрнең мәгънәләре аеруча күп була. Бу күренешне Интернет-аралашуда да очратырга мөмкин. [Сафиуллина Ф. С. 2001: 110] Мисаллар китерик. Мәсәлән:

Куш

  1. Нәрсәне дә булса берләштерү, мәсәлән,

а) Икегә икене куш, биш булмас инде, дускаем!

б) Зәңгәргә сарыны куш, нәкъ син теләгән төс чыгар. (http:// www.matbugat.ru /)

  1. Фигыль.

Син куш, барысы да синеңчә булыр. (http:// www.matbugat.ru /)

  1. Парлы мәгънәсендә.

Шуңа игътибар итегез: ул ярышта сез куш аяклап йөгерергә тиеш. (http:// www.matbugat.ru/)

Салу

  1. Берәр нәрсәнең эченә төшереп, куеп, сыек булса агызып, коеп һ.б. рәвештә урнаштыру.

Аш салып җибәрдем, кунакка килерсең.(http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Сугу, бәрү.

Салдым-бәрдем дә, шуның белән дөнья бетү түгел бит әле бу. (http:// www.matbugat.ru /)

  1. Бәйләмичә генә ябыну, бөркәнү яки иңгә-аркага ябу. Мин бүләк иткән шәлеңне аркаңа салып утыр, җылынып китәрсең. (http:// www.vkontakte.ru /)

  2. Яткыру.

Менә баламны йокларга салдым да, үзем Интернетка кердем әле. (http:// www.vkontakte.ru / )

  1. Малга ризык бирү.

Майлдан чыкма, хәзер тиз генә малларга салып керәм дә, аралашуны аннары дәвам итәрбез. (http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Берәр төрле рухи халәткә яки хәлгә дучар итү, шуңа төшерү.

Газап утларына салмасыннар иде мине шушылар!

(http:// www.vkontakte.ru /)

Төшү

  1. Югарыдан түбәнгә.

Барысы да күз алдында булды бит, ә! Бер мизгелдә түбәнгә төште дә китте. (http:// www.matbugat.ru /)

  1. Билгеле бер фаза яисә атмосфера халәте, җир өстендә пәйда булу.

Караңгы төшкәч, су буена яшьләр җыела иде. (http:// www.matbugat.ru /)

  1. Югарыдан хәрәкәт итеп, җиргә, берәр нәрсәгә килеп бәрелү.

Сикереп төштем бакчага, бастым алтын акчага...”, дип җырлыйлар иде без яшь чакта. (http:// www.matbugat.ru /)

  1. Кешенең эчке дөньясына билгеле бер тынычсызлык килеп керү.

Бөтен кәефемне төшерде шул ахмак! (http:// www.vkontakte.ru /)

Чыгу

  1. Билгеле бер урынны калдырып чыгу.

Хәзергә саубуллашып торыйк, мин урамга чыгып керәм. (http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Берәр максат белән кая да булса бару:

Алла боерса, бу җәйдә чит илгә чыгарга иде исәп. (http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Халәт үзгәрү.

Боларның нинди кеше икәнлекләре йөзләренә чыккан бит

( http:// www.matbugat.ru /)

  1. Эшкә яраксыз хәлгә килү.

Мөгаен, икенчене алырмын, бу телефоным тәмам эштән чыкты. (http:// www.vkontakte.ru /)

Вату

  1. Нәрсәне дә булса ваклау, кисәкләргә таркату. Әй, кызганыч, вазамны төшереп ваттым, дустымның истәлеге иде бит. (http:// www.vkontakte.ru /)

  2. Рухи газаплану:

Ярар, башыңны юк белән ватып утырма, ят та йокла инде. (http:// www.vkontakte.ru /)

Күчерү

  1. Берәр предметны бер урыннан алып икенче урынга кую.

Өйгә бүген үзгәреш ясадым әле, шкаф белән диванның урыннарын күчереп куйдым. Әй, рәхәт булып китте соң күңелгә! (http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Нинди дә булса бер эштән азат итеп, икенче эшкә алу, икенче эшкә билгеләү.

Аны бит хәзер икенче бүлеккә күчерделәр. (http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Нинди дә булса бурыч үтәүне, эш башкаруны икенче вакытка калдыру, кичектерү.

Семинар-киңәшмәнең вакытын күчерергә туры килде. (http:// www.matbugat.ru /)

  1. Тәҗрибәне кабул итү, үзләштерү.

Җырлау сәләтем әтидән күчкән миңа. (http:// www.vkontakte.ru /)

Басу

  1. Аякка калкыну, вертикаль хәлгә килү.

Хәзер әйбәт инде, дустым, әкрен генә аякка басып киләбез. (http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Авыр бер тойгы, хис тәэсире чолгап алу.

Күңелне борчу басты әле, имтиханны ничек бирергә?! (http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Җәберсетү, басымчак итү.

Туйсам туям икән бу чүп үләненнән, бөтен бакчаны баскан. (http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Язуны кәгазьгә махсус җайланма ярдәмендә тиз генә төшерү.

Әтинең шигырьләреннән китап бастырырга йөрим әле. (http:// www.vkontakte.ru /)

  1. Изү, изеп үзле итү, аралаштыру (камыр). Токмач басып, аш пешердем, кунакка килегез. (http:// www.vkontakte.ru /)

  2. Табигатъ урыны.

Әйтмә дә инде, үзеңнең туган ягыңның басу-кырларына ни җитә соң?!(http:// www.matbugat.ru /)

Йөрәк

  1. Кешедә күкрәк куышлыгында урнашып, кан әйләнешен тәэмин итэ торган мускуллы, капчык сыман үзәк органы.

Йөрәгем авыртып китте әле, бераз ятып торыйм. (http:// www. vkontakte.ru)

  1. Кешенең эчке дөньясы, хис-тойгылары, эчке сыйфаты.

Шул әшәкелекләрне күрәсең дә, йөрәк сызлана башлый. (http:// www.matbugat.ru /)

  1. Намус, вөҗдан.

Кешеләрнең дә сүзләренә колак сал, ләкин йөрәгең кушканча эшлә. (http:// www. vkontakte.ru)

Күңел

  1. Кешенең эчке, рухи дөньясы; аның хис-тойгылары.

Күңелемдә мәктәп еллары хатирәләре әле дә саклана. (http:// www.matbugat.ru /)

  1. Кешенең кичерешләре, хисләре, тойгылары чыганагы.

Күңелеңә якын алма, сабыр итәргә тырыш. (http:// www. vkontakte.ru)

  1. Фикер, уй.

Тыныч йокла, дустым, син безнең күңелләрдә мәңге сакланырсың. (http:// www. vkontakte.ru)

  1. Сиземләү сәләте.

Күңелем сизгән иде аны шулай буласын. (http:// www. vkontakte.ru)

Яңа

  1. Хәзер генә эшләнгән, бик аз файдаланылган яки бер дә, бөтенләй файдаланылмаган.

Безнең яндагы магазинга яңа күлмәкләр кайткан, кереп чыкмыйбызмы? (http: // www. vkontakte. ru)

  1. Яхшы ук таныш булмаган, аз белгән, әлегә кадәр бик үк билгеле булмаган.

Теге, сиңа әйткән яңа танышым, врач булып чыкты бит әле. (http:// www. vkontakte.ru)

Күпмәгънәле сүзләр арасында һәрвакыт нинди дә булса мәгънә уртаклыгы (төсе, урыны, билгесе, вазифасы һәм башка яктан) була. Мәсәлән, төш сүзенең мәгънә уртаклыгын карыйк.

1) Төш вакытында берәр сәгать ятып тор. (http:// www. vkontakte.ru)

2) Галимнәр, Җир уртасында төш бар, дип уйлыйлар. (http:// www. vkontakte.ru)

3) Чия ашаганда, төшләрен җыеп бар. (http:// www. vkontakte.ru)

Өч җөмләдә дә төш сүзе “үзәк” дигәнне аңлата. Беренче җөмләдә - көн уртасы, икенчесендә урта бер җирдә икәнен аңлата, өченче җөмләдә дә әйбернең эчендә, уртасында мәгънәсендә килә.

Мисаллардан күренгәнчә, Интернет-аралашуда сүзләрнең күпмәгънәлелеге киң таралган күренеш булып тора. Шуны әйтергә кирәк, без әлеге сүзләрнең берничә мәгънәләрен генә карадык, аларны дәвам итәргә дә мөмкин булыр иде.

Күпмәгънәле сүзләрнең төрләре:

  • метафора,

  • метонимия,

  • синекдоха.

Бер сүздәге билге-атаманың охшашлык нигезендә икенче сүзгә күчеше метафора дип атала. Билге күчкән сүз төп сүз кебек үк атала башлый. Метафора грек теленнән “күчеш” дип тәрҗемә ителә. [Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге 2013: 247]

Мисаллар:

  1. Кунакка кил, бик тәмле алма сатып алдым. – Бүләгемне югалтма, күз алмасы кебек сакла. Бу җөмләләрдә алма сүзе форма ягыннан охшашлыкны аңлата.

  2. Егетем алтын беләзек бүләк итте. – Алтын көз турында сочинение язасым бар. Ике җөмләдә дә алтын сүзе эчке охшашлык белән уртак.

Метонимия (грек теленнән “күчереп атау” дип тәрҗемә ителә) – образлы сөйләмдә бер сүзне икенчесе белән алыштыру. [Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге 2013: 247] Мисаллар:

  1. Авыл гөҗли: Президент килә икән. Авыл сүзе күпмәгънәдә кулланылган – яшьләрме, картлармы, җирле хакимиятме гөҗли, билгеле түгел.

  2. Селкенә дә алмый ятам әле: ике тәлинкә ашалым, өч чынаяк эчтем. Шуның кадәр ризыкнымы, савыт-сабанымы ашаган – билгеле түгел.

  3. Безнең мәктәп зур уңышка иреште. Бинамы, укучылармы, укытучылармы – төгәл әйтелмәгән.

Әйбернең үзе урынына аның бер өлешен, йә, киресенчә, өлеше урынына үзен атап сурәтләүне синекдоха (грек теленнән “Сүзгә-сүз күчереп алу”) дип атыйлар. [Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге 2013: 321] Бер кызыклы мисал: “Миңа бүген Борын очрады”. Борын сүзен аерым кулланганда, без ис сизү, сулыш алу әгъзасын гына күзаллыйбыз. Күргәнебезчә, җөмлә эчендә, борын дип, күчерелмә мәгънәдә һәм шартлы рәвештә, кешенең үзен дә атап була икән. Бу күренеш сурәт тудыру максатында эшләнә. Мәгънәнең шул рәвешле күчерелүеннән күпмәгънәле сүзләр барлыкка килә. Синекдоханы метонимиянең бер төре дип санаучылар да бар.

Интернет-аралашу телендә алынмалар

Тикшеренүдән күренгәнчә, Интернет-аралашу телендә алынмалар күп кулланыла, дигән нәтиҗәгә килдек.

Телебезнең сүзлек составы, лексик-семантик нормалары еш кына кирәксезгә рус теле сүзләре кулланылу аркасында да бозыла. Гади сөйләм телендә һәм хәтта әдәби телдә дә, татар теленең тиешле төшенчәне белдерерлек үз сүзләре яки телдә алар кебек үк үзләштерелгән гарәп һәм фарсы алынмалары була торып та, рус сүзләрен кушып сөйләү һәм язу очраклары шактый күп. Мондый күренеш Интернет – аралашуда да еш күзәтелә. Шуны әйтергә кирәк, бу очракта алынма сүзләрне куллануның төп принцибы бозыла. Бу принцип исә шуннан гыйбарәт: туган телнең тиешле төшенчәне белдерә алырлык үз сүзлек хәзинәсе яки үз лексик байлыгыннан яңа сүз ясау мөмкинлеге булганда, чит тел сүзләре кулланылырга тиеш түгел. [Юсупов Р. А. 2008: 78]

Алда зур бурыч – татар телен саклау һәм үстерү бурычы торган хәзерге чорда, уйлап-нитеп тормыйча, телебезгә бөтенләй кирәксезгә рус теленнән йөзләрчә сүзләр кертү дөрес эш түгел, әлбәттә.

Киң кулланылыштагы татар сүзләре була торып та, рус сүзләреннән файдалану хәлләрен күреп, гаҗәпләнергә туры килә. Чөнки татар һәм рус халкы борын-борыннан аралашып яшәү нәтиҗәсендә бер-берсеннән күп сүзләр алганнар. Сөйләм теле аша кергән сүзләр шул телнең фонетик закончалыкларына буйсынып, төрле аваз үзгәрешләре кичергәннәр. Урынсыз рус сүзләрен куллану күренеше Интернет-аралашуда аеруча күп. [Юсупов Р. А. 2008: 78] Мисалларда карап китик:

Алар турында февраль номерында язып чыкканнар иде. (http:// www.matbugat.ru /) (дөресе - саны).

Бу профессияне сайлаганга бер дә үкенмим мин. (http:// www.matbugat.ru /) (дөресе - һөнәр).

Бик яхшы специалистлар бар бит, шуларга әйтеп кара. (http:// www.matbugat.ru /) (дөресе – белгечләр).

Татар телендә алынма сүзләр бик күп. Аларның үзгәрешләр кичереп һәм үзгәрмичә, әзер килеш алынганнары да бар. Мәсәлән: борщ, щи, циркуль, галстук, цех, жанр һәм башкалар. Болар бернинди үзгәреш кичермәгән алынма сүзләр. Алынма сүзләрнең кулланылыш активлыгы үзгәреп тора. Мәсәлән: класс – сыйныф; студент – талип, талибә; врач – табиб һ.б.

Аралашу һәм әдәби тел буенча төрле фикерләр йөри. Мәсәлән, Е.А Земская, Ю.М.Скребнев һ.б. бу ике телне капма-каршы итеп санаса, О.А. Лаптева аралашу телен әдәби телнең бер төре итеп карый, Г.Г.Инфантова, гомумән, аерым үзенчәлекле стиль, дип атый. Шулай итеп, бу зур бәхәсләр тудыра.

Г.А.Трофимованың фикере белән килешмичә мөмкин түгел. Ул төрле сайтларда һәм чатларда орфографик, пунктуацион һәм стилистик хаталарның күзгә ташлануын билгеләп китә. Бу күренеш чатларда аралашу вакытында гадәтигә әверелә башлады. Аралашканда, жаргоннар, чит ил сүзләрен куллану очраклары да күзәтелә. “Пипл, джоб, диа, ай лав ю, хай” кебек сүзләр еш кулланыла. [А.С.Биккулов. Интернет как средство массовой коммуникации // http://www.dissercat.com]

Мәсәлән:“Хай, пипл, ничек хәлләрегез?” (www.bulmas.ru)

Кеше үз туган телендә матур, төзек һәм анык итеп сөйләшә, аралаша белергә, телебездә теге яки бу төшенчәне белдерергә сүзләр булмаганда гына, алынма сүзләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Интернет-аралашу телендә жаргон һәм диалектизмнар

Интернетта аралашканда, жаргоннар һәм диалектизмнарны куллану очраклары еш күзәтелә. Жаргон (француз теленнән кергән) сүзләр дип билгеле бер иҗтимагый шарт, һөнәр-көнкүреш катламы кешеләре арасында үзенең атамасы була торып та, шартлы рәвештә башкача аталган сүзләргә әйтәләр. Аларны һәркем аңлап-белеп бетермәсә дә, жаргон сүзләр яшерен сүзләр түгел. [Галимов И. Р. 2001: 72]

Мәсәлән: Бүген стипа күчкән бит әле. (стипендияне “стипа”диләр).(http:// www. vkontakte.ru).

Иртәгә җыелыш була. Училка шулай диде (укытучыны “училка” диләр ). (http:// www. vkontakte.ru)

Эш күп, диссер язам. (диссертация – “диссер”). (http:// www. vkontakte.ru).

Препод чирли, шуңа иртәгә пара булмый. (“препод” – укытучы).(http:// www. vkontakte.ru).

Ул бит атаклы геймер. (“геймер” – күп уеннар уйнарга яратучы кеше). (http:// www. vkontakte.ru).

Мин попса тыңларга яратам. (“попса” – бүгенге көндә популяр булган җыр). (http:// www. vkontakte.ru).

Сәлам! Бүген баскетка барасыңмы? (“баскет” - баскетбол). (http:// www. vkontakte.ru).

Яшьләр өчен жаргоннар куллану - үз-үзләрен раслау, аерым бер компания кешесе икәнен күрсәтү билгесе. Аерым бер жаргон куллану сөйләшү темасын чикли. Әңгәмә, кагыйдә буларак, тар даирә эчендәге кешеләргә генә кызык була. Жаргонның диалекттан аермасы булып, официаль булмаган аралашуда кулланылышы тора. Жаргоннарны хәзерге вакытка өч юнәлештә карап була: һөнәрчелек арасында, яшьләр арасында, закон бозучы җинаятьчеләр теле буларак.

Жаргоннарны төрле төркемнәргә каравыннан чыгып, тагын берничә төргә бүлеп карарга була:

  • һөнәрчелек буенча сүзләр;

  • хәрби (мәсәлән, “дух”, “дед”);

  • журналистлар теле;

  • компьютер теле (“винда” – Windows системасы, “сервак” – система, “клава” – клавиатура, “юзер” – кулланучы, “хакер” – программаны бозучы, җимерүче);

  • радиосөючеләр теле;

  • наркоманнар сленгы;

  • футбол сөючеләр теле;

  • яшьләр теле (“историчка” – тарих укытучысы, “классуха” – класс җитәкчесе, “домашка” – өй эше, “шпора” – шпаргалка, “физра” - физкультура );

  • закон бозучылар (“труба” – кәрәзле телефон, “малява” – хат, “ксива” – паспорт, “кресты” – төрмә, “нет воздуха” – акча бетте, “нема базару” – башка сораулар юк). [М.Батырханова.// http://fb.ru]

Хәзерге телдә жаргоннар җәмгыятьнең төрле катламнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында, кинофильмнарда, хәтта әдәбиятта да, киң таралыш алдылар. Аларны куллануны тыюның мәгънәсе дә, нәтиҗәсе дә юк. Ләкин дөрес итеп сөйләшә белүне тәрбияләү мөһим.

Телдә әдәби сүзләрдән тыш, теге яки бу төбәктә кулланыла торган сүзләр дә бар. Аларны диалекталь сүзләр, икенче төрле, җирле сөйләм сүзләр, диләр. Диалект – ул билгеле бер телнең территориаль, профессиональ яки социаль уртаклык белән бәйләнгән, даими һәм турыдан-туры аралашып яшәүче теге яки бу дәрәҗәдә чикләнгән кешеләр тарафыннан кулланыла торган аерым бер төре. Әйтергә кирәк, диалект, гомумхалык теле кебек үк төп сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенә генә хас үзенчәлекләрне эченә алган телнең төрен (вариантын) аңлата. [Галимов И. Р.2001: 72] Диалектизмнарның кулланылышына мисаллар китерик:

Мин авыртам әле, бүген килә алмам. (“авыртам” - авырыйм)(http:// www. vkontakte.ru).

Ярар, хәзер кайтам дагын кире киләм. (http:// www. vkontakte.ru).

Кияүгә чыкмак келим бит әле. (“чыкмак келим” – чыгарга телим) (http:// www. vkontakte.ru).

Әйдә бидрәләрне ал да су буена төш. (“бидрә” - чиләк) (http:// www. vkontakte.ru).

Бәй, барасың килгәч, бар. (http:// www. vkontakte.ru).

Бар йокла, апаем, соң инде. (“апаем” – сеңлем, энем) (http:// www. vkontakte.ru).

Ура! Без матчы алдык. (“матчы” - мәче) (http:// www. vkontakte.ru).

Бүген җафрак җыярга бардык, ардым. (“җафрак” - яфрак). (http:// www. vkontakte.ru).

Чәй эчәргә кер, кимак пешердем. (“кимак” - коймак). (http:// www. vkontakte.ru).

Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Интернет-аралашуны лексик аспекттан өйрәнү бүгенге көндә татар телендә барган үзгәрешләрне турыдан-туры күзәтергә мөмкинлек тудыра. Интернет аралашуда бер нинди чикләүләр дә юк. Анда аралашыр өчен, синең нинди милләт вәкиле булуың мөһим түгел. Шуңа күрә дә чатлардагы һәм форумнардагы әңгәмәләрдә күпләп кенә алынма, төрле диалектка караган сүзләр шактый гына чагылыш таба. Мисаллардан күренгәнчә, саф татар телендә аралашу кимүгә таба бара. Бу алынмаларның, жаргон һәм диалектизмнарның телдә актив булуы белән аңлатыла. Күп очракта телдәге, аралашудагы үзгәрешләр җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белән дә бәйле. Киләчәктә бу юнәлештә фәнни тикшеренүләрне дәвам итү татар теле белеменең перспектив юнәлешләренең берсе булып санала.

Интернет-аралашу телендә акронимнар

Виртуаль багланыш процессында лексик кыскартулар, ягъни аббревиатуралар яки акронимнар очрый.

Аббревиатура (итальянчадан тәрҗемә иткәндә, “кыскарту” дигәнне аңлата) – сүзтезмә яки тулы бер сүз урынына кулланыла торган сүзләр яки сүзләр төркеменең кыскартылган формасы. Моңа ачык мисал, World Wide Web (“Дөньякүләм пәрәвез”) кыскартып WWW, дип кенә йөртелә. Аббревиатуралар ярдәмендә мәгълүмат барып җитү тизләтелә. Аббревиатураларны өч төргә бүлеп карап була:

  • хәрефле - бу төре сүзтезмәгә кергән сүзләрнең баш хәрефләреннән тора;

  • авазлы - сүзләрнең баш авазларыннан тора;

  • хәрефле-авазлы – сүзтезмәгә керүче сүзләрнең я баш хәрефләреннән, я баш авазларыннан ясала. [Н.А.Перкина. Языковые особенности Интернет-общения // http://www.bibliofond.ru]

Анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, төркемнәр телендә еш очрый торган кыскартулар булып, “оч”, “спс”, “ок”, “кзн”, “мда” һәм башкалар тора. Шуны билгеләп үтү урынлы булыр: бу кыскартылган сүзләрне куллану вакытны экономияләргә ярдәм итә һәм, аралашканда, комментарийларның кыскалыгын тәэмин итә.

Акронимнар – аеруча кызыксыну уята торган аббревиатуралар төре. Бүгенге көндә нәкъ менә алар еш кулланыла. Акроним сүзе грекчадан “югары исем” дигәнне аңлата. Чыгыш сүзтезмәләрдәге сүзләрнең баш хәрефләреннән ясалган аббревиатура, ул хәрефләп түгел, ә тулы бер сүз буларак укыла.

ББ – бай-бай – саубул дигәнне аңлата,

LOL – кычкырып көлү.

Мәгънәләре һәм башкара торган функцияләре буенча акронимнар түбәндәге төрләргә бүленәләр:

  • үз фикереңне белдерү;

  • хис-тойгыларны белдерү: вау;

  • исәнләшү яки саубуллашу: ББ, чау, хай;

  • компьютер терминологиясе: комп, ноут;

  • электрон язышу. [Н.А.Перкина. Языковые особенности Интернет-общения // http://www.bibliofond.ru]

Интернет-сленгка яшьләр мөнәсәбәтен тикшерү буенча сораштыру нәтиҗәләре (процентларда) [А.В.Куликова. Особенности Интернет-коммуникации // http://www.hse.ru]:

Интернет-сленгын куллану – ул...

Риза

Әйтергә авырыксынам

Риза түгел

һәркемнең шәхси эше

71

1

28

интеллектуаль аң дәрәҗәсенең түбән булуы

66

21

13

яхшы, ләкин Интернет кысаларында гына

64

12

24

төрле социаль төркемнәр арасында өстәмә тел киртәсе

56

4

40

вакытны экономияләүнең яхшы чарасы

54

33

13

туган телне таркатуга бер адым

45

17

38

башка аралашучылар белән якынаю өчен уңайлы чара

32

4

64

Шулай итеп, яңа сөйләм теле барлыкка килү күзәтелә һәм бу яшерен рәвештә түгел, ә Интернет төркемнәр әгъзаларының максатчан эшләве нәтиҗәсе дип әйтергә була. Шунысы аянычлы: бу тел Интернет кысаларында язмача гына түгел, ә сөйләм телендә дә гадәтигә әйләнеп бара.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]