Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
дббият.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
4 Мб
Скачать
☆

3. Һ. Салихов “Дөрелл кәлам” һ.Б., “Тәндә җаным” шигырен аңлатырга.

Һ. Салиховның башлангыч иҗаты 10 нчы еллар ахырына туры килә. «Төхфәтел-әүлад» китабы — шул чор иҗатының җимеше. Әсәр фәнни мәгълүматны шигъри сүз белән аңлату рәвешендә язылган.

«Дөррел-кәлям» («Сүз энҗеләре», 1856 елда басылган) дигән китапның да авторы Һ. Салихов дигән караш бар. Бу китапның аерым мотивларына аваздаш фикерләр шагыйрьнең «Мәҗмәгыл-әдәб» («Әдәп турындагы җыентык») китабында очрый. Әмма

Күрмәдеңме шул әхба-дусларың?

Аерылдылар сәндән ул күреклеләрең, —

кебек поэтик чатаклыклар сагайта да. Мәдәниятебез тарихын яхшы белгән Хөсәен Әмирхановның, бу китап авторы Уфа өязе Әхмәт авылында яшәгән Һибәтулла Нигъмәтулла улы, дип күрсәтүе игътибарга лаек.

«Җәһаннан кичте һәб шәйхем» дип, автор әсәргә мәрсия төсмере бирә. Әмма әсәрнең мәрсия жанрында булуына басым ясамый. Өч-дүрт бәеттә рухи җитәкчесенә («пир»гә) мактау сүзләре әйтә дә, заманны сурәтләүгә күчә.Заман «галимнәрен» фаш итү — бу әсәрнең төп пафосы. Халык арасындагы начарлыклар өчен шул «галим»нәр җаваплы дип, автор «төлке туклылар» темасын үстерә. Алар гади халыкны начар эшләрдән тыярга («нәһи мөнкәр»), яхшылыкка .өйрәтергә («әмре мәгъруф») тиешләр, ди. Соңыннан, «Мәҗмәгыл-әдәб» әсәрендә, ул бу «әмре мәгъруф», «нәһи мөнкәр» темасын социаль программа югарылыгына күтәрә, үзенең төп гуманистик принциплары итә.

Шигырьдә икенче үзәк фикер — кешене ихтирам итү. Шагыйрь гади кешене «эт», «хайван», «хәсис» кебек начар сүзләр белән рәнҗетүче муллаларны да, халыкның мәхәббәтен югалтмыйм дип (юкса, гошер бирмәсләр, ашка чакырмаслар, эшемә килмәсләр дип), кешеләрдәге начарлыкларга күз йомучы, халыкны яхшылыкка өйрәтмәүче, үз мәнфәгате белән мәшгуль «галим»нәрне дә фаш итә.

“Дөррел-Кәлам” аннас соң да, 1917 нче елгы революөиягә кадәр еш чыккан китапларның берсе булып тора. Аларны Казан өясе Түбән Курса авылыннанхаҗи Шәмсетдин бине Хөсәен варислары һәм ширкәтле нашир итә, сабын заводлары хуҗалары Мусиннар б/н бастырып чыгаралар.

Бу китапка “Дөрелл-Кәлам” дип исем бирелү факты кызыклы. Тәрҗемә итсәк, ул “Кәлам энҗесе” дигән мәгнәдә туры килә, димәк, “Гакаид гыйлеме”нә, ягни “Иман шартына” багышланган әсәр икәнлеге беленә.

Бу китапта, тышлыгындагы мәглүматыннан аңлашылганча гына исәпсәк тә өч әсәр урнаштырылган. 1)Дөррел-Кәлам, 2)Фәйзелбариның шигри тезмәсе, 3)Фәттахетдин Болгари мәрсиясе, 4)Хәсан Пашати мәрсиясы – дип аталганнар.

Күп мәртәбәләр басылган, 1905 ел революциясенә кадәр тынгысыз шәкертләр гимны булып саналган «Тәндә җаным» шигыре Һ. Салихов иҗатында аерым урын алып тора. Бу әсәрдә дә мәрсияләрдәге һәм «Мәҗмәгыл-әдәб»тәге мотивлар һәм идеяләр кабатлана: наданлык, томаналык, шәхси мәнфәгатьне генә кайгырту — барысы да түбәнлек; чын кешегә иң кирәк нәрсә — «мәҗлесе гыйрфан» — мәгърифәт мәҗлесе. Димәк, әсәрнең «Мәҗмәгыл-әдәб» белән бер вакыттарак язылган булуы ихтимал. Бу лирик шигырьдә дә җитди фикер, хис-кичерешләр чынлыгы, шигырь төгәллеге һәм поэтик бизәклелек күзгә бәрелеп тора. Шул үзенчәлекләре аны чын сәнгать әсәре, заман авазы, шәкерт фольклоры иткән.

4. ГОМӘР МӘХӘММӘД УЛЫ

Бүгенге көнгә кадәр әдәбиятчылар игътибарыннан читтә калып килгән ГМ иҗаты 19 нчы йөзнең 30 еллары татар әдәбияты тарихында аерым бер урын алып тора. Ул – буржуаз прогресс идеалларын чагылдырган шагыйрьләрнең берсе. Гасыр башыннан бирле оппозицион әдәбиятта кискен кире кагылган мәрхәмәтсез патша, мөфти, түрә образларын ул тенденциоз рәвештә алга чыгара. Шуның белән бнргә аның әсәрләре аша бик күп яңа, дөньяви күренешләр, төшенчәләр татар поэзиясенә килеп керә.

ГМ замандашлары Ә. Каргалый, Һ. салихов кебек, Каргалыда тәрбияләнгән шагыйрь. Моны ул “Сәфәрнамәи шаһзадә Александр” (1837) әсәрендә әйтеп үтә. Аның биографиясе турында башка мәгълүматлар әлегә юк.”Тәзкирәи мөфти Габдессәлам” (1154 юл, 1837) һәм “Сәфәрнамәи шаһзадә Александр” (1878 юл, 1837) әсәрләре генә сакланып калган.

“Тәзкирәи мөфти Габдессәлам” “тәзкирә” (истәлек, искә алу) жанрында язылган Габдессәлам мөфти биографиясенә бәйле рәвештә, берничә вакыйга искә алына. Г Оренбургка мулла итеп чакырыла. Шәһәрдә мәчет салу кирәк булгач, Г Алладан патша күңеленә шуны җиткерүен сорый һәм патша казна хисабыннан мәчет салырга боерык итә. Укалы, ефәк киемле байларның мәчет ачу җыелышын автор җентекләп сурәтли, Гга патшадан килгән бүләкләрне саный, патшага хезмәт итүнең файдасы турында тасвирлый. Озакламый Алесандр 1 Оренбургка килә. аны каршылау уңае белән шәһәрне җыештыру, төзекләндерү кебек детальләрне автор читтә калдырмый.

Александр 1 Оренбургта 4 көн була. Гны да кабул итә. Патша белән очрашканда Гга үзен ничек тотарга кирәклеген өйрәтүләрен дә сөйли автор.

Патша Петербургка кайткач, “духовный министр” мөфтилеккә Гны кую турындагы приказга Таганрогта кул куя. Патша шунда үлеп тә китә. Шул уңай белән автор дөньяның фанилыгына зарланып ала.

Оренбург губернаторы кеше җибәреп, указны Гга күрсәтә, аны тәбрикли. Мөфтилекне дәгъва иткән башка укымышлылырны шагырь каты тәнкыйтьли, аларны үзләрен генә яратучы тәкәбберләр, акчага дәрәҗә сатып алырга йөрүчеләр итеп яза.

Шагырь тирәлектә гаеп күрүне, башкаларны тәнкыйтьләүне, инкяр итүне кешенең эчке бозыклыгының чагылышы дип аңлата. Автор фикеренчә, сәлә, уңыш (бәхет) – Алла бүләге һәм ул кешегә яратылган вакытында ук каралган.

Г – Алла тарафыннан билгеләнгән, сайланылган юлбашчы. Ул мөфти булып Уфага китә. Шагыйрь андагы тәбрикләүләрне, ант итүләрне сурәтли.

Берничә ел үтә. Г, Уфада мәчет салырга ярдәм итүләрен сорап, төрле яклардагы татар байларына мөрәҗәгать итә оры авлы (Арча районы) бае Габделмөим (Туктамышов-Хуҗасәетов) мәчет салырга акча бирә. Шуннан соң мәчетнең архитектурасы , бизәлүе турында сүз бара. Автор мөфтине белемле итеп күрсәтә. Мөфти махсус фәннәр өйрәнмәгән булса да, ул архитектура өлкәсендә сәләтлелек күрсәтә һәм мәчет ул тәкъдим иткән рәвештә эшләнә. Автор мәчет ачылу тантасы турында яза.

Шагырь кабат Оренбург хәлләренә күчә: монда да мәчет ачылу тантанасына Г чакырыла. Җәй башында ул Оренбургка китә. Монда пейзаж бирелә: автор ун бәеттә “җәннәт” кебек даланың чәччәкле вакытын тасвирлый. Туган илнең күңелгә якынлыгын ача. Губерна башлыгының мөфтине купшы сүзләр бн каршы алуын, губернатор шатлыгының сәбәпләрен аңлата: шул көнне Бохара, Үргәнеч сәүдәгәрдәренең кәрваннары килергә тиеш була. Губернатор мөфти ярдәмендә Казахстан, Урта Азия халыкларына һәм дәүләтләренә йогынтысын көчәйтергә уйлый. Кәрван килү, аны каршылау күренешләрен, кичерешләрне автор шулай ук күрсәтә.

Александр 1 урынына Николай 1 утыра. Ул да мөфтигә кыйммәтле тун бүләк итә һәм зәңгәр тасмалы медаль бирә.

Әсәр Аллага сагыну, авторның үзенә һәм мөфтигә изге теләкләр сүзләре бн тәмамлана. Соңгы 3 бәеттә бу әсәрнең Габдессәлам мөфти улы Миргыйнаяткә багышланганы әйтелә.

“ТГМ” – татар әдәбиятына үзенчәлекле яңалыклар алып килгән, татар тормышындагы үзгәрешләрне чагылдырган әсәр. ГМның әлеге әсәрендә шул чор кешесе эпик образ булу юнәлешендә формалаша башлый. Тагын бер яңалык – реаль вакыйгаларның географик яктан киңлеге (Оренбург – Петербург – Таганрог – Уфа – Оренбург ). Тар әдәбиятының көнкүрешкә якыныюы, тормыш турында мәгълүмат бирүе, укучының танып-белү дәрәҗәсе функциясен үти.

Оппозицион әдәбият мөфтигә каршы килешүсез көрәш позициясендә тора, патша бн хезмәттәшлек итмәскә чакыра. ГМ исә, мөфтине Алла үзе олы язмышлы бөек кеше итеп яраткан, сайлаган, ди. Әсәр шушы фикерне раслау планында языла.

“Сәфәрнамә....” – буржуаз прогресс идеалларын яклаучыларның төп хыяллары әлеге әсәрдә урын таба. Бу әсәр 11 бүлектән (фасылдан) тора. Автор әсәренең багышлау, Алланы мактау бүлегеннән соң, торышлыгы – олы, закон тәртипләре – хуш, подданыйлары – күп дип, декабристлар палачы Николай 1 не зурлый, патриотик горурлык бн Россиянең киңлеге, көче турында сөйли. Шул уңай бн, татар поэзиясенә 1нче мәртәбә 1812 елгы Ватан сугышы темасы килеп керә. Автор бу мотивка әсәрнең 44 юлын багышлый.

Автор Россиянең җиңүен аңлатканда сәбәпләрне тормыштан, җәгыятьҗән табып күрсәтә. Җиңү – командир, солдатлар казанышы: хыянәтчеләр юк, алар арасында тәртип, бердәмлек кенә, командирлар – искитәрлек яхшы. Әсәрдә татар халкы тормышына керә башлаган Көнбатыш культурасы мотивлары киң урын ала (автор Европа танецлары, оркестр уены һ.б бн соклануын яза).

Оренбургта Александр 2 кадетлар мәктәбенә, аннан төрмәгә, гарнизон пехота казармасына, Неплюев хәрби мәктәбенә, больницага бара. Автор моның барысын да тәфсилләп сөйли.

Иртән мәртәбәле кешеләр шаһзадә бн очрашуга киләләр. Мөселманнардан 4 кеше була: Габдессәлам мөфти, казакъ ханнарыннан Бүкәй хан уллары – Җиһангир бн Баймәхәммәт һәи Нургали хан улы Йосыфгали. Актүбә лагере янында парад карыйлар.

Шаһзадә, генераллар бн бергә, Оренбургтан 7 чакрым ераклыктагы Сулак дигән җиргә татар-башкортларның уеннарын карарга бара. Аның күңеле ачылсын дип, 300ләп узыш атлары җыелган, көрәшчеләр килгән, зур казаннарда ат ите пешерелә. Патша улы халыкның ашау-эчү гадәтләрен гаҗәпләнеп карап тора. Автор бу хәлләрдә Европа-Азия бердәмлеген искәртеп уза.

10нчы бүлектә шаһзадәне Оренбургтан Тозтүбәгә озату күренеше бирелә. 11 нче бүле Габдессәлам мөфтинең Уфадан шаһзадәне каршы алырга килүен, казакълар бн очрашуга, Тозтүбәгә шаһзадә аны да алып баруын сөйләүгә багышлана. Автор бу әсәр азагында да мөфтинең патшадан алган бүләкләрен санап чыга.

“Сәфәрнамәи....” әсәре шул чор татар әдәбияты өчен яңалык булган лексик берәмлекләр, терминнар, яңа төшенчәләр, детальләр, мотивлар күплеге бн аерылып тора. “География”, “Азия”, “Европа” географик атамалар, терминнар, хәрби-политик сүзләр, яңа заман әдәбиятында халык уеннары, оркестр уенын, танецларны сурәтләү киләчәк заман культурасы элеменларының дөньяви әдәбиятка аяк басулары иде.

ГМ бу чор татар әдәбиятында Европа культура казанышларына йөз тоту тенденциясен аеруча үзенчәлекле гәүдәләндергән шагыйрьләрнең берсе булып тора. Автор яңа сюжет, мотивлар, һәм электән килгән поэтик традицияләренең заманча гармониясенә омтыла. Аның җанлы, тыгыз фикерле шигыре берникадәр кырыслык, информативлык, рациональлек билгеләрен сиздерә.

4)Гомәр Мөһәммәт улы

Бүгенге көнгә кадәр әдәбиятчылар игътибарыннан читтә калын килгән Гомәр Мөхәммәт улы иҗаты XIX йөзнең 30 нчы еллары татар әдәбияты тарихында аерым бер урын алып тора. Ул — буржуаз прогресс идеалларын чагылдырган шагыйрьләрнең берсе. Гасыр башыннан бирле оппозицион әдәбиятта кискен-кире кагылган мәрхәмәтсез патша, мөфти, түрә образларын ул тенденциоз рәвештә пьедесталга күтәрә. Шуның белән бергә, аның әсәрләре аша бик күп яңа, дөньяви күренешләр, төшенчәләр татар поэзиясенә килеп керә. Болар иёсә, буржуаз прогрессив үсеш, европалашу тенденцияләре чагылышы буларак, ул чор тормышы һәм әдәбияты өчен мөһим яңалыклар да иде.

Гомәр Мөхәммәт улы, замандашлары Ә. Каргалый, һ. Салихов кебек, Каргалыда. тәрбияләнгән шагыйрь. Моны ул Сәфәрнамәи шаһзадә Александр» (1837) дигән әсәрендә әйтеп үтә. Аның биографиясе турында башка мәгълүматлар әлегә билгеле түгел. Иҗат мирасыннан «Тәзкирәң мөфти Габессәлам» (1154 юл, 1832) һәм «Сәфәрнамәи шаһзадә Александр» (18/8 юл, 1837) әсәрләре генә сакланып калган.

Урта гасырның «тәзкирә» («истәлек», «искә алу») жанрында язылган, традицион поэзия тәэсирен нык сиздергән «Тәзкирәи мөфти Габдессәлам» әсәрендә, Габдессәлам мөфти биографиясенә бәйле рәвештә, берничә вакыйга искә алына. Габдессәлам Оренбургка мулла итеп чакырыла (1799). Шәһәрдә мәчет салу кирәк булгач, Габдессәлам Алладан патша күңеленә шуны төзү уен җиткерүне ялварып сорый һәм... патша казна хисабына таш мәчет салырга боерык җибәрә (1802), Укалы, ефәк киемле байларның мәчет ачу җыелышын (18051 автор тәфсилләп сурәтли, Габдессәламгә патшадан килеп торган бүләкләрне түкми-чәчми саный, патшага хезмәт итүнең нинди табышлы булуы турында нәтиҗә чыгара. Озакламый Александр I Оренбургка килә. Аны каршылау уңае белән шәһәрне җыештыру, ватык-җимерекләрне төзекләндерү кебек детальләрне дә автор читтә калдырмый:

Итеп абад бәси вәйранәләрне,

Гыймарәт иттеләр күп ханәләрне,

Улындыгда хозуре шаһе әгъзам

Хиҗаләт тартмаеп, чикмәяләр гамь.

(Бөтенләй җимерелгән диярлек урыннарны рәтләп,

Күп биналарны төзәттеләр,

Бөек патшаның күз алдында булып

Йөз кызартмасын, борчымасын дип.)

Александр I Оренбургта дүрт көн була. Габдессәламне дә кабул итә. Патша белән очрашканда Габдессәламгә үзен ничек тотарга кирәклеген өйрәтүләрен дә сөйли автор.

Патша Петербургка кайткач, «духовный министр» мөфтилеккә кеше кирәклеге турында сүз кузгата, Александр I Габдессәламне бу эшкә кулай күрә. Аны билгеләү турында указ әзерләргә кушып, үзе Таганрогка китә. Указны Таганрогка җибәреп кул куйдыралар. Патша Таганрогта үлә. Шул уңай бе-«лән шагыйрь дөньяның фанилыгыннан зарлана, шигыре югары катлау кешеләренә, акыл ияләренә адресланганын әйтә:

Бу гөфтарым минем — әһле ләбибә,

Ләтафәтле, сәдакатьле хәбибә, Нә тәэсир әйләер биһүдә кәскә —

Бакармы былбылы улан мәкәскә!

(Бу әңгәмәм минем .акыл, белем ияләренә,

Ягымлы, турылыклы дусларга;

Ни тәэсир итсен буш, файдасыз кешегә, —

Былбылы булган — чебенгә карармы?)

Өч-дүрт бәеттән соң шул фикерне ул тагын да ачыграк: әйтә:

Бу назым рөштәсе улмадин итнаб:

Нәсименнән могаттар улсын әхбаб.

(Бу шигырь җебен сузу (максаты):

Йомшак җиленнән дуслар хушбуйлансын.)

Оренбург губернаторы указны ала, кеше җибәреп, Габдессәламне тәбрикли. Мөфтилекне дәгъва иткән башка укымыш-лыларны шагыйрь каты тәнкыйтьләп уза, аларны үз-үзләрен генә яратучы тәкәбберләр, акчага дәрәҗә сатып алырга йөрүчеләр итеп күрсәтә. Бу юлларда шул чор татар укымышлыла-ры арасындагы каршылыклар ачыла:

...Орып һәр вөҗһилә лафи-гозафи,

Идәнләр бер-бере илән хилафи...

(Төрлечә лаф орып, буш суз сөйләп,

Бер-беренә тискәрелек эшлиләр.)

Шагыйрь тирәлектә гаеп күрүне, башкаларны тәнкыйтьләүне, инкяр итүне кешенең үз эчке бозыклыгының чагылышы дип аңлата:

...Мәгәр шул кемсә, кальбендә мәраз бар,

Күрер ул гайренең сәһвен, хатасын.

(Кемнең күңелендә чир бар,

Шул күрер башкаларның ялгышын, хатасын.)

Автор фикеренчә, сәләт, уңыш («бәхет») — алла бүләге һәм ул кешегә яратылган вакытында ук каралган:

Сәлимел-кальб, фәрхендә — ниһади

Булып, бер бәндәсен ә иләр рөшади...

(Күңел сафлыгы, бәхет — яратылыштан

Булып, бер бәндәсен (алла) юлбашчы итә...)

Ягъни Габдессәлам — Aлла тарафыннан билгеләнгән, сайланылган юлбашчы. Менә ул мөфти булып Уфага китә. Шагыйрь андагы тәбрикләүләрне, ант итүләрне яза. Уфа хәлләрен болай сурәтли:

Нә мәктәп бар, нә мәсҗед, нә мәгайид,

һәмишә туп-тулы фәүҗе моганид.

(Ни мәктәп юк, ни мәчет, ни гает урыны,

һәрвакыт кире беткәннәр белән туп-тулы.)

Берничә ел үтә. Габдессәлам, Уфада мәчет салырга ярдәм Игүләрен сорап, төрле яклардагы татар байларына мөрәҗәгать итә Оры авылы (хәзерге Арча районы) бае Габделмөэмин (Туктамышов-Хуҗасәетов) мәчет салырга акча бирә. Шуннан соң мәчетнең архитектурасы, бизәлүе турында сүз бара. Автор мөфтине белемле, сәләтле итеп күрсәтә. Проект төзер өчен геометрия, архитектура гыйлемен белергә кирәк. Мәчет мөфти тәкъдим иткән рәвештә эшләнә. Махсус фәннәр өйрәнмәгән булса да, ул архитектура өлкәсендә дә сәләтлелек күрсәтә. Автор мәчет ачылу тантанасын сөйләп чыга.

Мәчет салыну гына Уфадагы заман каршылыкларына, кискен бәрелешләргә чик куймый. Шагыйрь мөфтинең мәчет ачу хотбәсеннән күңелләрдә дәрт кабынуларны яза да болай ди:

Шу накабилләрнең шәэнедер әбтәр,

Ишетдектә — улырлар дәхи бәдтәр,

Дегелкән, аслыда, дилханә мәгъмүр,—

Күгәрмәс, даша ничә ягса ягмур.

(Шул булдыксызларның шаны — телгә алмаслык,

(Яхшы вәгазь, киңәш) ишеткәндә тагы да начарланалap.

Асылда, күңелләр төзек түгел икән, —

Ташка күпме яңгыр яуса да, яшел үлән үсмәс.)

Автор үзенең күп сүзле булуын аклый, аны илһам, хикмәтле сүз дип аңлата.

Шагыйрь кабат Оренбург хәлләренә күчә: биредә дә мәчет ачу тантанасына чакырып, «сәгадәтле, шәрәфәтле» Габдессәламгә хат җибәрелә. Җәй башында ул Оренбургка китә. Әсәрдә пейзаж да бирелә: автор ун бәеттә «җәннәт» кебек даланың чәчәкле вакытын тасвирлый. Туган илнең күңелгә якынлыгын ача. Губерна башлыгының купшы сүзләр белән мөфтине каршы алуын, губернатор шатлыгының сәбәпләрен аңлата: шул көнне Бохара, Үргәнеч сәүдәгәрләренең кәрваннары килергә тиеш була... Асылда, губернатор мөфти ярдәмендә Казахстан, Урта Азия халыкларына һәм дәүләтләренә йогынтысын көчәйтергә уйлый.

Кәрван килү, аны каршылау күренешләрен, кичерешләрне, фактларны чагылдыруда автор шигъри осталык күрсәтә:

Уңыда кафилә cәрвәрләре вар,

Эчидә әһле даниш ирләре вар.

Барысы әсбы тазиларга фарис,

Зәбане — төрек, үзбәк, фөрсе-фарис.

(Алларында кәрван башлыклары бар,

Араларында зур белемле ирләре бар.

Барысы гарәп атларына атланган,

Телләре — төрки, үзбәк, фарси.) Менә алар каршылаучылар белән очрашалар:

Генералга улындылар мөкабил.

Инеп ул дәм һәмин мәркәбләридән,

Тәкәллем кылдылар бар гәпләридән.

(Генерал каршысына килделәр.

Шунда ук, атларыннан төшеп,

Теләкләрен сөйләделәр.)

Көндәлек тормыш күренешләрен поэтик чагылдыру ягыннан, әлбәттә, мондый юллар әһәмияткә ия.

Губернатор сәүдәгәрләрне котлау сүзләре белән каршылый; быел бәхет ишегегез ачылыр — мәчет ачыла, менә мөфтиегез килде, ди. Мөфти кунаклардан әмирнең, ханнарның сәламәтлеген, базар, дөнья хәлләрен сораша. Халыкка җомга көнне мәчет ачылачагы хәбәр ителә. Шул көнне һәммәсе мәчеткә җыела:

Каму таҗире Сәмәрканд, Хисари,

Бохари, Хиваки, Мазандәрани;

Нугай, Удлат, Касыйм һәм Казаыи

һәми башкорт, дәхи кыргыз-казаги.

Александр I урынына Николай I утыра. Ул да мөфтигә кыйммәтле тун бүләк итә, зәңгәр тасмалы медаль бирә:

Аны булмас, мәгәр хасе Шәрәфләр,

Юлыкмас аны кем, иллә графлар.

(Аны асыл затлар, аксөякләр генә ала,

Графлардан башка кешеләр аны ала алмый.)

Әсәр Aллага сыгыну, авторның үзенә һәм мөфтигә изге теләк сүзләре белән тәмамлана. Шунда ук аның 1832 елның җәй башында язып тәмамлануы күрсәтелә. Соңгы өч бәеттә бу әсәрнең Габдессәлам мөфти улы Миргыйнаяткә багышланганлыгы әйтелә.

«Тәзкирәи Габдессәлам мөфти» — татар әдәбиятына үзенчәлекле яңалыклар алып килгән, татар тормышындагы кайбер үзгәрешләрне чагылдырган әсәр. Ул — заман темасына табан тагын бер адым. Әйтик, Г. Утыз Имәнинең шигырьләрендә шул чор кешесе образы — күбрәк лирик герой. «Биккенә шәкерт хикәясе»ндәге («Илаһи бәет») Чистай сәүдәгәрләре, нигездә, статик сатирик образ буларак кына яшиләр. Анда, Сәфәр хәзрәт, Исхак мулла кебек, заманның «уңай геройлар»ын хәрәкәтсез калдыру, атап кына үтү сизелә. Гомәр Мөхәммәтнең «Тәзкирәи Габдессәлам мөфти» әсәрендә исә шул чор кешесе образы эпик образ булу юнәлешендә формалаша башлый. Шул чор кешесенең эшчәнлеген эпик планда сурәтләүне автор хәтта әдәбият алдында торган төп бурыч итеп куя:

Тарикать мөфтисе кем шәйхе Гаттар

Язар «Тәзкирә»сендә боны тәкрар:

Качан зекр улына әхьяре өммәт,

Улыр назил һәмишә фазлы рәхмәт.

Ул арны яды — бәгыйсь нәшьә руха,

Улыр мөфзый көшуфате фөтуха.

(Суфилык җитәкчесе шәех Гаттар

Моны «Тәзкирә»сендә кабат-кабат яза:

Халыкның күренекле кешеләрен искә алу

һәрчак Aлла рәхмәтен иңдерер.

Аларны хәтерләү — рух хушлыгына сәбәп,

Җиңүләргә юл ачучы, илтүче булыр.)

Проза белән фарсы телендә язылып, әсәрнең аерым урыннарына кертелгән кисәкләрнең берсендә автор бу фикерен тагын да ачыклый төшә:

«Безнең шушы Болгар илендә һәм Казан тирә-якларында? Әстерхан, Оренбург ягында, шулай ук башка аймаклардагы әһле ислам арасында күп кенә шәригать галимнәре, тарикать ияләре булган. Ләкин аларның хәлләре, йөреш-торышлары хакында һичкем, һиммәт кылып, хәбәрләрен язмаган. Белгәннәре дә мәгълүмат калдырмаганнар. Шуның аркасында аларнын исемнәре, эшләгән эшләре онытылып, юкка чыккан. Менә шунлыктан, белем иясе булган һәр кеше, бигрәк тә галимнәр, камил белемлеләр, үзләре хакында һәм белгән кешеләре хакында язып калдырырга тиешләр... Бәс, вакыйгалар — булган, узган. Адәм исә үзе белмәгән нәрсәгә дошман ул...»

Бу сүзләр III. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов кебек галимнәрнең «Мөстәфадел-әхбар...», «Асар» кебек хезмәтләре язылудан элек әйтелгәннәр һәм заман таләбе булып яңгырыйлар.

Бу әсәрнең тагын бер мөһим яңалыгы — реаль вакыйгаларның гадәттән тыш географик киңлеге. Сөйләм Оренбург — Петербург — Таганрог — Уфа — Оренбургка күчеп тора. Бу күчешләр әсәрдә җанлы хәрәкәт төсмере тудыра. Көтелмәгән хәлләр, таныш булмаган социаль катлаулар турында сүз бару аны аеруча җанландыра. Патша, министр, губернатор, штаб рәисе, Көнчыгыш сәүдәгәрләре кебек персонажлар, әлеге «көтелмәгәнлек» тәэсирендә, калку образлар булып хәтердә кала. Бу сыйфатларның, колакка ят атамаларның тагын бер идея-эсте-тик йөкләмәсе — илнең географик киңлеге, социаль катлаулары, политик тормышы турында ул заман татар укучысы өчен әле бик мөһим булган башлангыч информацияләр бирү. Татар әдәбиятының көнкүрешкә якынаюы, тормыш турында мәгълүмат бирүе, укучының танып белү дәрәҗәсен күтәрү функциясе шулай итеп ачыла бара. Нәкъ менә шул мәсьәләдә Гомәр Мөхәммәт улы үз чордашларыннан алгарак киткән булып чыга. Бу яңалык сыйфаты әлеге географик, хәрби, иҗтимагый-политик атамаларга поэтик яңгыраш бирә.

Дөрес, шагыйрь мондый казанышларга кайбер югалтулар аша килә. Демократик, гуманистик традицияләре булган татар әдәбиятында, мәсәлән, гади кешене шагыйрьнең «мәкәc» (чебен) дип атавы, йомшак әйткәндә, мәсхәрәләү булып ишетелә. Ул үзенең иҗат көчен аксөякләрне мактау максатына юнәлтә, үзен шул катлауның «былбылы» итеп сизә. Бу «аристократлык» әсәрнең телендә дә чагыла. Ул гади укучы аңлый алмаслык дәрәҗәдә гарәп, фарсы сүзләре белән чуарланган. Гомәр Мөхәммәт улы иҗаты — көчле реакция елларында яраклашучан юнәлешле әдәбиятның царизм тәртипләренә баш иеп, консерватив чыгышларга риза булып яшәвенең чагылышы.

Бу иҗатның консервативлыгы телдә, геройда гына түгел, оппозицион әдәбиятка мөнәсәбәтендә дә ачык күренә. Оппозицион әдәбият мөфтигә каршы килешүсез көрәш позициясендә тора, явыз патша белән хезмәттәшлек итмәскә чакыра. Гомәр Мөхәммәт улы исә, мөфтине алла үзе олы язмышлы бөек кеше итеп яраткан, сайлаган, ди. Әсәр шул фикерне раслау планында языла:

Берәүгә фазыл бирсә хак тәбарәк,

Кыйлыр һәр эшене аның мөбарәк.

Идәр экраны үзрә аны мохтар,

Аның чен әйләр аны сәрафраз.

Мохит әйләр аңа һәр бәндәләрне,

Идәр мөхлис аңа сәркәрдәләрне,

Йитешәр салмаян йирдән гатасы,

Улыр хасы ил һәмишә мөддәгасы.

(Алла берәүгә өстенлек бирсә,

Аның һәр эшен хөрмәтле итә.

Замандашлары шуның өчен аны сайланмыш итә,

Шуның өчен аны башкалардан өстен куя.

Барча кешеләрне аңа тирәлек итә,

Барча башлыкларны аңа чын дус итә,

Өлеше булмаган җирләрдән дә аңа бүләк килә,

Ул таләп иткән һәр нәрсә хасил була.)

Габдессәлам мөфти биографиясеннән шагыйрь нәкъ шул фикерләрне расларга тиешле фактларны гына сөйләп чыга. Аны болай таныта:

Ул—дәһерең фәриде, рәһнамәсе,

Йитенче кишвәрнең котбе әгъласы.

(Ул — заманның бердәнбере, юл күрсәтүчесе,

Бу илнең иң югары дәрәҗәле кешесе.)

Шагыйрьнең «алла олылаган кеше» турындагы фикере Жан Kальвин тәгълиматы белән аваздаш. Бу — табышны, бизнесны («салмаян җирдән гата») илаһилаштыру тенденциясе. Шундый фактлар яктылыгында сәүдәне, табышны байрак итеп күтәргән язучылар яшь татар буржуазиясенең идеологлары булганы аңлашыла. Аларның әсәрләрендә әлеге идеологиянең төп үзенчәлекләре — бу чорда демократик идеалларга шактый ваемсызлык һәм консерватизмга симпатия ачык чагыла.

Геройны илаһилаштырып, идеаль, норматив кешегә әйләндерүдә дә шагыйрь шул чор либераль әдәбиятының төп агымында бара. Г. Утыз Имәни батырлык, изгелек пьедесталына хаклык дип, хөр фикерлелек дип тормыш уңайлыкларыннан ваз кичкән, гомерен биргән геройны күтәргән иде.

Иҗтимагый дәрт-хисләр кайнаган 30 нчы елларда герой «яхшы әхлаклы» конкрет кеше, конкрет шәхес рәвешендә геройлык пьедесталына күтәрелә алмый кала. Шул вакыт, Габдессәлам «хәзрәтләренең» «заман фәриде» («бердәнбере») икәнен үзенчә исбатлап, Гомәр Мөхәммәт улы «буш торган» пьедесталга абызагайлар инкяр иткән мөфтине күтәрергә тели.

Шагыйрь үзе дә — үзенең норматив герое тибындагы кешеләрдән. Булачак патша Александр II (Николай I нең тәхет варисы) 1837 елның июнендә Оренбургка килә, Югары катлаулар арасында «Тәзкирәи Габдессәлам мөфти» әсәре белән танылган шагыйрьгә патша улының әлеге сәфәре турында шигырь язу йөкләнгән, күрәсең. Ул «шаһзадә»нең Оренбург якларында һәр адымын күреп белгәндәй яза. (Димәк, татар шагыйрьләреннән беренче буларак, шаһзадәнең юлдашы В. А. Жу-ковский белән очрашкан, фикер алышкан булуы да ихтимал,)

2 произведение

Шул рәвештә «Сәфәрнамәи шаһзадә Александр» дигән әсәре барлыкка килә.

Китапның баштагы ике бите — проза. Шагыйрь үзе турында кыскача белешмә бирә, кайбер иҗат принципларын билгели. Авторның поэзиядә аристократизм рухын күрергә теләве бу керештә тагын да калкурак ачыла: аныңча, энҗе бөртекләредәй шигъри сүз шаһларны, шаһзадәләрне мәдехләү өчен, алар-яың сыйфатларын поэтик сынландыру, бизәкләү өчен генә кулланылырга тиеш. Шагыйрьнең беренче әсәрендәге үзенчәлекләр икенче китабында тагын да ачыграк күренә.

Буржуаз прогресс идеалын яклаучыларның төн хыялы бары; шул әсәрдә — «Сәфәрнамә...»дә генә тулы гәүдәләнеш таба. Аларның социаль-политик шартларга бәйле теләкләре — «патша хәзрәтләре»ыә турылыклы хезмәт, килешү, буйсыну. Поэзиядә бу «хезмәт» энҗедәй шигъри сүз белән патшаларны бизәүдән башлана. Гомәр Мөхәммәт улы — әлеге теләкләрне тулы чагылдыра алган, хәзергә билгеле булган бердәнбер татар шагыйре.

«Сәфәрнамә...» унбер бүлектән — «фасыл»дан тора. Автор әсәренең багышлау, алланы мактау бүлегеннән соң, торышлыгы— олы, закон тәртипләре — хуш, подданныйлары—күп дип, декабристлар палачы Николай I не зурлый, патриотик горурлык белән Россиянең киңлеге, көче турында сөйләп китә. Шул уңай белән, бүген билгеле булган мәгълүматларга караганда, татар поэзиясенә беренче мәртәбә 1812 елгы Ватан сугышы темасы килеп керә. Автор бу мотивка әсәрнең кырык дүрт юлын багышлый:

Җөрьәт әйләп бихәялыктан, фәрәнки бәд нәҗәд

Әйләмеш ирде кәзар бу сүз ул бигадле зад..,

...Гайрея кылмыш золүмен кәндесе дә белде, бәс,

Баг гомерең Гөлшанына баде хәзан исде, бәс.

(Оятсызлыктан кыюлыгы җитеп, түбән затлы франк

Бу явызлыкны да эшләмәкче иде ул, гаделсез зат...

...Башкаларга эшләгән золымын үзе дә белде, күр,

Гомере бакчасының гөлләренә хәсрәт җиле исте, ниһаять.)

Автор Россиянең җиңүен аңлатканда сәбәпләрне тормыштан, җәмгыятьтән табып күрсәтә. Аныңча, җиңү — командир һәм солдатлар казанышы: хыянәтчеләр юк («Гаһде пәйман мөҗибенчә, һич бере хаин дәгел»), алар арасында тәртип, бердәмлек кенә бар («Мәслихәтгуй бер-бере илә, эшләре билиттифак»). Командирлар — искитәрлек яхшы:

Гаятенчә һәм белер бонлар сипаһилар эшен,

Ягъни кем тәгълимдар бонлар, белер һәр җәибишен...

Бу сыйфат мәүҗүд улан гаскәр зәфәрәнҗам ула.

(Тулысынча белә болар сугыш эшен,

Ягъни өйрәтелгән болар, һәр ягын белә.

Мондый сыйфатка ирешкән гаскәр җиңүче була.)

Ватан сугышы (1812) һәм армия темасы патриотизм, уртак ватанчылык идеяләре яктылыгында ачылу аерым игътибарга лаек. Бу мәсьәләдә дә ул замандаш шагыйрьләре казанышларым (Ә. Каргалый һ. б.) үстерә алган. Әсәрдә татар халкы тормышына керә башлаган Көнбатыш культурасы мотивлары да киң урын ала. Моңа кадәр күренмәгән зәвекъ-гадәтләр (Европа танецлаы оркестр уены һ. б.), шагыйрьнең шуларга симпатиясе, соклануы моның ачык дәлилләре:

Хәлка әйләп бер-берегә симе сәгыд әлләрен,

Шивә берлән лиф идәрләр инчә нәзек билләрен.

Агзы гяһ агза куер анлар, күгәрченнәр кеби,

Дәсте гяһ дәсигә орыр, мәхбүбе мачиннар кеби.

(Алка итеп бер-берсенә бәхетле көмеш кулларын,

Нәзакәтлек белән нечкә билләрен урыйлар.

Әле, күгәрченнәр кебек, авызга авыз якынайталар,

Әле, сихри гүзәлләр кебек, кулны кулга сугалар.)

Оренбургта Александр II кадетлар мәктәбенә, аннан төрмәгә, гарнизон пехота казармасына, Неплюев хәрби мәктәбенә,больницага бара. Автор аның нинди бүлмәдә ничек ял итүе, бүлмәсе ничек җиһазлануы, нәрсәләр ашавы турында да тәфсилләп сөйли.

Иртән «мәртәбәле кешеләр» шаһзадә белән очрашуга киләләр. Мөселманнардан да дүрт кеше кабул ителә: Габдессәлам мөфти, казакъ ханнарыннан Бүкәй хан уллары — Җиһангир белән Баймөхәммәт һәм Нургали хан улы Иосыфгали. Шуннан сон, Актүбә лагере янында хәрби парад карыйлар. Шагыйрь бу парадта «һәмчәнин вуйскыга тәбдил улан типтәр, казакъ, җенсе башкортлә мишәр... казакъ-татарлар» катнашуын билгеләп үтә. Парад, варисны тәбрикләү генә түгел, хәрби көчләргә смотр икәнен автор бик яхшы аңлый:

Кем силаххурлык фәнендә эшләре камилмедер?

Җәнк көнендә каршы улмак дошмана кабилмедер?

(Корал куллану эшендә камиллеккә ирешкәннәрме?

Сугыш вакытында дошманга каршы торырлыклармы?)

Авторга милли горурлык хисе дә ят түгел. Менә патша алдыннан мишәр-башкорт гаскәре үтә:

Кыйрмизи кафтан кимешләр, башында рубаһдин кәллаһ, —

Кем боларның ата-әҗдаде либасе көһнәсе...

(Кызыл кафтан кигәннәр, башларында төлке бүрекләр,—

Боларның борынгы ата-бабаларының хәрби киеме.)

Шаһзадә, генераллар белән бергә, Оренбургтан җиде чакрым ераклыктагы Сулак дигән җиргә татар-башкортларның халык уеннарын карарга бара. Аның күңеле ачылсын дип, өч йөзләп узыш атлары җыелган, көрәшчеләр килгән. «Азия хал-кың зыяфәт итмәке өчендер һәмин», шаһзадә симез атлар биргән, зур казаннарда шул ит пешерелә. Патша улы халыкның ашау-эчү гадәтләрен гаҗәпләнеп карап тора. Атлар да, көрәшчеләр дә «куәтенчә» бүләк алалар. Этнографик пландагы бу күренешләр эпиклыкка омтылыш һәм тормышчан сурәтләүдә ирешелгән казанышларга дәлил булып тора. Бер үк вакытта аларда Европа — Азия контрастлыгы да күпмедер дәрәҗәдә укучы күз алдына килеп баса. Автор бу хәлләрдә Европа — Азия бердәмлеген дә күрә.

Унынчы бүлектә шаһзадәне Оренбургтан Тозтүбәгә озату күренеше бирелә. Унберенче бүлек Габдессәлам мөфтинең Уфадан шаһзадәне каршы алырга килүен, казакълар белән очрашуга, Тозтүбәгә шаһзадә аны да алып баруын сөйләүгә багышлана. Беренче әсәрендәге кебек үк, биредә дә автор мөфтине күкләргә күтәреп мактый. Аны, «мөселманнан» дүрт кешенең беренчесе итеп, шаһзадә кабул итүне болай сурәтли:

Әүвәледер мөфтисе бу кишваре Русиянең, —

Галиҗаһ, әгъля нәшине мәҗмагы Субраниянең,

Шөһрәте афакка китмеш, гыйззәтилә — мөстәдам,

Хөсне холк илә Мөшәррәф хәзрәти Габдессәлам.

(Башта бу Россия иленең мөфтиен [кабул итте], —

Ул югары чинлы, югары урынлы кешесе Собраниенең,

Шөһрәте бөтен дөньяга киткән, хөрмәте— мәңгелек,

Күркәм холык белән танылган Габдессәлам хәзрәт.)

Шагыйрь бу әсәрендә дә патшага хезмәт итү бүләксез калмый дигән идеяне үткәрә:

Һәм, дәхи, хезмәт идәрсә растлык үзрә шаһга,

Нәчәсе заигъ улыр боның кеби улган гамәл.

(һәм, шулай ук, турылыклы хезмәт итсәләр патшага,

Ничек бушка китсен ди мондый эшчәнлек.)

Сүзен куәтләп, автор бу әсәр азагында да мөфтинең патшадан алган бүләкләрен санап чыга.

«Сәфәрнамәи шаһзадә Александр» әсәре шул чор татар әдәбияты өчен яңалык булган лексик берәмлекләр, терминнар, яңа төшенчәләр, детальләр, мотивлар күплеге белән аерылып тора. «География», «Европа», «Азия» һ. б. географик атамалар, терминнар, хәрби-политик сүзләр, яңа заман әдәбиятында беренче булып халык уеннарын (көрәш, ат чабышы), оркестр уенын, танецларны сурәтләүләр киләчәк заман культурасы элементларының дөньяви әдәбиятка аяк басулары иде.

Шулай итеп, Гомәр Мөхәммәт улы бу чор татар әдәбиятында Европа культура казанышларына йөз тоту тенденциясен аеруча үзенчәлекле гәүдәләндергән шагыйрьләрнең берсе булып тора. Яңалык аның әсәрләренең формасында, стилендә дә ачык чагыла. Автор яңа сюжет, мотивлар һәм электән килгән поэтик традицияләрнең заманча гармониясенә омтыла. Шуның нәтиҗәсендә традиционлык бүтән төсмерләр ала: аның җанлы һәм тыгыз фикерле шигыре берникадәр кырыслык, информативлык, рациональлек билгеләрен сиздерә.

5. Шәмсетдин Зәки, чын исеме Шәмсетдин Ярәхмәт улы Гобәйдуллин — XIX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле. Ул Оренбург губернасы Зәк суы буендагы Ишмәт авылында туган. Әтисе Ярәхмәд белән бабасы Фаткулла шушы авылда муллалык вазыйфалары башкарган белемле кешеләр була. Зәк суы исеменә нисбәтле рәвештә ул үзенә, шагыйрь булгач, «Зәки» дигән тәхәллүс алган. Шагыйрь, халык мәкалендә әйтелгәнчә, «сукыр күп күрер, күп йөрер» дигән кешеләр төркеменә карый. Күзе бөтенләй күрмәсә дә, анда күзлеләр дә төзәтә алмаган сәгатьләрне төзәтү осталыгы булган. УлЭстәрлетамак өязе татар мәдрәсәләрендә, шул исәптән Ашказар-Балыклы, Эстәрлебаш авылларындагы атаклы мәдрәсәләрдә белем алган, укыткан. 1844 елда Казанга барып, укуын Мөхәммәдкәрим бине Мөхәммәдрәхим мәдрәсәсендә дәвам итә.

30 яше тулганда Шәмсетдин Зәки, Зәк-Ишмәткә кайтып, мәдрәсә ача. Тиз арада даны еракларга таралып өлгергән мөгаллим шәкертләре белән Стәрлебашка күчеп тә эшли; Мифтахетдин Акмулланың остазы була. Шунда өйләнә. Авылдашлары соравы буенча кире туган авылына кайтып төпләнә.

Шәмсетдин Зәки — суфичылык карашларын алга сөрүче шагыйрь. Аның фәлсәфәсенең төп максаты — «хакыйкатькә ирешү». Шагыйрь үзенең шигырьләрендә «хакыйкатьне эзләүче кяфер — бозыклык артыннан йөрүче мөселманнан хәерлерәктер» дигән фикердә тора.

Ул гарәп, фарсы телләрен татар теле кебек үк камил белгән, һәр өч телдә шигырьләр иҗат иткән. Ш. Зәки 1865 елның сентябрендә сентябрь азакларында ике иптәше белән хаҗ сәфәренә чыгып китә. Таганрог шәһәренә барып җиткәч, каты авыруга тарый һәм вафат була. Аны шунда мөселман зиратына җирлиләр.

Шагыйрь оныгы Галимәнең улы Шамил Әбдрәшитов Бөек Ватан сугышында кыю очучы булып таныла. 23 яшендә батырларча һәлак булган бу каһарманга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул яшәгән Ырынбур шәһәренең бер урамы Шамил Әбдрәшитов исемен йөртә.