- •Казан (идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
- •Интернет аралашуда лингвистик һәм паралингвистик чараларның кулланылышы
- •Беренче бүлек интернет-аралашу телен өйрәнүнең теоретик аспектлары
- •Икенче бүлек интернет-аралашуда лингвистик чаралар: лексик аспект
- •Өченче бүлек интернет-аралашуда паралингвистик чараларның кулланылышы
- •3.1 Эмотиконнарның барлыкка килү тарихы
- •3.2 Эмотиконнарны төркемләү
- •Кулланылган әдәбият исемлеге
- •Чыганаклар
- •Интернет аралашуда кулланыла торган эмотиконнар исемлеге
Казан (идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ҺӘМ
МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР БҮЛЕГЕ
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ УКЫТУ МЕТОДИКАСЫ КАФЕДРАСЫ
Белгечлек: 031001 - Филология. Татар теле һәм әдәбияты
ЧЫГАРЫЛЫШ КВАЛИФИКАЦИЯ ЭШЕ
Интернет аралашуда лингвистик һәм паралингвистик чараларның кулланылышы
Эш төгәлләнде:
“___”_____________ 2015 ел _____________________ Л.И. Сабирова
Эш яклауга тәкъдим ителде:
Фәнни җитәкче
филология фәннәре кандидаты, доцент
“___”_____________ 2015 ел ________________ Г.Ф.Гайнуллина
Кафедра мөдире
филология фәннәре докторы, профессор “___”_____________ 2015 ел _________________ Г.Р. Галиуллина
Казань 2015
ЭЧТӘЛЕК
Кереш..........................................................................................................3-7
Беренче бүлек. Фәнни әдәбиятта Интернет-аралашу телен өйрәнүнең теоретик аспектлары............................................................8-20
Икенче бүлек. Интернет-аралашуда лингвистик чаралар: лексик аспект................................................................................................................23-24
Өченче бүлек. Интернет-аралашуда паралингвистик чаралар кулланылышы.........................................................................................41-45
3.1 Эмотиконнарның барлыкка килү тарихы......................................46-47
3.2 Эмотиконнарны төркемләү.............................................................48-52
Йомгак....................................................................................................53-57
Кулланылган әдәбият исемлеге........................................................58-61
Кушымта 1.............................................................................................62-66
Кушымта 2.....................................................................................................
Кушымта 3......................................................................................................
КЕРЕШ
Интернет (Internet – inter + net – челтәрләр берләшүе) – миллионлаган компьютерны бер мәгълүмат оясына туплаган дөньякүләм компьютер челтәре. Интернет фәнни, эшлекле, мавыктыргыч һәм үзеңә кирәкле мәгълүматны иркен рәвештә ала алу һәм тарату мөмкинлекләрен бирә. Глобаль челтәр дөньяның барлык төр фәнни һәм хөкүмәт оешмаларын, университетларын һәм бизнес-үзәкләрен, мәгълүмати нәшриятләрен һәм агентлыкларын берләштерә, моның белән ул мәгълүмат саклауның иң зур чыганагы да булып тора. Шушы ике зур әһәмиятле үзлекләргә ия булуы белән дә ул популяр.
1969 ел Интернетның барлыкка килгән елы дип исәпләнә. 1976 елда Винтон Серф ТСР/IP мәгълүматлар тапшыру универсаль беркетмәсен эшкәртә. IP исеме челтәрара беркетмә дигәнне аңлаткан. Ул челтәрара коммуникацияләр өчен стандартка әверелгән, ә аны куллана торган челтәрләр Интернет челтәрләре дип атала башлаганнар. 80 нче елларда Интернетны күбрәк төрле белгечләр файдаланганнар. Челтәр буенча электрон почта җибәрелгән, фәнни үзәкләр белән университетлар арасында конференцияләр оештырылган. Елдан-ел яңа мөмкинлекләр ачыла барган. Бернерс-Ли үзенең WWW – World Wide Web проектын “Дөньякүләм пәрәвез” дип атаган. [C.Гришин // http://encyclopaedia.biga.ru]
Америка галимнәре Ванневар Буш һәм Теодор Нельсон кешенең фикерләү эшчәнлеген автоматлаштыру ысулларын эзләгәннәр. Алар халыкның кирәкле мәгълүматны эзләү һәм кабул итү хезмәтен җиңеләйтергә теләгәннәр. Буш мәгълүматлар картотекасында бәйләнеш булдыра торган берничә гипотетик җайланма уйлап тапкан, ә Нельсон “документлаштырылган бөтенгаләм” теориясен эшкәрткән. Аның фикеренчә, кешелек дөньясы тарафыннан тупланган барлык белем миллиардлаган кисешкән сылтамага (искәрмә) нигезләнгән бердәм мәгълүматлар системасын тәшкил итә. Бу галимнәрнең ачышлары күбрәк фәлсәфи характерга ия, ләкин менә шуларның фикере без бүгенге көндә гипертекст дип атаучы нәрсәнең нигезе булып тора.
1992 елда Иллиноя университеты хезмәткәре Марк Андрсен тарафыннан эшкәртелгән «Мозаика» (Mosaic) график браузеры барлыкка килгәч кенә, Интернет чын мәгънәсендә популярлаша башлаган. Бу вакытка челтәрләрнең үткәрү сәләте арткан, төсле рәсемнәр, фотографияләр җибәрү мөмкинлекләре барлыкка килгән. Интернеттан фәнни генә түгел, ә төрле мавыктыргыч мәгълүмат та ала алу мөмкинлекләре ачылган. Интернет челтәрен кулланучыларның саны һәм белешмәләр күләме көннән-көн кискен темплар белән үскән.
Теманың актуальлеге. Хезмәтнең актуальлеге хәзерге заманда Интернет-аралашуның популярлык казануы белән аңлатыла. Әлеге күренешләрне өйрәнү бүгенге көндә мөһим һәм зарур. Интернет, аерым коммуникатив даирә һәм телнең моңа кадәр тормышка ашырылмаган өлкәсе буларак, яңа төр аралашу чаралары, тел кагыйдәләре стереотипларын, телнең яңа формаларын, үзенчәлекләрен алып килде.
Виртуаль дөньяда хәл-әхвәл белешү, яшьлек истәлекләрен яңарту – бүгенге көндә гадәти хәл. Виртуаль элемтә виртуаль аралашу мөмкинлеге барлыкка килүгә сәбәпче булды. Күпсанлы чатлар, төрледән-төрле программалар, шәхси көндәлекләр һ.б. – болар барысы да яшьләрнең төп аралашу алымнары. Алардан йөзләгән мең кеше файдалана, һәм бу даими күренешкә әверелде. Күп кеше Интернет челтәре аша үзенә фикердәш, дус яки партнер эзли. Соңгы вакытларда Интернет-аралашуның үзенең теле дә барлыкка килә башлады. Бу төр аралашу үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия. Интернет эчендә икенче яңа дөнья барлыкка килүе, үз чиратында, әлбәттә, телне төрле үзгәрешләргә дучар итә. Тел бозыла, кеше сүзләрне үзгәртеп яза, кагыйдәләргә буйсынмый, ягъни Интернетта тулаем сүз иреге хакимлек итә. Бу күренеш Интернет-аралашу телен барлыкка китерә.[С.А.Лысенко, 2010: 13]
Безнең чыгарылыш квалификация эшебезнең темасы – “Интернет-аралашуда лингвистик һәм паралингвистик чараларның кулланылышы”.
Хезмәтнең максаты – Интернет аралашуда лингвистик һәм паралингвистик чараларның кулланылыш үзенчәлекләрен системалы тикшерү.
Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:
♦фәнни әдәбиятта Интернет-аралашу үзенчәлекләренең өйрәнелү торышын анализлау;
♦Интернет-аралашу телендә алынмаларның, жаргон һәм диалектизмнарның кулланылыш үзенчәлекләрен ачыклау;
♦ Интернет-аралашуда эмотиконнар, жестлар кулланылышын тикшерү;
♦Интернет-аралашуда сүзләрнең күпмәгънәлелеген тикшерү;
Чыгарылыш квалификациясен язу барышында тасвирлама һәм санау методлары кулланылды.
Мәсьәләнең өйрәнелү торышына килгәндә, Интернет-аралашу һәм аның телен Рәсәй һәм чит ил галимнәре тарафыннан бу өлкә шактый гына яктыртылган. Шулай ук иҗтимагый әдәбиятта да әлеге юнәлешкә кагылышлы мәгълүматлар тупланган. Интернет коммуникация мәсьәләсен тикшерүдә үз өлешен керткән галимнәр, фән эшлеклеләре арасында Е.Л.Вартанова, И.И.Засурский, Э.В.Багиров һ.б. бар. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: хәзерге вакытта Интернетның гомум характерын, ягъни мәгълүмати һәм коммуникацион функцияләрен тулысынча ачып бирә торган берничә хезмәт кенә бар. Бу хезмәтләр дә фәнни-популяр стильгә якынайтылып язылган. Татар телендә Интернет-аралашу телен тикшергән хезмәтләр бүгенге көндә бик аз. Бу үз чиратында сайланган теманың фәнни яңалыгын да билгели.
Эшебезнең әһәмияте. Компьютер технологияләре барлыкка килү фән үсешенә дә зур тәэсир ясый. Компьютер барлыкка килгән беренче вакытларда ул хисаплауны тизләтү өчен кулланылса, 10-20 елдан соң ул шактый гына эшчәнлек төрләрен башкару өчен әһәмиятле шарт булып тора. Ул мәгълүмат эшкәртү һәм тапшыру тизлеге, үзләштерү, куллану уңайлылыгы компьютерны аралашу чарасы буларак таныта.
Телефон, телеграф, почта аралашуда булган ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерә кебек булса да, аларга Интернет кебек тизлек, уңайлылык һәм җиңеллек хас түгел. Халыкта сайлау мөмкинлеге бар: алар традицион элемтә чараларын да куллана алалар, әмма бу очракта Интернет мөмкинлек биргән югары нәтиҗәләргә ирешә алмыйлар һәм вакытны артыграк сарыф итәләр.
Хезмәтнең фәнни-методологик нигезен Н.А.Перкина, А.С.Биккулов, С.Гришин һәм башка галимнәрнең хезмәтләре тәшкил итте.
Чыганак буларак татарча чатлар кулланылды, шулай ук иҗтимагый челтәрләргә дә мөрәҗәгать иттек.
Апробация. Тема буенча 4 конференциядә – “Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү” халыкара форумы, Хаков укулары-2011, 2 тапкыр студентларның йомгаклау конференциясендә) чыгыш ясалды, 2 мәкалә басылып чыкты.
Хезмәтнең төзелеше кереш, 3 бүлек һәм бүлекчәләр, йомгак, чыганаклар, фәнни-теоретик әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан гыйбарәт. Керештә эшнең актуальлеген, максат һәм бурычларын билгеләдек. Беренче бүлек нәзари характерда, биредә фәнни әдәбиятта Интернет-аралашу теленең өйрәнелү торышы каралды. Икенче бүлектә лексик аспект, өченче бүлектә паралингвистик чаралар тикшерелде. Йомгакта төп нәтиҗәләр китерелде. Кушымтада знак төре булган эмотиконнар урнаштырылды.
